Журнал «Безнең мирас»

Мөхәммәдия. Икенче өлеш

Мин укыган елларны мәдрәсә бик төзек хәлдә иде. Рөшдия корпусында торак-ятак бүлмәләре беренче катта, дәрестханәләр икенче катта иде. Торакта аерым бүлмәдә мөбассыйр-күзәтүче, борынгыча әйткәндә, казый тора иде. Гадәттә, ул яшь хәлфәләрдән берәү. 
 "Мөхәммәдия. Беренче өлеш"

Мин рөшдия вакытында мөбассыйр шагыйрь Хәбиб Исхак23 иде, мәдрәсәдә вафат булды. Андан соң Хикмәт Биккинә булды (соңыннан бу кеше Мисырда укып, илгә кайтып, «Шәрекъ» институтыннан диплом алып, партиягә кереп, дипломатик эштә булып, Гарәбстанда Җиддидә
вафат). Ул вакыт Казанның күп төшендәгедәй, Болакның көнбатыш ягында канализация юк, шунлыктан тәһарәтханә, ягъни туалет бүлмәләре, махсус салынган һәм җылытылган аерым ике катлы бинада иде. Җылыту центральләштерелгән, утын белән ягыла торган. Казаннардан килә торган кайнар бу24 белән җылытыла иде. Яктылык шәһәрнең электр тармагыннан алына. Шунысы игътибарга лаек: минем җиде ел мәдрәсәдә булынганым чорында бер тапкыр җылыту һәм яктырту системында берәр чатак булганы хәтеремдә юк. Аерым бер биначыкта агач һөнәре – столярлык остаханәсе, теләгән шәкерт анда шөгыльләнә ала. Кораллары хазир25, ләкин бу мәҗбүри түгел, мәдрәсәнең программына кертелмәгән.
Авыруларны аерым тотар өчен ятак урыннары белән тәэмин ителгән шифаханә башка корпуслардан изоляцияләнгән махсус аерым бинада. Кечкенә генә булса да амбулатория, табиб атнага өч тапкыр килеп йөри, аның ярдәмчесе, мөгаллимнәрдән берәү һаман мәдрәсәдә, шул амбулатория катындагы бүлмәдә яши иде. Мин укыган заманда ул эшне башкаручы Касыйм хәлфә Биккинә иде. Кухня аерым бер бинада. Анда даим кайнар су хәстәрләп тора торган күп казан һәм көндезләрендә янып торган плитә. Аш әсбапларыннан башка бернәрсә юк, арулык. Зур бәйрәм чакларында үзләре теләгән ашны шунда пешерергә шәкертләргә рөхсәт. Ашханә аерым түбәнге катта. Төшке аш өчен көненә алты тиен бүленә, ул порцияләп түгел, туйганча ашыйсың. Бер генә табактан, гадәтендә, чын татарча хәзерләнгән итле-токмачлы (вермишель) аш була. Тамак туйдыру хафасыз иде. Мәдрәсә корпусының эчендә киң тактадан ясалган бик гади, примитив җиһазланган кибет бар иде. Аның хуҗасы мин укыган чакта (1907-1914) һаман Шәрәфи абзый булды. Беркатлы, намуслы, шәкертләргә хөрмәтле татар сәүдәгәре. Ул кибеттә иң гади ашамлыклар – күмәч, шикәр, чәй, атлам һәм сары май, казы (казы ул вакытта гади, көндәлек әйбер, деликатес түгел иде), хәлвә һаман булып тора иде. Башка нәрсә юк кебек. Еш кына җимеш пастиласы була иде. Бу нәрсәләр һәрвакытта таза, чөнки һәркөн яңа, таза әйберләрне китереп торалар иде. Шул вакытта, яман искергән
ашамлык китергән, диеп, Шәрәфи абзыйдан зарланган ишетелмәде.
Бәйрәм көннәрендә үзебез берәр җылы аш хәзерләргә теләсәк, шул ук Шәрәфи абзыйның мәдрәсәдән бер генә өй аша булган кибетенә чыгып, ит, бәрәңге, суган, борыч, вермишель алып керә идек. Тагы бер-ике өй аша янә шундый ук Баһау абзый кибете бар иде.
Минем кебек ярлы шәкертләр һәркөн алты тиен түләп төшлек ашауны авырсына иде. Бу төштә шуны да әйтергә кирәк: өйдән-авыллардан һәрвакыт ашамлык-азык җибәреп торалар иде. Күбрәк ул вак, итле бәлеш була, елкы ите, каз ите, куй ите шикелле нәрсәләр. Ул вак нәрсәләрне кухняда табачыкта җылытып ашый идек. Ул, ахры, алты тиен түләп төшлек ашаудан табышлырак булгандыр. Шулай ук казы, май, хәлвә, күмәч белән чәй эчү дә арзанрак төшкән микәнни? Искә алырга кирәк. Казан мәдрәсәләрендәге шәкертләрнең мәдрәсәдә торып укучылары күбрәк ярлы-фәкыйрь авыл муллаларының угыллары булды. Казанның мещан балалары дүрт ел ибтидаида укыгач, мәдрәсәдән китәләр иде. Һәм алар, әлбәттә, мәдрәсәдә торып укымыйлар иде. Шунлыктан аларның тукланулары өйләрендә.
Безнең мәдрәсәдә торучыларның бердәнбер хафасы шул туклану. Чөнки мәдрәсәгә килеп урнашканнан соң торак-ятак җәфасы безнең өстән төшкән була. Шәкерт мәдрәсәдә торган һәм укыган өчен бер тиен түләми. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, сәрап26 булуын өмид итеп, мәхәллә байлары һәм Әхмәд бай кебек ягадан вакыф итүчеләр27 дә күп булган. Мәдрәсәнең хуҗалык, матди идарә эше бөтенләй мәхәллә байлары өстендә иде. Һәрвакыт сезонның башында – сентябрьдә без җәй көне яхшы ремонт ясалган, диварлар агартылган, парталар төзәтелеп, яңадан лак белән ялтыратылган, сыйныф кара такталары тазартылган, идәннәр яңартылган, буяуланган, кроватьлар тазартылган мәдрәсәгә килеп керә идек. Дөрест, шәкертләр дә үзләрен әдәпле, тәртипле  тоталар, сыйныфларда пәке белән бозылган, шәкертләрнең исемнәре язылган, имгәтелгән парталарны очрату минем хәтеремдә юк. Соңыннан Казан һәм зур һәм урта калалардагы уку йортларында булындыгымда мин шундый тәртипне күрмәдем.
Кыш буена җитәрлек утын мәдрәсә курасының бер ягында бөтен кышка җитәрлек хәзерләнгән була иде. Бу эшләрне идарә итеп майтаручы мөтавәлиләр һәйәте, алар арасында югарыда аталган мәхәллә байлары да булгандыр. Ләкин шул хуҗалык эшләренең башында Әҗемгәрәй дигән урта кул сәүдәгәр28 утыра иде. Үзе дә яхшы мөдәррис күргән кеше.
Хәзерге заман совет уку йортларында буш, бер тиен түләмичә, хәтта стипендия белән тулы тәэмин ителеп, белем ала торган яшьләр өчен гаҗәп бернәрсә юк. Белем алырга теләгән кеше өчен бездән дә артыграк шартлар тудырган бер ил юк. Ул вакытта университетта укыр өчен акча түли алмастан укуын туктаткан яшьләр була иде. Минем хәтеремдә Казан университетында укый торган берике татар студентының файдасына шәкертләрдән акча җыйганыбыз.
Инде «Мөхәммәдия»нең академик тормышына килик. Иртән сәгать җидедә торып, тәһарәт алып, иртәнге намазны үти идек. Бу истә калган, рөшди курс тәмамлап, игъдадиягә күчкәннән соң, рөшдидә намаз бүлмәсе юк иде. Рөшдидә иртәнге намазны җыелып уку булмады микән? Хәтеремдә юк.
Әмма игъдадия корпусына, өч катлы төп бинага күчкәч, иртә намазны зур дәресханәдә (моны актлар залы дисәк тә була) укый идек. Биек тимер баскычның култыгында торып, берәү Вәли карый Мәкай белән азан әйтә иде. Бу эшне үтәргә йә Фәтхи Бурнашка29, йә миңа туры килде. Без икебез дә Вәли карыйның шәкертләре, аның мәкаме белән Коръән укыйбыз һәм ул өйрәткән җырларны җырлыйбыз. Икебезнең дә җырларлык тавышларыбыз бар иде.
Димәк, игъдадиягә чыккач, дәресләр көне иртән намаз азаныннан һәм ике рәкагать намаз укудан башлана.
Баштан башлыйк: «Мөхәммәдия» – белем алуның бөтен курслары бердәмләнгән бер институт, мәдрәсә. Дүрт бүлек-курска бүленгән:
- ибтидаи мәктәп – башлангыч белем – 4 сыйныф;
- рөшдия – урта мәктәп курсы – 4 сыйныф;- игъдадия – Яурупаның колледже кебек – 3 сыйныф;
- галия курсы – гали дини, фәлсәфи мәктәп – 2 сыйныф.
Димәк, «Мөхәммәдия»дә ибтидаи беренче сыйныфтан укый башлаган шәкерт тәмам хәтме көтеб итәр өчен унөч-ундүрт ел шәкертлектә булырга тиеш.
Ибтидаи мәктәптә дәресләр ана телендә – төрек телендә узыла. Борын ана телендә – татар телендә укуны «төрки тану» диләр иде. Төрки тану башлангыч белемнәрне алыр өчен кирәк. Ләкин Коръән дәресләре мәктәпнең икенче сыйныфыннан башлана. Хәрәкә, диакритик билгеләр белән язылган яисә басылган Коръәннең гарәпчә нөсхәсе текстын балалар гарәпләргә генә хас булган «сә», «зә», «са», «за», «тат», «зат», «айн», «гайн», «хә», «ха» авазларын дөрест әйтергә өйрәнүдән башлыйлар.
Ләкин төрки телдә язылган китапларда гарәптән кергән сүзләр гарәп классик орфографиясендә языла торган булса да, аларны гарәпчә кебек әйтү таләп ителми, бары Коръән укыганда гына классик гарәп авазлары белән укырга өйрәтәләр һәм шул ибтидаи курсларда ук Коръәнне дөрест уку кагыйдәләрен, «Тәҗвид»не өйрәтә башлыйлар иде. Коръән дәресләре киләсе курсларда да төрле рәвештә һәм төрле дәрәҗәдә дәвам итәчәк.
Ибтидаинең өченче-дүртенче сыйныфларында төрки телнең (татар теленең) сарфы – грамматикасы өйрәнү башлана. Хисап дәресләре беренче дәрестән башлана. Математика фәне игъдадиянең соңгы курсына кадәр, ягъни ун ел буенча дәвам итәчәк.
Кече атна – пәнҗешәмбе көн дәресләр аз булып, төрле бәетләр, илаһи шигырьләр, касыйдәләр, мәүлед айларында әйтелә торган бәет-мөнәҗәтләр өйрәнә һәм кычкырып төрле көйләргә әйтә идек. Бу вакытта инде хәлфә киткән була. Кайвакытларда «Марсельеза» җырлый башлый идек. Кем аны безгә өйрәткәндер? Белмим. Ләкин ибтидаи мәктәпнең мөдире Рәхим хәлфә  Хәнәфи моны ишетүгә дөп-дөп басып (ул каты басып йөрүче иде) килеп җитә һәм безне туктата, ләкин ачуланмый иде. Бу реакция елы диеп аталган 1907 елда. Касыйдәләр өйрәндек. Мин ибтидаи мәктәпнең соңгы дүртенче сыйныфына килеп кергән идем. Мин ибтидаи мәктәп дәресләрен әткәйдән өйрәнеп узган булсам да, әткәй үзе теләп, аның тәртибен дә күрсәтер өчен, шунда укыта башлады. Ләкин анда мин укый башлагач ук рамазан гаеде килеп җитте, бәйрәм, соңгы пароход белән өйгә кайтып киттем. Шул вакыт навигация бетте, Иделдә сил30 башланды. Авылда Идел туңганны көтеп калдым. Соңгарып барырга туры килде. Тагын бер уңгайсызлык булды. Мин аның мәгънәсен ул вакыт төшенмәдем: безнең авылдаш Хикмәт абый Биккинин, уку бозылганлыктан, авылга кайтып китте. Ул кай якта булгандыр? Аннан башка миңа уңгайсызрак булды. Бер үк бөтен дәресләрдән 9-10
дәрәҗәләр белән имтихан биреп беренче рөшдиягә күчтем.
Игъдадиядә төрек дәресләре бетә. Урыс теле дәресләре дә юк. Рөшдиядә укытылмаган фарсы теле урын ала. Ләкин төп сабак буларак гарәп теле һәм әдәбияты үзенең урынын саклап бара. Хәтта кайбер һуманитар фәннәр дә гарәпчә өйрәнелә. Мәсәлән, ислам тарихы һәм мантыйк-логика. Борынгыдан укылып килгән «Исагуҗи»31 мантыйк китабы урынын саклый...

Дәвамы бар




23 Хәбиб Исхак – монда шагыйрь Хәбиб Шәрифулла улы Исхакый (1883-1913) күздә тотыла.

24 Бу – пар.

25 Хазир – шунда.

26 Сәрап – кадер, хөрмәт.

27 Ягадан вакыф итүчеләр – читтән мал, акча белән ярдәм итүчеләр.

28 Әҗемгәрәй дигән урта кул сәүдәгәр – Әҗем Исмәгыйль – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең хуҗалык эшләрен идарә итүче Әҗемов. Исмәгыйль шуның угылы, «Мөхәммәдия»дә укытты. Әтисе «Мөхәммәдия»нең хуҗалык эшләрен бик яхшы идарә итә. Үзе Галимҗан Баруди мәхәлләсенең уртача байларыннан. Кәсебе – сатучы, ләкин нәрсә белән сату-алу иткәнен яхшы белмим. Ике катлы агач өе Баруди мәсҗеденнән ерак түгел иде. Исмәгыйль Казанның укымышлыларыннан булып, җәмәгать эшләренә катнаша, культура даирәсендә иде. Кабан күленең төбен арчу белән кызыксынып, шуңа тәшвикъ (кызыксындыру, өндәү) итеп йөрде. Аның файдалы булуына фәнни-техник, экономик дәлилләр җыйган иде. Әлбәттә,  әсассез түгел.

29 Фәтхи Бурнаш – бу урында прозаик, шагыйрь һәм драматург, әдәби тәнкыйтьче, журналист, җәмәгать эшлеклесе Фәтхи (Фәтхелислам) Закир улы Бурнаш (Бурнашев) (1898 – 1942) күздә тотыла. Б.Урманченең чордашы. Шәхси архивта аның хакында языла башлаган истәлекнең берничә варианты сакланган. Шуларның берсе: «Шагыйрь, «Мөхәммәдия»дә берзаманда укуда булдык. Дуст идек. Зур талант иясе иде. Яхшы җырлый иде. Элекке Сембер губернасы Буа өязе Бикшит авылыннан. 1917 елда Сембердә, бервакыт солдат идек. Сембердә күп җыелышларда бергә булдык. Ул шунда Октябрь революциясендә катнашып, берничә ел Сембердә калды. Ак чехлар заманында кайда булгандыр, шунысы хәтеремдә калмаган. Бикшиттә булган булуы бик мөмкин. РКПга (КПСС) чехлардан соң кергән булуы мөмкин. 1920 елда инде Казанда иде. Журнал чыгарды».

30 Сил – җил.

31 «Исагуҗи» – «Шәрхе Исагуҗи» – мәдрәсәләрдә укытылган дини китап, 1847 һәм 1849 нчы елларда Мисырда басылган, авторы – Әсиретдин әл-Мөфаддил ибн Гомәр әл-Әхбәри (1200-1264) – гарәп математигы, астроном һәм фәлсәфәче.

Теги: Бакый Урманче Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру