Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрьнең яшьлек утравында

Бервакыт та дусны бирмәм ятка,
Дошманны дус итмәм бер чакта.
Наис Гамбәр


Казан белән Мөслим арасындагы дүрт сәгатьлек юл сизелми дә үтте. Сәфәрдә чакта башка килә торган борчулы уйлар да моңсу гына юл читендәге каеннарга сарылып калды. Әйтерсең, мин Мөслимгә якын дустым чакыруы буенча кайтып киләм. Район үзәгендә мәгариф бүлеге хезмәткәре Лениза ханым Галимова каршы алды. «Әйдәгез, эшкә керешкәнче, мин сезгә Мөслим үзәген күрсәтәм», – диде ул һәм без күп тә үтми гөлләргә, агачларга төренеп утырган, матурлыгы белән аллея-бакчаны хәтерләткән киң урамга килеп кердек. «Пушкин урамы бу, – диде ханым, – бераздан ул Тукай урамы белән кисешәчәк. Киләчәктә Тукай урамында, Казандагы кебек, «Печән базары» төзергә уйлыйлар. Анда шигъри митинглар узачак. Мөслим соңгы елларда менә шулай чәчәккә, гөлгә күмелде».


Тукта! Бу сүзләрнең кайчандыр минем колагыма кергәне бар иде бит инде. Кемнән ишеткән идем соң әле мин аларны? Хәтерне яңартырга теләгәндәй, күкрәк куышлыгында тыныч кына типкән йөрәк, чыгымсыз ат кебек дуамалланып, сикергәләп алды. Күз алдыма Мөслим төбәгенең газиз улы, шагыйрь дустым Наис Гамбәр килеп басты. Әйе, туган ягы турында сүз чыкканда, бу сүзләрне ул бик еш әйтә иде. Бу сүзләрне генәме? Менә хәзер дә кайсыдыр урам чатыннан эш сумкасын иң башына кыеклап аскан Наис абый килеп чыгар да, яныбызга тукталып: «Их, егетләр, нәрсә беләсез соң сез. Тукай, Пушкин проспектлары алар бит безнең яшьлек урамнары иде», – дип кыска, юан бармаклары белән кайларгадыр күрсәтә-күрсәтә, шушы урамнар турында бөртекләп сөйләп китәр иде сыман. Хыял мине саклык белән генә кулымнан тотып, Хәтер утравына таба алып китте. Наис абый белән «Татарстан яшьләре» гәҗитенең шул чактагы баш мөхәррире Ислам абый Әхмәтҗанов таныштырган иде. Җитәкләп диярлек пропаганда һәм агитация бүлегенә алып керде дә: «Менә, Наис, сиңа шәкерт алып кердем. Практиканы синдә узар. Ите - сиңа, сөяге - миңа», – диде дә, икебезне генә калдырып, чыгып китте. Бүлмә түрендә уйчан күзләрен кулъязмасына төбәгән нык бәдәнле, пөхтә кара сакаллы ир-ат утыра иде. Җитди йөзеннән аның һич тә елмая торган кешегә охшамавы мине бераз каушата төште. «Бүген хатларга җавап язарсың», – дип, кулыма бер кочак хатлар тоттырды. «Хатлар йомшак, итагатьле тел белән язылырга тиеш», – дип тә өстәде. Язмаларны уйлануларга, сүз эченә сүз яшерүгә корып әзерләргә киңәш бирә иде. Беркөнне эш азагында ул укуым, яшәвем белән кызыксынды. «Нинди спорт төре белән шөгыльләнәсең?» – Аның миңа биргән беренче соравы иде бу. «Штанга», – дидем. Йа Хода, агайның йөзе кинәт яктырып китте. «Әйдә, кул көрәштерәбез», – диде ул көтмәгәндә. Шул арада костюмын чөйгә элеп куйды. Наис абый, һичшиксез, миннән күпкә көчлерәк иде. Әмма ул минем көчне сынап карыйсы итте бугай. Мускулларыбыз хәйран киерелсә дә, кулларыбыз бер якка да аумады. Әнә шулай көн саен эш азагында без кул көрәштерергә өйрәнеп киттек. Ул спорт дөньясын, татар спортчыларының язмышларын биш бармагы кебек белә иде. Хәер, спорт дөньясын гынамы соң? Татар әдипләре арасында әле дә булса Европа, дөнья әдәбиятын аның кебек өйрәнгән, белгән язучы бармы икән? Соңрак ул көчле, шәп шагыйрь булып танылды. Наис Гамбәр шигырьләрен ялгызың калып укыганда гына җанга рәхәтлек табарга мөмкин. Һәр юлын кайтып-кайтып укыйсың, укыган саен ул синең җелегеңә сеңә бара. Шигырьләрен Аккош күле буендагы бакча йортында көзге урман, күл камышлары белән бергә тын калып тыңлаган вакытлар булды. Безнең дуслык шулай башланган иде... «Кылт» итеп аның бервакыт ярым шаярып, ярым җитди итеп әйткән сүзләре искә килде: «Сезнең Дөбьяз, Биектау түрәләре халыктан яшеренеп, койма артында яшәргә ярата. Безнең Мөслим, Актаныш якларында бөтенләй башка халык яши. Син бүген район башлыгы белән бер табында «Алмагачлары»н җырлап утырырга, сәхнәдә бергәләп биергә мөмкинсең, иртәгесен райком бюросында да, иген кырында да син аның янында чит кеше түгел. Иҗат яшьләре арасында да шул ук җитәкчеләр, редакция, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар... Ял вакытларыбызда һава сулап йөргәндә хыялланырга ярата идек: Мөслимдә киләчәктә Пушкин, Тукай исемендәге проспектлар булачак, Тукай урамындагы «Печән базарында» төрле бәйрәмнәр, шигырь бәйгеләре гөрләп торачак. Еллар узар, Мөслимне алда танып булмаячак әле. Бер кайткач күрербез». Менә кайттым. Казанда Мөслимдәге Пушкин урамы кебек борынгы стильдәге кичке фонарьлар, көяз егетләргә сөйгән ярлары белән серләшү өчен әзерләнгән фигуралы сөялгеч урындыклар, хәрбиләр кебек бер сафка баскан төз куаклар, тәүлек буе яктылык нуры сибеп утырган гөлчәчәкләр, мәңге яшел хуш исле чыршылар белән балкып утырган урамнар да, парклар да бардыр, алар анда булырга да тиеш, сүзем юк. Әмма аның Мөслимдәгесе Казанныкыннан мең кат кадерлерәк, мең кат ямьлерәк.


Чөнки алар Наис Гамбәр кебек фидакарь Мөслим егетләренең яшьлек дәрте белән туган гүзәллек үрнәге. Наис абый Мөслимне бик еш телгә ала иде. Аеруча район үзәгендәге музейны ул бик яратып исенә төшерде. Чөнки аның беренче нигез ташларын ул салган, халык яратып йөрсен өчен аңа күп көч куйган булган. Бинаның һәр бүрәнәсен, һәр сайгагын аның куллары сыйпап узган. Төзү материалларын да, ерак сәфәрләргә чыгып, юк-бар акчалар белән авырлыклар күреп юнәткән. Шулай да күңелен төшермичә эшләгән. Балта остасы буларак та шагыйрәнә матурлыкны өстенрәк күргән. Казан урамында берәр якташын очратса, ул шунда ук: «Мөслим ни хәл анда, музейга балалар йөриме? – дип сораштыра башлар. Җавапны рәхәтлек кичереп тыңлар. Бервакыт шундый якташларының берсе, хәл белешкәннән соң, аңа: «Наис, синең музееңны бастылар бит, мамонт сөякләрен урлаганнар», – дип куймасынмы? Көтелмәгән мондый сүзләрдән соң, агай югалып калыр, күңелсезләнер дип тә уйлаган идем. Ә абзый борчылуын беркайчан да йөзенә чыгармый иде. Ул чакта да, киресенчә, башта тәмәке тартудан саргая башлаган вак, тигез тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. Аннары, йөзендәге якташын күрүдән балкыган күрешү шатлыгын югалтмыйча, уң кулының имән бармагын югары күтәрде дә: «Менә шуннан белегез инде Мөслим музееның дөньякүләм әһәмиятен. Кайсы музейлар кулы уйнаганын беләм. Әмма Мөслимдә мамонтлар җитәрлек әле», – диде ул, үзен егетләрчә эре генә тотып. Наис абый бу сүзләрне әйткәндә зурдан кубып уйлый белә торган ихлас күңелле якташларын да, музей саклаулыгындагы башка мамонт, динозавр склетларын да күз алдында тотты булса кирәк. Хәер, аның үзендә дә мамонтлар рухы яши иде. Минем тизрәк Наис кулы белән дөньяга килгән музейны барып күрәсем, аның кулы аша үткән экспонатларны күздән кичерәсем килә башлады. Теләгемне Лениза ханымга да әйттем. «Менә бит ул, каршыгызда гына», – диде ул, юлның аръягында безгә йөзе белән торган кәһвә төсендәге ике катлы таш бинага күрсәтеп. «Ялгышмасам, Наис агай төзегән музей агачтан булырга тиеш иде бит», – дидем мин, хәтеремә төзәтмә кертергә маташкан ханымның сүзләренә сәерсенеп. – Бу бит бөтенләй башка, таш музей». «Әйе шул, – диде мәгариф бүлеге хезмәткәре. – Наис абый вафатыннан соң, күп сулар акты бит инде. Үзәктәге барлык иске, агач биналар сүтелде. «Туган якны өйрәнү музее» бинасы да моннан берничә ел элек кенә өр-яңадан күтәрелде. Теләсә-кайсы илнең президенты кереп карап йөрерлек матур итеп төзергә тырыштык. Ни дисәң дә, музей Мөслимнең йөз таныклыгы булырга тиеш. Әйдәгез, кереп карыйбыз». Без сүзсез генә музейга атладык. Шулчак уйлар өерендә Наис Гамбәрнең шушы музейны төзеп йөргән көннәрен тасвирлап язган «Ма-ту-у-у!!!» исемле хикәя-хатирәсе күңелдә яңара башлады...


«Рәссам егет Рәйхан Хантимеров белән Мөслим районы үзәгендә туган якны өйрәнү музее оештыру нияте белән җенләнеп йөргән көннәребез иде. Казанга килүебез дә шул хаҗәттән иде: ясалма киез кирәк иде безгә һәм бик күп кирәк. Табып булырмы аны, без теләгәнчә бирерләрме, буш кул белән кайтып китмәбезме? Гавәм каршында көлкегә калмабызмы? Зурдан куптык ла, хәерсез; җитмәсә, бу дөньяда, сине аңлаучыдан битәр, алдаучылар күбрәк ич. Мөслимдә дә, әнә туган җиремдә, күз күргән кешеләрем, моңа турыдан-туры «җаваплы иптәшләр» күпме тупсалар таптап йөреп тә музей ачу өчен яраклы бина табып бирә алмадылар, һәм без череп беткән бер «тавык кетәге»нә кереп утырырга мәҗбүр булдык. Югыйсә, без уйлаганча, бу эшкә бөтен район җәмәгатьчелеге кубарылырга тиеш иде дә бит, юк шул, юк. Мөслимнең әле бу, әле теге почмагында шәхси «хан сарайлары» гөмбәдәй үсеп чыккан бер мәлдә, без, ике хәерче дивана, үз дөньябызны онытып, оешмадан оешмага бусага таптап йөрдек: «Фәлән-Фәләнеч, ярдәм итегез инде, музей өчен бер-ике кило кадак» яки «бер-ике кубометр такта табып булмасмы», янәсе. Ә бит музей аларга да «кирәк» иде. Рухи хаҗәтләрен канәгатьләндерү, халык алдында, тарих алдында торган бурычларын үтәү өчен түгел, әлбәттә. Югарыдан килгән рәсми кунаклар алдында: »Менә без дә тик ятмыйбыз, халык өчен яшибез», – дип шапырыну өчен кирәк иде музей аларга».


Шагыйрьнең шул елларда әйткән фикерен Лениза ханымга да җиткердем. «Наис абый вакытында ил болгана башлаган иде бит инде, – диде Лениза Рушат кызы. – Рухи хәзинәләр шалкан бәясенә төште. Намуска кадәр сатылды бит. Инде ташларны кабат җыяр, мирасыбызны барлар вакытлар җитте. Рухы зәгыйфь булган дәүләт яши алмый. Шушы хәлгә бәя биреп, район җитәкчелеге, гасырлар буе тупланган гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклау, иманга кайту, халыкның тормыш тәҗрибәсен яшь буыннарга тапшыру, яшьләрне иҗади хезмәткә максатчан әзерләү нияте белән, 2015-2020 елларны эченә алган «Без – мөслимлеләр!» дигән проект төзеде. Аны тормышка ашыруда бөтен район халкы – Мөслимнең мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау бүлекләре, төрле оешмалар, учреждениеләр катнаша. Балалар бу эшкә шулхәтле бирелде ки, алар Мөслим урамнарының чисталыгы өчен җан атып торалар. «Апа, җирдә бер чүп аунап ятса, шундук иелеп алабыз, районга килгән чит кешеләрдән оят», – дип, безгә шушы эштә үзләренең янып йөрүләрен белдерәләр. Борынгы мирасыбызга да халыкның карашы елдан-ел үзгәрә. Музейны исә районыбызның төп рухи байлыгы итеп саныйбыз. Наис абый заманында нинди кирәкле эш башкарып калдырган икән. Иске бина сүтелгәнгә үпкәләмәгез сез. Якташыбыз башлаган эш дәвам итә бит!»


Музей чынлап та күз явын алырлык зәвыклы итеп төзелгән иде. Ул тамашачыларга иркен, якты күргәзмәләр залы белән ачылып китә. Без кергәндә анда Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче рәссамнарның күргәзмәсе бара иде. Бусагадан ук диярлек якты йөз белән музей директоры Синара ханым Җаббарова каршы алды. «Иң еш кунагыбыз – мәктәп укучылары, – диде ул.


– Мәктәпләргә автобуслар бирелүе да аларга килү юлын җиңеләйтте. Туган як тарихын өйрәнгәндә бездән балаларның өзелеп торганы юк. Мөслимнән читтә яшәүче якташларыбыз да ялга кайтканда безгә кереп, күңелләрен тынычландырып китә. Туган як һәркемгә кадерле бит. Музеебыз бик бай. Биш меңгә якын борынгы хәзинә саклана. Заллар иркен булгач, барысын да күрсәтеп барырга мөмкинлегебез бар. Дүрт өлештән – археология, этнография, күренекле шәхесләр һәм сугыш даны бүлекләреннән тора. Археология бүлегендә таш гасырында яшәгән кешеләр кулланган савыт-сабалар, ук очлары, сөңгеләр саклана. Динозавр скелетлары, мамонт сөякләре дә Мөслим җиреннән табылган хәзинәләрдән. Менә мамонт калдыкларын Наис абый Гамбәровка су коенучы малайлар табып китергән иде. Мамонтлар монда аз дигәндә ун мең еллар элек яшәгән. Авырлыклары - 10-12 тонна, биеклекләре 5,5 метр булган. Бозлык чорында үлеп беткәннәр».


Тагын Наис абыйның исеме телгә алынды. Синара ханым башка сүзгә күчкәнче, сорау бирергә ашыктым: «Наис Гамбәрнең музей төзергә алынуын хәтерләмисезме?» Шуны гына көткән сыман, Синара ханым тагын да ачыла төште: «Нигә хәтерләмәскә? 1989 елда район башкарма комитеты туган якны өйрәнү музее төзү турында карар чыгарды һәм аңа җаваплы итеп Наис абыйны билгеләделәр. Ул, көне-төне дигәндәй, музей төзү белән мәшгуль булды. Казан, Чаллы арасын таптады. Рәссам Рәйхан Хантимеров белән тузган типография бинасын яңартып, бер ел дигәндә музейны өлгертеп тә куйдылар. Җәен малайлар гел алар янында кайнашты. Җитди, сакаллы абыйларның авыл җирендә музей төзеп ятуы алар өчен кызык иде. Музей ачылу көнен зарыгып көтүчеләр дә малайлар булды. Аннары әбиләр, бабайлар еш килә иде. Алар исә, андагы экспонатларны карап, яшьлекләрен искә төшереп йөргәннән соң: «И, оланнар, бик тә рәхмәтле эш башкарасыз икән, Аллаһ ярдәменнән ташламасын», – дип, Наис абыйларны үсендереп, матур теләкләр теләп чыгып китәләр иде. Энтузиастлар, мәктәп музейлары оештыручылар ярдәме белән чүплек башларында аунап яткан, йә булмаса сандык төпләрендә, чормаларда кадерләп сакланган күңел җәүһәрләре музей түрендә урын ала башлады. Наис абый әдәбият, сәнгать, фән дөньясын тирәнтен аңлаган бик зыялы, укымышлы зат иде. Аның кулындагы гап-гади самавыр күз алдында матур тарихи хикәягә әйләнә дә куя. Мамонтлар турындагы хикәясен Мөслим малайлары, укулар башлангач та, дәресләрдә сөйләп «биш»ле билгеләре алды. Аның күңеле матур иде. Тарихыбызга туган якны өйрәнү музеен оештыручы һәм аның беренче директоры булып кереп калды. Казанда торганда да, монда кайткач, музейга керми калмады. Кызганыч, бу дөньядан иртәрәк китеп барды».


«Синара ханымның Наис абый турындагы хатирәсе күңелдә яңадан «Ма-ту-у-у!!!» хикәясен яңартты:


«...берәүнең безнең машина янында туктап калуы сискәндереп җибәрде – таң ката нишләп йөри бу бәндә? Мин теләр-теләмәс кенә урынымнан күтәрелергә мәҗбүр булдым. Карасам, өстенә аксыл төстәге таушалганрак плащ, башына ямьшәйгән кәпәч кигән берәү кулларын маңгаена куйган да, янтая төшеп, Күк йөзенә текәлгән. Ә Күктә... Күктә – тантана: Кояш инде шактый күтәрелергә өлгергән: гөмбәзи җиһан биек, тирән, ачык. Ул Күк йөзен күзәтә, мин – аны. Һәм шул мәлдә миемне бер гасабилы уй көйдереп узып китте: «Йа Хода бәндәсе, тегеләйрәк түгелме соң син?» Ни күрә икән ул тирән Күк чоңгылында? Нинди уйлар бәргәләнә икән аның зәгыйфь җанында? Менә аның сүрән, моңсу күз карашлары кинәт яктырып китте, бүлтәеп торган бит очларына алсулык йөгерде. Әле генә боегып басып торган җан иясе бу минутларда барлык җаны-тәне белән, барлык вөҗүде белән көлә-шатлана, тантана итә иде. Ул, кәпәчен кулына алды да, башын горурәнә тоткан хәлдә, сакаурак күкрәк тавышы белән Күккә текәлеп бер сүз, бары бер сүз әйтте:


– Ма-ту-у-у!..


Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Ул бит берүзе, тулы бер Җиһан белән күзгә-күз калып сөйләшә иде ләбаса! Ул китте. Шул китүе белән мәңге чишелмәслек сораулар да биреп калдырды: «Нигә соң әле бу дөньяның ма-тур-лы-гын күбрәк күрә алган, тормышны матурайту сәләтенә ия булган кешеләргә яшәве торган саен ныграк кыенлаша бара? Шуңа да минем Күкләрне яңгыратырлык, Җиһанны иңрәтерлек итеп кычкырасым килә: җаны исәннәр – ишетерләр, теле барлар – кабатларлар, күзе барлар – күрерләр, иншаллаһ!.. – Ма-ту-у-у!..»


...Музейны карап йөргәндә аның диварларыннан, борынгы хәзинәләреннән мөслимлеләрнең йөрәгеннән күчкән күңел җылысы, күңел матурлыгы бөркелгәнен тойдым. Үземнең дә ирексездән шул хикәядәге акылга җиңел булып та, Күк гөмбәзенә сибелгән йолдызларны көндезен күрә алу кодрәтенә Ирек Нигъмәти Шагыйрьнең яшьлек утравында ия изге җан әйткән шул сүзләрне кабатлыйсым килде. Чынлап та, матур иде музей! Мөслимнең фидакарь улы Наис Гамбәр дә дөнья матурлыгына бөтен җаны-тәне, бөтен вөҗүде белән гашыйк булып яшәде. Аның туган җирен фидаиләрчә яратуы тирән уйларга салырлык фәлсәфи шигырьләрен укыганда да ачык сизелә иде. Әдәбият-сәнгать дөньясында якты эз калдырган шәхесләр турындагы публицистик бәяннарын, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, бүтән төр саллы хезмәтләрен дә каләм әһелләренең күңелләрен сискәндерерлек өр-яңа сүздән башланган сәнгати югарылыкта иҗат итте...


Быел 25 августта әдәбият-сәнгать дөньясы Мөслим халкының күренекле улы, танылган татар шагыйре Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулуны билгеләп үтә. Ихтимал, бу тантаналы көннәрдә Мөслимдәге «Туган якны өйрәнү музее»ның күргәзмәләр залы диварына аның портреты эленер. Кеше күңеленә матурлык орлыгы салу өчен ачылган музейга да киләчәктә аның исеме бирелер, бәлки, үз музее төзелер дип өметләник. Әнә, Германиядә ел саен йөзләрчә музейлар төзелә икән. Мөслимдә аның берсе бар инде. Тарих әнә шулай языла. Мирас шулай туплана.


Ирек Нигъмәти


Безнең мирас. - 2017. - №8. - 82-87 б.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру