Журнал «Безнең мирас»

Шыгырдан төене

Алабуга дәүләт педагогика институтында укыткан остазым Мөнир абый Нигъмәтнең мәрхүм булуына да биш ел үтеп киткән икән. И-и, гомерләр! Хәтерем ялгышмаса,истәлек-хатирәм [1] «Безнең мирас»та басылып чыкканнан соң, төштә күрдем үзен.Чаллы дәүләт педагогика институтына Казаннан ниндидер конференциягә килгәнмен, имеш. Коридор буйлап барганда күзем яртылаш ачык ишеккә төште. Яхшылап карасам, ни күрим: бүлмә эчендә кәләпүш кигән Мөнир абый басып тора.


Өнсез калдым: «Бөтен кеше аны үлгән, дип белә, ә ул исән икән!» Янына йөгердем, дулкынланып: «Сез бит исән! Бөтен кеше Сезне үлде дип белә!» – дидем. Ул елмаеп карап торды, бер сүз дәшмәде. «Әйдәгез, бергә фотога төшик, мин Сезне туган-тумачаларыгызга күр­сәтеп, ул исән, юкка кайгырасыз, диярмен», – дидем. Телефонга икебезне фотога төшердем. Ләкин фотога карасам – янымда ул юк! Берничә мәртәбә кабатладым. Нәтиҗәсе – шул ук... Бу сәер төшне мәрхүмнең рухы шат булуга юрадым. Урынны җәннәттән әйләсен! Амин.


Фидания Әхмәтҗанова укучылары белән. Шыгырдан авылы, 1951 ел

Быел 19 март кичендә Мөнир абый­ның җәмәгате Рәмзия ападан телефонга хат килде: «Фатих, хәерле кич. Әтисенең (сүз Мөнир абый турында бара. – Ф.К.) Коръән ашын уздырдым (18 мартта). Шыгырданнан Дамир абыйлар килде (мәрхүмнең бертуганы. – Ф.К.). «Безнең мирас» журналында басылган мәкаләгезне Батыр районының [2] «Авангард» газетасында бастырып чыгарганнар. «Дәвамы бар», дип берничә санда бас­тырганнар. Шыгырдан халкы газетаның һәр санын түземсезлек белән көтеп алган. Зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәт булыгыз, тату яшәгез. Рәхмәт».


...Безнең гаилә март ахырында Чаллыга, әби-бабайлар янына кайтырга ниятләгән иде. Соңгы кабат Төркиягә баргач, мин Татарстанга төрле яшелчә орлыгы җыеп кайттым: янәсе, ничек, татар җирендә тамыр җәярме икән? Шуны тапшырырга теләп, Чаллыда яшәүче мөгаллимәм, шагыйрә Рәзинә апа Мөхиярга шылтыраттым: «Шундый-шундый хәлләр, ничек күрешербез икән?» Бу 22 март иде. Ул иртәгәсен Үзәк китапханәдә язучы Факил Сафинга багышланган кичә узачагын, үзенең шунда катнашачагын әйтте. Мин бик теләп шунда килергә, күрешергә килештем.


Фидания апа кызы Рушания белән. 2017 ел

Чәршәмбе исән-имин Чаллыга килеп җиттек. Пәнҗешәмбе ГЭС бистәсендәге (дөресе: ҺЭС бистәсе) китапханәгә юл тоттым. Нәкъ вакытында анда идем. Коридорда Факил абыйны очраттым. Ул киләсемне белми иде. Мине күргәч, сөенде. Рәзинә апа, рәхмәт яусын, үз янында миңа да урын алып куйган икән. Янәшә утырдык. Әманәтне тапшырдым. Зал тулы иде. Кичә бик җылы, самими барды. Хозурланып карап утырдым. Ахырдан хөрмәтле Фәүзия апа Бәйрәмова сәхнәгә икенче мәртәбә менеп:


– Безнең арада Казаннан килгән тәрҗемәче Фатих Кутлу да бар бит. Әйдәгез, аңа да сүз бирик әле, – дип, мине чакырды. Беравык югалып калдым. Һич көтелмәгәнчә булды бу. Әзерлегем юк иде. Шулай да, сәхнәгә менәргә туры килде. Факил абыйны котлап, кичә турындагы тәэссоратымны җиткердем. Аннан «Горбәт илдә һәр ахшам батты бәгъремдә кояш» дигән моңлы классик төрек җырын бүләк иттем. Кичәдән соң таралышканда бер ханым җәһәт кенә минем янга килде дә: «Сезнең белән бик күрешәсем, танышасым килә иде. Исемем Рушания, мин Аяз Гыйләҗевнең туганы булам. Сөйләшеп алырга мөмкинме?» – диде. «Бүген, ни кызганыч, вакытым юк шул. Без берничә көн Чаллыда әле. Шылтыратышырбыз, хәбәрләшербез», – дип җавап бирдем. Телефон номерларыбызны алыштык.


Өйгә кайтканда остазым Аяз Гыйлә­җевнең хатыны Нәкыя апага шылтыратып, Рушания ханым белән танышуыбызны сөйләдем. Ул бик сөенеп: «Рушания – Аязның бертуган абыйсы Азат­ның кызы ул. Үзе дә шагыйрә, язучы. Өч китап авторы», – диде.


Рушания Гыйләҗева белән иртәгәсен – 24 март көнне күрешергә сүз куештык.


Күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулланың әнисе Гөлинә апа белән. 2014 ел, октябрь

Җомга кояшы да туды. Мин, сөйләшкәнчә, төгәл сәгать икедә Рушания ханым яшәгән фатирның ишеген шакыдым. Өйдә тагын бер кеше бар иде – Рушания ханым әнисен дә чакырган. Исәнләштек, таныштык. Әнисе Фидания исемле булып чыкты. Каршымда утыручы 88 яшьлек бу апа остазым Аяз Гыйләҗевнең җиңгәчәе дә, Нәкыя апамның килендәше дә иде. Рушания ханым мин килгәнче кайбер фотоларны, хатларны күрсәтергә әзерләп куйган. Арада олуг әдипнең туганнары, әти-әнисе, килендәшләре, бала-чага белән күмәкләшеп төшкән сурәтләре дә бар. Шунда ук остазымның 1952 елда төрмәдән язган, «Бу хат Азатка гына» дип башланган, саргаеп бетсә дә, бүгенгәчә сакланып калган мәктүбен күрү, аны тотып карау бәхетенә ирештем. Аннары чәйләп-сөйләшеп утырырга кухняга уздык. Рушания ханым бик тәмле ризыклар пешергән, табыныбыз мул иде. Мин шунда остазым белән танышу тарихын, аның «Өч аршын җир» һәм «Җомга көн кич белән» әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүем хакында сөйләдем. Фидания апа кырык ел татар телен укыткан. Тумышы белән Чистай Каргалысыннан икән. Сөйләшү барышында ул:


– Укытучылык эшемне Шыгырданнан башладым, – дигәч, мәрхүм Мөнир абый Нигъмәтне искә төшердем. Фидания апага да шул турыда әйттем. Бу хәл аңа да кызык тоелды, сүзен болай дәвам итте:


– Мин Шыгырданда 1951 елдан алып 1954 елга кадәр укыттым. Мине анда Фидания Әхмәтҗанова дип беләләр. (Әле ирдә булмаган чагы. – Ф.К.)


– Ркаил абый Зәйдулланың әнисе Гөлинә апа да Шыгырданнан бит, аны да укыткансыздыр әле, – дидем.


– Бәлки, – дип икеләнде ул, өздереп әйтә алмады. Алтмыш елдан артык гомер узган ләбаса! Мөгаллим кеше һәр укучысын исем-фамилияләп хәтерлимени инде?!


Рушания ханым әнисен бүлдермичә тыңлап утырды. Фидания апаның:


– Кызым, нигә китапларыңны Фатих бәйгә бүләк итмисең? – дип соравына, кыенсынып:


– Минем китаплар белән кызыксынырмы икән Фатих бәй? – дип җавап бирде.


– Ул нинди сүз! Бирсәгез, миңа кадерле бүләк булыр иде, – дип, үз фикеремне җиткердем.


Шуннан соң өч китабын да һәдия итте. Рәхмәт яусын!


...Мин, гаять тәэсирләнеп, фатирга кайттым, икенче көнне түземсезлек белән Ркаил абыйның Чичкан авылында (Чуашстан Җөмһүрияте) яшәүче әнисе Гөлинә апага шылтыраттым:


– Сезне Фидания Әхмәтҗанова дигән укытучы укытмадымы?


– Әйе, Фидания апа укытты безне. Аны бик яхшы хәтерлим. Кара, чибәр генә бер апа иде.


– Мин Чаллыда әбиләрдә кунакта. Кичә Фидания апа белән таныштык, – дидем. Гөлинә апа өнсез калды.


...Менә хикмәт: Аяз Гыйләҗевнең җиңгәчәе Ркаил Зәйдулланың әнисенә татар теле укыткан! Фидания апа Шыгырданнан булса бер хәл иде әле! Әллә кайдагы Чистайдан бит ул. Шул ук көнне Ркаил абыйга шылтыратып, аңа да бу хәлне сөйләп бирдем. Яңалык аңа да кызык тоелды. Аяз Гыйләҗев бер язмасында болай дип искәртә: «...Рөстәм Сүлти (ул да Шыгырданнан! – Ф.К.) яза, Ркаил Зәйдулла яза, аларның һәр язганы Ходай биргән талант югарылыгында калачак!» [3]


...Без теге көнне Рушания Гыйләҗе­вада фотога төшми калганбыз. Дүшәмбе Казанга кайтасы. Бүген якшәмбе генә. Яңа танышларыма барып, алар хозурында сурәткә төшәсем һәм Фидания апаны укучысы Гөлинә апа белән телефоннан булса да сөйләштерәсем килә иде. Яңа танышларыма шылтыратып, очрашу сорадым.


Фидания апа, калфаклар киеп, әзерлә­неп куйган иде. Рушания ханым белән икәүләп каршы алдылар. Исәнләшкәч, залга күчеп утырдык. Мин, түзәалмыйча:


– Хәзер укучыгыз Гөлинә апага шылтыратып, сезне сөйләштерим әле, – дидем. Бу Гөлинә апа өчен дә көтелмәгән хәл булачак иде. Бераздан төребкәне Фидания апага суздым. Алар гәпләшә башлады.


Мин Рушания ханымга:


– Без тарихи мизгел кичерәбез. Без – алтмыш өч ел буе бер-берсен күр­мәгән, бер-берсен ишетмәгән, барлык элемтәләре өзелгән укытучы белән укучы әңгәмәсенең тере шаһитлары. Бу – гаҗәеп вакыйга бит! – дидем.


Алар озак сөйләште. Мин ул минутларны камерага да төшереп алдым, фотога да. Төребкәне куйганнан соң, Фидания апа Гөлинә апаның телефон номерын дәфтәр битенә язуымны сорады. Ара-тирә шылтыратып-сөйләшеп торасы, элемтәдә буласы килә иде аның.


Аннан янә альбом карарга керештек. Фотоальбомда язмам өчен бик тә кирәкле, бик тә кызыклы, тарихи бер фотога юлыктым. Бу – Фидания апаның Шыгырданга килгән елда төшкән сурәте иде. Артына үз кулы белән болай язылган: «1951 ел, 20 октябрь. 9 сыйныф укучылары белән төшкән фото. ЧАССР, Чкаловский р-н., Чкалов (Шыгырдан) урта мәк­тәбе»...


Хөрмәтле укучы! Игътибарыңны язма­мның башына юнәлтәсем килә. 19 марттан алып 24 мартка кадәрге биш көн эчендә кичергән вакыйгаларым Шыгырдан тирәсендә барды. Берсе дә алдан уйлап эшләгән эш булмады. Бакчы: минем бер ел элек «Безнең мирас»та дөнья күргән хатирәм быел март аенда «Авангард» газетасында басылып, Шыгырданга тарала. Бу хәбәр миңа 19 мартта килеп ирешә. 22 март көнне Чаллыга юл тотып, 23 март көнне Факил абыйның кичәсенә барам. Шунда, һич уйламаган җирдән, Фәүзия апа Бәйрәмова мине сәхнәгә дәшә... (Рушания ханым: «Сәхнәгә чыгармасалар, мин Сезнең залда утыруыгызны белмәс идем», – диде.) Аннары мине чәйгә дәшкән җирдән Рушания ханым иптәшкә дип әнисен чакыра. Мо­ны укыган кеше: «Нинди очраклылыклар!» – дип әйтер, бәлки. Мин исә мәшһүр фәйләсүф Сократның сүзләрен кабатлыйм: «Галәмдә очраклылыкка очрау очрагы юк». Чыннан да, дөньяда һәрнәрсә Кодрәт иясе ишарәсеннән хәрәкәткә килмимени?!


Минем үз гомеремдә Шыгырданда булганым юк. Ләкин хәзер, баштан мондый вакыйгалар кичкәч, анда бармый калу ярамас. Фидания апаның да Шыгырданны күрәсе, хатирәләрен яңартасы килә. Киләчәктә морадыбызга ирешергә насыйп әйләсен иде!


____________________________________________
1. Ф.Кутлу. Мөнир абый Нигъмәт турында истәлек // «Безнең мирас» журналы, №3, 2016. – Б.88-93.
2. Чуашстан Җөмһүрияте.
3. Аяз Гыйләҗев. «Ягез, бер дога!». – Казан: Татарстан китап нәшрияты, – 1997. – 255 б.

Теги: Фатих Кутлу Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру