Журнал «Безнең мирас»

Татар исереге ...ка

Ярылган кашың, авырта башың,
Бармы, ичмасам, ашарга ашың?
Өең ишелгән, бүргең тишелгән,
Һични белмисең – үзең исергән.
Башыңда чүбек, аузыңда күбек,
Ыштаның ертык, күлмәгең сүтек,
“Атың бармы?” – Юк! “Сукаң бармы?” – Юк!
“Чәчкән ашлыгың бармы соң, фу, чурт?”
Башың агарган, күңлең каралган,
Имана җирең күптән таралган.
Айны, күзең ач, балаң-чагаң ач,
Өең сап-салкын, калтырый кач-кач (дер-дер)
Тәрзәң карындык, хәйран калырлык,
Юк бит азыгың телгә салырлык.
Бар җирең саттың, кабакка аттың,
Актык чикмәннән колагың кактың.
Саттың да эчтең, саттың да эчтең,
Кешене түгел, үзеңне печтең.

Очкан бар малың, йоклаган җаның,
Нурлы йөзеңдә калмаган каның.
Башың исрәйгән, аркаң бөкрәйгән,
Эләккән чахутка, күзең чекрәйгән.
Булдың син бизгәк, адәмгә имгәк,
Инде сорыйсың телемләп икмәк.
Сүз аңламыйсың, гел ялганлыйсың,
Ник соң үзеңне һич кызганмыйсың?
Ач син күзеңне, тыңла сүземне,
Кызганмас кеше, кызган үзеңне.
Бар балаларың, җан парәларың,
Ю син аларның йөз караларын.
“Әткәй, үләм ач, икмәк булмагач!
Әткәй, кызганчы, өст-баш ялангач!
Әти, син ирме? Син саттың җирне?
Кем карый безне? Мирме, я җирме?
Җир бит малымыз, җир бит җанымыз,
Ник җәлләмисең, ул бит канымыз!..”

Теги: Давыт Гобәйди Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру