Журнал «Безнең мирас»

"Намус" китабы (видео, фотолар)

Сугыш елларында Г.Бәширов үзенең мәгълүм романы «Намус»ны язарга керешә. Әсәр шактый озак языла, шулай да аның беренче варианттагы аерым өлешләре шул елларда ук инде матбугатта күренә («Язгы төндә», 1944). Ниһаять, 1947 елда әсәр тәмам төгәлләнеп, башта тулысы белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында (1948, № 1–3), аннары аерым китап булып басыла. 1949 елда аның рус телендәге беренче тәрҗемәсе дөнья күрә.


«Намус» романы дөньяга чыгу белән үк укучыларның мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләргә дә тарала – бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга. Совет язучыларының әсәрләрен дөнья күләмендә пропагандалау максаты белән Мәскәүдә төрле телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты» журналы аша «Намус» романы шулай ук инглиз, француз, испан телендә укучыларга да барып җитә. Рус телендә исә романның хәзерге көндә ун басмасы бар, аларның гомуми тиражы – бер миллион нөсхә чамасы. (Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. /Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.) 


Бу фотолар Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәшировтан алынды. Аның әтисе турында сөйләгән истәлекләре:




Gomer Besirov. Szulofoldem...Budapest. 1982 Gomer Besirov. Szulofoldem...Budapest. 1982
Гумар Баширов. Намус. Азербайчан. Бакы-1952.
Гумар Баширов. Намус. Азербайчан. Бакы-1952.
Г.Баширов. Намыс.Алмааты-1952. Г.Баширов. Намыс.Алмааты-1952.
Г.Баширов.Чест. Народна култура.София. 1952. Г.Баширов.Чест. Народна култура.София. 1952.
Gumer Basirov. Cest. Praha 1952. Ceskoslovenky. Gumer Basirov. Cest. Praha 1952. Ceskoslovenky.
G.Baschirow. Nafisse. Berlin. 1955. G.Baschirow. Nafisse. Berlin. 1955.
Гумар Баширов. Номус. Тошкент. 1960. Гумар Баширов. Номус. Тошкент. 1960.
Г.Баширов. Честь. Китай? Г.Баширов. Честь. Китай?
G.Basirov. Onoarea. Bucuresti.1952. G.Basirov. Onoarea. Bucuresti.1952.
Gumer Basirov. Cest. Ceskosiovensky. Praha. 1953. Gumer Basirov. Cest. Ceskosiovensky. Praha. 1953.
G.Baszirow. Honor. Warszawa. 1952. G.Baszirow. Honor. Warszawa. 1952.
Gumer Basirov. Bratislava. 1952. Gumer Basirov. Bratislava. 1952.
Гумер Баширов. Честь. На языке хинди. Гумер Баширов. Честь. На языке хинди.
Basirov. Becsulet. Budapest. 1952. Basirov. Becsulet. Budapest. 1952.
Gumer Basirov. Au. Tallinn. 1953/ Gumer Basirov. Au. Tallinn. 1953/
Г.Баширов. Чыс. Шупашкар. 1953. Г.Баширов. Чыс. Шупашкар. 1953.
Г.Баширов. Честь. На уйгурском языке.1953. Г.Баширов. Честь. На уйгурском языке.1953.

Теги: Редакция Яңалыклар Фото Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру