Журнал «Безнең мирас»

Тукай турында истәлекләр

Дәвамы. Башы журналның апрель, май саннарында
Япон мөселманнары
1906 елның җәендә Рәшит казый Ибраһимов (шул вакыттагы тәрәккыйчы имамнарның берсе, җиңелрәк уйлаучы, үзен бик зур итеп танучы бер кеше иде) Япониягә сәяхәт итә. Татарлар арасында: «Япон халкы һәм аларның патшалары ислам динен ярата икән.Ислам динен өйрәнер өчен төрле мөселман илләреннән дин галимнәрен чакырткан икән, шул мөселман галимнәре белән аңлашкач та, иң элек япон патшасы (микадо) ислам динен кабул итәчәк, аннан соң бөтен япон халкы ислам динен кабул итеп, япон иле мөселман иле булып әвереләчәк!» – дип шау киләләр.


Бу – үзара мәҗлесләрдә бердәнбер зур мәсьәлә булып китә. Тукай шул җүләрлекләрне күрә дә, үзенең «Японияне мөселман идәчәк голәмә нәрәдә?» («Японияне мөселман итәчәк кешеләр кайда?») дигән чәнечкеле шигырен яза.


«Дон Кихот»


Минһаҗ Йосыф мулла улы Кадермәтов элеккеге Саратов губернасы Хвалын өязе Иске Мастаф авылында туган. Ул, татар мәдрәсәләрендә укып, ниндидер юл белән Һиндстанга барып чыга. Берничә ел Һиндстанда укып үткәрә. Анда нинди уку йортында укуы билгеле түгел. Нинди эш белән вакыт үткәргәне дә мәгълүм түгел. Менә шул Минһаҗ яңадан үз иленә, Русиягә кайта. Үзен Һинди Минһаҗ дип атап, бик зур кеше итеп күрсәтергә тырышып йөри. Хвалын шәһәренә зур уку йорты салам, дип, Баку байларыннан акча туплаган булып, Хвалын шәһәренең читенә кирпеч ташытып куя. Казанга килеп, Апанаевлар кызларының берсенә өйләнә. Тиктормас Тукай «Дон Кихот» Минһаҗның болай халыкны алдап йөрүенә чыдап тора алмый, «Минһаҗ» исемендә дүрт юллык шигырен язып чыгара:


Таш ташыйлар. Анда Минһаҗ «Галия» [1] нигезен сала.
Туй ясыйлар. Монда Минһаҗ гаилә нигезен сала.


Салыныр да, төпләнер дә, бик уңайдыр соңгысы;
Шикләнәм мин әллә ник: булмас кеби әүвәлгесе.


Шул ук Минһаҗ Кадермәтовка карата, халык җырларын үзгәртеп, болай дип җырлый:


Каф тавы артында үсә самарау-кош баласы;
Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы.


Ала карганың баласы әрсезләнә – тук була;
Һинди мәдрәсә салганда, Рәшит [2] – мәчет Токиода.


Минһаҗ төсе-рәвеше белән әллә кемне дә үзенә каратырлык бер көчкә ия иде. Кыскасы, дин-милләт исеменнән афёра ясап йөрүче Дон Кихот зур башлы, зур гәүдәле, киң җилкәле, киң күкрәкле, үзе таза, сүзгә, куык очырырга бик оста, матур итеп вкус белән киенә, башына фәс киеп, кулына көмеш башлы таяк тотып йөри торган иде. Нәкъ Истанбул төрекләренең отставкага чыккан яшьләредәй, үзен Көнчыгыш һәм Көнбатыш культурасы белән таныш зур бер галим кеше итеп күрсәтергә, ышандырырга тырыша иде.


«Дон Кихот» Минһаҗның халыкны алдап, дарелфөнүн салдырам, дип халыктан акча туплавын, бу эшнең барып чыкмавын, бу эшнең хыял гына икәнен белгән «ислахчы»лар берничә тапкыр чыгыш (хисап) сорады, әмма ул җавап бирмәде. «Ислахчы»ларның чыгышларына да игътибар бирмәде, колак салмады. Шулай да, Тукайның матбугат аркылы югарыда күрсәтелеп үткән чыгышларыннан соң, бу «шәригать айгыры»ның халык арасында бөтенләй авторитеты бетте. Базары төште. Татар байлары аның алдап, ялганлап йөрүче кеше икәнен аңладылар. Шуннан соң Минһаҗ теләнеп йөрүдән туктады, бөтенләй күздән югалды.


Аерым язмалар калдыгы


Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам;
Барма, барма – син әрәм аңгар, әрәм!


Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең,
Җыр исә тыңларга күңелле, дисең.


Син алай иткәнче, и кашың һилал!
Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал.


Ал да читлеккә куеп сайрат аны;
Мактасын хөснеңне – син саргайт аны.


Буррәтова туташ шулвакытта зур уку йортларында укучы кызларның берсе иде. «Әл-ислах» идарәсенә һәрвакыт килеп-китеп йөрүче һәм «Әл-ислах» идарәсе тарафыннан ясалган әдәбият кичәләренә якыннан торып катнашучы, аңлы һәм укымышлы туташларның берсе иде. Хәзерге вакытта врач булып хезмәт итә. Шул туташка Казанның мәшһүр бае Бәдретдин Апанаевның улы Гали Апанаев кызыга. Шул турыда хәбәр тарала. Тукай бу тигезсезлеккә эче поша һәм түбәндәге ... хак шигырен язып чыгара... [3]


«Тавыш»


1905 елгы революциядән соң татар яшьләре арасында эсерлар партиясе мәйданга чыга. Шул татар эсерлары тарафыннан «Таң» газетасы чыгарыла башлый. Озак та үтми, бу газетаны патша хөкүмәте яптыра. «Таң» газетасы урынына «Таң йолдызы» газетасын чыгарырга рөхсәт алалар. Бу газетаның да гомере бик кыс­ка була. Хөкүмәт моны да тарката. Шул ике газета урынына шул ук «таңчылар» «Тавыш» газетасы чыгаралар.


Татар «Тәрбия»не кирәксенми?


Ике яшьти, ике дус – Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан. К.Җәмитов эше. 1980 ел1906 елның кышында Заһид Шамил (мәшһүр Кавказ Шамиленең оныгы (улының улы)) Петербургтан Казанга килеп, атасыннан калган бик яхшы йортны (Тукай урамы, 74) Троицк бае Яушевларга 120 меңгә сатып, Мәскәүгә ... китә. Шул акчага, татар халкына хезмәт итү теләге белән, «Тәрбиятел-әтфал» исемендә балалар өчен журнал чыгарырга рөхсәт ала. Фатих Әмирханны журналга секретарь итеп алдыра. Журналны 4-5 ай чамасы дәвам иттерә дә һич сәбәпсез-нисез ... туктата. Халыкка «хөкүмәт тарафыннан туктатылды» дип күрсәтә. 1908 елда, үзара сөйләшкәндә, Фатих бу журналның тукталуын подписчикларның саны аз булу, аның табыш-файда китерә алмавы белән аңлата. Берничә көн үткәч, Тукай бу җырны җырлады:

Ак та була, күк тә була буяучының буявы;
«Хөкүмәт яптырды», – дидер нәширләрнең уявы.


Сабын сәүдәсе


1908 елның «Сабах» көтепханәсе хуҗалары Әхмәдуллин, Зәбиров, Әхмәровлар китапчылыктан файда аз дип, сабын остасы алып, сабын кайнату эшен башлап җибәрделәр. Үз сабыннарын көтепханәнең бер ягында сата башладылар. Бу капма-каршы булган эшне Тукай күрде дә, «сабахчы»лардан көлеп, болай дип җырлады:


Япуннар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр,
Ялган сүздер, ышанмагыз: «Сабах» сабын сатмыйдыр.


Табылган ялгыш


Октябрь революциясенә чаклы бөтен татар халкы өчен Кәримовлар һәм урыс Харитоновлар тарафыннан Коръән бастырылып таратыла иде. Бу ике зур сәүдә фирмасы шул эштән йөз меңнәрчә файда итәләр иде.


1908 елны Мөхәммәтзаһир Бигиевнең энесе Муса Бигиев Харитонов бастырган Коръәннән бер хата сүз таба. Бу турыда Муса бик зур эш, дип, газеталарда чыгыш ясый. Бөтен татар халкы шау килә. Тукай, Мусаның бу эшеннән көлеп:


Арыслан белән юлбарыс яратылган бер каннан,
Безнең Муса һич тиктормас: ялгыш тапкан Коръәннән, – дип язды.


Ямьсез матур


Казанда татарлар өчен ачылган Учительская школаны бетергән, Казанда күп еллар урыс теле укыткан, үзен бик зур белем иясе итеп таныган, әмма дә үз-үзен аңламаган Шакирҗан Таһиров татар мәктәпләре өчен «Бәдәел мәгариф» исемендә уку китабы язып чыгара. Бу китап тәҗвид мәктәпләрендә яхшы дип табыла. Берничә тапкыр басыла.


Соңга таба искеләр бу «Бәдәел мәгариф»тән берничә сүз табып «бу сүзләр дингә, шәригатькә каршы» дип сөйләп, цензурага барып шикаять итәләр. Шул вакыйгадан соң, ярамас сүзләр бозылып, кеше танымас хәлгә китерелеп, китапны яңадан сатарга рөхсәт алына. Тиктормас Тукай шул вакыйганы күрде дә:


Ямьсез матур булалмыйдыр, күмер белән каш тартып;
«Бәдәел мәгариф» саталар, алты сүзен башкартып, – дигән җыр язды.


Дошманлык


Тукайның үз гомерендә иң зур дошман дип санаган кешесе Галимҗан Ибраһимов булды.


Боларның бер-берсенә дошман булулары бик кечкенә булган бер эштән килеп чыкты. Сүз озынга киткәнлектән, бу урында язмый китәм.


Болар бервакытта да бергә утырышмадылар, сөйләшмәделәр, фикер алышмадылар. Галимҗан «Әл-ислах» редакциясенә килсә, Тукай редакцияне ташлап чыгып китә торган иде.


Галимҗанның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән әсәрен «Әл-ислах»ка кертмәс өчен Тукай тавыш күтәрде, сүз көрәштерде. Фатих: «Мәдрәсәләрдә булган хәлләрне, шәкертләр тормышын сурәтләгән бер әсәр, безнең тоткан юлыбызга кирәкле, кертәбез», – диде.


Мондый эшләр зур скандал белән үтә торган иде. Тукай Галимҗан Ибраһимов турында түбәндәге шигырьләрен язды: «Интикадка мәтәгалликъ» , «Монафикъка», «Мөнтәкыйд», «Дошманнар», «Җавап»...[4]


Илһам каян килә?


«Тукай ничек, кайда язды?» – дигән сорауга җавап язсаң, хәзерге яшь буын һич тә ышаначак түгел. Бәлки: «Син ялган язгансың», – диячәкләр. Тукайның илһам урыны күбрәк «Болгар» убырныенда һәм «Болгар» номеры белән янәшә «Суворов» пивноенда, яки үзе торган кырыгынчы номерда булды. Шунда язды.


Тукай, төннәр буе ике кулы белән башына таянып, илһам килүен көтеп утырмый һәм көчәнеп язмый иде. Илһам Тукайны ... язарга мәҗбүр итә иде. Тукай кайда туры килде, шунда язды. Бик яхшы беләм «Театр», «Безне урынсызга яманлыйлар» һәм «Алтынга каршы» шигырьләрен «Болгар»ның бер кешелек тынчу бүлмәсендә язып чыкканын.


Киребеткән


Казанда бай малайларының яшьләрне чакырып, кунак итү гадәтләре бар иде. Тукайны, Сәгыйть Рәмиевне чакыралар иде. Ләкин ике олыҗан болар белән вак­лашмый, чакырган җиргә бармыйлар иде. Фатихтан башка кешегә һичбервакыт бармадылар. Галиәсгар абзый Тукайның якын кешесе булса да, Галиәсгар өендә Тукай бер тапкыр да булмады. Кайвакыт безгә тарихчы Газиз Гобәйдуллин килеп утыра иде. Газиз Гобәйдуллин керүгә, Тукай өйдән чыгып китеп, бакчада утырып вакытын үткәрә иде.


Кирелек, үзсүзлелек Тукайда искиткеч рәвештә көчле иде. Аның үз файдасы өчен генә әйтелгән сүзләр дә аңа ярамый торган иде. Бик тиз кәефе китә. Шул сүзләр өчен ул: «Бик акыллы баш икәнсең, Печән базары чатына чыгып, Мөхәммәтҗан Хафизлар белән бергә акыл сатарга тиешсең!» – ди иде.


Авырган хәлдә Нижний (Горький) ярминкәсенә китеп баруы, докторның һәм үзе якын күргән иптәшләренең сүзләрен колакка алмавы – боларның барысын да «үзсүзлелек, кирелек» дип әйтми хәлең юк.


Сурәт


Тукай кечерәк буйлы, тәнендә ит юк диярлек ябык. Сул күзендә беленер-беленмәс кечкенә ак тап бар иде. Куллары 13-14 яшьлек кызлар кулы кебек кечкенә һәм йомшак иде. Кәефле чагында шул кечкенә кулы белән кинәт аркага яки култык астына төртү гадәте бар иде. Шул начар эшеннән уттан сакланган кебек сакланырга туры килә иде. Китереп төртсә, тәнеңә кадак каккан кебек була иде.


Тукай белән сөйләшеп танышыр өчен килгән чит кешеләр аның сүзсезлегенә, салкын каравына, сүз таба алмавына аптырыйлар, күңелсезләнәләр иде.


Бервакыт читтән килгән Б.Ильясовны Тукай белән таныштыру өчен кырыгынчы номерга алып мендем. Тукай караватына яткан хәлдә иде. Без кергәч тә, торып утырды. Мин аңар: «Менә бу мосафир – читтән килгән Ильясов була. Синең белән танышасы, утырышасы килә», – дип тәкъдим итеп чыгып киттем. Берничә минут үтмәде, мосафир-кунак идарәгә төшеп тә җитте. Мин: «Нихәл? Нигә бик тиз төштең?» – диюгә, ул гарәпчә: «Тәсмагы бил Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе» [5], – дип җавап кайтарды.


Холык


Тукайда үз-үзен сөю көчле, ул үзенең татар арасында зур урын тотуын аңлый иде. Язган шигырьләренә зур бәһа бирә иде. Мин-минлеге зур һәм көчле икәне кайбер шигырьләреннән Пушкин, Лермонтовлар рәтенә үзен куюыннан ук билгеле. Замандашлары – шагыйрь Сәгыйть, шагыйрь Дәрдемәнд һәм Мәҗит Гафурилардан үзен бик өстен икәнен тыштан белдермәсә дә, эчтән үзенең өстенлеген аңлата иде. Боларның шигырьләре турында берни дә язмавы, болар белән бер төрле дә (Сәгыйтьтән башка) мөнәсәбәттә булмавы, фикер алмашмавы ... минем сүзне раслый булса кирәк.


Тукайда ялкаулык юк түгел иде. Кая гына барса да, ятып тору ягын каера. «Әл-ислах» идарәсенә төшсә дә, өстәлгә яки мин ята торган бүлмәгә кереп, минем караватка ята. Газета чыккан кич типографиянең контора өстәленә менеп ятып йоклый яки үзенең шигырьләрен бөтенләй икенче калыпка салып, җырлап утыра торган иде. Мисал өчен:


Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!


Шул шигырен үзгәртә:


И анаңны с*ккере, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!


Башка шигырьләрен дә шулай үзгәртеп җырлау гадәте бар иде. Күп вакыт ул:


Беттем мин – яшь малай, беттем гомергә дә;
Эссе кан, иске шан, кайтмый гомер дә.


Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?
Хатыным, йортым юк, – ятам номерда,


Саргайдым, зәгъфраннан сары мин.
Бу чокырлы йөзләр тулмас гомер дә, – дип урысларның халык мотивына – «Все говорят»ка салып җырлый иде.


Уен дәрте [6]


Тукай карта, кузна уйнауларны бик ярата иде. Яратып, бирелеп уйный иде. Картадан яратып уйнаган уеннары – «Шестьдесят шесть», «Преферанс» һәм «Тысяча» иде. Бу карта уеннары «Әл-ислах» идарәсендә, Яңа Бистәдә Фатихларда, җәйге фатирыбызда була иде.


Тукай уйнауда отмаса, яки алдан меңгә тутырмаса бик кәефсезләнә, ачулана. Шуның өстенә Фатихның әче сүзләр кушып көлүе Тукайны хурландыра. Кызарып, бүртенеп, кычкырышка кадәр алып бара торган иде.


Кузна уйнаганда (җәйге фатирыбызда) шул ук хәл була торган иде. Тукай отар­га тиеш. Чөнки Уралда ул яхшы, төз атучы булып саналган һәм ота торган булган. Казанда Тукай үзеннән кала да төз атып отучылар барлыгына кәефсезләнә, бәйләнә. Кузна уенына Галиәсгар Камал, Тукай һәм башкалар катнашалар. Фатих эскәмиягә утырып, карап кына тора иде. Фатихның карап торуын бер дә яратмый. Фатихның көлеп торуын яратмый. Ничек булса да Фатихны ишегалдына чыгартмаска тырыша иде.


Янгын


1908 елның март башында кичкә таба Тукай минем номерга кәефле хәлдә килеп керә. Кызыклы сүзләр сөйләп көлдерә. Үзенең кайда булганы, кемнәр белән утырганын сөйли-сөйли минем караватка барып ята. Шул яту белән ул йокыга да китә. Мин Тукай өстеннән бикләп, ачкычны официантка биреп, берәр сәгатьтән кайтачагымны, Тукайның номерда йоклап калганын белдереп, үз эшем белән чыгып китәм. Бервакыт коридорга төтен чыкканы, төтен куерганы беленә. «Бу нинди эш?» – дип шау килә башлыйлар. Минем номерны ачып карасалар, караватка җәеп куелган простыняның пыскыганын, Тукайның йоклап ятканын күрәләр.


Мин кайткач, официант вакыйганы аңлата, сөйләп күрсәтә. Мин номерны ачып кергәндә идәндә җәймә, мендәр, одеал ята иде. Җәймәнең бер почмагы янган, одеалның почмагы саргайган, мендәрнең дә бер почмагы аз гына янган. ... Баш абзый (номер хуҗасы) мине чакыртып бу эш өчен каты итеп тәнбиһ (кисәтү) ясады.


Мин, бүлмәне рәтләп бетергәч, Тукай янына менеп киттем. Ул йоклап ята. Мин йокысыннан уяттым. Ул, берни дә булмагандай, ярым йокылы хәлдә, бик кызык итеп, номерда пожар булганын, пожарга бөтен шәһәр пожарныйларының, пожарный майорларның, бутышникларның (татарлар арасында постовой полицейскийлар шулай йөртелә иде), Гобәйдулла унтерның да килеп, сүндерүләрен матур итеп сөйләп көлдерде.


Бу вакыйга болай булып чыга. Тукай, йокысыннан торып, папирос кабыза. Яңадан йоклап китә. Сүнмәгән папиросы җәймәгә тиеп яки төшеп, җәймә пыскып яна башлый, җәймәдән ут одеалга, мендәргә үрли.


Ахыры киләсе санда


1. Галия – югары уку йорты.

2. Рәшит Ибраһимов – җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе, публицист, нашир. Тукай инануынча, Рәшит казый, имеш, юк эш белән шөгыльләнә. Ләкин чынбарлыкта исә аның Япониягә барып чыгуы шактый саллы эз калдыра. Башта татарлар төзегән мәчетләр пәйда була. Соңрак, японнар үзләре мәчет төзеп, чыннан да, ислам кабул итәләр. Бүген Япониядә 500000 мөселман яши. Болар –Рәшит казый шәкертләренең тарафдарлары.


3. Кулъязма шушы урында өзелә


4. Вафа Бәхтияров шигырьләрдән үрнәк китерми. Ләкин без шул әсәрләрдән өлгеләр күрсәтергә булдык. Галимҗан Ибраһимов мәшһүр әсәрендә: «Тукай шагыйрьме, түгелме?» – дигән сорау куя. Шуңа җавап рәвешендә язылган «Интикадка мәтәгалликъ» шигырендә Тукай: «Куркыталмый чын талантны тәнкыйть», – дип яза. «Монафикъка» әсәрендә исә: «Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән; монафикъ! яхшы саклан! Аударам беркөн ояң берлән!» – ди.


5. Могайдине күреп белүгә караганда, ишетеп белү яхшырак. Гарәп мәкале.


* Бу урында, аерым сәбәпләр аркасында, истәлекнең бер өлешен төшереп калдырабыз. Кызыксынучылар булса, текстны хәзерге хәрефләргә аударган Рабит Батуллага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. – Редакция.

Теги: Вафа Бәхтияров Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру