Журнал «Безнең мирас»

Якты эз калдырган шәхес

Көзнең иң матур чагы – әбиләр чуагы. Дөнья чуп-чуар, яп-якты. Һавадан күбәләктәй яфраклар оча, җиргә төшкәннәре аяк астында кыштырдаша. Биткә пәрәвез җепләре кагыла. Менә шундый матур көннәрдә якташыбыз, халык язучысы Гариф ага Ахунов дөньяга килгән. Әгәр исән булса, аңа быел 90 яшь тулган булыр иде.Ни кызганыч, ул инде күптән арабызда юк...


Исән чакта Гариф ага белән очрашып, аралашып яшәдем. Ул бик гади кеше иде. Кайчан килсәм дә, ничә килсәм дә, Гөлшаһидә апа белән алар мине үз кызлары кебек каршы алды, озатып калды. Гариф ага миңа үзенең иҗат юлы, әсәрләренең язылу тарихы, үзе тудырган әсәр геройларының прототиплары турында сөйләде. Болар исә миңа хезмәтемне язганда зур ярдәм булды.


Гариф ага Ахунов – күпьяклы, киң кырлы талант иясе. Беренчедән, ул – әдәбиятның алгы сафында торучы, заман сулышын тоючы, үткен күзле, тапкыр сүзле әдип. Төрле жанрларда иҗат итә: хикәя, повесть, романнар яза; шигырьләр тудыра, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Әдәби тәнкыйть эшчәнлеген, драматургияне дә үз итә. Бигрәк тә әдип татар укучысына үзен проза остасы буларак таныта. «Хәзинә», «Хуҗалар» романнары, «Идел кызы» дилогиясе, «Этләр патшасы», «Тимерханның күргән, кичергәннәре» повестьлары – әдипнең талант җимешләре.


Икенчедән, Г.Ахунов – рәссам. Үзе белгән, яраткан, балачактан якын иткән табигатьне сурәтли, портретлар язу белән дә шөгыльләнә. Аның рәсемнәре бүген дә музейларда саклана.


Өченчедән, Г.Ахунов – актив җәмәгать эшлеклесе. Ул – талантлы оештыручы була. Егерме ике төрле җәмәгать эше башкарган һәм барлык җәмәгать оешмаларында да карусыз, бөтен җан җылысын салып хезмәт күрсәткән.


Г.Ахунов актив тормыш алып барган шәхес. Илебезне генә дә өч тапкыр йөреп чыга. Зур илнең күп мәшһүр кешеләре белән очраша, фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша. Башкорт, үзбәк әдәбиятларын, әдипләрен яхшы белә. Якут поэзиясен ярата. Каракалпак, Төньяк Кавказ әдипләре – аның якын дуслары. Урыслардан мәшһүр С.Залыгин, В.Распутин кебек олы затлар – аның даими фикердәшләре.


Г.Ахунов – тәҗрибәле, үткен телле публицист та. «И кадерле туган як», «Без бит Арча яклары», «Чишмәләр белән сөйләшү», «Әдәби язмышлар», «Йолдызлар калка» кебек китаплар шул хакта сөйли.
Ул – күп кенә киносценарийлар авторы: Ә.Еники турында «Тауларга карап» исемле документаль фильм, Г.Тукай турында «Каргышлы балачак» исемле телевизион фильм, беренче Президентыбыз М.Шәймиев турында «Без бит – адәм баласы» исемле лирик-документаль фильм, «Хәзинә» исемле киң экранлы, төсле фильм, «Габбас мулла» исемле телевизион фильм.


Г.Ахунов – мемуарлар остасы һәм яшьләрнең остазы иде. Татар әдәбияты тарихына үзеннән һәрьяклап зур өлеш кертә. Татар әдәбиятының алдынгы вәкилләренә, үлгәннәргә һәм тереләргә багышлап, том-том истәлек-мәкаләләр туплап чыгара. Яшь каләм тибрәтүчеләргә дә бик теләп ярдәм итә...


Якты эз калдырып китте Гариф ага, кешелекле дә, талантлы да иде. Әсәрләре дә бүгенге көндә үз йөзләрен, төсләрен тулысынча саклап кала алды...

Теги: Фәридә Гайфуллина Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру