Журнал «Безнең мирас»

Тәлгат Миңлебаев шигырьләре

Беренче кар
Төшим микән, әллә төшмимме, дип
Беренче кар төшә җай гына.
Беренче кар... Төшә беренче кар
Алтын көзнең соңгы аенда.
Менә тагын төшә: берәү, икәү...
Бар табигать акка төренә.
Кара җирне ак ашъяулык белән
Ябып куйган кебек күренә.
Беренче кар ап-ак мамык кебек,
Атлап бару шундый күңелле.
Беренче кар белән төрле якка
Эзләр салу бәхет түгелме?
Көнбагышлар
Бакчаларга якты тараталар, –
Көнбагышлар үсә һәр җирдә,
Сары күлмәк киеп биегәндәй,
Тирбәләләр җылы, саф җилдә.
Ә чуклары сары ялкын кебек,
Әйтерсең лә, кояш ярчыгы.
Яңа куйган йөзек кашы кебек
Шул чукларда яна таң чыгы.
Эзләр
Эзләр, эзләр –
комда кала
сукмак булып.
Җил исүгә
җуелалар
күпме йөреп.
Комдагылар –
күмеләләр
җил исүгә.
Кардагылар –
су булалар
яз җитүгә.
Комнарга да,
карларга да
Мәңгелеккә
уелмыйлар.
Ә калсалар,
күңелләрдә
һичвакытта
җуелмыйлар...
Җуелмыйлар.
Тәрәзәләр
Тәрәзәләр
Якты сибеп,
Тора көлеп.
Урамнарга
Кояш үзе
Төшкән кебек.
Тезеп куйган
Йолдызлардай,
Караңгыда,
Миңа таба
Килә йөзеп.
Тәрәзәләр...
Тәрәзәләр –
Йолдызстан
Төшкән кебек.
Якты өйдә
Яхшы хуҗа
Өйгә якты
Өстәр кебек.
Тәрәзәләр
Миңа таба
Килә йөзеп...
***
Туган йорт,
Туган нигез.
Йорт һаман шул,
Нигез генә иңә...
Тыкрык шул ук,
Һаман шулай тыныч,
Һаман шулай җанлы,
Тик кешеләр генә...
Сүзләр
Сүзләр –
берәүләргә дөреслектән качу өчен,
берәүләргә дөреслекне ачу өчен.
Сүзләр – аталардан балаларга,
буыннардан буыннарга,
күчеп бара мирас булып.
Сүзләр иҗегендә кояш торсын –
бирсен җылысын!
Ике кисәк бозны
эретеп ябыштыра
йөрәк җылысы.
Ике гомерне бергә бәйли
йөрәк җылысы.
Сүзләр җылысы –
барыннан көчле,
алар бәйли
буыннарны,
гасырларны,
кешеләрне һәм эшләрне.
Безнең мирас. - 2015. - №12. - 51-52 б. 
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру