Журнал «Безнең мирас»

Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән йорт-утарның планы билгеле

"Безнең мирас" журналының 2017 елгы 1-3 саннарында атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзинең көндәлекләреннән "Илле бер көнлек сәяхәтем яхуд Малмыж сәфәре хатирәсе" исемле юлъязма басылган иде. Журналыбызның алдагы саннарында шуның башка кисәкләрен дә бастырырга уйлыйбыз.


Әсәрдә Киров өлкәсе Малмыж районы һәм Татарстан Республикасының Балтач районы авыллары моннан бер гасыр элек ничек булган, шул рәвешле, автор үзе күргәнчә, җентекләп тасвирлана. Шулай ук хәзерге Балтач районы Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән йортның план-схемасы да бар. Аны драматург үзе төзегән.  Бу бинада әдипнең мемориаль музей-йорты урнашкан.


Матбугатта беренче мәртәбә дөнья күргән текстны басмага Казан федераль университетының Н.И.Ло­бачевский исемендәге Фәнни китапханәсе Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге баш библиографы Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.


Әсәрдән өзек:


"Авыллар һәркайсы диярлек икешәр, өчәр мәсҗедле. Зур өйләре, сарай-келәтләре һәммәсе агачтан булып, һәр ишегалдында агач вә бәрәңге, кыяр бакчалары бар. Бу якта, кайда карасаң, анда агачлык һәм урман. Ишегалды вә бакчаларда гына түгел, урам буйлап агач тезелеп киткән авыллар да бар. Вятка губернасының ярты җире урманлык булганлыктан, дүрт ягыңа күз салсаң да, агачлык күрүдән котыла алмыйсың. Өйләр һәркайсы урамга өч тәрәзә каратып кара-каршы вә баераклары өй кара-каршы, кара-каршы ясап, крис кебек итеп салганнар. Монда халыкның һәрберсендә үк булмаса да, азрак хәле барлары өй яннарында алма, җимеш бакчасы ясаганнар. Шунлыктан, җиләк-җимеш бик күп була. Моны баераклары бик мөкәммәл эшләп, бакчасына барып керсәң, мыжгып торган җиләклек эчендә каласың".




Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру