Журнал «Безнең мирас»

Театр елъязмачысы

Театр белгече, тәрҗемәче, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Театр әһелләре берлеге әгъзасы Рәмзия Идиатулла кызы Такташ 1932 елда Казанда туа. 1954 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Башкалабызның 117 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта.


Рәмзия Такташ 1963-1989 елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында баш режиссёрның әдәбият буенча ярдәмчесе булып эшли.


1989 елдан театрның музей фондларын саклаучы вазифасын башкара. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетында «Татар әдәбияты тарихы» һәм «Тәрҗемә теориясе» дигән махсус курслар алып бара.


Рәмзия Такташ 1956 елдан татар язу­чыларының әсәрләрен тәрҗемә итә башлый. 70 нче елларда Татар­­с­тан Язучылар берлегендә рус теленә тәрҗемә итүчеләр бюросын җитәкли. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Шәйхи Маннур, Аяз Гыйләҗев, Хәй Вахит кебек язучылар белән иҗади хезмәттәшлек итә. Туфан Миңнуллин, Хәй Вахит, Рабит Батулла пьесаларының рус теленә синхрон тәрҗемәсен эшли.


1979 елда Мәскәүнең «Советский писатель» нәшрияты Хәй Вахитның пьесалар җыентыгын бастырып чыгара. Анда кергән «Давыл», «Мәхәббәтең чын булса» пьесаларын Р.Такташ тәрҗемә итә, шулай итеп, ул үзен югары әзерлекле профессиональ тәрҗемәче буларак таныта.


Р.Такташ Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белә, ша­гыйрь­нең иҗатын тикшерүче профессор И.Г.Пехтелевны үзенең остазы дип саный. 1979 елда Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшриятында Р.Такташның сүзгә-сүз тәрҗемәсе нигезендә «Атак­лы кешеләр тормышы» сериясеннән И.Нуруллинның «Тукай» китабы дөнья күрә. Р.Такташ Татарстан китап нәш­рияты белән дә даими хезмәттәшлек итә: аның тәрҗемәсендә Г.Тукайның хатлары, фельетоннары урын алган сайланма әсәрләре, соңрак татар язучыларының әкиятләре һәм новеллалары дөнья күрә.


Үзенең ире Аван Такташ (Һади Такташның улы) белән Рәмзия Идиатулла кызы Татарстан язучылары съездларында, Г.Тукай клубы эшчәнлегендә катнаша, К.Нәҗми, М.Әмир, Х.Туфан, Х.Сәлимҗанов, Г.Кутуй, Г.Минский гаи­ләләре белән якыннан аралашып яши.


Күренекле татар язучылары һәм ша­гыйрьләре белән хезмәттәшлек итү Р.Такташның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрын­дагы эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Бу, беренче чиратта, театр репертуарын милли әсәрләр белән баетуда чагыла. Ул Х.Вәлиуллинның «Самат» һәм «Дим буйлары», Б.Мөлековның «Кара йөзләр», Н.Җиһановның «Алтынчәч», Р.Гобәйдуллинның «Җиһангир» операларын; Ә.Бакировның «Беренче факел», Р.Гобәйдуллинның «Мәхәббәт җы­ры», «Кияүләр» исемле музыкаль комедияләрен; Ә.Бакировның «Су ана­­сы», Н.Җиһановның «Ике легенда», А.Монасыйповның «Үлмәс җыр», Л.Лю­­бовскийның «Кыйссаи Йосыф» ба­­­лет­ларын; Л.Хәйретдинованың «Мә­­­кер­­ле песи», З.Хәбибуллинның «Си­херләнгән малай», Р.Кәлимуллин­ның «Ерактагы кәккүк авазы» әсәрләрен сәхнәләштерүдә актив катнаша.


Р.Ахиярованың соңгы елларда театрда сәхнәләштерелгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (Р.Харис либреттосы) зур уңыш казанды. Әлеге спектакль, шулай ук Н.Җиһановның «Җәлил» операсы театрда Р.Такташның синхрон тәрҗемәсендә тәкъдим ителде. Театрның татар телендәге рекламалары, афишалары, буклетлары Р.Такташ тарафыннан эшләнде. Ул Тукай партиясен башкаручы Әхмәт Агадига татар теле буенча күнекмәләр дә бирде.


Тукайның балачагы, үсмерлек еллары шигърияте Р.Яхинның 1987 елда куелган «Фидаи» балетында чагылыш таба. Аның либреттосын Л.Исакова һәм Р.Такташ яза.


Р.Такташның эшчәнлеген күренекле ре­жиссёр Нияз Даутов югары бәялә­де. Театр үсешендә аның мәгъ­рифәт­челек эшчәнлеге дә мөһим урын тота. Ф.Шаляпин һәм Р.Нуриев фес­тивальләре уңаеннан оештырылган күргәзмәләр, Шаляпин укулары, иҗади очрашулар, сәхнә ветераннары өчен химаячелек акцияләре, опера сөючеләр клубы эшчәнлеге, радио һәм телевидение тапшырулары, тамашачылар конференцияләре – һәммәсе Р.Такташ оештырган чаралар.


Театрның өлкән хезмәткәре Р.Такташ театр эшчәнлеге белән бәйле тарихи материалларны өйрәнә, системалаштыра һәм кадерләп саклый. Ул – чын мәгънәсендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының елъязмачысы, аның аяклы энциклопедиясе.


Аван һәм Рәмзия Такташ балалары Искәндәр һәм Йолдыз белән. 1962 ел
Габдрахман Әпсәләмов, Диләрә Тумашева, Рәмзия Такташ һәм Мәҗит Рафиков. 1962 елның 14 гыйнвары
Хәсән Туфан Рафаэль һәм Аван Такташлар белән. 1959 ел

Теги: Флюра Дәминова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру