Журнал «Безнең мирас»

Туйда ачы димәгез!

«Ачы!», «Ачы!» диеп кычкырдылар,
бәллүр касә тотып кулларына.
«Ачы!», «Ачы!» диеп кычкырдылар
Яшьлегемнең татлы туйларында...
Туйлар ерак калды... «Ачы!», «Ачы!» -
колагымда һаман шул ук тавыш.
«Ачы!», «Ачы!..» Ялгыз түшәгемдә
куенына ала сары сагыш...
«Ачы!», «Ачы!..» — ачы җилләр исә,
каршы җилең, тормыш, бигрәк ачы!
Йөзгә бәрә ачы бураннары...
Ялгыз барам ачы җилгә каршы.
Кайтып кайчак татлы минутларга,
бер суларга төшәм, бер утларга...
Уралды да мәңге калды инде
туй күлмәгем язгы шомыртларда!
Роберт Әхмәтҗанов
Фото: pixabay

Теги: Роберт Әхмәтҗанов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру