Журнал «Безнең мирас»

АКЫШ Гали

АКЫШ Гали (Галиулла Агиш; 1918-2011), 1939 елдан соң башлыча Төркиядә яшәгән журналист, 1997 елга кадәр Бөтендөнья татар лигасының президенты. Г.Акышның Тукай иҗатын чит илләрдә, аеруча кардәш төрек халкына танытуда беренче адымы 1938 елда ясала. Каһирәдә Тукай көнен бәйрәм итү турында зур булмаган мәгълүмати мәкалә язып, аны «Яшь истыйляхчы» имзасы белән «Яңа милли юл» журналында (№6) бастыра ул. Бу бәйрәм чарасында (мәрасимдә) үзе дә катнашып, Тукайның тәрҗемәи хәле турында чыгыш ясый (мәҗлес «Сөембикә маршы»н уйнап тәмамлана). С.Арсланбәк, Н.Бинарк белән берлектә 1965 елда Анкарада «Тукай бәйрәме» брошюрасын чыгаруда, Төркиядә Тукайның үлеме уңаеннан уздырылган искә алу кичәләрен оештыруда актив катнаша. Г.Акышның «Идел-Урал төрек-татарларының бөек шагыйре Габдулла Тукай үлеменә 70 ел», «Идел-Урал төрек-татарларының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 100 яшь» мәкаләләре, «Төрек йорды», «Әмәл», «Ени форум», «Вакыт» кебек төрек газета-журналларында дөнья күрә. Ул әдипне татар-төрек дөньясының милләт, халык өчен янып иҗат иткән уртак шагыйре, урысларның Пушкины, инглизләрнең Шекспиры, төрекләрнең Нәмикъ Кәмалы дәрәҗәсендәге «бөек шагыйрь һәм философ» дип атый. Тукай иҗатының аеруча мөһим өч үзенчәлегенә игътибар итә: 1) халыкчылыгы – «тулы бәхетне халыкка хезмәт итүдә күрүе»; 2) миллиятчелеге – «ХХ йөз башында милли мәдәният Ренессансын тудыруы»; 3) иманлы мөселманлыгы, динилеге – «Коръән белән пакьләнүе». «Миллиятчелектә шовинизмнан ерак торды, мөселманлыкта фанатизм юлына басмады, халыкчылыкта радикализм юлына төшмәде», – дип, Тукайның фәлсәфи һәм әдәби фикер сөрешендә объектив юлны билгели. Галим совет идеологиясе шартларында әдипне атеист итеп күрсәтүчеләргә бик ачына, аларга җавап итеп: «Тукайның күп шигырьләре Изге Коръәннән, Бар һәм Бер Аллаһтан илһам алып әдәбият мәйданына килгән», – дип яза. Г.Акышның 2001 елда Алманиядән ТР Милли архивына кайтарылган шәхси архивында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләр дә бар. 1986 елда Нью-Йорк татар җәмгыяте тарафыннан татар әдәбияты һәм мәдәниятенә багышланып чыгарылган «Өмид юлымыз» исемле бюллетеньнең бер санында, тууына 100 ел тулу уңаеннан, бөек каләм иясенең портреты, тормыш юлы (инглиз һәм төрек телләрендә), Минһаҗның «Даһи Тукайны искә алу» шигыре, АКШның Детройт шәһәрендә узган Тукай кичәсе турында тәфсилле, күләмле язма да урын ала. Г.Акыш «әдәби һәм фикри төшенчәсе белән халкының рухына якын булган татар шагыйре кыямәт көненә кадәр халкы белән бергә яшәячәк» дип, иҗатының үлемсез булуын искәртә.


Әсәр:
Акыш Али. Зур төрек әдибе Тукай (интервью) / Вакыт. Истанбул. 1943. 8 март; аныкылар. Бөек татар-төрек шагыйре Габдулла Тукайның халыкчылык һәм милләтчелек яклары / Азәрбайҗан. Анкара. 1965. №10-12. – Б.15-16; Идел-Урал төрекләренең зур шагыйре Габдулла Тукай 100 яшендә / Әмәл. Анкара. 1986. №153. – Б.17-18; Идел төрек-татарларының бөек шагыйре Габдулла Тукай 75 ел элек вафат булды / Төрек йорды. Анкара. – 1988. №18. – Б.38.


Әдәб.:
Гали Акыш Тукай турында... // Ватаным Татарстан. – 2006. – 28 апрель; Гилязов И. Новые поступления. Али Акыш и его личный архив // Эхо веков. – 2002. №3-4; Дәүләт Н. Казан төрекләре һәм Габдулла Тукай // Казан. 1971. – Март; Миңнегулов Х. Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты // Дөньяда сүземез бар... К., 1999. – Б.194-209; Миңнегулов Х. Еракта да якын Тукай // Гасырлар арасында уйланулар. К., 2010. – Б.80-88.


Сәхифәне филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев алып бара.


Тукай  энциклопедиясен журналның № 1, №2 саннарыннан укыгыз.


Теги: Алия Мөбарәкшина Яңалыклар Тукай энциклопедиясе

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру