Журнал «Безнең мирас»

Үтерүче (Хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

***


– Ах, бәхетсез балам, бәхетсез Ягъкуб! Сиңа Хода бәхетне бирмәде инде! – тол калган Гарифә карчык үзенең угылына шулай диде. Аның угылы Ягъкуб күптән түгел генә шәһәргә эшкә диеп барып, ике атнадан соң, бөтен киемен сатып, чак-чак кына авылына кайтып җиткән иде.


– Ни эшлисең соң, әни? Мин үзем дә бәхетсез икәнемне беләм, тәннән тир түгел, кан чыкканчы эшләп карыйм, тәмам хәлдән таям, байлар минем ябык тәнемә карап, мине бик көчлек белән генә яллыйлар. Ялласалар да, башкаларга караганда ким хак бирәләр. Тырышып та карыйм, анысын ярышып булмый инде. Ялкаулыкның нәрсә икәнен дә белмим, кайвакыт башкалардан артык та эшлим, һаман да искечә шул – хуҗалар миңа һаман да бер күз белән карыйлар.


– Берәр нәрсә уйларга кирәк инде, угылым! Бүтән кешеләргә кара! Алардан киңәш сора! Кайда барырга, кайда эш яхшырак, диген! Әнә Каюмнан сорап кара! Аның белмәгән нәрсәсе юк. Бар нәрсә дә аңа энәсеннән җебенә кадәр билгеле. Ничек эшли тагын! Аның анасы кем иде соң? Миннән фәкыйрьрәк иде, хәзер инде кара: бер бояр хатыны диярсең, якын барырга куркырсың. Каюмның үзе дисәң, бәйрәм көннәрне ничек киенә! Безнең писер дә аның белән җиңешә алмый. Аңарга киңәш итеп кара әле, бәлки, берәр файдалы киңәш бирер, яисә үзе белән бергә алып китәр.


– Мин аңардан сораштыргаладым инде, әни. Үзең белән бергә алып кит, диеп ялынып та карадым. Бергә эшләрмез, син ничек, мин шулай, синнән бер илле дә калышмам, дидем.


– Соң, ни ди?


– Минем ялынганны күргәч тә миңа күзен акайтты. Күзләре ут шикелле яна, йөзе ап-ак булды, бик озак карап торганнан соң, көчкә генә җавап кайтарды: "Ничек эшләргә аптырыйсың икән, – ди, мин ни эшлим, син дә шулай эшлә – баерсың, ди. Миңа иптәш кирәк түгел, үзең теләсәң кая бар", - ди. Шуннан соң минем яннан бик тиз китте. Яңадан әгәр бергә очрашырга тугры килсә, ул һәрвакыт минем күземә карый башлады. Мин аның белән сөйләшә башласам, миннән кача башлады. Юк, ул миңа иш түгел. Ул бай, ул грубиян. Калага барсам, ни эшләр икән? Анда бәхет очрамас микән, әни?


– И угылым, шулкадәр ераккамы? Йөз чакрым бит! Мине һәм хатыныңны, балаңны кемгә калдырып китәсең соң? Тагы син үзең кая чаклы бара аласың? Беләсеңме, ул бит кала дигән нәрсә җирнең аргы читендәдер?


– Ни булса да булыр, әни. Актык мәртәбә омтылып карыйм әле. Анда эш уңайлы чыкмаса, аннан соң беркайда бармам.


Гарифә карчык ифрат кайгырды, елады. Ләкин нишләсен, угылын ерак юлга озатырга риза булды.


***


Калада бу вакыт ярминкә башланганы, ярминкәгә бик күп сатучылар килгәнлеге, күп товар ташылганлыгы, эшчеләрнең күп кирәклеге һәм аларга эш хакының да күтәренке булганлыгы ишетелгән иде.


Ягъкуб, әнисе, хатыны, бала-чагасы белән саубуллашып, юлга чыгып китте һәм өч көннән соң исән-сау шәһәргә барып керде. Ярминкә кайда булганлыгын сорашып, ярминкәгә килде. Ярминкәдә халыкның очы-кырые да юк иде. Ягъкуб халык арасыннан кысыла-кысыла эчкә керә башлады. Ләкин нигә кергәнен үзе дә белми иде. Бервакыт кинәт кенә кемдер, аның терсәгенә төртеп:


- Әй егет, эш эзлисеңме? – диеп сорады.


Ягъкуб артына әйләнеп карады. Бер купес тора. Купес яхшы сукно казакиларга киенгән, башында каракүл бүрек. Ягъкуб кулын баш орып, куркып кына:


- Эзлим абый, эш эзлим, Ходай берәр яхшы хуҗа табып бирмәс микән, диеп йөрим.


Купес:


– Син тугры кешеме соң? Берәр эшсез, ялкау түгелме?


Ягъкуб:


– Юк, абый, бервакытта да начарлык эшләгәнем юк. Хәтта уема да килгәне юк. Эш тугрысына килсәк, ул хакта үзеңез күрерсез.


Купес:


– Йә, ярый, алай булса, әйдә минем арттан.


Купес Ягъкубны үз фатирына китерде. Анда йорт эчендә төрле товар һәм әрҗәләр төягән йөкләр тора иде.


Хуҗа Ягъкубка:


– Кара, энем! Менә монда ямщиклар килер, шул товарларны ярминкәгә минем кибетемә илтсеннәр. Син һәрвакыт алар янында тор! Алардан бер табан да читкә китмә. Менә сиңа иптәш тә...


Ягъкуб иптәшенә карады. Ни күрсен, алдында Каюм тора. Ләкин Каюм әүвәлге кеби купшы түгел, өстендә киеме начар, билен җеп белән буган, башында бүреге дә тәмам тетелеп беткән иде.


Ягъкуб:


– Исәнме әле, иптәш Каюм? Ничек монда килеп эләктең?


Каюм:


– Ничек булсын? Синең бит туганнан бирле монда килгәнең юк, шулай да син килеп эләккәнсең. Ә миңа беренче кат кына түгел инде.


Ике авылдаш арасында сүз пешмәде.


Ягъкуб Каюмнан бик күп сорый. Каюм исә бер йә ике сүз әйтә дә читкә борыла, йә ишетмәгәнгә салына иде. Ягъкуб уйлыйдыр, беләм, ул монда бигрәк эреләнә: юри ярлыга салынып, кыйммәт алырга тырыша, шуңа күрә ул хәйләкәр дә.


Хуҗа боларның авылдаш икәнен белгәч, тәмам шатланды һәм аларга тиешле әмерләрне биреп, бәһа тугрысында бернәрсә дә әйтмичә, өенә китте. Хуҗа киткәч, Ягъкуб бераз кайгырды һәм Каюмнан нишләргә кирәк, диеп сорады.


Каюм:


– Чурт беләме? Әгәр начар хак бирсә, без үземез дә ни эшләргә белермез. Син бары миннән калышма гына, һәрвакыт миңа буйсын. Мин кушканча гына йөре! Аннан соң мәңгегә җитәрлек акча табармыз.


Мондый сүзләрне ишетеп, Ягъкуб бераз гаҗәпләнде: «Бу Каюм ниндидер бер кызык, кеше аңламаслык нәрсә сөйли», – диеп бераз аптыраса да, күп тә үтми тынычланды. Соңра товарларны карап чыкты. Озак та тормый ямщиклар килеп җитеп, товарны ярминкәгә алып киттеләр. Ярминкәгә хуҗа да килде. Кибетне ачып, товарларны киштәләргә тезәргә кушты. Товарларны чишә башлагач, Ягъкуб тәмам аптырады: нинди товарлар! Алтын да көмеш, простой, очсызлы бернәрсә дә юк! Тирә-ягында ялтырап торган алтын-көмешне күргәч, Ягъкубның тыны кысылды.


Ямщиклар товарны һаман әрҗәләрдән чыгаралар, хуҗага бирәләр. Хуҗа товарларны үзе җиренә урнаштыра бара. Ягъкуб товарга тотынырга курыкты. Каюм исә, һич илтифатсыз, кыйммәтле алтын нәрсәләрне алып, бер дә исе китмичә, аны кулында бәһасен үлчәгән шикелле үлчәп карый иде.


Хуҗа күбрәк Каюмга ышана иде. Чөнки бер караштан ук Каюмның булдыклы икәнлеге, мондый товарны берничә рәт күргәнлеге беленеп тора иде. Ягъкуб исә, яңа, һичнәрсә күрмәгән кеше булганга, булдыксыз һәм җыйнаксыз күренә иде.


Эш бетте. Товарларны кибеткә тезеп куйдылар. Хуҗа Каюмга йозакның ничек бикләнгәнен күрсәтте. Йозак ифрат серле иде. Уңга борыла, сулга борыла, өчкә бөкләнә, яңадан турылана торган нимес эшләгән йозак иде. Андый-мондый белмәгән кеше гомерендә дә бу йозакны ача алмаячак иде.


Хуҗа, ачкычларны алып, Ягъкуб белән Каюмга иллешәр тиен чәйлек бирде һәм аларга ярминкәдә йөрергә, фәкать кич кайтырга кушып, үзе өенә кайтып китте. Ике авылдаш ярминкә карарга киттеләр. Ләкин биш минут та үтмәде, Каюм янына төрле яктан белеш-танышлары җыела башладылар. Җыелган кешеләр бар да караңгы, шөбһәле кешеләр төсле иде. Җыелганнар башта Каюмнан нәрсә хакындадыр сораша башладылар. Аннан соң Каюм сорый башлады. Алар әллә нинди, кеше аңламаслык телдә сөйләшәләр иде. Шуңа күрә Ягъкуб аларның ни хакында сөйләшкәннәрен белә алмады. Бераздан соң Каюм һәм аның иптәшләре пышылдап сөйләшә башладылар. Сүз арасында Ягъкубка да карап куялар иде. Ягъкуб, сүз аның хакында икәнен белде, аны ниндидер бер курку алды. Шуңа күрә ул шундук Каюмнан аерылып, бераз йөрде дә фатирына кайтып хәл җыярга ятты. Бик озак торгач, Каюм да кайтып җитте. Ул азрак исерек иде һәм, башым авырта, диеп, кичке ашны ашамыйча, шундук йокларга ятты. Хуҗа кайткач, Ягъкубны туйдырырга кушты. Һәм аңа тагы егерме тиен чәйлек биреп: «Сиңа һәрвакыт, ярминкәнең ахырына кадәр шундый хак, шундый аш булачак. Тик тугры хезмәт итәргә генә тырыш... Иртәгә иртүк кибеткә чык. Приказчиклар да чыгарлар. Аларның сүзен мине тыңлаган кеби тыңла! Товарны да сакла! Төнлә Каюм белән икеңез, чиратлашып, кибетне каравылларсыз! Аз гына берәр куркыныч сизсәң, хәзер үк миңа хәбәр ит! Тугры хезмәт итсәң, бу бирелә торган бәһадән өстен тагы наград бирермен», – диеп чыгып китте. Ягъкуб чын күңеленнән дога кылып йокларга ятты. «Ашау-эчүен тотасы юк, ашау тагы нинди? Мондый ашны мин бәйрәм вакытында да күргәнем юк, аның өстенә көн саен илле тиен: ун көн ярминкә булса, менә сиңа биш сум. Аллага шөкер!» – диеп уйлап, Ягъкуб шундук Алла белән ант итеп, хуҗасының малын үз малыннан да артык карарга сүз бирде.


З.Ишаев


Фото: pixabay


Дәвамы бар




З.Ишаев. Үтерүче. Хикәя (русчадан үзгәртелде). Нашире: Г.Гобәйдулла. – Казань: Электро-Тип. «МААРИФЪ», 1914. – 36 б.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру