Журнал «Безнең мирас»

Шигърият Мәҗнүне

Хатлар җыю гадәтем юк, алай да китап эчләрендә, фотолар арасында, төрле папкаларда очраклы рәвештә генә сакланып калганнары юк түгел. Арасында инде әдәбияттамы, башка бер өлкәдәме танылып өлгергән замандашларымның үсмерлек каләменнән төшкәннәре дә бар. Җанга кадерле хатларда яшьлек хыялларыбыз, уйлау рәвешебез, киләчәккә өметләребез, өлкәннәргә мөнәсәбәтебез ачык чагыла. Миннән соң әлеге истәлекле язулар барыбер ташланыр, дим. Хәзерге заманда бар нәрсәне саклау мөмкин дә түгел. Киштәләремне «яшьлек ядкярләре»ннән арындырганда, кемгәдер кызык тоелыр, дип уйлап, бер-икесен журнал укучыларына да җиткерергә ниятләдем. Авторларының күңел серләрен фаш иткәнем өчен, алдан ук гафу үтенәм. Бәлки, бу язмам аларда да ниндидер истәлекләрне яңартып җибәрер һәм шуның белән күңелләрендә яшьлекнең саф хисләрен, садә тойгыларын тергезер.


Кемнең кем буласын балачагында да, яшьлегендә дә чамаларга мөмкин, әмма һәрвакытта да түгел. Шулай да Ркаил Зәйдулланың Хәсән ага Туфанга язган хаты, мәкалә атамасындагыча, чын Мәҗнүн каләменнән төшкәнлеккә шик уятмый. Хәер, автор үзен нәкъ шулай атый да. Ркаилнең тәүге әсәрләре үк камиллек, образлылык, ихласлылык, милләтпәрвәрлек, күпмедер пафослылык белән аерылып тора. Шул ук сыйфатлар аның иҗатында хәзер тагын да көчәйтелгәнрәк хәлдәдер. Мәктәп укучысы язган әсәрләр зур әдәбият ишеген талантлы, әзерлекле яшь каләм ачарга теләгәнне анык күрсәтә.


Ркаил хатының кечкенә генә тарихы да бар. Хәсән Туфан вафатыннан соң, архивын тәртипкә китерергә, дип, мине элек ул яшәгән фатирга җибәргәннәр иде. Бердән, мин аның төсле паста белән төрле кәгазь кисәкләренә язган шигырьләренә кереп баттым. Икенчедән, алардагы үзен тоткынлыкка җибәргән режимны, хәтта Сталинны мактавын күреп гаҗәпкә калдым, коммунизмның җиңәсенә ышаныч, ул идеяләргә теләктәшлек тойдым. Дөрес, соңыннан Туфанның моңарчы басылмаган әлеге әсәрләрен мин беркайчан да беркайда да очратмадым.


Хәсән Туфан язучыларның «Аккош күле» бакчасындагы йортында. 1977 ел

Фатир хуҗасы, студент кына икәнлегемне – яшьлегемне күреп, якыннан белмәгәнлектән, архивны тәртипкә китереп бетерәсемә шик белән карагандыр, яңадан чакырмады. Бәлки, үзләренә ярдәм кулы сорап барган мөгаллимнәремнең зур эшне студенткага гына тапшырып котылуларына үпкәләгәндер дә… Әллә миннән инициатива көттеме икән?.. Болары миңа билгесез. Дәшмәгән җиргә бару гадәтем юк, архивка көн эчендә дә шактый керә башлаган идем, ул эш шунда тукталды. Соңрак, белүемчә, бу төр ачы тәҗрибәне башка шагыйрәләр дә узган икән.


Яшьтәшләремнең Туфан мирасы өчен артык кирәкмәгән дип саналган әйберләр арасындагы шагыйрьгә язган хатлары белән танышу аеруча кызык тоелды. Хуҗабикәгә исә аларны барлау һәм саклау түгел, ә зур талант мирасын анализлау, ниндидер эзгә салу мөһимрәк иде шикелле. Әнә шундый артыграк әйберләр арасыннан, якыннан белгәч, кызык күк тоелып, Ркаил Зәйдулла хатын үземә алган идем. Аңа бу турыда элегрәк күпме сөйләсәм дә, күп санлы папкаларым эченнән табып бирә алмадым. Инде менә, вакыты җитте, дигән кебек, хат үзеннән-үзе яңадан кулыма керде.


Әлеге хатта кайбер юллар, гыйбарә-җөмләләр яшел паста белән ассызыкланган. Димәк, Хәсән Туфан хат белән танышкан, шагыйрьнең анда язылганнарга ачык мөнәсәбәте булган. Зур шагыйрьнең отышлы, оригиналь рифмаларга, кыю фикерләргә игътибар иткәнлеге күренә. Адресны ассызыклавыннан чыгып караганда, авторга җавапны йә язгандыр, йә язарга әзерләнгәндер кебек. Әллә соң бу хакта онытылмасын, хат яңадан кулга кергәндә, язарга тиешлегем, яшь каләм иясенең фикеремне көтүе исемә төшсен дип, Хәсән ага, үзенә хас булганча, яшел кара белән юллар астына сызып куйдымы икән?


Укучым, хатның сүзгә-сүз күчермәсе белән син дә таныш һәм уйлан. Укытучы дустым, син бүгенгебезнең гаҗәеп зур талант иясенең күңелеңдә тудырылган яшь образын үзеңнең өметле балаларың янәшәсенә куеп кара. Ркаилгә бит әле нибары 15 яшь икәнен онытма, ә инде ул чагында ук бернинди дәреслекләргә дә кермәгән Хафизлар, Хәйямнарны белә, алар иҗатындагы әдәби алымнарны, образларны актив куллана. Һәм… үзен Туфан белән хат алышырга лаек, өлгереп килгән каләм иясе итеп тоя. «Илһам! Богау-зынҗырлардан котылып кил, / Сикәлтәле, авыр, озын юл булып кил», – дип теләгән Ркаил дустым. Бүген үз-үзең алдында җавап тот: теләгәннәреңә ирештеңме?


Ркаил Зәйдуллин – Хәсән Туфанга
Сәлам Чувашстаннан.
Исәнмесез Хәсән ага!
Сезне борчып хат язганым өчен алыннан ук гафу үтенәм.
Мин күптән түгел генә барыбызның да рухи башкаласы Казанда булып киттем. Октябрь бәйрәме иде һәм шундый тантаналы бәйрәм көнендә Сезне борчып йөрисем килмәде.
Эш шунда, мин бераз шигырьләр язгалыйм. Һәм алар турында Сезнең фикерегезне беләсем килгән иде. Шуңа күрә берничә шигыремне хат белән Сезгә җибәрергә булдым. Вакытыгыз кысан булса да, бу нәрсәләргә карата шушы адрес белән фикерләрегезне язып җибәрегез әле?


429345.
Чувашия АССР,
Комсомольский район,
дер. Чичканы
Зайдуллину Ркаилу Р.
Хушыгыз, Хәсән ага, сезгә корычтай саулык теләп, шигърият Мәҗнүне Ркаил Зәйдуллин.


1977 ел. 9 ноябрь



Татарлар

Йә җиңелгән татар, йә җиңгән.
Х.Туфан


Татар каны ага тамырда.
Н.Арслан


Туган халкым – батыр татар халкы,
Шуңа күрә мәңге горурмын.
Катыйль алдында да, Җәлил кебек,
Тезләнмичә басып торырмын.


Сынатмастыр, сүрелмәстер күңел,
Дөрләр дә ул, балкып янар да.
Гаҗәп түгел, Тукай каны ага –
Татар каны ага тамырда!


Бу башлардан барсы үткәндер шәт,
Давыл булып күпме яу килгән?!
Тузан баскан ташлар сөйли башлый:
Йә җиңелгән татар, йә җиңгән.


Бу дөньясы яралганнан бирле,
Язмыш безне азмы кыйнады...
Беләзекне богау кысса кысты,
Югалтмадык әмма иманны.


Һәр гасырның ата шайтаны бар,
Урландылар кайбер өметләр...
Без һаман да татар булып калдык,
Бирелмичә калдык, егетләр!


Кил син, илһам

Кил син, илһам, кил, тарсынма күңелемне,
Рухыңны өр һәм җанландыр шигыремне.


Давыл-туфан, гарасатлар булып кил син,
Күкрәгемә Бөек Көрәш үзе керсен.


Урман шавы, көчле явым булып кил син,
Шигъри йөрәк табигатьтән аерылмасын.


Хәйямнардан, Хафизлардан калган касә,
Бер йотымны калдыр миңа, мин дә эчәм.


Бу касәгә җәннәт гүя үзе сыйган,
Хәйям-сакый үзе моңа шәраб койган…


Илһам! Богау-зынҗырлардан котылып кил,
Сикәлтәле, авыр, озын юл булып кил.


Ир-егетләр пошмас булып яталармы?
Авырлыклар куркытмыйлар татарларны.


Илһам, кил син. Беләгемә дәрман керсен.
Йөрәгемә күктән утлы шигырь иңсен…


Зәңгәр яшьлек

Һавалар нинди биек!
Мостай Кәрим


Офыкларга таба карап,
Яңа сукмаклар салдым,
Әмма күңелем, йөрәгем
Гүзәл бер илдә калды.


Барысы да матур анда,
Гаҗәеп гүзәл иде,
Томанга төренеп калды
Зәп-зәңгәр яшьлек иле…


Кул сузарлык җирдә генә
Зәп-зәңгәр яшьлек әнә,
Ап-ак томанын таратып
Кайтасы иде янә.


Болытлар күренми күктә,
Һавалар нинди биек!
Кайталмыйм әмма бу илгә,
Сагындым сине, диеп.
Их!


Каберләр

Күпме баһадирның кабере дә
Калмаган бит җирдә, димә, юри.
Дахауларда элеккечә тора
Мөҗәйләрне йоткан крематорий.


Крематорий суынып бетмәгән,
Кайнарлыгы аның бәрә йөзгә,
Шагыйрь белән мичтә гөрләп янган
Җырлар моңы үзәкләрне өзә!


Уттан яралганнар гына бары
Кызу ялкыннарга әйләнәләр.
Ә җаннары, кызыл гөлләр булып,
Пьедесталда ята бәйләм-бәйләм.


Күпме баһадирның кабере дә
Калмаган бит җир йөзендә, димә,
Берлиннарда элеккечә тора
Җәлил башын кискән гильотина.


Чәчкә тулы киң болыннар белән
Бу йөрәккә сыйган каберләр дә.
…Өзелеп калган моңны дәвам итеп,
Яңа җырлар туа бәгырьләрдә!


1977 ел

Теги: Рифә Рахман Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру