Журнал «Безнең мирас»

"Үкенербез кебек шул чакта..."




Син нишлисең икән бу минутта? -
(Үзәгемә үтте гаҗизлек!)
Ышаналмыйм, сине минем кебек
Очар кош булырга әзер дип.
Гел «законча» гына булмыйк әле.
(Үзәгемә үтте «дөреслек»!)
Офыкларда кояш байый әнә, -
Әйдә, язмыш белән килешмик!
Кайтыйк әле болыннарны урап,
Бездән башка гөлләр боектыр.
Мин килермен зәңгәр күлмәк киеп,
Син офык чигендә көтеп тор.


Көзгеләрдән карап торма инде!
(Үзәгемә үтте көтүләр!)
Яннарыңнан меңәр урап киләм
Бер мизгел эчендә мин - юләр.
...Син нишлисең икән бу минутта?
«Сине уйлыйм!» диеп алдама!
Йөрисеңдер, «Вакыт бар әле...» дип,
Məңге яшәр булып дөньяда.



...Баткан кояш таңда чыгар, беләм!
Безнең «кояш», бәлкем, чыкмас та.
«Кадерләрен белмәгәнбез...» диеп
Үкенербез кебек шул чакта...





Шәмсия Җиһангирова
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру