Журнал «Безнең мирас»

"Яхшылык онтыла көн дә, Ялгышсаң - ярала үч"

Искермәс дус халыкта юк,
Айнымас ант кайда бар?
Алда күрәчәк артта юк,
Мыскыл, гайбәт, хәйлә бар.



Яхшылык онтыла көн дә,
Ялгышсаң - ярала үч.
Файда өмет итмә бер дә,
Зыяны тимәсә - хуш.


Файда-фәләне каһәрнең
Артамыни үзеннән?
Сөйли бирсенче, наданның
Түгелә гайбәт сүзеннән.


Мин, күпләргә дуслык тотып,
Үкенечкә калдым бары.
Күпме гомер әрәм итеп,
Тигез яр табылмады.


Дошман түш кага масаеп,
Дус үзгәреп җәфалый.
Кем тинтәк, кемнәрдә гаеп -
Кем белә, кем чамалый?


Аралашырдай ирләрнең
Кем танымас баласын?
«Мин-минле» шыр
тилеләрдән
Ни мәнфәгать аласың?


Абай Конанбаев (Нури Арсланов тәрҗемәсе)
Фото: pixabay

Теги: Абай Конанбаев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру