Журнал «Безнең мирас»

Роман уйландыра

Ниһаять, ун елдан артык гомер багышланган хезмәт тәмам. Соңгы нокта куелган – Мәхмүт Хәсәнов үз исемен әдәбиятыбыз тарихында теркәп калдырырлык әсәр иҗат иткән. Темасы, чорларның кискенлеге, кырыслыгы, образлар сайлаган язмышның гаять чуарлыгы автор алдында авыр, олы юл булып торган. Минемчә, М.Хәсәнов үз өстенә алган чамасыз авыр йөкне теләгән ноктасына кадәр илтеп җиткергән. Хәзер бер-ике талпынасы да, җиң сызганып, бер-ике мәртәбә алга ыргыласы да... тәмам!


Һәр әдәби әсәрнең автор күңелендә билгеләнгән, әсәрне иҗат итү дәвамында ирешкән югарылыгы була. Стиль дип шуны атыйлармы әллә? Юк, бу стиль генә түгел, бу әсәрнең сулышы, адымы, югарылыгы. М.Хәсәнов үтә кызыклы язмышлар табып, романын билгеле бер югарылыкка күтәргән, бик күп урыннарда ул шул «югарылыгын» саклый, сулышы киң, тавышы көр булып кала аның. Шушы югарылык романның тонын, сүз җебен, ныклы логикасын билгели. Әсәрне бербөтен итеп беркетеп тоткан шушы югарылык ноктасыннан чыгып караганда, әсәрнең кайбер сәхифәләренә безнең тарафтан кайбер эшлекле тәкъдимнәр дә булыр. Автор сюжетны оста корган. Иргали, Гази, Гөлүсә, Рәхимҗаннарның язмышы – укучының игътибарын һәрчак сак тотарлык дәрәҗәдә оста язылган. Иргалинең бер гаепсезгә ерак, күңелсез сәфәргә хөкем ителүе, анда да югары кешелек сыйфатларын саклап кала алуы, Себер юлында аларга Шаһи белән Шахбәзнең ияреп китүләре, себер татарлары белән мөнәсәбәтләр, Газинең әсирлектә кичергәннәре, ниһаять, Мәскәү комиссиясе составында килеп чыккан Анатолий Степановичның Газине партизан отрядында күргән булуы, аның әсирлектәге батырлыкларын шаһит итүе сюжетны җанландырып баралар. Башта күксел томан гына булып шәрехләнгән фактлар да тора-бара мәгънә алалар, югалмыйлар.


Күңелле мизгел: Мәхмүт Хәсәнов хатыны Мәрьям белән

Мактауларның кирәге юклыгын белеп, эш өчен, нәшрият һәм автор өчен файдалы булыр дип исәпләп, турыдан-туры тәкъдимнәргә күчәм.


Иң әүвәл, һәр бүлек алдыннан килгән «хәзерге заман нефтьчеләр тормышыннан эпизодларга» күз салыйк. Романның күләме артык нык сузылган дигән хакыйкатькә ышансак, бу «кереш сәхифәләр»не кискен рәвештә кыскартырга кирәк булачак. Роман авыр башлана. Гади генә, әмма укучыны кызыксындырырлык итеп башлап җибәреп булмыймыни?.. Әйтик, автор, көтмәгәндә-уйламаганда, Мәскәү комиссиясе белән Чулман буендагы шәһәргә барып чыга. Газинең монда икәнен белми әле ул, эшләр белән мавыгып, соңгы елларда әллә ни уйламаган да... һәм шунда юлдашы, әлеге Анатолий Сепановичның сукыр эчәгесенә ашыгыч операция ясарга кирәк була да... автор баш врач белән Гази арасындагы низагка шаһит була... Боларны өч-дүрт җөмлә белән бәян итеп булыр иде. Монда сузуның кирәге юк, 16-17 бит, автор һаман Газиның серлелеген хәбәр итүдән уза алмый. Баш врач Хәмзин образының эзлеклелеге турында да уйлыйсы бар. Бораулау мастерының үлеме Хәмзин белән Газинең чәкәләшүенә сәбәп булырга тиеш. Югарыдан: «Мастерны-депутатны саклап калыгыз!» – дип боерык бирсәләр дә, врачлар аның гомерен алып кала алмыйлар. (Мас­терны соң китергәннәр, ә соңару сәбәбе ачыкланмаган. Моның сюжетка файдасы тиюе бар: депутат, дип, кайсы больницага алып барырга белмичә, бәхәсләшеп вакыт уздыралар ялагай бюрократлар!)


Хәзер больницасына Мәскәү кешесе тап булгач, Хәмзин курка кала. Скандалдан шүрли! Әгәр бер-бер хәл булса, депутатның үлеменә тагын кара күләгә ялганачак... Хәмзин әлегә артык ачык, артык дәрҗәдә җүләр.


Шунда ук без Дисә белән танышабыз. Нигә Дисә? Нинди исем бу?! Автор үзе дә бутала, кай урында аны «Ниса» дип уза. Хәмзиннең Дисә белән сөйләшүләренә дә җитдилек һәм тормышчанлык җитеп бетми. Дисә дә образ буларак бөтен үк түгел әле. Аның Казаннан чыгып китү сәбәпләре җитди, шуңа күрә Хәмзингә эш сорап кергәндә ул үзен чак кына башкачарак тотарга мәҗбүр түгелме? Бу турыда да уйларга ярыйдыр, минемчә.


Роман шактый озын, вакыйгаларга катнашучылар исемлеге бай, сюжет тармаклы, шуның өчен күзәтүләрне авторның каләменә тотынып ясасак, барыбыз өчен дә кулайрак булыр, дип саныйм. Димәк, автор артыннан алга!


Дисә белән Гази мөнәсәбәтләрендә романда җылылык туа, сюжет җанланып ала (65-67 битләр). Ниһаять, күңелгә Гөлүсә иңә, аның аша без Иргали юлына чыгабыз. Ачлык еллар, НЭП заманы. Авылда хәлләр катлаулы. Укытучы, избач Хәят төнлә җыелыштан кайтканда каршысына кемдер чыгып, аңа яманлык кылырга ниятли, яный. Хатын көчкә качып котыла. Мөһим вакыйгамы? Әйе! Хәятнең Бәһрам янына кара таңнан килеп җитмәве, шушы хәбәрне җиткермәве аңлашылмый. «Авыл советы рәисе дә «бу хәбәрне бик тыныч кабул итте», – ди автор. Ни өчен? Дошманнардан курыкмыймы Бәһрам?.. Әллә башка сәбәпме?!. Хәят килгәч тә шактый утыралар әле алар, озаклап утыргач кына: «Хәят кичәге вакыйганы сөйләп бирергә кирәк тапты», – ди автор. Моннан да олырак вакыйгалар бармы авылда. Аңлашылмый кала.


Авыл советыннан әллә ни ярдәм таба алмаган кичәге солдат Иргали хәзрәткә тап була. Иргали белән хәзрәтнең сүзләре артык сузылган, әһәмиятсез ваклыклар. Гази, Хәмзин, Дисә тирәсендәге әһмиятле вакыйгаларны ерагайталар. Бу урында шуны да искәртергә кирәк. Баш врач Хәмзингә нечкәлек, дипломатия җитеп бетми сыман, ул Газинең узганнары турында кирәгеннән артык күп сөйли, бөтенләй зарури булмаган очракларда да үзенең кемлеген бик тиз ачып сала. Мәсәлән, 177 нче биттәге «ләкин бит чын совет кешесе булу өчен ул гына җитми» дигән җөмлә артык демагогик булып яңгырый. Безнең көннәрдә «баш кешеләр», шул җөмләдән, баш врачлар да болай сөйләшмиләр инде, бу – бүтән чор сөйләү формасы, хәзерге заманда шулай уйлаган бәндә дә башкача сөйләшергә кирәген яхшы үзләштерде. Автор моны үзе дә яхшы белә, берничә ел узуга, «кеше тормыш шартларына бары тик яраклаша гына бара», ди. Хәмзин – яраклашучы. Газины үткәннәре белән адым саен битәрләп тора икән, ул – тар күңелле демагог, куркыныч бәндә. Мондый типтагы кешеләр роман битләрендә әле алда очраячак, нефтьчеләр арасында да күрербез без аларны, НКВД тикшерүчесе сыйфатында да очрар ул безгә, әлегә Хәмзин – берсе, беренчесе. Шуның өчен бу типны да алдагыларына законлы рәвештә ялгар өчен, Хәмзиннең осталыгын, мөртәтлеген, ике йөзле булуын оста күрсәтәсе иде. Хәмзин – яраклашуның мастеры. Хамелеон. Авыруларны түбән кастага һәм «номенклатурныйлар»га бүлә торган хәзерге заманның иң куркыныч врачы. Ул шул бәһане алсын иде.


Автор «беренче рекомендациясендә» Бәһрамның «белеме сай» дип беркетеп уза. Баксаң, сүздә Бәһрам оста лекторлар кебек сиптерә. Блокның «а покой только снится нам!» дигән тәгъбирен урынлы куллана. 202 нче биттә Иргали белән кабат очрашуын гына карыйк. «Матурлык һәм бәхет гимны авазларын ныграк ишетәм кебек!» – дип җиффәрә. Бәһрамның 203 нче биттәге «бәхет» турындагы фәлсәфәсе дә авыл агае өчен соң дәрәҗәдә «хикмәтле». Гомумән, бу образның эчке логикасы ачыкланып бетмәгән. Иргали кулга алынгач, аның НКВДга барып җитүе дә, тикшерүче белән парма-пар ызгышып, «права печать» итеп маташуы да җитәрлек нигезләнмәгән.


Иргали беренче «чыгышларында» рухы сынган, көчсез кеше. Ул туган ягында мондый ук бөлгенлекне көтмәгән иде. Иргали аптырашта. Бу аптыраш халәте озынгарак китә түгелме? Рухы сыну озак дәвам итә, ниһаять, 203 нче биттә генә без аны эш өстендә күрәбез. Дөнья бер Бәһрам белән генә чикләнмәгәндер лә?! Заманында офицеры Клячкинны газдан коткарган Иргали бит ул! Большевик Акимга куркыныч янагач, «өермә кебек ябырылып, Акимны яклаучы солдатлар арасына барып кергән», тормышын куркыныч астына куйган солдат бит ул (221 бит). Ниһаять, автор 379 нчы биттә «Иргали ифрат үткен, гаярь холыклы» дип тәкъдим итә. Офицерын коткарган, Аким өчен тартышның уртасында булган кеше, гаиләсенең аяныч хәлен күргәндә, мондый ук битараф, көчсезләнеп җебеп төшәрме икән?!


Ниһаять, Иргалиның хәтеренә офицеры Клячкин төшә. Ул, ярдәм эзләп, Казанга барырга ният кыла. Инде Иргали тәвәккәлләде, инде чыгып китте, яңа вакыйгалар уртасына кереп китте, дисең, юк, автор гел кирәкмәскә, аның юлына киртәләр кора. Чыгып киткәндә буран башлану әсәргә хаҗәтме? Икеләнүен күрсәтергә кирәксә, ике-өч көн вакыт, хатыны белән нык кына бер сөйләшеп алу җитмиме?! Сүзнең кадере югала, характер төссезләнә, сюжет сөрлегә, авызның тәме бетә. Менә кая илтә әсәрне тиешсезгә суза башласаң!


Иргали сәфәргә чыгуга авторның «икенче сулышы» ачыла, эпизодлар кызык-кызык төен булып ялганалар, фикергә җан-хәрәкәт бирәләр. Роман 300 нче биткә кадәр җанлы бара! Тик ике очракта шик белдерәсе килә: берсе – Клячкиннар йортында Ксениянең Иргалигә пычрак ишарәләрен күрәсе килми. Йорт-кешеләре әйбәт булып хәтердә калсын иде. Икенче шик шактый җитди, ул төпле уйлауны, нигезле чишелешне таләп итә. Динис артык юмарт, соң дәрәҗәдә мул куллы кеше. Ни өчен эшли ул бу яхшылыкларны? НЭП чоры, онытмыйк: кешеләр психологиясендә аерым бер урын тоткан заман. Динис – Клячкиннар түгел. Әле ул кеше кулындагы фигура гына. Төп фигура Кузьма-Бурлак исемен әйтеп котылып кала. Разбойниклар арасында исеме пароль урынына йөргән бу сәер кешене бер-ике сүз белән ачыграк беркетеп киткәндә реалистик роман битләренә килеп кергән серлелек сүтелеп калыр иде.


Иргалиның тормыш яхшырды. Ә авыл халкы, күпчелек ни хәлдә? Бу хакта да берникадәр  ачыклык керткәндә ярар иде кебек. Иргалиның мулла белән мөнәсәбәтләре кызыклы гына борын төртеп куйса да, бу багланышның да үсеше күренми диярлек.


«Өченче төн» акрын туа. Авторның хәзерге көн күренешләре хәтердә калмый. Газинең уйлары тагын Гөлүсәгә барып тоташа... Шул җәһәттән без колхозлашу елларына аяк басабыз. Күмәк хуҗалыкка бик озаклап мәдхия укый автор, арага Шәвәли образын китереп кертә. Шәвәли белән колхозлашу еллары процессы авыр берләшәләр. Автор гомум билгеле фактлардан ары узмый, дисәк тә ярый. Бүген коллективлашу чоры турында Шолохов үрнәгендә язарга ярыймы? Әллә аның башка яклары да булганмы? (Әлерәк кенә «Роман-газетада» бөек Василь Быковның «Знак беды» повесте басылды. Яңа сүз! Кыю сүз! Тарихта ачыш булып кала торган сүз!)


Инде җирдә тернәкләшеп килгән Иргалидә рухи үзгәреш, яңарыш булыр дип көткәндә автор кайта-кайта һаман аның Җиргә мәхәббәте турында сөйли (358-360 нчы битләр). Артыкка китмиме?


Хәзер романдагы иң четерекле урыннарның берсенә килеп җиттек.


Автор: «Иргали эшләп баеды», – ди. Бу тезис, һичшиксез, берьяклы. Димәк, ярлылар ялкау булганга, юньләп эшләмәгәнгә ярлы дигән караш туа (361 б.) Шәвәли шушы фикерне үзе дә раслый: «Чөнки без ялкаулар, булдыксызлар», – ди (364 бит). Ярлылыкның социаль нигезен кире кагу килеп чыга түгелме? Массаларның социаль изелүе, экономика законнары бер якка тибәрелеп калдырылмыймы? Әйе, тырышкан – табар. Ләкин һәр очракта да түгел.


Автор бу хакта «тел ярышлары» ачып җибәрә, мәйданга Шәвәли, Иргали һәм Халәп дигән адәмнәрне чакыра. Алар озаклап-озаклап, вакытның кадерен онытып, «пар нарат арасында» бәхәсләшәләр дә бәхәсләшәләр. Бәхәс кенә тумый, чөнки бәхәснең җирлеге юк. Сүзләр артык акыллы да кебек, хәзерге заманчарак яңгырыйлар, мәсәлән, Иргалинең язучыларга биргән бәясен автор бүгенге карашлардан алган (377-378 нче битләр).


Иргали Клячкиннар ярдәмендә тернәкләнде, ниһаять, баеды. 382-383 нче битләрдә тагын шуны туглауның зарурлыгы бармы? Иргали Халәпне дә сынап карарга тели: «Ярдәм итим үзеңә, акча биреп торыйм», – дигән сүзе ачыклауны сорый. Шаяртамы Иргали, җитдиме? Әгәр җитди икән, бер Халәпкә акча биреп кенә тирә-ягындагы бөлгенлектән чыга аламы халык? Образ ирексездән кечерәя. Чөнки шик туа: ярдәмнең бердәнбер юлы шулмы? Фәкыйрьлектән һәркем Иргали методы белән котылырга тиешме?.. Күмәкләшү турында ил буйлап сүз барганда мондый ансат сүзне ычкындырырмы Иргали? Һәм шушы сүз чыкканда моңарчы тинтәгрәк булып күренеп калган Халәпнең җавабы Иргалинең тәкъдименнән өстенрәк, акыллырак яңгырый. «Намусны әҗәткә алыштырмыйм!» – ди Халәп. «Бер ирек куйсаң, күңел байлыкка нәфесләнә», – дип өсти. Иргали психологиясенең тирәнлеген автор өстән-өстәнрәк уза. Тормыш дөреслегенә, образның мөмкинлегенә тугрылык сак­лыйк, дисәк, монда җитди сөрәсе буразналар чи калган. Байлык – кайсы чорда гына булмасын, кешенең психологиясен тиз һәм тамырдан үзгәртә. Байлык – иң каты тимерне дә күгәртә ала торган чир! Авторның Иргалине өзелеп яратуы факт. Шуның өчен ул аны корымлы казан яныннан да чип-чиста хәлдә уздырырга тырыша. Иргали берчакта да байлыкка кызыкмады, ул чиста килеш калды, дип раслый. Әгәр Иргали автор сызыгыннан чак кына тайпылып алса?.. Сюжет файдасы сыйдырган кадәр генә?.. Җитмәсә, моңа мөмкинлекләр бар. Җитәрлек! Халәпнең: «Комсызланып, хатыныңны кешелектән чыгардың, гарип итеп калдырдың!» – дигән хөкеме хак ич! Әсәр агышыннан, тормыш логикасыннан чыгып, мин дә бу фактны нәкъ шулай кабул иттем. «Бу кадәресен, мондый аяусыз-шәфкатьсез сүзләрне Иргали көтмәгән булса кирәк», – ди автор. Димәк, ул да уйланырга мәҗбүр, ул гадел хөкем ишетте. Кулына байлык кергән Иргалинең күңелендә юшкын утырып калмадымыни? Аның бик озак еллар колхозны санга сукмавы шуны раслый түгелме?


Халәп – куркыныч кеше. Аның дәвамы бүгенге көннәргә килеп җитә. Доносчы, анонимщик аның бүгенге аты. «Язу-сызуны белә, аңа дәшеп, ник дәштем көненә төшүең бар», – ди автор. Аны яктыгарак чыгарасы иде...


Печән өсте күренешләре мастерларча, авылны белеп, эшне-хезмәтне сөеп язылган. Гази белән Гөлүсәнең ирексездән сәяхәте, ярык көймә астында уздырган төн күренешләрен сокланып укыдым. Мәхмүт Хәсәнов прозасы үскән, ныгыган, җегәр һәм ышандырырлык көч алган.


Кызганычка каршы, «дүртенче төн»нең кереш аккордлары шактый ук тонык тора. Газинең пленда булуын автор да чәйнәргә тотынгач, бераз артыкка китә. Җитмәсә, ул бу фактка икеле-микеле бәһа бирә. «Нинди генә батырлыклар күрсәтсә дә, әсир – әсир инде ул!» – дидем мин үзсүзләнгән булып!» – ди (429 бит). Ни өчен «үзсүзләнә»?! Әсирнең тамгалы булып калуын яклыймы Фәйзи, әллә аның уе башкачамы? Өзеп бер фикер әйтсә, ни зыян? Кем файдасына бу серлелек?!


М.Хәсәнов нефтьчеләрне, алар хезмәтенең кызыклы ваклыкларын белә. Әмма фактлар роман тукымасына кереп, сеңеп бетеп бармыйлар. Романның шул тармагы – хәзерге заманга багышланган өлешләре бераз кайтышрак язылган. Яхшы җирлектәге ямау сымаграк тормыйлармы алар? Әле генә сокланып укыган Гази-Гөлүсә дуэтыннан соң бу юллар колакны яра...


Югарыда әйтелгән бер фикергә кайтыйк. Әсәрнең төп сызыгыннан төшеп-төшеп киткән моментлар байтак очрый. Юрист булырга укып йөргән Һадинең авылга кайтып, аны-моны да аңышып тормастан, җәнҗал кубарып, сугышып төрмәгә эләгүе ышандырып бетерми. Көнләшсен дә, ди. Кайтсын да. Чыдары шартлап сынып, чәкәләшеп тә алсыннар. Тик боларны психологик ышандырырлык итәсе иде. Һади белән һәр очрашу хәтердә кала болай. Аның Айзәре белән очрашуы, капчык асып, авылга кайтып керүе мавыктыргыч язылган...


Иргалинең баш очында аяз көнне яшен яшни: аны Халәпне үтерүдә гаеплиләр. Монда кызык бер момент бар. Авыл халкы арасыннан: «Хәрәмнән килгәнне тормыш һәрчак каза белән түләтә!» – дигән хөкем авазлары яңгырый. Димәк, авыл халкы Иргалинең баюына кул чабып кына тормаган икән! Сюжет һич көтелмәгән мөһим якка борыла. М.Хәсәнов сюжет койрыгын оста тота. Ниһаять, Иргали япа-ялгыз калуын, аның ачылыгын аңлый (472 бит). Соңарып төшкән акыл! Автор: «Иргали колхоз кадәр колхоз белән ачыктан-ачык ярышып, көч сынашып яшәде», – ди. Кыю фикер. Кыю кеше. Заман диңгезендә чайкалган ялгыз җилкән. Тик без моны алдарак, Иргалинең баю, мал артыннан куу чорында күрергә тиеш идек инде. Иргалинең сыну моменты элегрәк күренсә иде. Логика шуны сорый! Романның югары сыйфаты шуны таләп итә. Автор һаман Иргалине акшарлый: «Комсыз кеше түгел иде Иргали», – ди. Комсыз түгел иде, ди, – комсызланды». Шулай әйткәндә, дөресрәк булмасмы?


1934 ел җиткән. Әле аның колхозга кергәне юк. Сәбәп нидә, кирелекнең тамыры кайда? Монда ачыклык, чын заманча аңлату сорала. Иргалинең НКВД тикшерүчесе Миңнеханов белән сөйләшүе авыл кешесенә хас түгел. Дөнья күргән кеше Иргали, мәгәр ГПУ-НКВДлар белән өркеп яшәгән бер чорда Миңнеханов Иргалигә шул сүзләрне әйттереп торамы? Әйткәнемчә, Бәһрамның НКВДга кереп койрык күтәреп йөрүе дә гади калай әтәчләнү генә. НКВД – зур көч. Заман кискен. Бәрелешләр, хөкем чоры. Аерым кеше – агымдагы нәни йомычка. Бар, төрмәгә кереп, Иргали сыман Котан батыр булып маташ син!  Автор һаман Иргалине алтынга мана, ул төрмәгә кереп, хәл үтә кискенләшкән мәлдә дә аның юмартлыгын, авыл халкына күрсәткән файдасын саный (523-529 битләр). Иргали Миңнехановның икенче допросында да үзен үтә белдекле батыр итеп тота. «Каян килеп оялыйлар шушындый урынга сезнең ише хашәрәтләр!» – дип резюме ясаудан да курыкмый. Ул елларда шушы сүзләре өчен Иргалине чыгаралар да аталар иде. Бердән, ул мондый сүзне әйтә алмый. Төрмә, кеше үтерде, дигән гаеп, ипи белән су, гадәттән тыш шартлар. Болар бер дә Иргалине какшатмыйлармы? Каян килгән шундый ныклык-ышаныч аңа? Колхозга кермәгән нэпман, өендә ялчы тоткан диярлек, гарип хатыны белән гарип Рәхимҗанның күз алдында зина кылып бала ясаган ир... Куркырлыгы бар! Нибуч калтырарсың монда! Ә ул тикшерүченең үзеннән яман сүгенә, һөҗүм итә...


Газинең әсирлектә узган чуар юллары тәэсирле каләм белән иҗат ителгәннәр... Гыйбрәтле хәлләр, гадәти булмаган язмыш. Шушы язмышның юлын тасвирлаганда автор күпсүзлелек бизгәге белән кат-кат авырып ала. Мәсәлән, Һадиның Таҗины эзләп Азнакайга, райком бинасына килүен өч-дүрт сүз белән белдереп булыр иде. Муза Мәхмүт! Сүз – мәгънәне тудыра да, үтерә дә. Ачы хакыйкать. Без алда да М.Хәсәнов образларының озын-озын монологлары белән танышкан идек инде. Салиха апа да (774), Гаделша карт та (760-766 битләр), озын сөйләп, сюжет агышын акрынайталар. 668 нче биттә хөрмәтле «нефть магнаты» да монолог сөйләп ташлый. Гәрчә, момент кискен! Очрашу урыны җаваплы. Таҗи әлерәк кенә райкомның беренче секретаре итеп сайланган, һич көтмәгәндә, төрмәдән Һади кайтып төшә. Таҗи үзе дә, хатыны да сагаерга, Һадидан тизрәк котылу юлын эзләргә тиешләр иде кебек. Таҗи – номенклатурный работник! Андыйлар «бывший ристаннарга» бары тик сагаеп кына карый алалар. Шәңгәревнең Һади язмышын хәл итәргә алынуы да артык кинәт башлана. Кем өчен һәм ни өчен тырыша?


Илгә кайткан Рәхимҗан хикәяләре аша Иргалинең озын, газаплы сәфәре белән якыннан танышабыз. Рәхимҗан хикәяләре кызыклы, образлы, тере. Ул хикәя-фаҗига моңарчы безнең әдәбиятта күренмәгән, күренә дә алмаган кыю юлларны – тормыш яңалыгын китапта саклап калдырырга иде! Руслар ул чорга да әдәбиятларында кыю рәвештә үтеп керә башладылар. Безгә дә вакыт, вакыт! Афәрин, Мәхмүт, дип кычкырасы килә! Иргалинең «кыр батыры, тәвәккәл» икәнлеген ачарга киң мәйдан ул Себер сәяхәте. Автор шулай эшли дә. Иргалинең кешелеклелеген арттырган сыер сатып алу вакыйгасын Сираҗиның баласы үлүгә бәйләргә кирәк. Олауларда башка күкрәк балалары да булгандыр ич?!


Сюжет, әйткәнемчә, тыгыз үрелеп бара, Шаһи, Шаһбәзләр арага кергәч, тагын да куера, кискенләшә.


Укый-укый романның эчке бер хасияте ачыла: ул бик күп монологлардан тора икән. Иң әһәмиятле урында Гази монологлары. Аның эчке халәтенә аваздаш булып, Гаделша монологлары кушылып китә. Бик күп җитди проблемаларны күтәрә йөз яшәгән карт! Аның табигатьне саклауга, экологиягә караган фикерләре чын-чынлап сискәндерә. «Искелек калдыкларының нигезе» турындагы тапкыр соравы да үтә урынлы яңгырый, уйландыра. Кешеләр бер-берсе белән бәхәсләшкәндә дә күп очракта монологлар сөйлиләр. Мәгыйшә-Иргали, Тикшерүче-Иргали, Гаделша-Гази һ.б. Кадыйр Надыйров та, тәүбәгә килергә вакыты җиткән гөнаһлы җан кебек, Гази алдында ачыла. Кадыйр Надыйровның монологын тыңлаганнан соң, Гази: «Адәм баласы шултикле дә кара эчле, каты бәгырьле булыр икән», – дип хәйранга калды», – ди автор. Кырык үлемне, мең батырлыкны, йөз хыянәтне күргән, адәм улларының меңгә төрләнә алуының тере шаһиты Гази алай уйлый алырмы хәзерге хәлендә?.. Аны бары тик туган илебездә андый кара күңелләрнең каян килеп чыгуы һәм ничек яши алулары гына гаҗәпләндерә алыр кебек. Җәүһәрия кебек изге җаннар, Кадыйров кебек кара эчле бәндәләр Газины төрле яктан ачарга ярдәм итәләр... Урыны-урыны белән агым акрыная, Фәйзи, Рәисә, Һади катнашкан күренешләрдә тәмам өзелеп тә кала.


Автор инде чишелеш, инде йомгак көткәндә Һади кебек авыр кешеләрнең табигатен ачарга тотына. Йомгакны укучы үзе ясый ала, чөнки ул роман битләрендә кеше язмышларының төрлесен күрде ич... Һади язмышына йомгак кирәккәнгә генә тагын производство ваклыкларына кереп китү урынлымы икән?!.


Романны тарап, бик нык кыскартып, беркадәр ачыклап чыкканда сыйфаты тагын да яхшырыр иде, дигән ышанычым бар. Әлбәттә, аны китап итеп чыгарырга кирәк. Автор: «Зәйтүнә кирәккә-кирәкмәскә дә «лар-ләр»не өстәргә ярата», – дип искәртә. Бер Зәйтүнә генә сөйләшсә икән алай! «Лар-ләр»не, күплек билгеләрен сызарга кирәк. Телдәге чатакларны, мул сибелгән рус сүзләрен өлешчә текст өстендә билгеләп бардым. Кайбер фикерләр дә анда теркәлгән.


Автор кайберәүләрнең күкне-җирне, суны-җырны «рус каены, рус камышы» дип тамгалап баруын хөкем итә. Ифрат дөрес фикер. Ләкин һәр дөрес сүзне китап бите күтәрә алырмы икән? Бу турыда тарихта сүз, гадел хөкем булыр, аны русның акыллы кешеләре күтәреп чыгармы, башкача хәл ителерме – безгә сабыр гына көтәргә кала...


Роман йөрәк кылы чыңлап өзелеп бетә. Колак төбендә Гөлүсәнең әрнеп кычкырганы иңрәп кала. Әсәрнең шулай бетүе яхшы да! Ул укучыны сискәндерсен – гомер итү майлы ботка ашау түгел. Заман-чор бериш кешеләргә, гали затларга, Гази-Гөлүсә кебекләргә һәрчак аяусыз, мәрхәмәтсез. Хәмзин озак яшәячәк. Газилар янып, дөрләп үлә бара.


Роман уйландыра. Фикерләр күп. Фикерләр кирәкле. Ләкин бик күп очракта алар ком арасындагы алтын бөртекләре кебек югалып та калалар. Әсәрне баштанаяк бик нык, акыллы күз белән кыскартырга кирәк. Роман әлегә бик күп сүзле. Сүзнең иге-чиге юк! Авторның теле матур, урыны-урыны белән искиткеч йөгерек, образлы. Сүзләр ишелеп килеп кенә телне авырайткан урыннар байтак. Иң беренче чиратта, романның һәр бүлеге алдындагы нефтьчеләргә кагылышлы өлешләрен кысарга кирәк.


Монологлар берсе дә гади түгел, алар серле. Һәрбер монологта кеше-образ исеменнән чор сөйли. Мәгънә кадере артсын өчен, сүз кадере өчен көрәшергә иде! «Язгы аҗаган»нар ике урында очрый. Бу хакта да уйлыйсы бар. Автор кабул итсен, ул җәһәттән дә тәкъдимнәрем әзер. Сүз озынга китә, дип, язудан туктыйм.


Кабатлыйм, романның зур, олы һәм бик кирәкле әсәр булырга тулы мөмкинлеге бар. Автор тагын бер ыргыла да... Тәмам булачак!


Мин кулъязманың өченче нөсхәсен укыдым. Чепи күзле, сукыр битләр бик күп. Чиксез көчем, бихисап күз нурым түгелде. Ә, тагын бер фикерем калган: табигать күренешләре артык шомлы, яңгыр да кар, боз да җил. Бара-бара бертөрлелек күзгә ташлана... Тагын нидер әйтәсем дә бар иде, ярар, җитеп торсын...


Авторга уңыш телим!


16 февраль 1985 ел, Казан. Кич.

Теги: Аяз Гыйләҗев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру