Әдәби мирас Уку өчен 5 минут

Мәйданнарга рәхим ит син, Хуш киләсең, Сабан туе!

(Сабан туена багышланган шигырьләр)

Ренат ХАРИС

ТАТАР БӘЙРӘМЕ

 

 

Сабантуйларның саны юк!

Юк Сабантуйның яше.

Сабантуй һәрбер татарның

Йөрәк түрендә яши...

 

Сабантуй – борынгы йола!

Бүген дә ул шул килеш!.

Шарты бер – кеше үзеннән

Үзе сорарга тиеш:

 

«Хакым бармы соң бәйрәмгә,

Лаеклымы мин аңа?..»

Гасыр аръягында туган

Бу сорау һаман яңа.

 

Бу сорауга татар халкы

Җавабын бирә торды –

Тәненнән кан акканда да

Ул икте, язды, корды!

 

Шулай итеп Сабантуйга

Яулады ул үз хакын...

Һәм менә көчле кулына

Язмышын алды халкым.

 

Язмышка хуҗа халыкның

Шатлыкка да хакы бар –

Ә шатлыкның Сабан туе

Дигән мәгърур аты бар.

 

Яңгырасын ул мәйданда,

Гөрләсен һәр йөрәктә –

Сабан туе һәр кешене

Көр яшәргә өйрәтә.

 

 

Резеда ВӘЛИЕВА

ЙӨРӘК ЯРСЫЙ, ҖАН ШАТЛАНА

 

...Сабан туе, Сабан туе,

Уен-көлке, җыр, тамаша.

Батыр ирләр, чапкын атлар –

Бар да бүген көч сынаша…

 

Чүлмәк вату, көч сынашу,

Уен арты уен китә.

Өлкәннәре, кечеләре –

Бүген бар да бәйрәм итә.

 

Чиксез бәхет, зур тантана,

Йөрәк ярсый, җан шатлана,

Бәйгеләрдә аргамаклар

Очар коштай канатлана.

 

Сөлек кебек сылу атлар

Искән җилдәй җилеп үтә.

Чынга ашты ак хыяллар –

Бу шатлыкка ниләр җитә!

Җиңү яулый белгән халык

Бүген шулай бәйрәм итә!

 

 

Фәнис ЯРУЛЛИН

БҮГЕН БЕЗДӘ САБАНТУЙ

 

Бүген бездә Сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

 

Кемдә нинди һөнәр бар?

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны

Урагыз мәйданнарны.

 

Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз.

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

 

Ансыз булмый Сабантуй,

Колагыңа киртләп куй

. Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез:

 

Картлар чүлмәк ватканын,

Атлар чабышып кайтканын,

Көрәшчеләр бер-берсен

Җилкә аша атканын.

 

Карасагыз – бәйрәм бар,

Сусасагыз – әйрән бар,

Ял итәрсез арсагыз,

Үкенмәссез – барсагыз.

 

 

Харрас ӘЮПОВ

САБАНТУЙ

 

Яланнарда Сабантуйлар гөрли,

Яшь егетләр суза гармунын,

Уйнаклатып җилләр алып китә

Еракларга гармуннар моңын.

 

Вак-вак атлап биегән кызлар ялгыш

Йөрәгеңә басар кебекләр.

Җаен табып кына сылуларга

Каш сикертеп уза егетләр.

 

Көрәш кыза мәйдан уртасында,

Дулкынлана халык: кем җиңәр?

Көрәшчеләр әле бил бирмиләр,

Чыдасыннар гына сөлгеләр.

 

Гасырларның йөген күтәргәндә,

Бөгелмәгәч, бер кат сыналгач,

Гер ташларын чөйгән чакта гына

Бу беләкләр, беләм, сыгылмас.

 

Бәйгеләрдә – җилдән җитез атлар,

Дагалардан очкын чәчелә.

Ат өстендә килгән үсмерләрнең

Ут кабыныр сыман чәченә.

 

Яланнарда Сабантуйлар гөрли,

Бәхетлесе илнең бүген мин.

Хәтфә кебек яшел яланнарга

Ачып салган халкым күңелен...

 

 

Роберт МИҢНУЛЛИН

САБАНТУЙ БҮГЕН БЕЗДӘ

 

Шатлыклар – күңелебездә.

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә.

 

Иң уртага утыртканнар

Иң озын бер колганы –

Колганың да бик тиз генә

Менеп булмый торганы.

 

Җиңгиләр биреп җибәргән

Бизәкле бүләкләрен.

Ә малайлар көрәшергә

Сызганган беләкләрен!

 

Ә кызлар киеп чыкканнар

Иң матур күлмәкләрен.

Латыйп бабай төяп килгән

Иң ныклы чүлмәкләрен.

 

Абыйлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларын.

Гармунчылар алып чыккан

Җырларның уртакларын.

 

Җилферди чиккән сөлгеләр.

Бүләкләр – күбебезгә!

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

 

 

Рашат НИЗАМИ

ИСӘНМЕ, БӘЙРӘМ!

 

Җырлары һәм гармуннары белән

Сабантуйлар килде әйләнеп.

Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан:

Авыл саен сөлге бәйләме!

 

Тамаша кыл, күңел ач син бүген,

Биеп җибәр, әйдә, булмаса!

Болынлыкны яшел постау итеп,

Табын кора туган-тумача.

 

Бабалары моңы – Иделдәндер,

Сибелгән шул татар, сибелгән.

Туган җирен сагынып кайта алар

Донбасслардан, ерак Себердән.

 

Туган якның чишмәләре тәмле,

Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.

Кардәшләрем, кунак булып түгел,

Бөтенләйгә инде кайтыгыз!

 

«Бу бит безнең Ватан!» – дия-дия,

Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик.

Татарларым! Сабантуйда сыман,

Яшәүдә дә мәңге берләшик!

 

 

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

САБАНТУЙ

 

Сабантуймы, Сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

 

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышлыга йөгереп...

 

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектә сөйләшеп,

Җиңсәң әгәр,

Сабантуй –

Эчкә шатлык сыймас туй!

 

 

Гөлүсә БАТТАЛОВА

ХУШ КИЛӘСЕҢ, САБАН ТУЕ!

 

Идел-йортка бәйрәм керде:

Җиз кыңгырау – дугаларда.

Егетләрдә – тальян гармун,

Чиккән сөлге – юргаларда.

 

Күзең ачтың – шытты бөртек –

Килер көннең ышанычы.

Җырга күчкән шигъри аһәң –

Игеннәрнең куанычы.

 

Аланнарда – яшьлек җыры,

Печән исе, чалгы чыңы!

Бәйрәм рухы – йөрәкләрдә,

Мәйданнарда – тальян моңы!

 

Сабанында сынатмадык,

Җир-анадан шәфкать көтик!

Күтәрик без күңелләрне –

Сабан туен бәйрәм итик!

 

Татар күңеле һәрчак ачык:

Әзер җыры, әзер сые!

Мәйданнарга рәхим ит син,

Хуш киләсең, Сабан туе!

 

 

Чыңгыз МУСИН

САБАНТУЙЛАР ҖИТТЕ

 

Сабантуйлар җитте, сихри моңнар

Мәйданнарга тарта күңелне.

Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне

Авыр елларда да үткәрде.

 

Туган яклар газиз һәркемгә дә,

Авылдашлар кайта читләрдән.

Сагындырып килгән бу көннәрне

Кем бар икән зарыгып көтмәгән?

 

 

Ирек САБИРОВ

ТАТАР БӘЙРӘМЕ

 

Сабан туе гөрли, Сабан туе!

«Алмагач»ын җырла сызгырып!

«Хезмәт туе», – диеп, гармуныңда

Сәйдәш көен җибәр сыздырып!

 

Җилләре дә бүген әллә нинди –

Тантаналы, горур, серлеләр.

Шул җилләрдә уйнап җилфердиләр

Милли бизәк чиккән сөлгеләр.

 

Түрдә торсын тәмле бал-чәйләре,

Чәчәк бәйләмнәре, җәй яме;

Шаккатырып Рәсәй халыкларын

Шау-гөр килә татар бәйрәме!

 

 

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ

И САБАНТУЙ!

 

Чәчәкләрдә, кызлар карашында,

Кошлар сайравында җәй яме.

И Сабантуй, тансык, көтеп алган

Татарымның милли бәйрәме!

 

И Сабантуй, синең бәйгеләрдә

Чыныгу алдык гомер-гомергә.

Мәңге сүнмәс өмет кояшыдай

Уелгансың безнең күңелгә.

 

И Сабантуй, ярсу аргамаклар

Томырылып чаба узышта.

Бармы тагын мондый тантаналы,

Шатлыклы көн безнең тормышта?

 

И Сабантуй, һич тә тынып тормый

Җыр-моң, бию синең түреңдә.

Рәхәтләнеп күңел ачсын, әйдә,

Зарыкканнар сине күрергә.

 

И Сабантуй, батыр көрәшчеләр

Мәйдан тота синдә һәр елны.

Егетләрең пәһлевандай көчле,

Ә кызларың көләч, ягымлы.

 

И Сабантуй, җанны җилкендергән

Зур тамаша илдә хәйран син.

Милләтемне көчле, горур иткән

Гасырлардан килгән бәйрәм син!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи