Журнал «Безнең мирас»

Мәгърур нарат кебек...

Мәгъсум абый Хуҗин белән мин «Идел» журналында эшләгәндә аралаша башладым. Редакциягә Мәгъсум абый килеп керсә, безнең алда ни җитди булып күренергә тырышкан баш мөхәрриребез Фәиз абый Зөлкарнәй дә түзми, елмая башлый. Ул арада «Салават күпере»ннән Зиннур Хөснияр белән Ләбиб Лерон да кереп җиткән.
Югыйсә Мәгъсум абый эч катып көлә торган мәзәкләр дә сөйләми үзе. Вәләкин без аңа магнитка тартылгандай тартылабыз. Агабыз кырында рәхәт безгә! Чөнки үзенә генә хас бер якты вә тансык җылылык хасил итә торган аурасы-җан халәте бар Мәгъсум абыйның.
Шулай бер килүендә ул миңа:
– Бер хикәяңне антологиягә әзер¬ләп бир әле, – диде.
Әле китап та чыгармаган башым белән мин аптырап калдым.
– Ул хикәяңне сайлап алдым инде, әгәр дә... риза булсаң, – дип өстәде аннары агай.
Журналда гына басылган әлеге хикәяне мин егерме яшемдә язган, һәм әллә ни җитдигә санамый да идем. Әнә шулай иттереп, «Канлы болыт» хикәясе Мәгъсум Хуҗин төзегән «Татар хикәясе антологиясе»ндә урын алды.
Берничә ел үтеп, инде «Казан утлары»нда эшли башлагач та, агай бу хикәягә «бәйләнүен» дәвам иттерде. Эш болай булды. Өч хикәямне журналга әзерлим. Мәгъсум абый, кереш сүз язарга ниятләп, кулъязмамны сорап алды.
– Хикәяләрең әйбәт кенә, – диде ул көннәрнең берендә. – Әмма дә теге әфган хикәяң... шәп иде!
Инде менә хәзер, бүген – Мәгъсум абыйның вафатыннан соң күпме сулар аккач кына – уйлап утырам... «Егерме яшьтә алган планка-кимәлеңне төшермә!» – дигән икән бит миңа олпат остазым.
Мәгъсум ага – туган Сабасына, аның туфрагына кендек каны тамганнан бирле гел мөкиббән булып, табынып яшәгән зат. Язучының бөтен әсәрләре дә диярлек шушы як рухы белән сугарылган. Нәтиҗәдә, әдипнең беркемне дә кабатламаган, фәкать үзенә генә хас стиле формалашкан. Күрше Мамадыш-Тәкәнеш якларыннан булгангамы, ул мине якташы итеп саный иде. Тәлгат Нәҗмиев белән берлектә чыгарган «Яшә, Саба-йорт!» китабына автографын болай дип язып бирде: «Якташка! Сезнең якта да бар андый наратлар!» Бу култамга – китап авторларының шундый бер чал нарат янында төшкән фотосурәтләренә дә ишарә. Дүрт-биш гасыр гомерлек борынгы наратның безнең райондагы урынын да әйткән иде әле Мәгъсум абый.
Туган төбәге турында, Саба кешеләре хакында шулкадәрле дә яратып, онытылып, тәмләп-тәфсилләп яза ки – бу китапны укып чыккач, мин бераз аптырап та, Мәгъcум абыйга болай дидем:
– Нигә үзең турында берни дә юк соң?!
Агаем, калын каш астыннан гына, сизелер-сизелмәс кенә моңсу елмаеп куйды.
– Минем хакта... сез язарсыз инде... – диде.


***
...Еш кына без Мәгъсум абый белән «Идел-Пресс»тан өй уңаена бергә кайта идек.
– Ашыксаң, бар, мине көтмә, пехота! – ди ул, таягын җиргә батырып. Вәләкин аның алдында әллә нинди ашыгуларың да баштан чыгып оча, валлаһи. Әле генә Шәйхи Маннур турында сөйли башлаган иде...
– Мөдәррис Әгъләмгә генә килешә иде ул шигъри адымнар белән йөрү! – дим мин аңа. – Ә хикәя ул саллы, мәгърур адымны, ашыкмыйча гына барганны ярата!
Чагыштыру ошый агайга һәм ул, тәмләп кенә көлеп куя да, без кала уртасындагы паркта тәмәке кабызып, ашыкмыйча гына алга атлыйбыз. Мәгъсум абый исә... Фаил Шәфигуллин турындагы истәлекләренә керешә. Ә бая сөйли башлаган Шәйхи Маннур турындагысын барыбер ишетмичә өйгә кайтып китмәсемне белә, хәйләкәр.
Мәгъсум абыйга машиналар берөзлексез чабышкан Чистай урамының аргы ягына чыгарга кирәк. Мин аны озата барам да, кире автобус тукталышына башымны борам.
– Әйдә, хәзер инде мин сине озата чыгам! – ди Мәгъсум абый. – Алайсам, бу яктан җәяү генә кайтсаң, кайтырыңа ерак шул – ике тукталыш!
Шулай иттереп, тәки өйгә җәяү йөрергә өйрәтте мине агай!


***
...Дөнья артыннан куучы машиналар арасында февраль бураны адашып йөри. Кайчандыр Мәгъсум абыйны өенә озаткан чатка чыгам да, Чистай урамы буйлап өйгә атлыйм. Минем дөньямда, адаштырмас маяк булып, бер мәгърур, олпат нарат үсеп утыра! Әнә бит ул, әнә-ә – аңа буран ни, вакыт ни, салкын ни – юл чатында вәкарь вә сабыр гына таягына таянган да, сизелер-сизелмәслек кенә моңсу елмаеп, басып тора Мәгъсум абый...

Теги: Марат Закир Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру