Журнал «Безнең мирас»

Җәлил хатлары

Элек-электән хатлар кеше тормышында зур урын алып торган, элемтә чарасы гына түгел, уй-кичерешләреңне җиткерү, эч-сереңне чишү юлы да булган. Хатларның тарихи кыйммәте зур: алар танылган шәхесләрнең тормышын тирәнтен өйрәнергә булыша.


 Татарстан Республикасы Милли музее фондында Муса Җәлилнең хатлары саклана. Аларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була:


1) Җәлилнең үз кулы белән язган хатлары;


 2) Җәлил имзалаган эш хатлары.


 2006 елда, тууына 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең биш томлык сайланма әсәрләр җыентыгын бастырып чыгарды. Басманың азаккы томында Муса Җәлил тарафыннан язылган җитмеш хат урын алган. Кереш өлешендә: «Бу басма, соңгы елларда формалашып килүче яңа карашлар һәм тенденцияләрне күз уңында тотып, бер төркем әдәбият белгечләре тарафыннан әзерләнде. 1975 елда дөнья күргән дүрт томлыкта шагыйрь иҗаты, гомумән алганда, шактый тулы чагылыш табуын исәпкә алып, аны әзерләүчеләр әлеге басмага таянып эш иттеләр. Соңгы елларда Җәлил архивының аерым куллардан кергән материаллар исәбенә баюын һәм фәнни принциплар кулланып тасвирлануын исәпкә алып, һәр текст чыганаклар буенча тикшерелде һәм төзәтмәләр кертелде, кыскартылган урыннар тулыландырылды. Басмага дүрт томлыкта булмаган дистәдән артык шигырь, мәкалә, көндәлек һәм хат текстлары да өстәлде»*,  – диелгән. Ләкин әлеге җыентыкта музей фондыннан өч кенә хат тәкъдим ителгән, болар: 1921 елның 21 ноябрендә Кәшфи Басыйровка (НМРТ КППи-119608), 1942 елның 9 мартында кызы Чулпанга (НМРТ КП-124224) (күчермәсе безнең музей экспозициясенә куелган (НМ РТ В-16950)) һәм 1942 елның 27 маенда Гази Кашшафка (НМРТ КППи-119803) язган хатлар.


 Муса Җәлил, 1930 елларҖыентыкка кермәгән хатларның өчесе шагыйрь, татар совет поэзиясе классигы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанга адресланган. Кулъязмаларның икесе шәмәхә төстәге кара каләм, өченчесе кара карандаш белән латин шрифтында язылган. Кәгазь читләре беркадәр таушалган. Кайбер бөкләнгән урыннар ертыла башлаган. Шулай да, чагыштырмача яхшы сакланган, диярлек. Әлеге хатлар Муса Җәлил белән Хәсән Туфан арасындагы мөнәсәбәтне, якын дуслыкны күзалларга ярдәм итә. Алар аша илдәге мәдәни һәм иҗтимагый тормышны, әдәби багланышларны, шагыйрьнең дусларын һәм танышларын да ачыкларга мөмкин. Муса Җәлил 1927 елдан алып 1939 елга кадәр Мәскәүдә яшәсә дә, хатлар аша Казандагы әдәби тормыш эчендә кайный, үткәрелгән һәм планлаштырылган барлык әдәби, мәдәни чаралар турында хәбәрдар була. Хатлардан шул ачык күренә.

 Хәсән Туфанга язылган беренче хат (НМРТ КП-24544/3) 1933 елның 11 февралендә стандарт булмаган озынча кәгазьдә язылган. Икенчесе (НМРТ КП-24544/4) – 1933 елның 22 октябрендә. Ә өченче хат (НМРТ КП-24544/6), кызганыч ки, тулысы белән сакланмаган, бары өченче бите – фрагменты гына бар.


 Җәлилнең 1935 елның 21 октябрендә Рауза Кастровага язган хаты (НМРТ КП-23608) да бик кызыклы. Бу хат кара каләм белән гарәп шрифтында язылган (бүгенге имляга Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Р.Ә.Абзалина күчерде), чагыштырмача яхшы сакланган. Хаттан чыгып шагыйрьнең эчке дөньясын, шулвакытта кичергән хисләрен белеп була, андагы юллар Мусаның холык-фигылен ачарга ярдәм итә.


 Фондтагы иң кызыклы хатларның берсе – 1941 елның 20 июнендә сеңелесе Хәдичәгә юлланганы (НМРТ КП-22536/17). Ул урыс телендә, шәмәхә кара белән язылган, берничә тапкыр бөкләнелгән, шактый таушалган, ертылган урыннары да бар. Бөкләнгән урындагы сүзләрне укып булмый. Әлеге хатта абый белән сеңел арасындагы мөнәсәбәт, Казандагы сугыш башланыр алдыннан булган тормыш ачык чагыла.


 Муса Җәлилнең 1940 елның 26 июлендә ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтовка аталган хаты (НМРТ КП-21329/2) шәмәхә кара белән татар телендә язылган (кирилл шрифтында), яхшы сакланган. Хатта телгә алынган имзалы китап та Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана.


 Күрәбез ки, Милли музей фондында сакланган хатлар әдипнең туганнарына, дусларына, язучыларга, таныш-белешләргә, иҗади киңәш сораучыларга адресланган. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән хатлар аша Муса Җәлилнең шагыйрь генә түгел, ә күп башлангычларга нигез салучы, һәйбәт җитәкче, ярдәмчел дус, кайгыртучан ир һәм ата булганлыгы аермачык күренеп тора.


 Хатларны, орфографиясен һәм стилистикасын саклап, тулысынча укучыларга тәкъдим итәбез.


*Муса Җәлил. Әсәрләр. Биш томда. – Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2006. – Б.7-8.

М.Җәлил, Х.Туфан, журналист Г.Хәбиб. Малеевка иҗат йорты, 1931ел


Туфан!


Мин исән-сау 22сендә (бүген) иртә сәгать 6да кайтып җиттем. Яңа гына әле кайтып, бер кешене дә күрмәгәнгә күрә, яңалыклар яза алмыйм. Тиздән озын хат язармын.

 Мин юлда портфелемне актарып, синең бүлмәдә бик күп нәрсәнең онытылып калганын сиздем. Алар барысы да кәгазь затыннан. Син иренмичә бер кич утырып, бүлмәңдәге бөтен кәгазьне актар һәм минем сызмаларны аер әле. Минем истәгеләр шулар:


 1) Кара калын шигырьләр дәфтәре.


 2) Шулай ук общий дәфтәр. Көрән (коричневый) төсле. Эчендә һәртөрле мәкалә, шигырь черновиклары. Бу төптә миңа бик кирәкле нәрсәләр бар. Шул ук төптә сезнең радиога балалар тапшыруы өчен яза башлаган «Югалган Һималай» дигән әйберем бар. Аның өчен Мәрьям мине сүгә инде. Ул ашыгыч кирәк.


 3) Кечкенә, көрән төсле адреслар дәфтәре (алфавитлы).


 4) «Алдынгы республиканың кан тамыры» дип карандаш белән язылган бер мәкалә черновигы (Татарстан турында күп кенә кәгазьләрдә).


 5) Конвертта акча документлары.


 6) «Кара сыра» шигырь черновиклары һ.б.


 Син инде актарып үзең тап. Алама гына кәгазьдә язылган булса да, бик кирәкле язу булырга мөмкин. Менә бу санаганнардан – «Югалган Һималай», «Алдынгы республиканың кан тамыры», «Адреслар дәфтәре», «Акча документлары» бик ашыгыч кирәк. Син шуларны бүген үк ашыгыч (һава почтасы) хат белән җибәрсәң, зур ярдәмең булыр иде.


 Өзелеп көтәм.


 Кайтканда синең шигырьләреңне укып кайттым. Әле ике генә бүлекне укыдым. «Урал эскизлары» чиксез матур. Укыганнан укыйсы килә. «Караулда» алай түгел. Тегеләрендә бик оста бирелгән нечкә, җылы лирика бар. Алары йөрәк шигырьләре. Ә болары акыл шигырьләре. Болары трибунага басып сөйләнгән сүзләр төсле. Тегеләре иптәшеңә-сердәшеңә икәү утырып йөрәктән сөйләгән сүзләр төсле.


 Сульва [1], мин укыганны күреп, бер-ике сүз үзеннән әйтеп куйды: – Аның шигырьләрендә логика юк...


 Бу кеше үзе «логика» белән башы әйләнгән кеше.


 Бу урында ни мәгънәдә әйткәндер, аңламадым. Ә минем өчен синең хис белән язылган шигырьләрең авыр мантыйк белән язылган шигырьләреңнән якынырак.


 Ерикәйләргә [2] вокзалдан кайтышлый юл уңае кереп, әйберләрен калдырып чыктым. Хуҗа хатынга әйт: әйберләре сау-исән тапшырылды.


 Ерикәйне ҮК политотдел редакторы итеп Чистайга җибәрергә җыена. Ерикәй: «Барырга туры килә инде», – дип тора. Мине дә шул язмыш көтә. Бармый булмас.


 Ярый. Хуш. Алгач та хат яз.


 Муса 22/X.33.


1. Сөләйман Ярулла улы Вәлиев-Сульва (1899-1956), артист һәм режиссёр.


2. Әхмәт Ерикәй (1902-1967), шагыйрь.


Туфан!


НМРТ КП-24544-3 НМРТ КП-24544-3_2 Синең Әхмәт Ерикәй аркылы биреп җибәргән запискаңны алып укыдым. Син, риядан гына булса да, минем күңелемне күккә күтәрерлек җылы сүзләр язгансың. Билгеле, алай ук түгелдер инде. Мине Казанда кем генә сагынсын икән!.. «Башкаларның да көткәне сизелә» диюең дә синең үз иҗатыңның җимешедер.

 Ләкин, бик ышанып җитмәсәм дә, хатыңны укыгач, гаҗәп шатландым. Әллә ничек дуслардан үзем яраткан сүзләрне ишетү күңелле булып китте.


 Казанга бик барырга теләвемә карамастан, һаман барып булмый. ҮК күптән түгел Мәскәүдәге ике журналны да Казанга күчереп, андагы журналларга кушарга карар чыгарды. Менә шул мәсьәлә озак кына сузылып килгәнгә, миңа аны ташлап китәргә туры килмәде. Аннан журнал исеменнән Казанга командировка да алып булмады.


 «Коммунист» [1] Уралга командировка бирә иде дә, Уралга бару мине ул хәтле кызыксындырмады. Менә хәзер, «Октябрь баласы»ның [5] Казанга күчүе уңае белән, миңа шушы көннәрдә ЦБ командировкасы белән Казанга барырга мөмкинлек чыгып тора. Мин шул уңай белән китеп, хәзер ул мәсьәлә кичекмәгән булса, радиоцентрда калырмын.


 Ләкин монда Агиш мине Уралга җибәрелә торган вагон-гәҗитәнең редакторы итеп җибәрергә тели. Мин сүз бирдем бирүен дә, ләкин һаман Казанга барасы килә.


 Кайсылай гына булса да, мин озак­ламый Казанга барып чыгармын инде. Уралга үтеп барышлый, әллә Казанның үзенәме, һәрхәлдә барырмын. Сиңа телеграмм сугармын.


 Журнал беткәч, ни эшләргә булыр – анысын уйлаган юк әле.


 Хәзер каләмне Фәезгә [3] бирәм.


 Туфан, мин сиңа аерым һәм озын хат язарга җыенам. Шуңа күрә шушының белән мохтасар калып


Әхмәт.


 Р.S. Теләшкә көләч сәлам!


 Хуш. Муса.


 Әхмәт Ерикәй сиңа күп сәлам сөйләде.


11/II.33.


1. Мәскәүдә чыгып килгән үзәк татар газетасы, 1933 елдан 1935 елга кадәр Жәлил газетаның мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли.


2. 1929-1932 елларда Мәскәүдә чыгарылган журнал. Җәлил журналның баш мөхәррире була. 1933 елны журналны «Пионер каләме» исеме белән Казанда чыгара башлыйлар.


3. Әхмәт Фәйзи (1903-1958), шагыйрь, прозаик, драматург.

Фрагмент


НМРТ КП-24544-6 Син бу шартны бозарга тиеш түгелсең. Бу датаны һичшиксез куй!.. (Бик нык сорыйм.)

 Музыкаль номерга әзерлек бара! Профессор Литинский [1] һәм Шерман [2], Райскилар [3] белән сөйләштем. Язалар.  Композиторлар белән дә сөйләшелгән.


 Тиз көндә конкрет нәтиҗәләр турында язарсың.


 Хуш. Муса


11.XI.35.


Минем адрес: Москва, 25.


Столешников пер. д.11, кв.1.


1. Генрих Ильич Литинский (1901-1985), композитор, педагог, профессор, РСФСР, ТАССР, Якут АССР һәм Чуаш АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР һәм Якут АССРның халык артисты.
2.  Исай Эзрович Шерман (1908-1972), дирижёр, педагог. Карелия АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты.
3. Райский Назарий Григорьевич (1876-1958), җырчы, педагог, профессор, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рауза! [1]


 Син миңа бик матур рәсем җи­бәр­гәнсең. Бу рәсем аркылы мин сине хыялымда җанландырып күз алдыма бастырам. Менә әйтерсең лә, син менә «Яңа Афон»ның биек ярындагы кипарислар артына яшеренгәнсең дә, миңа карап шулай җылмаясың.


 Рәсемдәге бу кыз нәкъ синең төсле. Күз карашлары да, иреннәре дә, көләч йөзе дә, шат җылмаюы да бар да, бар да миңа таныш. Алар барысы да синең үзеңнән алынганнар.


 Менә хәзер генә син диңгездән коенып кайтып килә торгансыңдыр. Кавказның җылы кояшы сине бүген иртәдән бирле иркәләп кайнар комда тирбәткәндер. Син кояшның алсу нурларын йомшак тәнеңә ефәк япма итеп япкансыңдыр да, су кызы төсле зәңгәр диңгез дулкыннарына ыргытылгансыңдыр.


 Әнә син җибәргән рәсемдә, вак кына бөдрә дулкыннарын уйнатып, ерак диңгез күренә. Бигрәк матур инде бу Кара диңгез!.. Ә менә син, су кызы, диңгездән башыңны гына чыгаргансың да, миңа карап көләсең. Су кызлары шаян булалар бит алар!.. Син дә шулай.


 Син миңа шулхәтле матур рәсем җибәргәнсең. Аның аркылы мин сине күз алдымда басып торган төсле ачык күрәм. Диңгездә коенганыңны да күрәм, комда кызынганыңны да күрәм; кипарисларга тотына-тотына «Яңа Афон»ның биек ярыннан акрын гына югарыга атлап менгәнеңне дә күрәм.


 Шуларны күрәм дә сиңа сокланам һәм сиңа кызыгам. Үземнең дә шунда буласым килә. Синең белән бергә. Сары алтын төсле саф комга ятып тәгәрисем килә. Синең белән бергә зәңгәр томан төсле бөдрә диңгездә шаярып йөзәсем килә. Синең белән бергә кипарислар арасында качышып уйныйсым килә.


 Син шул усал!.. Үзең генә киттең дә бардың. Миңа күңел өчен: «Әйдә!», – дип тә әйтмәдең. Ярый инде.


 Ә менә киләсе ел бергә барырбыз, ярыймы. «Ярый», дип хат яз (күнлем өчен генә булса да).


 Рәсемең дә бик матур. Хат килү үзе дә бик зур шатлык. Ә менә берсе ярап бетми: нигә рәсем янына кош теледәй генә булса да бер хат кисәге дә язып салмадың инде?


 Ничек ял итәсең, яхшы ур­наш­тыңмы, һавалар яхшымы, саулыгың уры­нындамы, яхшы карыйлармы, ком­паниягез нинди, кемнәр бар һәм баш­калар турында кыска гына язсаң, белеп торыр идем, ичмасам.


 Хат яз ярыймы, Рауза!..


 Мин инде сине сагына башладым. Безнең дуслык – комдагы магнолия төсле яңа гына бөреләнә башлады ахрысы. Бөреләре ачылса һәм ул матур гына итеп ап-ак саф чәчәк атса, нинди күңелле булыр. Магнолия төсле матур дуслыгыбызга үзебез дә сокланырбыз. Ә инде бөредә чакта ук өзеп ташласак, бер дә кызыгы булмас. Шуның өчен хат яз!..


 Хуш. Муса. 21/X-35г.


 1. Рауза Кастрова (1911-2012), Муса Җәлилнең Мәскәүдәге танышы, радиокомитетта эшләгән.


Дорогая сестра Катя! [1]


НМРТ 22536-17-1 Письмо твое сегодня получили. Спасибо! Мы ждём и не дождемся твоего приезда к нам. Об этом никаких других разговоров быть не может. Мы этому верим так-же, как верим восходу солнца на следующее утро. Поэтому ты уж не пиши там: «если так…, если эдак…». Пусть будет твёрдо решено: как кончатся твои зачёты (...) ты на другой же день быстро собираешься и приезжаешь к нам. Мы уверенно с особой радостью и искренностью пригласили тебя еще в Москве приехать к нам в Казань и сейчас повторяем это. С большим удовольствием встретим тебя.

 Так, значит,  договорились: 25/VI кончаются у тебя зачёты и пожалуй это письмо ты получишь тоже к этому времени. Допустим 4-5 дней туды-сюды. И к 1/VII ты приедешь к нам. Конечно, телеграфно ты предупредишь об этом и мы встретим.


 Я сегодня еще раз напишу брату Ибрагиму [2] и настоятельно буду приг­лашать его на лето в Казань. Но меня удивляет одно: почему он моё первое письмо оставил без ответа. Это было очень длинное, обстоятельное и очень,  на мой взгляд, искренное, теплое письмо. Я в этом письме так-же его приг­лашал в отпуск к себе и несколько раз повторял своё приглашение. Я кажется, говорил тебе об этом  своём письме. Говорил так-же, что не получил ответа и просил тебя написать об этом. Ты, правда, напиши в своём очередном письме об этом и спроси: получил ли он его или нет!.. Я сам тоже напишу и буду приглашать его. До сих пор я не писал только потому, что ждал ответа.


 У нас были большие материальные затруднения и поэтому не могли прис­лать деньги для покупки кое-что на лето. Завтра мы сколько нибудь-то (...) отправим мамаше [3] для покупки необходимых продуктов. Ты уж обязательно захвати их с собою. А то знаешь сама в Казани ничего почти нет. Первое необходимое придется привезти (мука, сахар, макароны, рис и др.)


 Мы напишем папе [4] или Газизу [5], приготовили посылку и обязательно встречались с тобой в Столешниковом пер., [6] если тебя затруднит поехать в Загорянск [7]. Если тебя не затруднит эта поездка, то адрес Загорянки таков: Северная жел. дор. (от Северного вокзала) станция Загорянск (надо сесть на поезда идущие в Щелково или Монино, а не Пушкино или Загорск). После Мытищи 4-я остановка. В Загорянск: 6-я просека, 7-я дача. Ехать туда не долго. Если поедишь, хорошо будет. На всякий случай мы напишем Газизу или папе, чтобы они оставили записку, < > никого.


 Если не затруднит,  то папа может твоим билетом отправит в багаже (сдать в багаж) велосипед Чулпана [8]. А то она скучает по нём.


 Ну, кажется всё.


 Мы живём ничего. Думаем снять дачу под Казанью в деревне. К твоему приезду мы уже будем на даче.


 Общественные просмотры оперы «Алтынчәч» [9] прошли с большим успехом. Вся Казань в восторге от «Алтынчәч». Ты как раз приедешь к премьере.


 Вообще к твоему приезду в Казань будет много интересного: все декадные спектакли увидишь.


 Приезжай!


 Зине [10] тоже напишу письмо. Она что-то там не пишет.


 Крепко целуем тебя: Муса.


 Чулпаночка скучает по тебе: каждый день спрашивает: «Когда придёт тетя Катя?!»


М. 20/VI.41


1. Хәдичә Җәлилова (1918-2000), Муса Җәлилнең сеңлесе.
2. Ибраһим Җәлилов (1901-1979), Муса Җәлилнең абыйсы.
3. Рабига Сәйфуллина, Әминә (Муса Җәлилнең хатыны) Сәйфуллинаның әнисе.
4. Котдус Сәйфуллин, Әминә Сәйфуллинаның әтисе.
5. Газиз Сәйфуллин (1915-?), Әминә Сәйфуллинаның энесе.
6. Столешников урамы, 11 йорт, 1 фатир – Муса Җәлилнең Мәскәүдәге адресы.
7. Мәскәү янындагы бистә, анда Әминә Сәйфуллинаның әти-әнисе яшәгән.
8. Чулпан Җәлилова (1937), Муса Җәлинең кызы.
9. Нәҗип Җиһанов музыкасы.
10. Зәйнәп Җәлилова (1908-1965), Муса Җәлилнең сеңелесе.

Динмухаметов ага! [1]


НМРТ КП-21329-2_1 Сез миннән кичә иҗатым турында сораштыгыз, нинди яңа әсәрләр язуым турында сораштыгыз. Бу минем өчен бик күңелле булды. Язучы өчен аның иҗаты – язган әсәре иң кадерле баласы шикелле якын әйбер бит! Ана өчен, аның якын баласы турында сорашу никадәр күңелле булса, язучы өчен дә аның иҗаты турында сорашу шулкадәр күңелле.


 Сезнең игтыйбарыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз күңелгә елылык бирде, дәртне күтәрде.


 Сезнең шулай минем иҗатым белән кызыксынуыгызга шатланып, яңа гына басылып чыккан поэмамны җибәрәм («Хат ташучы» поэмасын).


 Укып чыгарсыз һәм фикерегезне әйтерсез, дип ышанам.


 Сәлам белән, Муса Җәлил.


 26.VII-40г.


1. Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов (1892-1951), ТАССР Югары Советы президиумы рәисе.


Хатларны Нәзирә Фәттахова һәм Ләйсән Харрасова әзерләде.

Админ: мәкаләнең журналдагы исеме - «Тәвәккәлләп бер хат языйм...»

Теги: Нәзирә Фәттахова Ләйсән Харрасова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру