Журнал «Безнең мирас»

Наис Гамбәр. Төнге учаклар

Күкрәп килде яңгыр...
Яфраклардан
Шыбыр-шыбыр тамды тамчылар;
Сусап яткан җиргә түгел, алар
Безнең иреннәргә тамдылар.
"Яшен идеме ул, әллә яшьме, -
Иреннәрне өтеп алдылар?"
Язмышыбыз ничек якын булган, -
Тамчы белән тамчы арасы;
"Мин бер аучы син бер болан кызы" -
Икебез дә шундый нарасый
Идек лә без... Төнге яланнарга
Яланаяк чыгып йөгердек;
Чирәмнәргә ятып тәгәрәдек,
Сабый бала идек, тилердек;
Юләрләндек, шаштык таңга кадәр
Таганнарга асылып атындык;
Онытылды... Иреннәргә кунган
Бәллүр тамчы төшеп ватылды.
Ватылды да... Сулар бүлеп куйды
Кыйтга белән кыйтга арасын;
Менә хәзер..
Мосафирдай уйга калып торам
Гомер уртасында чарасыз.
Күкрәп килер яңгыр,
еракларда
Утлар күреп каршы чабарсың;
Соңарырсың ләкин,
Мин кабызган төнге учакларнын
Урыннарын гына табарсың.

Теги: Наис Гамбәр Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру