Журнал «Безнең мирас»

Ослан манаралары

Кемгә зур шатлык килми?! Кар эчләрендә сулар гөрләп кабынды. Иделдәге бозлар үрле-кырлы сикереп уйный башладылар. Бөтен елгалар көчле пролетариат солдатларыдай бәйрәм итәләр. Җырлап-җырлап, шаулап-шаулап сикеренәләр, очыналар, хөкем сөрәләр... Аларның тавышларында яшел үләннәрнең, ягымлы чәчәкләрнең шаулавы гөрли; аларның сикеренүләрендә котырып үсәчәк ашлыклар хәле очына; аларның ялтырауларында җәйге ял биргеч сөйкемле су өсләре күренә; аларның хөкем сөрүләрендә яшәүнең җиңелмәслек көче яңгырый.
Хәер, кемгә ничек...
Тутыккан чиновникларга язгы сулар тавышыннан шат отпускы гына ишетелә. «Азгын ханымнарга» шулар йөгерешүеннән гел «сәфәр йөрү» кайгысы гына чиртелә. «Төшергән» чибәр егетләргә елгалар җырлавыннан «кыска күлмәк кигәннәр» өчен исерү шаукымы гына сугыла. Шулай төрлечә бара, яз һәр катлауның кылына үзенә бертөрле кагыла...
Кылы чиртелмәгән берәү дә юк!
Революция ташкыны белән килеп, Казан шәһәрендәге учреждениеләрнең берендә терәлеп калган Харисовның да кыллары язгы сулар тавышыннан чиртелми калмый әле. Язгы җанлылыктан ул да мәгънә таба әле. Билгеле, яз хикмәт кебек, аның кылларына да үзенә бертөрле чиртә, язгы сулар тавышыннан Харисовның колагына Ослан манараларыннан әйтелгән азаннар ишетеләме-ишетелә; ялтырап, уйнаклап аккан сулардан Ослан манаралары күренәме-күренә; Харисов хәзер ел саен яз көне шулар белән исереп, мәш килеп чыга.
Нинди Ослан манаралары, шайтан алгыры, кадалып киткере, нинди азаннар алар?!
Алдан Харисовның үзен мәйданга чыгарыйк әле... шәт ишеткәнегез, күргәнегез дә бардыр:
— Бигрәк кысык күзле.
— Сөйләмә дә инде. Андыйга бездә «орчык белән тишеп ясалган күз» диләр.
— Ә бездә «чыпчык күз» генә диләр. Харисовны беренче тапкыр күрүчеләр ирекле-ирексез шундый сүзгә керешәләр. Харисовның киң канатлы, биле бите белән тигез булган борны төбендәге сары кашлы, керфексез сыман кечкенә күзләре шулай әллә кайдан ук калкып:
— Без монда!! — дип кычкырып торалар. Хәтта аның аркылыга баскан зур колакларының килбәтсезлекләре дә шул чыпчык күзләре янында югалып калалар. Бары берничә тапкыр күргәч, күзенә беркадәр күзләр ияләшкәч кенә:
— Моның колагы да тана колагы икән!
— Гаҗәп инде, төп-төгәл әрекмән колак,— дип, колагы турында сүз башлыйлар. Шулардай соң гына әле аның колаклары эчендәге төкләренә барып кагылалар:
— Урманлы колак!
— Менәтерә җонлы әрекмән!
— Җанлы бәрәңге дисәңче!
Шул югарыдагы хасиятләре аркасында инде аның кәкре аяклары бөтенләй санга да саналмый, хатыны Минҗан гына «и шадра шайтан,— дип тиргәгәч, «сөйләп торган буласың тагы, камыт аяк», дип ычкындыра. Чөнки битендәге борчак-борчак шадрасы белән кабартма ирне аңа баш тирәсенә менеп үчекләшергә һичбер мөмкинлек бирми.
Харисов үзе дә очраган бер кешенең үзенең чыпчык күзенә тегәлгәнен бик әйбәт белә, ул аны күптән сизә. Шуңа күрә ул егет чагында яшел күзлектән дә йөреп маташты. Күзлегенең тәртәләре колакларын тагын да аркылыгарак бора төшкәч, пенснә ясатырга да йөрде. Ләкин аның ямьшәйгән борны өчен пенснә ясап бирүне өсләренә алучылар табылмады. Барган бер җирендә аны:
— Кнәз, гафу итәсез, мондый борынга пенснә ясый алмыйбыз,— дип кенә кайтардылар. Шуннан ул нишләде?
Шуннан ул шадра Минҗанына өйләнгәнче яшел күзлеген өстерәде дә өйләнеп алгач инде тынычланды:
— Өйләнгәч матурлык ни пычагыма! Матурлык дигәнең бит ул, әфәндем, яшьлектәге наданлыктан килеп чыккан ахмаклык кына. Хәзер, әфәндем, балигъ булдык инде!
Аның тышкы ягы шулай әкәмәт булган кебек, эчке яклары да бик хикмәтле. Эчке яклары белән таныш булган кешеләр Харисовның тышкы ягы белән кызыксынуны хәтта оныталар да.
Моның дөреслеген беләсегез килсә, сез гәзит редакциясендә эшләүче, «юктан көләр» кушаматы белән йөртелә торган Мәүләвидән генә сорагыз. Ул, «Харисов» дигән сүзне ишеткәч, бер ун-унбиш минут чамасы шаркылдап, кызарып көләр-көләр дә, аннары сөйләп бирер.
Мәүләви беренче күрүендә, Харисовның күзе һәм колагы белән булашып, шул турыда әкият чыгара язган иде:
— Имештер, Харисов ишәк нәселеннән килә; шуңа күрә дә аның колаклары Аллага шөкер! Имештер, анысы әле бернәрсә дә түгел, аның күзе бигрәк тә хәтәр. Чыпчык булып гомер итәсе урында — адәм булып хур булган бит малай...
— Әгәр Харисов чыпчык булса, бик бәхетле кош булыр иде, үзенә әнкә чыпчыклар гел гашыйк кына булып торырлар иде. Бәхетле булмаган шул!
Ә Харисов белән берничә тапкыр утырдаш булгач, Мәүләви Харисовның тышкы якларын бөтенләй күңеле түреннән төшерде дә аның эчке дөньясына бирелеп китте. Нигә бирелеп китмәскә? Беренче тапкыр утырдаш булгач ук, Харисов Мәүләвигә:
— Сез нигә алай «промышленность» дип язасыз, бу бит бер дә дөрес түгел. Сез, әфәндем, урысларның наданлыкларын аласыз. Урыслар гаять наданнар бит алар. Алар бит «промышленность» дигән сүзне үзләре бездән алганнар. Сез бит, әфәндем, яшь әле. Бернәрсә дә белмисез. Ул тел гыйлеме — гаять тирән нәрсә ул. Анда әллә нинди тирән серләр яшеренеп ята. Урыслар, беләсеңме, әфәндем, шул «промышленность» дигән сүзне тотканнар да безнең «тимер эш» дигән сүздән алганнар. Сез инде үзебезнең «тимер эш» дигән сүзебезне, урысларга ияреп, «промышленность» дип язасыз. Бу, әфәндем, гаять зур наданлык, дип, бер шушы сүз турында сәгать ярымнар фәлсәфәләгән иде. Икенче тапкыр утырдаш булгач тагын:
— Сезнең, әфәндем, гаять зур тагын бер ялгышыгыз бар. Сез татарның исем-фамилияләрен «Фәлән Фәләнов» дип йөртәсез. Бу бит чеп-чи урысча. Урыслар наданнар алар. Безгә «Фәлән углы» дип йөртергә кирәк. «Фәлән Фәләни» дип йөртсәң, бигрәк тә яхшы булыр. Гарәпләргә иярүнең хурлыгы юк, гарәпләр гаять галимнәр бит алар. Гарәп теле бит ул, әфәндем, дөньяның иң бай, иң кадерле телләреннән. Сез шул яшь әле. Сез бит балигъ түгел әле. Ул бит, әфәндем, сезнең латинчы Сәйфетдиннәрегез бернәрсә дә белми. Аларның, әфәндем, гарәп хәрефенә каршы килүләре дә гаять көлке. Алар наданнар. Алар, әфәндем, гарәп теленең, гарәп хәрефенең бөеклеген һичбер үлчи алмыйлар. Әфәндем, бит андый нәрсәләрне үлчәрлек үлчәү бик сирәк кешеләрдә генә була, дип, бик озак фәлсәфә сатуы һәм шул фәлсәфәләрен сатканда, орчык очы белән тишеп ясалган күзләрен мөлдерәтүе, кыяфәтен бик эре тотуы Мәүләвидә:
— Тышкы кыяфәте хикмәт булган кешеләрдән, көт тә тор, әллә нинди имгә ярый торган әкәмәт кешеләр килә дә чыга,— дигән инануны тудырды. Шуннан соң Харисов турында сөйләргә туры килгәндә, Мәүләви турыдан-туры һичбер көчләнмичә:
— Бүген, егетләр, профессор Харисовны күрдем,— дип, аның эчке ягына, аның «суган фәлсәфәләре»нә генә күңел куя башлады.
Әгәр ул «юктан көләр» Мәүләвине таба алмасагыз, хатыны һәм абзалары аркылы, бердән, элекке «милли ирләр»гә, икенче яктан, дини идарәгә чаклы динчеләргә барып тоташкан Заһиридән сорарга була. Заһири шул барып тоташкан җирләре белән бәй тотса да, тышкы яктан бик шәп советчы кеше ул. Профсоюзның менә дигән члены.
Заһири Харисовны беренче тапкыр күрүдә:
— Әкәмәт төсле кешеләр була икән дөньяда,— дип, хатынына чыштын-пыштын гына сөйләп узып киткән иде.
Ә читекче Шәрәфиләрдә элекке кайбер «милләт ирләре» белән тәравих чәендә утырдаш булганда һәм латин хәрефе турында сүз барганда, Харисовның шактый салмак һәм эре кыяфәт белән:
— Латин турында сезнең фикерегез дөрес. Фәкыйрегез дә шул фикергә кушыла. Аңа каршы көрәштә, әфәндем, булышырга кирәк. Ләкин, әфәндем, сез татарлык белән юкка булашасыз. Сез моның белән гаять зур наданлык итәсез. Безгә, әфәндем, бөтен төрек халыкларын берләштерү юлын нык куәтләргә кирәк. Сез урыс китапларын укып саташмагыз, урыслар гаять наданнар алар. Төрек шагыйрьләреннән Зыя паша әйтә:


Би бәхет уланың багина
Бер катрәси дөшмәз,
Баран йиринә
Дөрри гәүһәр ягса сәмадән,* —




* Бәхетсезгә җил каршы, дигәнрәк мәгънәне аңлата (Автор).


ди. Гаять дөрес әйткән. Без шул бәхетсез һәм килгән вакытны да яхшылап файдалана белмибез,— дип, күзләрен тычкан уты ясап сөйләвен күргәч, Заһириның да күңеле кылт итеп икенче якка авышты:
— Бу безгә файдалы сүзләр сөйли икән,— дип, Харисовның сүзләреннән тирән мәгънәләр эзләргә кереште. Күршесендә утырган дусты врач Вәлиулловның:
— Бу кеше бервакыт коммунист иде. Анархис та булып алды. Хәзер инде, күрәсең, чын милләтче булып киткән,— дип, колагына әйтүе дә Заһириның фикерен куәтләде генә.
Заһири:
— Андый кешеләрдән безгә күбрәк файда килүе мөмкин,— дип, уен төенләде дә, икенче кунаклар җыйганда, «милләт кайгырту» мәҗлесләре ясаганда, Харисовны чакырырга һәм үзе белән яхшылап танышырга карар бирде.
Әгәр Заһирины да күрә алмасагыз, ул вакытта инде, элек заманда үзе магазин тотып, хәзер кооперативларның берендә белгеч булып эшләүче Шиап дигән кешенең хатынын күрергә була. Шиапның хатыны башта:
— Шул сыйфатсызны нигә алып киләсең, төшемә керер дә куркытып уятыр. Әйтерсең дөньяда рәтле кешеләр беткән,—
дип, Харисовны алып килгәләве өчен Шиапка бик черчекләнеп бәйләнгән иде. Шиапның:
— Хатын, син юкка ярсыма әле. Ул бик галим кеше, ул бөтен нәрсәләрне тикшереп бара,— дип җавап бирүе дә хатынын бер тиенлек тә үз тупсасына утыртып җиткермәгән иде.
Ә берничә тапкыр чынлабрак мәҗлестәш булгач, ул хатынның да карашы сынды. Харисовның:
— Урыслар гаять наданнар алар, әфәндем, хәзер, мәсәлән, Төркиядә гыйлем гаять алга китте. Безгә ничек булса да төрек гэзитләрен укырга кирәк. Әфәндем, ул төрекләр бит шундый фәсыйх, шундый назиканә язалар, укыйсың килгәннән килеп тора. Ул төрек теленең, әфәндем, аналар кебек гаять йомшак вә иркәли торган булуы бөтенләй рәхәт дөньясына илтә дә куя. Мәсәлән, әфәндем, төрекнең гаять галим шагыйрьләреннән Камал бәк әйтә:


Хакир улдисә милләт
Шәэненә ноксан килер санма,
Йирә дөшмәклә җәүһәр
Сакит улмаз кадер вә кыйммәттән...*




* Алтынның җиргә төшүе белән кыйммәте югалмаган кебек, бер милләткә дә аның начаррак көнгә калуы гына кимчелек китерми, дигән мәгънәдә (Автор)


Гаҗәп бер назиканә язылган бит, әфәндем. Аннары соң сез аларның халык җырларын гына алсагыз да, гаять бер нәфислек сизәрсез:


Сәүдем сәни,
Сәмтең нәрәли.
Скедарда былбыл дәрәли...
Айә бак, йолдызә бак,
Тамда дуран кизә бак.
Ай бәнем, йолдыз бәнем,
Тамда дуран киз бәнем...


Харисовның күзләрен йомып төчкереп җибәрүе һәм суфиларча селкенә-селкенә нәзек кенә тавыш белән көйләп утыруы, Шиапны оеткан кебек, аның хатынын да икенче төрле уйларга кушты. Ул һәм икенче төрле уйлый башлады да:
— Ходаның эшен белмәссең. Шундый галим кешеләргә сүз тидереп, әллә ни гөнаһлы булырсың, имеш... Тукай «теләнченең дә Хозыр булуы мөмкин» дип, юкка гына әйтмәгәндер шул.


II


Кем генә кызыксынмый?!
Харисовның гаҗәп әкәмәт кеше булуы яз башлангач тагын да көчәя. Яз башландымы инде, аның күңелен Ослан манаралары кытыклапмы-кытыклыйлар. Ослан манаралары Харисовның миендә бәтрәкләнәләр, бик каты очыналар, хөкем сөрәләр...
Харисов өчен Ослан манараларының очынуында ниндидер бер яшәү галәмәте кайный. Ослан манараларының кытыклавында Харисовның бөтен печән базарчылыгы кытыклана...
Аның соң башлануы ничек?
Моннан дүрт еллар элек Харисовның күңлендә бу турыда бер шәүлә генә бар иде. Харисов ул елны Югары Осланда* кәҗә сөтеннән кымыз ясап эчеп, шунда ай ярымнар чамасы дачада торды. Шунда торганда, көннәрнең берендә су керергә төшкәндә, Харисов ни күзе белән күрсен, ыжгырып бара торган зур мәһабәт пароходның өстендә бер ак сакаллы мөселман карты намаз укып бара. Пароходның өстенә туп кебек баскан, колагын каккан, ниятлисен ниятләгән дә, намазына керешкән, рөкүгълаумы-рөкүгълау, сәҗдәләүме-сәҗдәләү, чүгәли дә бара...
Ләкин шуны күреп әсәрләнүче берәү дә юк! Пароход халкы үз эшендә, матур яр буйлары, уенчак су дулкыннары, яңа таныш-белешләр, пароход белән барып төшәчәк җирләр-фәләннәр сәфәрчеләрнең уйларын үзләренә тартканнар да куйганнар. Шулай итеп, карт япа-ялгыз намаз укый. Бу хәл Харисовта яшеренеп яткан бер ачуны уятты:
— Шул картның, мәһабәт бер килбәт белән намаз укуын нигә бөтен пароход халкы күрми? Күрсәләр, әфәндем, барсының да күңле нечкәрер иде, үзләренең Татарстан эченнән үтеп баруларын да белеп китәрләр иде!
Харисов ачуын, гадәтенчә, төрек шагыйрьләреннән Намик Камалның:


Әй хадиме милләт,
Сән шимдилек бул сабиры зилләт
һәйкәл дигәчәк
Сәнең намыңа милләт... —


дигән шигырен көйләп җибәреп кенә басмакчы иде, ләкин аның башына бер вәхи килгән сыман булды:
— Әгәр дә бит шушы яр башыннан Вәли карый** тавышы белән уңлы-суллы:


Хәйә галәс сала-а-а...
Хәйә галәл фәла-а-ах... —


дип үкертеп азан әйтеп җибәрсәң, нәрсә булыр иде? Пароходтагы бөтен халыклар үзләренең нинди җөмһүрият эченнән үтеп барганлыкларын, әфәндем, бик яхшы белерләр иде!




* Югары Ослан — Казан пристененә якын җирдә Идел буенда бер урыс авылы.
** Вәли карый Казан динчеләренең шәп тавышлы мәкамчылары (Автор).


Менә инде шул заманнан бирле Харисовның, бу уе эчендә яна да йөри. Бер алай уйлый, бер болай уйлый. Үзенең дусларына бер сөйләргә була, бер сабыр итәргә карар бирә. Кыскасы, ул бу мәсьәләне соңгы елларны йөз төрле үлчәп, йөз төрле кисеп, йөз генә түгел, мең төрле уйларга батып бетте:
— Алдан әллә Шәһер Шәрәф хәзрәт белән киңәш итимме. Зирәк халыклар бит алар, моның да берәр хәйләсен тапмаслармы?
— Әллә вакыт җитмәдеме икән?
— Хәзер үк шул мәсьәләне агай-энегә сөйләп, акча җыярга керешсәк?
— Бу фикерне кайбер студентлардан башлатсак?
— Моны да латин мәсьәләсенә бәйләп җибәрсәк?
Шуннан ул нишләде?
Кабан күле буенда мәчет салына башлау белән, Харисовның төрле шик-шөбһәләре бетеп, бу турыда аның башында тулы бер проект туды. Хәзер инде кар асларына сулар кабыну белән, аның бу проекты сипкелләре белән бергә йөзенә үк янып чыга. Кабан күле буендагы мәчет салынып бетә башлау белән, бу турыда ул бигрәк күп кайгыра башлады. Кайгы күперсә, тышка бәреп чыкмый калмый. Харисов та инде күкрәгендә үстергән проектларын агай-энегә сөйләми түзә алмады.
Моның дөреслеген электә бер «милли» журналның мөхәррире булган, хәзерге көндә исә сәүдә белән көн күрүче Җәлили әфәндедән сорарга була. Харисов үзенең проектын беренче тапкыр шул Җәлили әфәндедә булган мәҗлестә ачып салды.
Кич иде. Шул вакыт теләгәнчә латин мәсьәләсе белән бергә «шәрәфләү»* мәсьәләсе турында кызу гына гәп бара иде. Агай-эне гарәп хәрефе өчен тырышуны куәтләп «шәрәфләү»нең кайбер кечкенә тармагына бераз гына үпкә бәян итеп утыра иде, Харисов түзмәде, чыпчык күзенә тычкан лампасын кабызып җибәрде:
— Әфәнделәр, латин үтми инде ул. Сез аны куегыз инде. Бездән башка да әле аны караучылар бар, алар да үткәрмәсләр әле. Әфәндем, менә мин Сезнең алга бөтенләй яңа мәсьәлә куям. Мин үзем җәй көннәрендә дүрт-биш елдан бирле инде Югары Осланда дачада торып киләм. Без, Татарстан, Татарстан, дибез. Татарстанның һәм бөтен Шәрекъның үзәге булган Казан ягалый узып киткән кешеләр Татарстанның Татарстанлыгын бер дә белмичә китәләр. Әфәндем, шуңа ничек йөрәк әрнемәскә мөмкин? Вакыйгаң, бу бик ачы мәсьәлә: Татарстан эченнән узып китсеннәр, ә Татарстанның Татарстанлыгын белмәсеннәр?!
— Татар телендә вывескалар бар лабаса! — дип, ярым җитди тавыш белән кемдер аны бүлде.
— Әфәндем, пристендәге вывескаларга гына ышанып торсаң, ул гаять зур наданлык булыр иде. Җәмәгать, мин бу мәсьәлә өстендә соңгы елларны байтак уйладым һәм инде мәсьәләне сезгә эшләнгән килеш куям.




* Казандагы нэпман Шәрәфләрнең бөтен эшләргә тыгылырга маташулары шулай «шәрәфләү» дип аталды (Автор).


Без Кабан күле буена — Суконныйга таш мәчет салып бик яхшы итәбез. Шул салынып бетә башлагач, миңа Казан Истамбулны хәтерләтә башлады. Вакыйгаң, ул мәчет салынып беткәч, Казанга Истамбул кыяфәте керәчәк. Ләкин ул гына җитми. Безгә Югары Осланга, аннары Спас, Тәтеш, Алабуга пристене кебекләргә — барсына да берәр газамәтле манара салдырырга кирәк. Мәчетләре буламы, юкмы, анысы әһәмиятле түгел. Бары зур пароходлар узып киткәндә бик моңлы тавыш белән шул манаралардан азан гына әйтерлек булсын. Әфәндем, урыслар гаять наданнар алар. Шул азан аркылы аларга әллә ничаклы тәэсир ясарга була.
Әгәр Җәлили әфәндене күрә алмасагыз, ул вакыт теге кооперативларның берендә эшләүче Шиапның үзеннән (хатыныннан түгел) сорарга була. Харисов Шиапка Суконный мәчете өчен хушланганлыгын сөйли торгач:
— Шиап әфәнде, әгәр Идел буйларына берничә җиргә шәп кенә манаралар салдырып куйсак, нинди тарихи бер вакыйга булыр иде. Ансыз Татарстанның Татарстанлыгы да күренми,— дип сөйләп китте дә:
— Син, әфәндем, Төркиянең хәлен тикшереп барган булсаң белер идең, анда Истамбул бугазында да, башка җирләрендә дә Төркиялек әллә кайдан күренеп тора икән. Әгәр бөтен татарлар минем кебек, әфәндем, төрекчелек тәрбиясе күргән булсалар, бу эшне эшләү гаять җиңел булыр иде. Мәгаттәссеф, алай тәрбияләнгән кешеләр бигрәк аз. Халык урыс тәрбиясенә бирелә. Урыслар гаять наданнар бит алар, дип тәмамлады һәм шуннан, сүзен тотмаганнарга ачу итеп, борны беләнрәк төрек шагыйрьләреннән Әшрәф бәй шигырен көйләп җибәрде:


Дагә иттем нида
Әйләде таксе сада,
Ташә дүнмешләрә
Гансе итмәде фөрьядым...*




*Тауга сүз әйткән идем, ичмасам, тавышым кире кайтты, ташка әверелгәннәргә никадәрле кычкырсам да, зарымны һич ишетмәделәр, мәгънәсендә (Автор).


Әгәр Шиапны да күрә алмасагыз, ул вакытта инде Заһиридан гына сорыйсыз, миллирәк кеше булсагыз, ул күп кыстатып тормас, барын да сөйләп бирер:
— Харисов инде ул алгарак киткән. Ул Идел буйларына манара салдырмакчы һәм Камил Мотыйги тавышы кебек көчле тавыш белән шуннан пароходларга йогынты ясамакчы була. Яхшы фикер инде ул, ләкин, минемчә, әле аны менә хәзер шушы Чернышевский урамына һәм Идел буена утырган поселокларга салырга кирәк иде. Без моны Харисовның үзенә дә әйткән идек тә, ул тыңламый,— дияр.
Шулай, Ослан манаралары — ни җитте манаралар түгел. Җитмәсә әле, Харисов шул манараларга бәйләп моны да әйтә:
— Әфәндем, элек бер юнан хакиме булган; шул әйтә икән, әгәр дә минем көчем җитсә, мин үземнең хакимлегемә бер бөек манараны кушар идем, дигән. Гаять дөрес сүз. Әфәндем, ул манара гаять мәһабәт нәрсә ул, аның белән күп нәрсә эшләргә була. Ул манаралар, әфәндем, милләтне гаять тиз оештыралар. Сез, әфәндем, Истамбулны хәтерләгез, гаҗәп бит анда...


III


Кем ничек уйлый?
Быел да кар эчләрендә сулар гөрләп кабынды; Идел бозлары быел да койрыгы тигез булмаган очыргыдай котырдылар; елгалар быел да очындылар. Заһириларның:
— Харисов, син анда йөрмә әле, быел сезгә аның белән маташырга кирәкмәс иде. Әгәр дә син Чернышевский урамына манара салу турында гына уйласаң, бик яхшы булыр иде. Латинчылар белән көрәшергә булышсаң, тагын да әүларак булыр,— дип үтенүләренә карамастан, быелгы яз Харисовны Осланга өстерәдеме-өстерәде, Харисов быелгы язның елгалары тавышыннан үзенең манаралары эшкә ашуны ишеттеме-ишетте. Ишетте генә түгел, Югары Осланның Иделгә чекрәеп торган бер җиреннән дача алып, көннәр җилле, яңгырлы, салкын булуга карамастан, май башында ук ул шунда күчте һәм кичләрен манара торгызыр өчен, җайлы урын эзләргә дә бик чынлап торып ябышты.
Аның соң башлануы ничек?
Харисов башта тынычрак вактындагы гадәтенчә:


Ачылдыкча капансын
Чашме әгда
Бихәкки сүрәи
Инна фәтахна...
Капандыкча ачылсын
Чашме мәхбүп,
Бихәкки сүрәи
Аяте мәктүп...* —


дип, борны аркылы көйләнә-көйләнә:
— Кяфер надан бит ул, минем нишләп йөргәнемне берсе дә белми, дип урысларның надан булуларына киләнә-киләнә Югары Ослан авылының бөтен тирәсен берничә тапкыр карап чыкты.




*Дусның күзе ачылгач, «Инна фэтәхна» сүрәсенең хакы өчен дошманның күзе ябылсын; дошман күзе ябылгач, бөтен сүрәләр хакы өчен дусның күзе ичылсын, дигән мәгънәдә (Автор).


Берәү дә күрүче юк!!
Кич авыл халкы караватында. Яшьләр үз эшләрендә. Харисов та үз эшендә. Ул үзе ошатканрак җирләргә барып сынап карый. Хатынын Идел буенарак төшереп, үзе шул ошаткан урыннан торып:


Бихәкки сүрәи
Инна фәтәхна...—


дип кычкырып көйләп җибәрә. Хатыны ишетсә — хуш, ишетмәсә инде, икенче бер ошатканрак җиренә алып барып, тагы сынарга керешә. Ләкин бу рәвешле сынау аны канәгатьләндерми башлады.
Идел буена ишетелер, әмма пароходка ишетелмәскә мөмкин... Шуннан ул нишләде?
Аннан соң әле ул, Казанга баргач, агай-энеләре Заһириләр белән латин хәрефләре турында бик күп гәпләшеп:
— Юк артыннан маташасыз, аңа каршы әле бездән башка кешеләр дә бар. Алар үзләре генә дә җиңәрләр! — дигән фикерен куәтләде дә: — Әфәндем, сез менә мин башлап йөри торган идеягә булышыгыз,— дип, үзенә ярдәмгә чакырып йөрде.
Заһириләр ул чакырулардан соң тагын ничек итеп уйлаганнардыр... Бәлки, алар Харисов сүзенә иман китергәннәрдер, бәлки, гарәп хәрефләренә сөялеп оешырга маташу юлына басканнардыр; соңгы елларда Заһириләргә акыл сата торган Бикмуллов әфәнде, бәлки, аларга бөтенләй башка юл өйрәткәндер. Харисов аларны белешеп тормады:
— Күп уйласаң, булмый ул,— дип тәвәккәлләде, беренче пароход очрау белән, үзенә чынлап та ошаган урын булган Иван дәдәй келәте башыннан, киерелеп торып, азан әйтергә карар бирде.
Ул һәм шуны эшләде дә.
Аяз чак. Кичкырын «Коминтерн» исемендәге пароход түбәнгә таба кызу гына узып- бара иде. Харисов Югары Осланның Иделгә капма-каршы тезелгән урамдагы Иван дәдәй келәте өстенә басып ычкындырып җибәрде:


Аллаһы әкбәр-р-р,
Аллаһы-ы-ы әкбәр!!
..............................
..............................


Яр буйлап, уйнакланган сыман шома гына узып бара торган пароход палубасындагы халык башта:
— Кайдан болай кычкыралар, авылда пожар чыкканмы әллә,— дип, Харисовны таба алмый аптырадылар.
Капитанның башына да:
— Әллә туктап сүндерешергә ярдәм итик микән? — дигән уй килгән иде. Ләкин пароход палубасындагы берәү, Харисовны төртеп күрсәтеп, нәрсәдер сөйләгәч, халыкның йөзе ачылды — барысы да елмайган сыман булдылар. Ахры, теге сөйләүче татар-мазар булып азан мәсьәләсен аңлатып биргәндер.
Пароход палубасында халыкның күбәюе һәм бик әһәмият биреп караган төсле күренүләре безнең Харисовка бик ошады, аның башында җиңү уйлары куердылар; аның күкрәге шундый идеяләрне үстерер өчен тагын да иркенәеп куйды; аның чыпчык күзләрендә тагын бер өмет уты кабынды сыман булды.
Харисов азанын әйтеп бетергәч, узып киткән пароходка:
— һе, әфәндем, сезнең ишеләргә аны шулай тәэсир итәләр,— дигән бер кыяфәт белән генә карап алды да, манарасын шул урынга салдырырга карар биреп, әтәчләнебрәк дачасына кайтып китте. Урамдагы бер урыс әбинең:
— Иптәш, алай зерә кычкырырга кирәкмәс иде. Кеше үтерәләр дип торабыз. Бөтенләй куркыттың,— дип әйтүенә дә:
— Әби, нишләп тә булмый. Безнең милләтебез шулай куша бит. Милләтебез, динебез кушканны эшләми хәлебез юк. Сез бит урыс кешесе — надан кеше. Үзегез, әфәндем, Татарстан җөмһүриятендә торасыз, ә бернәрсә дә белмисез. Мин моңа гаять гаҗәпләндем,— дип, бер җиңгән кыяфәт белән генә җавап бирде.
Шуннан соң ул нишләде?
Шуннан соң аның уйлары Сөембикә манарасына киттеләр. Харисов үзе салдырачак манарасының шулай тарихи манара булачагы-фәләне турында фикер йөрткәләргә кереште, мөселман дачниклар да аңарга бик зур рәхмәтләр укыячаклар, имеш... Ә бераздан аның алдына инде шәһри Болгар килеп басып, үзен хөҗрәтебрәк җибәрде. Ул шунда, авызы эчендә әвәләп кенә, нәрсәдер мыгырдады:
— Кяфер җире... дөнья бозыл... әфәндем...


1927

Теги: Гомәр Толымбай Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру