Журнал «Безнең мирас»

"Борһане тәрәкъкый"

«БОРҺАНЕ ТӘРӘКЪКЫЙ», 1906 елның маеннан 1911 елның февраленә кадәр Баку шәһәрендә Мостафа Исмәгыйлов-Ширванский наширлегендә, мөхәррирлегендә татар һәм гомумтөрки телләрдә чыккан («чуар мәсләкле», Р.Гайнанов) газета. Тукайның Уральскида яшәгәндә үк аның белән танышып барганлыгы күренә. Мәсәлән, «Фикер» газетасы битләренә төрле хәбәрләрне бергә туплап урнаштырганда, Тукай әлеге «могтәбәр газета»да «Сәхибҗамал Гали Халиева» имзасы белән «гаять мәгънәле вә файдалы бер мәктүп дәреҗ ителгән»леген яза. «Фикер» газетасына каршы кайбер Җаек кешеләренең хәрәкәтләрен яктырткан татар газеталары арасында «Борһане тәрәкъкый»не дә атый. Аларда «гаять кешелеклелек, кардәшлек хисләре тулы сүзләр» булуын билгеләп үтә. Бу газета Тукайның «Мөхәрриргә», «Авыл хатынының бала тибрәткәндә өмитләре» шигырьләрен күчереп тә баскан. Бераз соңрак исә Тукайның газетага карата публицистик чыгышларында тәнкыйди фикерләр дә әйтелә. Шагыйрь «Борһане тәрәкъкый» белән шулай ук Әстерханда басылган «Идел» газетасы арасында килеп чыккан каршылыкларны өнәми, аларны әтәчләргә тиңли: «Приёмныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән; / Әстерханда ике әтәч – «Борһан», «Идел» бар икән» («Авыл җырлары»). Бу ике юллык 1911 елда «Ялт-йолт» журналында карикатура (ике әтәч сугыша) асты булып китерелгән, әмма автор шул елда чыккан «Яшен ташлары» җыентыгына (анда бөтен «Авыл җырлары» да урнаштырылган була) әлеге ике юлны кертми. «Идел» газетасында хәреф җыючы булып эшләгән Г.Утабалиев истәлегендә (Тукай Әстерханга килгәч) «Борһане тәрәкъкый»да С.Рәмиев белән Тукайга карата карикатура урнаштырылуы әйтелә. Бу уңайдан Тукай «Мостафа» исемле шигырь дә яза, ләкин иртәгәсен аның наборын үзе үк тараттыра (шулай да, соңыннан – 1912 елда шигырь, беркадәр үзгәртелеп, «Һазиһи касидәтен фи мәдхи Мостафа» исеме белән дөньяга чыга). «Йолдыз» газетасында (12 июль, 1907 ел) басылган «Аңлашу» исемле язмасында Тукай «Борһане тәрәкъкый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр» диеп, моның «Мөтәшагыйрьгә» әсәрен язуга сәбәпче булу ихтималын әйтә.


Әдәбият:


Габдулла Тукай Әстерханда //Тукай турындагы хатирәләр. К., 1976. – Б.117-118 (Г.Утабалиев истәлегеннән); Нуруллин И. Габдулла Тукай. К., 1979. – Б.235.

Теги: Зөфәр Рәмиев Яңалыклар Тукай энциклопедиясе

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру