Журнал «Безнең мирас»

"Мирас"ка

Күр, биләүдән яңа төшкән
«Мирас»ның гайрәтләрен,
Каләм гаҗиз тасвирлаудан
Мөштәрәм Хәйрәтләрен.
«Без тарихта әзлебез», – дип
Ачылды сынау саның,
Биш-алты номер чыгуга
Таралды илгә даның.
Борынгы, затлы шәйләргә
Бирелде «яшел ут»лар,
Атмаган икән мирасны
Алтатар түгел, туплар.
Язгы ташкындай халкына
Кайтты бөек Исхакый,
Инде башка фидаиләр
Журнал «ишеген шакый».
Түрдә Мәҗлиси, Фәхреддин,
Сөембикә ханшалар,
Габдулла Буби, Дәүләтшин,
Еникеев Гайсалар.
Дисбегә тезелгән сыман
Мәчетләр, шәмаилләр,
Әтраф, төбәк тарихлары,
Татар яшәгән илләр...
Милләт чыгышы бәхәсе.
Тезмә. Чәчмә. Парчалар.
Болгар чоры, шәһре Казан,
Җүкәтаулар, Арчалар.
Ислам нигезләре, иман,
Тыйбб, тарихи сурәтләр,
Мәшһүрләрнең рәсемнәре,
Фатихаи теләкләр.
Без дә синең юбилейга
Иң мөкатдәс теләктә,
Горурлык хисләре дөрли
Ашкынулы йөрәктә.
Инкыйлабка хәтле чыккан
Мәҗәлләләр варисы,
Синдә парлак дәвам итсен
Журналларның тарихы.
«Аң»ның зиһенен алга сөр,
«Карчыга» үткенлеген,
Аңласын татар, ниһаять,
Бу җиһанда кемлеген.
Юлың «Ак юл»дай пакь булсын,
Кыюлыкларың «Туп»тай,
«Гасрел-җәдид», «Уклар»ында
Юл сызган сиңа Тукай.
«Яшен»дәй яшьнә, «Ялт-йолт»тай
Милләт күгендә балкы,
«Чүкеч» кебек, маңкортларның
Каткан калебен талкы.
Җитез бул син «Чикерткә»дәй,
Раушанрак «Миръат»тан,
Уң мөштәрәм хатын-кыздан
һәм, әлбәттә, ир-аттан.
«Икътисад»ның саллылыгын
Өлге итү дә ваҗиб,
«Мөгаллим», «Мәктәп», «Мәгариф»
Шулай ук үтә нәҗиб.
«Тәрбияи...», «Нәҗат», «Ислах»
Зур хезмәт нәтиҗәсе,
Боларның да «Мирас» өчен
Зарури тәҗрибәсе.
«Дин вә әдәп», «Мәхкәмәи...»
Шуларның замандашы,
Дини-рухи матбугатның
Тотрыклы нигез ташы.
«Мохтарият», «Сөембикә»,
«Азат ханым», «Нисван»нар
«Мирас»ка юл ярган күркәм,
Күңелгә хуш ризваннар.
«Мәгыйшәт»нең үз эзе бар
Тарихында басманың,
«Балалар дөньясы» – күрке
Журналистик язманың.
«Шура» – милли диңгезебез,
Синең асыл элгәрең,
Шуның үрнәгендә эшләп,
Артсын һәнүз егәрең.
Ошбу журналлар солтаны –
Юллаучы йолдыз сыман,
«Мирас» – «Шура» варисы, дип
Хак булыр кылсаң гөман.
Тик «Атака» була күрмә
һәм «Сугышчан алласыз»,
Шулар калдырды милләтне
Бабичсыз, Акмулласыз.
Мең елдан олуг тарихлы
Халкымның бул тулпары,
Шанлы милләтнең тап төшмәс
Байрагын тот югары.
Гасырлар кичкән мирасны
Белсен милләт өммәте,
Бабайларның һиммәтенә
Артсын даим хөрмәте.
Кавемнең һәрбер симасы
Күрсен синдә шәүләсен,
Милләтеннән йөз чөергән
Укысын ләхәүләсен.
Колач-дәрманың көчәйсен,
Киңәйсен офыкларың.
Аяк терәп даула, әйдә,
Милләтнең хокукларын.
Халкым язма тарихына
Иң булып алтын мирас,
Хак Тәгалә сиңа кылсын
Галәмдә иң зур тираж!

Теги: Равил Әмирхан Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру