Журнал «Безнең мирас»

Саимә апа, дисәм...

Саимә апа, дисәм... Әүвәл «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә бергә эшләгән чак келт итеп искә төшә... 1983-1984 еллар. Роза ханым Туфетулованың – баш мөхәррир, Саимә апаның исә җаваплы сәркатип вазыйфасын башкарган чагы. Җаваплы сәркатипнең әллә ни зур булмаган эш бүлмәсендә кеше өзелеп торганы юк: авторлар, каләмдәшләр, редакция хезмәткәрләре... Керәләр, чыгалар... Арада йомыш белән керүчеләр дә, болай гына – хәл белергә генә сугылучылар да бар. Йөз кеше – йөз төрле холык, дигәндәй... Редакциядә эшләүчеләргә генә кара син: һәрберсе – үзенчәлекле, кабатланмас шәхес: шигырь язу осталары – чын шагыйрьләр – Зөлфәт, Нияз Акмал, Госман Садә, хатлар бүлеге мөдире Илгизәр Сәмигуллина, фотограф Николай Седов, фән һәм спорт бүлеге мөдире Рәйсә Яхина, журналист һәм язучы Сәйдә Зыятдинова (Сәйдә Зыялы), пионерлар һәм мәктәпләр тормышы бүлеге мөдире Фирая Бәдретдинова, спорт темасына язучы журналист Атлас Гафиятов, киләчәктә прозаик булып танылу алачак Вакыйф Нуриев, редакция «үзе тудырган һәм үстергән» журналист Фоат Хәмидуллин, корректор Фирая Маликова, һәрвакыт нинди дә булса «мөгез» чыгарырга һәвәс булган рәссам Йосыф Вәлиәхмәтов, хатлар бүлеге хезмәткәре Фәридә Вәгыйзова, боларга өстәп – араларында иң яше булган мин бахырыгыз – Ләбиб Лерон... Кем әйтмешли, һәммәсе иҗат кешесе – һәрберсенә аерым «ачкыч» кирәк. Башкаларга мөнәсәбәте ничек булгандыр, белмим, әмма мин фәкыйрегезгә карата Саимә апа һәрчак игътибарлы, хәерхаһ булды. Таләпчән, әйтергә кирәк, вакыты белән үтә кырыс, үтә җитди. Ул мине беркайчан да тиргәмәде,  ачуланмады, киресенчә, әниләрчә кайгыртучанлык күрсәтеп, тормыш иткәндә яисә язганда-сызганда файдасы һичшиксез тияргә тиешле киңәшләрен бирергә тырышты. Язуга нисбәтле бер киңәшен әле дә хәтерлим:


– Ленарис («Яшь ленинчы»дагыларның һәммәсе дә миңа шулай дип дәшә иде), исеңдә тот: «хәбәрдар» сүзе җөмләдә, син әйткәнчә, «ул яңалыкларны укып хәбәрдар иде» дип түгел, ә «ул яңалыклардан хәбәрдар иде» дип языла. Онытма, «я-ңа-лык-лар-дан хәбәрдар»!



Саимә апа, дисәм... Урыс классигы А.П.Чехов, дөресрәге, Чеховның Саимә Ибраһимова тәрҗемә иткән «Хикәяләр»е (А.П.Чехов. Хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980, 216 б.) хәтергә килә. Әлеге китапны мин университетның беренче курсын тәмамлап килгән көннәрнең берсендә – 1980 елның 17 маенда (җыентыкның алгы бер битенә шул датаны теркәп куйганмын) сатып алган идем. Шуннан бирле күп сулар акты, ләкин ул китап миңа әле дә хезмәт итә: вакыт-вакыт кулыма алам, тәрҗемәченең теленә – Чеховның татарча «сөйләвенә» соклана-соклана, әле бер хикәясен, әйтик, «Ураза алдыннан» дигәнен яисә икенчесен – «Курку» дип исемләнгәнен укыйм. Үзем укыйм, үзем Саимә апа тәрҗемәсендәге башка әсәрләрне – Р.Стивенсонның «Хәзинәләр атавы»н һәм М.Твенның «Том Сойер маҗаралары»н кайчандыр шулай бер тында укып чыкканымны искә төшереп алам. Ул да булмый, хәтергә Илдар абый Юзеев сүзләре килә: «Татарга тылмач кирәкми, диләр дә бит, кирәк шул, Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Саимә Ибраһимова кебек тылмачлар бик тә кирәк!»


Саимә апа, дисәм... Әлеге дә баягы, дигәндәй, «Яшь ленинчы»да эшләгән вакытта, бертөркем шагыйрь-шогарә (арада Мөдәррис Әгъләм, Атлас Гафиятов булганлыгы аеруча истә калган), күмәкләшеп, Саимә апа белән Фатих абыйларның Займищедагы дачасына булышырга дип барганыбыз, яңа йорт бурасын күтәреп әвәрә килгән чакта Фатих абый белән Мөдәррис әкәнең, «ут яндырып» бәхәсләшә-бәхәсләшә, бура астына кырыкмаса-кырык кереп чыгуыннан үзебезчә тәм табып көлүебез, кичен хуҗаларның тыштан зур умарта оясын хәтерләткән сандугач оясыдай күркәм йортларында кунарга калуыбыз, өстәл янына җайлашып, чиратлашып – әле беребез, әле икенчебез төн уртасына кадәр Влас Дорошевичның «Сахалин. Каторга» дигән китабын кычкырып укуыбыз исемә төшә...


Саимә апа, дисәм... Сөембикә-ханбикә һәм «Сөембикә» журналы, дөресрәге, Саимә апаның шул журналда эшләгән чагында әлеге басманың ул вакыттагы баш мөхәррире Роза апа Туфетулованың («Яшь ленинчы»дан соң ул башта – «Ялкын»да (1986-1988), аннары «Азат хатын»да (1988-1999) баш редактор булып эшләде) тәкъдиме белән Сөембикә-ханбикә темасы белән шөгыльләнүе, мәшһүр бикәгә нисбәтле җыентык әзерләп йөрүе һәм соңыннан аны китап итеп бастырып чыгаруы хәтеремә килә. «Сөембикәгә бәйле берәр нәрсәң – шигырь-фәләнең юкмы?» – дип, Саимә апа миннән дә сораган иде, ни кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында шигырьләремне үз вакытында тапшыра алмадым, китап 2006 елда минем «шедеверлар»ымнан башка гына дөнья күрде. (Китапның басылып чыгуында, әлбәттә, Роза ханым Туфетуловадан тыш, аның урынына «Сөембикә» журналына баш мөхәррир булып килгән Фирая Бәдретдинованың да өлеше зур.) Академик Мансур Хәсәновның (Саимә апаның ире Фатих абыйның энесе) кереш мәкаләсе белән ачылган, бихисап рәссамнарның рәсем-картиналары тупланган әлеге саллы китапта, Илдар Юзеев әйткәнчә, «Сөембикә турындагы антология»дә кайсы гына авторлар урын алмаган да, нинди генә әсәрләр кермәгән: күренекле галимнәр, дин эшлеклеләре Һ.Атласи, Р.Фәхреддин, М.Худяков, Г.Баттал, И.Рәмиева, язучы-әдипләр Ф.Әмирхан, М.Гафури, Г.Афзал, А.Тимергалин, Роберт Әхмәтҗан, Зөлфәт, М.Әгъләмов, М.Хуҗин, Р.Хәмид, Г.Зәйнашева, Р.Батулла, Разил Вәлиев, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Ф.Бәйрәмова, Ә.Рәшит, Э.Шәрифуллина, С.Шәмси, С.Зыялы, Илгаз Ваһап Нәүрүзхан, Музаффер Кайа (аның «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасын Саимә апа үзе тәрҗемә иткән), Р.Зәйдулла һ.б.


Китапта Саимә Ибраһимованың үз язмасы да урын алган. Шуннан бер өземтә: «...бу мәшһүр шәхесебез турында үзем дә юньләп белми идем. Аның турында исә төрле сүзләр йөри. Ничә гасырлар элек яшәгән бу затның да бөеклеген күтәрә алмаучылар бар. Әмирхан ага Еникинең: «Үз патшасын үз кулы белән дошманга биреп җибәргән халык җирдә бүтән юк», – дигән сүзләре йөрәк түрендә тора. Ниндидер юлларын табып, ханбикәбезнең истәлеген, чисталыгын, сафлыгын акларга, сакларга кирәк иде...»


Саимә апа, дисәм... аның биографиясендәге бер кызыклы факт (минем өчен бигрәк тә!) – Сарман районы Зур Нөркәй кызының Актаныш районындагы Пучы авылы мәктәбендә укуы, мәктәпне шул авылда 1946 елда уңышлы тәмамлавы турындагы «деталь» хәтеремдә калка. Ничәмә мәртәбә шул турыда Саимә апаның үзеннән сорыйм, дип йөри торгач, күптән түгел генә үземне кызыксындырган сорауга телефон аша җавап алу бәхетенә ирештем. Саимә апа сөйли: «Сугыш елларының ахырында минем апам Рәхимә («Вечерняя Казань» газетасының шеф-мөхәррире Хазбулат Шәмсетдиновның әнисе. Хазбулат, дигәннән... Әле генә исемә төште: Займищедагы «өмә» вакытында ул да бар иде. – Л.Л.) Мөслим районы газетасының редакторы булып эшли иде. Көтмәгәндә аны Пучыга (элекке Калинин районының үзәге, хәзер Актаныш районына карый) редактор итеп билгеләделәр. «Анда үзем генә ничек яшәрмен, – дип борчылганга күрә, апага иптәш булып, Пучыга яшәргә һәм шунда укырга барырга туры килде. Редакция бинасының бер бүлмәсендә яшәдек. Миңа, мәктәптә укудан тыш, Рәхимә апага ярдәм итү йөзеннән, кичләрен газетаның «ирекле» корректоры да, «от Советского информбюро»дан көн саен килеп торган, дөресе, телефон аша тапшырыла торган хәбәрләрне (сводкаларны) кабул итүче дә булырга туры килә иде. «Комсомольская правда» газетасын мин шул чакта укый башладым...»


Саимә апа, дисәм... Архивымда сакланган бер записка хәтеремне бимазалый башлый. Ул Кави дигән кешенең «тов. Ибрагимовой С.» дигән адресатка язган язуы: «Кадерле Саимә! Мин бүген биредә 15:00гә чаклы һәм 18:00дән соң булам. Адресым: Неглинная, гост. «Европа», к.315 телефонда комм. аша шул ук номер. 4/ХII. Сәлам белән Кави». Елы – «52» саны сыек шәмәхә кара белән соңыннан өстәп язып куелган (Саимә апа үзе язган, ахры). Моңа да Саимә апа күптән түгел генә ачыклык кертте: «Матбугат йорты – гомер китабы» дигән китапта минем «Гомер мизгелләре» дигән мәкаләм бар. Шунда барысы да әйтелгән, – диде. Әлеге язмадан бер өзек: «Мин Матбугат йортында (Бауман урамындагы 19 нчы йорт турында сүз бара. – Л.Л.) эшли башлаганда, әле Кави абый Нәҗми, Таҗи абзый Гыйззәтләр исән иде. Кави абыйның «Язгы җилләр»ен редакцияләргә туры килде. Ул чакта Кави абыйның эше бик тыгыз иде, редакторга кирәк булганда да ул нәшриятка килеп йөрмәде, миңа өйләренә килергә куша иде. Мин аларның хәзерге Кави Нәҗми урамындагы өйләренә барып йөрдем. Сәрвәр апа Кави абый турында бик җылы итеп сөйли иде...


 Илленче еллар башында (микән?) «Советский комитет сторонников мира» дигән оешма бар иде. Ә Кави абый шул оешманың Татарстан Республикасындагы бүлеге рәисе иде. Мин Мәскәүдә укып йөргән чакта, әлеге оешманың конференциясе булды. Кави абый, шул конференциягә килгәч, мине үзе белән Зур театрга «Красный мак» балетын карарга алып барды. Аннары Кече театрда М.Горькийның әсәрен (кайсысы икәнен хәтерләмим) караганда елап утырганына шаклар каткан идем. Миңа ул, киң җилкәле, эре сөякле, олы башлы булгангадыр инде, бик олы кебек тоела иде. Шушы кеше елап утырсын әле!.. Ул аны миңа күрсәтмәскә тырышты инде.


Нәкъ шулчакларда бит инде «Язгы җилләр» өчен аңа Сталин премиясе бирелгән иде. Кави абыйның театрда миңа алып биргән тартмалы конфетларын, ачмыйча, менә лауреат язучыбыз (ул чакта алар сирәк бит әле) күчтәнәче, дип, гомуми торакка алып кайтып мактандым, иптәшләремне сыйладым...


Мәскәүдән кайткач та, мин Кави абыйларда еш була идем. Тик шунысы үкенечкә калды – Кави абыйны соңгы юлга озатуда була алмадым – районга укытырга киткән идем...»


Саимә апа, дисәм...


Кыскасы, Саимә апа белән бергә эшләү, аралашу вакытында булган бик күп нәрсәләр, вакыйгалар истә. Дөрес, күбесе хәтердән җуелгандыр да инде. Ә менә алда сөйләгәннәрем һич онытылмый.


5 февраль, 2018 ел

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру