Журнал «Безнең мирас»

Тиңсезләр гыйшкы (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз


Нишләп йөрүе монда? Ә, Фазыйлә апаның сыйныфташы бит ул. Яхшы укый дип еш мактадылар аны. Ул да Казанга укырга китәсе, диләр. Фазыйлә апаны күрергә исәбе микәнни? Берәр соравы бардыр инде, бушка йөрмәс ул.


Гарифҗан абый безгә таба килә башлады. Ул якынайган саен, Фазыйлә апаның гасaбилануы артты, борчылуы йөзенә чыкты һәм ул, миңа таба иелеп:


- Бар инде, матурым, беразга арырак китеп тор. Гарифҗан белән сөйләшәсем бар иде. Әмма, берүк, кешегә әйтә күрмә! Ярыймы? - дип үтенде.


Мин эшнең җитди икәнлеген аңлап алдым һәм:


— Ярар, якында гына булам, кулын күтәрә башласа, мин аны!.. - дип, йодрык төйни башлауга, Фазыйлә апа:


— Юк, юк, – дип, авызыма җылы учларын куйды. — Гарифҗан абыең андый түгел. Аннан да олуг күңелле һәм яхшы кеше юк, – диде.


Мин үпкәләдем. Сүзләре, чыннан да, йөрәгемне канатты. Күз яшьләремне күрсәтмәс өчен читкә йөгереп киттем. Күпме чапканмындыр, кычытканлыкка барып кергәч кенә айныдым. Әмма соң иде, бөтен җирем чагылган, җаным гына түгел, тəнем дә əрни иде.


Бик тә, бик тә нык үпкәләдем Фазыйлә апага, чирәмгә ятып, тәгәрәп еладым, күңелемне бушаттым. Шул Гарифҗандыр аның егете, юкса нишләп очрашсыннар, ди?


Аларны калдырып киткән су буена таба аякларым кабат китерде. Тал төбендә бергә утыра иделәр. Гарифҗан дигәне кулын Фазыйлә апаның биленә салган да, хәтта телсез калган булса кирәк.


Ачуым кабарды. Ниндидер этлек ясыйсым килде үзләренә. Таш алдым да суга ордым.


Фазыйлә апа аһ итте, чәрелдәп сикереп торды. Гарифҗаны минем арттан куа башлады. Мин өйгә таба элдердем. Фазыйлә апа:


— Гарифҗан, берүк тимә, кимсетә күрмә, Гарифҗан! - дип кычкырып калды.


Шактый йөгергәч, кире борылып карадым. Арттан һичкем бастырып килми икән. Ә кая соң Гарифҗаны? Һәй, мине дә куып тота алмагач, егет булып йөрмә дә инде син!


Кире су буена төшмәдем. Шүрләвем дөрес булгандыр инде. Кич белән Фазыйлә апаны капка төбендә көтеп утырдым. Бәлки, егете дә түгелдер?


Һәм ялгышканмын. Төшәргә кирәк иде миңа, тотарга кирәк иде итәкләреннән!..


Икенче көнне барысы да беленде! Фазыйлә апа белән Гарифҗан Казанга китеп барганнар. Күрше авылдан килеп, Гайфулла абзыйга кызының туры хатын тоттырып киткәннәр икән. Үзен эзләп йөрмәскә һәм юлын кисмәскә бик тә, бик тә үтенгән, диләр. Шулай булса гына атасына Газраил килгәндә бәхиллек бирәчәген язган, ә әнисеннән гафу сораган икән.


Гайфулла абзый, гомергә таш бәгырьле ата, өч көн эчкән, өч төн елаган. Дүртенче көндә, кулына кечкенә чемодан тотып, шәһәр юлына таба чыгып киткәнен үзем күреп калдым. Сыксаң, таштан да су чыга шул.


Ә көтүләр китеп бер-ике сәгать үтүгә, капка төпләренә җигүле ат килеп туктады. Гарифҗанның әти-әнисе, диделәр. Төшкелеккә кадәр атлaры капчык төбеннән ризык кимeрeп, уңга-сулга тартылгалап, арып бетте. Харис бакча артыннан гына олы юлны урап йөгереп килде. Әтисе китеп барган икән инде.


Гайфулла абзый дүрт көн үтте дигәндә генә Казаннан әйләнеп кайтты. Кулында чемодан түгел, бер челтәр сетка һәм җебегән кәнфит кенә булган дип сөйләделәр. Кызына киемнәрен һәм акча калдырып кайткан диделәр. Тупас Гайфине танырлык түгел, дорфалыгы шиңгән, диделәр.


Фазыйлә апа да, Гарифҗаны да, шул елда ук экзаменнарын яхшыга гына  биреп, университетка укырга керделәр. Каникулларга кайткан вакытында мин аны күрмәс өчен урамга чыкмый идем. Ул безгә керә калса, карават астына качам.


- Зариф, Зариф! — дип эзләсәләр дә, таба алмаганга:


- Тагын урамга чыгып киткән, - дип, әнкәй Фазыйлә апаның хәлләрен белешүгә күчә иде...


Гомер үтте. Мин дә үстем. Тугызда укыйм.


Югары класстагыларны студентлар белән очрашу кичәсенә чакырдылар. Бу елда Фазыйлә апа кайтып җитмәгән иде әле, соңгы курс укулары, каникуллары булмый икән. Ул юклыктан сөенеп, мин дә кичәгә барырга уйладым. Бәйрәм күңелле башланды. Төрле уеннарда катнашып, кичәнең үзәгендә булдым.


Өстәл тирәли утырышып, чәй эчү, ягъни мәҗлес өлеше башланып китте. Минем урын түрдә иде. Шаяртып сөйләндем. Студентларга сокланып утырдым. Шунда Фазыйлә апа белән Гарифҗан елмаеп килеп керделәр. Директорыбыз:


- Яңа өйләнешүчеләрне, бер-берсен табышкан ярларны котлап кул чабыйк!— диде.


Алкышларга күмделәр. Сүз Фазыйлә апа белән Гарифҗан хакында бара икән. Мин дә серемне сиздермәс өчен башкаларга ияреп кул чаптым.


Биюләр башлангач, арадан Фазыйлә апа, чыгып, мине чакырды, исемемне әйтеп сөйләште. Әмма сер бирмәдем. «Мин Зариф түгел!» — дип ялганладым. Ул ышанмады.


- Сиңа да мыек чыккан икән, егетләрнең асылы, кызларның башларын әйләндерүче булачаксың, — дип сөйләнде.


Ә мин:


- Сез мине Зариф белән бутамагыз, мин — Хафиз! — дип, һаман сүзләрен кирегә бора тордым.


- Ә мин сине күрсәтүләрен директорыгыздан сорадым, Зариф, алай алдарга ярамый бит! — диде ул бию ахырында.


Мин аптырап калдым.


Яшерүдән файда юк иде. Кичәне дә ташлап чыга алмадым. Күңелле бит. Мин инде ул бала Зариф түгел, үзе дә мин сөйгән Фазыйлә апа түгел!


Аңардан шигырь укуын үтенделәр. Ул энҗедәй итеп тезеп китте:


— Мин тамчысы язгы бу яңгырның... Мин кояшы аяз таңнарның... Саба җиле булып чәчләреңне... Һәм гөлләрне сыйпап үтәрмен... Маңгаеңнан күчеп күзләреңә... Иреннәрең сөеп үтәрмен!..


Күзләремә яшь килде. Үзебезнең сыйныф бүлмәсенә кереп ябылдым, йөземне кызлар кебек учларым белән каплап еламакчы идем, йөрәкнең, киресенчә, ташка әверелә башлаганын сиздем. Харис атылып керде.


- Зариф, әйдә, директор сине чакыра, кызык ит әле үзләрен! - дип, мине өстерәп диярлек залга чыгарды.


Миңа сүз бирделәр. Шигырь укырга!


Һәм мин дөньямны онытып укый башладым...


Кем ничек кабул иткәндер, белмим, әмма Фазыйлә апа, ут янып, нәкъ инеш буенда бергә утырган чактагы төсле карлыгачтай очынды. Укып бетерүгә, килеп мине кочты һәм:


— Яратам мин сине, Зариф!.. Гарифҗан да шундый шигырьләр язса иде, — дип, яхшы сүзгә авыр ямаулык салды.


Мин кайтарып эндәшмәдем. Башны идем дә читкә чыктым һәм өйгә кайтып киттем. Йөрәгем туң, күңелем буш калган иде.



Фәрит Яхин
Фото: pixabay

Теги: Фәрит Яхин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру