Журнал «Безнең мирас»

Нәкый Исәнбәт: «Безнең халык шагыйрьләре, ташны баш белән ярып, тормышта үз юлын алганнар...»

Татарстан радиосы фондында татар әдәбиятында һәм сәнгатендә якты эз калдырган олуг шәхесләрнең язмалары бар. Күпләре инде якты дөньядан китеп барса да, төрле вакыйгалар уңаеннан радиода ясаган чыгышларында аларның мөбарәк тавышлары, фикерләре саклана. Шулар арасында мәшһүребез Нәкый Исәнбәтнең (1899-1992) 1966 елда (ярты гасыр элек!) Тукай-Кырлай мәктәбе укучылары алдында сөйләгән сүзләре дә, безнеңчә, бүген дә аерым игътибарга лаек. Әлеге язманы редакциягә 2020 елның башында, вафатына берничә ай кала, шагыйрь һәм радиожурналист Рөстәм Акъегет (1951-2020) тапшырган иде. Бу язма күренекле шәхесләребезне яд итү булсын.

Редакциядән

 

Тукай турында сөйләгәндә, аны Пушкин белән чагыштырырга һәм аны «Татарның Пушкины» дип атарга яраталар. Турыдан-туры мәгънәдә булмаса да, бу, чыннан да, шулай, чөнки Пушкин урыс поэзиясенә нигез салса, Тукай – татарның яңа шигъриятен тудыра.

 

Мәгълүм булганча, Пушкинның әдәби мирасы һәрьяклап тулысынча өйрәнелгән, тикшерелгән, барланган, хәтта аның әсәрләренең сүзлекләренә хәтле бар. Бу хакта борчылмаска мөмкин. Ә менә Тукайга килгәндә, моны әйтеп булмый.

 

Тукай теле хакында... Белгәнебезчә, Тукайның «Мөхәммәдия» дәвере, ягъни борынгы китаплардагычарак югары стильдә гарәп-фарсы сүзләрен мул кулланып иҗат иткән чоры бар. Ул чорда язылган әсәрләр шактыйга җыела. Алар күп, алар – шагыйрьнең мирасы. Бу әсәрләрне мин бик җиңел укыйм. Хәтта күбесен күңелдән, яттан да сөйләп бирә алам, чөнки мин – Тукайның замандашы. Ә менә хәзерге яшьләр, балаларыбыз Тукайның бу телен аңлый, үзләштерә алырмы? Алсалар, ни дәрәҗәдә? «Нигә кирәк ул? Тукай үзе дә, бу телдән ваз кичеп, чын татарча яза башлаган бит», – диярләр. Шулай. Ләкин Тукайга, бүгенге әдәби телнең нигезен салу өчен, элеккеге әдәби телне, аның традицияләрен ныклап өйрәнергә, иҗади үзләштерергә кирәк булган. Тукайның «Галибанә яктырып әкрен генә ал таң ата» дигән фәкать бер шигырь юлы да бу фикерне раслый булса кирәк.

 

 

***

 

Без беләбез, Тукай Казанда яшәгәндә «Болгар» номерларында да торган. Номерның тәрәзәләре татар халкының риваятьләренә кергән атаклы Кабан күленә караган. Кабан күле шагыйрьгә нинди серләрен сөйләгән соң? Искә төшерик әле:

 

«Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян,

Таки яшьрән күл төбе булсын гаян.

Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:

Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләр,

Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк,

Алты йөз башлы еланнармы кирәк.

Су анасы – бик явыз, йөзе кара, –

Ел да бер угъланны йә кызны ала.

Шул заман, кем, килде Мәскәү гаскәре,

Бу Казанга туп атарга башлады.

Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар,

Барча малны ушбу күлгә сачтылар.

Сачтылар алтын-көмешнең һәммәсен,

Ягъни «безнең мал кешегә калмасын».

Шул заманнан бирле, кем, алтын-көмеш

Күл төбендә һич хисапсыз күп, имеш.

«Бер заманда, шөбһәсез, бу күл кибәр», –

Дип гакыллы зур хәкимнәр сөйлиләр.

Киптисә, бер дәфга кузгалып бары –

Күл буеның мәдрәсә талибләре

Барча байлыкны җыячаклар, имеш,

Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш».

 

Күрәсезме, Габдулла Тукай серле Кабан күле, риваятьләрдә сурәтләнгән әкияти күренешләр аша Казанның һәм татар халкының тарихын ачкан да салган. Уйлап карасак, бер кечкенә генә шигырьдә никадәр гыйбрәт, никадәр фаҗига ята. Ни өчен барган бу сугышлар? Ни өчен күпме кеше һәлак булган да, нихәтле халык кырылган, корбан булган? Байлар, ханнар өчен сугышмаган безнең изге бабаларыбыз, алар Ватан өчен, нәселебез өчен, халкыбыз өчен, туган телебез, мәдәниятебез өчен кан койган, башын салган. Без – мәдәниятле, тарихлы һәм мираслы халык. Шуны саклау өчен сугышкан татар халкы.

 

***

 

Сезнең яшьтә Тукай кем булган? Ятим бер бала. Хәзерге кебек тәэмин ителгән әйбәт тормышта яшәмәгән. Аңа хәзерге кебек мәктәп ишекләрен киң ачып, рәхим ит, дип тормаганнар. Безнең әдипләребезнең, шагыйрьләребезнең тормышлары бик шәптән булмаган. Аларны бу яктан бәхетле санап булмый. Аларның күбесе тумыштан ятим булган. Тукай – ятим, Мәҗит Гафури – ятим, Акмулла – ятим. Күп язучыларыбыз – бичара, үксез кешеләр. Халкыбызның шагыйрьләре дворян баласы булып тумаган, тук тормышта үсмәгән. Безнең халык шагыйрьләре, ташка баш бәреп, ташны баш белән ярып, тормышта үз юлын алганнар. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән тарихыбызны, мирасыбызны өйрәнеп, традицияләребезне, рухи байлыкларыбызны барлап, шушы әдәбиятны торгызганнар.

 

Хәзер без ятим түгел инде, үзебезнең җөмһүриятебез, хөкүмәтебез, мәктәпләребез бар. Инде Тукай мирасын гына укырлык, аңларлык дәрәҗәдә булырга тиешбез. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру