Журнал «Безнең мирас»

Нури Арсланов. РУС ДУСЛАРГА

Руслар белән сөхбәтләшә башлауга,
Күмеп ташлый алар мине «мактау»га:
— Акценты юк, шома, — диләр, — телең дә,
Мөмкин түгел татар диеп белергә.
Син татарга охшамаган һич, — диләр, —
Син бик һәйбәт, нәкъ рус кебек ич! — диләр!
Ипләп әйтәм шунда: — Тимә татарга,
Тел төбең бит илтә ямьсез хатага,
Татарның бай тарихы, ирлеге бар,
Горурлыкка аның нык җирлеге бар.
Асыл теле, гореф-гадәт, даны бар.
«Ил!» дип шушы җиргә сеңгән каны бар!
Юк, мин әйтмим татарның, дип, тиңе юк!
Тик аның бер халыктан ким җире юк!
Мактама син мине татар түгел дип.
Куанмыйм мин моңа, рәнҗи күңел тик.
Син теләгән белән мин рус булалмыйм,
Халкым татар, татар булып туган мин.
Ошасам — әйдә, кил, дустым-ишем бул.
Татармы, русмы син — әйбәт кеше бул.
Бу сүзләрем китәрмәсен исеңне,
Горур йөртсәм дә мин милли исемне,
«Милләт» диеп комнан аркан ишмәмен:
Какшамаслык бәйнәлмиләл хисләрем!
1968

Теги: Нури Арсланов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру