Журнал «Безнең мирас»

Нәкый Исәнбәтнең нинди гадәте булган?

Бакый Урманче Нәкый Исәнбәткә Италия рәссамнары турында бер китап биреп тора. Бераз вакыт узгач, Бакыйны Исәнбәт кунакка чакыра. Байтак утырганнан соң, китәр алдыннан, Бакый китапны кире сорый. Исәнбәт, идәндәге, аралыктагы китап-кәгазьләр өеменә ымлап:
— Каян табыйм инде хәзер мин аны! - ди.
- Нәкый, - мин әйттем. — Нигә алайса, – мин әйттем, – син кешедән китап сорыйсың? — дидем.
Нәкый Исәнбәтнең бу гадәте күпләргә – аңа китап биреп торган кешеләргә мәгълүм: Нәкый Исәнбәт өеннән бер генә кәгазь дә, бер генә китапны да кире чыгармый — бирми икән. Нәкый үзе дә бу турыда шаяра:
— Минем өйгә кергәннәрнең эзе бар, чыкканнарның эзе юк! Миндә яхшырак саклана бит ул, - ди.
(Бакый Урманче остаханәсе. 1983, 29 сентябрь)

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру