Журнал «Безнең мирас»

Котадгу билик (Котайткыч белем)

Гомер эзсез түгел, михнәтең эзсез,
Хезмәтең үлчәүле, михнәт – үлчәүсез.
Бик ачынмый кеше гомер үткәнгә,
Ачынадыр эше зая киткәнгә.
…Азга канәгать, тик күңле бай булсын,
Кулы ару-пакь һәм йөзе ай булсын.
Фикерле, белә дин-шәригатьне дә —
Намус һәм вөҗдан бар шундый кешедә.
Бийләр табигате нечкә булу чын,
Таза булмаса аш, ашамас, дустым.
Ашчы ару булса, ару аш салыр,
Ару булса аш-су сөеп ашалыр.
Тәрбиясез кеше ашны да боза:
Кирәксезгә ашны тота, кул суза.
Сок кешенең саксыз кыланышыннан
Саклан, төрле ауру тарала шуннан.
Шуны әйтим — нинди булса да ир-ат,
Һичкем юк үзеңнән ышанычлырак.
Кешегә ышан, тик үзең бул пеше.
Үзеңнең ашың ич, үзеңнең башың!
Бу очракта ошбу мәкаль урынлы
(И, изге егетем, онытма шуны):
Ышан бүтәннәргә, тик күзәт, тикшер:
Үз мәнфәгатеңдә – үз күзең үткер.
Барча газиз шәйдән үз җаның газиз,
Газиз җаныңны син сакла һичсүзсез.
…Матур булсын ашчың, йөреше җитез,
Кырынган һәм буйчан, күңле–теле төз
Матур йөз кешегә күренер ару,
Ару булмаган аш тамакка кару [1].
Арулык-пакьлекне Алла ярата,
Пакьлек ир-егетнең данын тарата.
Пакизәлек барча кеше теләге,
Табын ямьле булса, ашың да тәмле.
Кеше кергән икән-аштан ерак тот,
Ашыйсың да килмәс, күрсәң пычракны.
Мөһим һәрбер эштә чынлык-тугрылык
Яманлыкка илтә кыек юл-юрык.
Ашчылар башлыгы кулын тыймаса,
Барча ашчы кулы кыек булачак.
Аш угрысы торса өсте-өстенә,
Ничек бий табыны ямьле булсын, ә?
Һәр кемсәгә тугры, иге булу шарт,
Иге кеше генә була шиксез шат.
Ни ди, ишет, дөрес холыклы бер ир:
«Тулы шат тормышка әхляк китерер».
Тугры бул — ташламас сине кот кошың.
Тугры юлдан йөрсәң төнгә калмассың.
Хыянәт кай төшкә аягын баса,
Шуннан ямь китә һәм бәрәкәт кача.
Хыянәтче кеше кул тыккан җирдә
Туфрагың таш була, корый диңгезләр.
Тугрылыклы кеше хуҗасын сөяр;
Хыянәттән яны ояты тыяр,
Тугрылыклы кеше бәген үз күрер,
Хезмәте илә ил милкен үстерер.
…Ул булсын акыллы, сабыр, белекле,
Һәм аш вакытында инсафлы, ипле.
Хезмәттә юл-юрык буенча йөрсен,
Кергәндә-чыкканда тәртибен белсен.
Эштә зирәк булсын, әдәпле, җыйнак,
Белемен куллансын һәм булсын тыйнак.
Тугры булса бийгә, көтеп мактауны,
Изге аты аны мәңге сакланыр.
Фәһемле кешеләр изге ат [2] теләр,
Бигрәк ышанычлы була галимнәр.
Ушлы кешеләрдән инсанлык килә,
Белекле кешеләр кешесе була.
Ни ди, ишет, әнә, фәһемле кеше:
«Укымышлы кеше – кешеләр башы».
Укыган-вафалы – ул иң чын кеше,
Фида кылыр үзен бүтәннәр өчен.
Вафасыз, әшәке, кылыгы түбән
Җиңел генә кайтыр әйткән бер сүздән.
Менә, әйттем инде, сиңа, илбигем,
Ашчылар башының кирәк ниндие.
Тәмаман баш булсын савыт-тиргегә,
– Тыныч ашасын, – дип торсын, –
бигенәм.
Менә, илбик бу иң зур ашчы хакында
Әйттем мин хәтердә ни барсын да.
Илбик әйтте: – Яхшы аңладым моны
Тагын бер сүзем бар: аңлат син шуны
Менә хезмәтемдә көрәгә башы,
Ничек оештырсын ул эчү эшен?
Ничек белим шуның ышанычлысын
Һәм эчемлекләрнең кайсы чын?
Үгделмеш көрәгә башының нинди булырга тиешлеген әйтә
Җавапта Үгделмеш әйтте: — И, илбик,
Бу хәлдә дә ярдәм итәдер белек,
Көрәгәче кирәк күптән сыналган,
Күңеле басылган, туры юл алган.
Бөтен, чын, рәхимле, күңел күзе тук,
Үз эшендә холкы — мисле аткан ук.
Менә шундый булса ул көрәгәче
Ярый, җитсә аның бу эшкә көче.
Көрәгәче тота утның [3] төрлесен:
Эчйомшарткычын һәм ашсеңдергечен.
Аның кул астында төрле ут була:
Эчү, ялау өчен һәм дә йотуга.
Җимеш, эчемлекләр һәм күмәч-тәмәч
Авызыңа керер аңардан үткәч.
Идарәчегә аш аша хәтәр бар.
Көрәгәче, ашчы тәүләп татырлар.
Ашчы, көрәгәче тугры булмаса,
Илбикләргә бигрәк кыен ләбаса.
Ишет, ни ди бер бик тәҗрибәле бәк:
Ашыңны чамалап ашарга кирәк.
Тамакка игътибар башыңны саклар.
Аз ашаган, соңра, тәмлерәк ашар.
Яшьли әрәм булган күп егет күрдем:
Алар ашка чама куймыйча үлде.
Авызга игътибар бирергә кирәк:
Чире дә, име дә авыздан керә.
…Ушлы һәм белемле булсын эшендә —
Яшәүгә ямь кертә шундый кешеләр.
Яманга катылмый ушлы бер инсан,
Ялгышмассың шундый затка ышансаң.
Кәкре-бөкре агач утка ягыла,
Зинданга хаиннәр тотып ябыла.
Тугры булып эш кыл, и, ирдәм бигем.
Тугрылыктан тыш юк бер көнем минем.
Көрәгәче бик тә тыныч кылансын,
Йөрәге-күңле дә ярсу булмасын.
Дөрес башкарсын эш һәм хезмәтләрне,
Якын юлатмасын түбән затларны.
Үзе әзерләсен эчемлекләрне,
Үзе куйсын бөке һәм пичәтләрне.
Аш-суга кушыла торган утларны
Үзе әзер тотсын, белсен шуларны.
Сәрин, коры җимеш, шәрабь вә гөләп
Һәм башканы күрсен үз күзе белән.
Ачысын-төчесен игътибарласын,
Табын савытларын алдан барласын.
Бийгә кылган хезмәт алыныр искә.
Кол үз файдасына эшләсен эштә.
Ни-нәрсәгә керсә кеше хезмәте,
Шуңарга баглана җаны һәм дәрте.
Бер акылдар ошбу хакта сөйләгән
Сүз бар (бик файдалы, аңласаң әгәр):
«Тырыш кеше нинди эштә булса да,
Яратып эшләсә, җанын да сала.
Кеше гомерен-көчен биреп эшләсә,
Шатлыгы-кайгысы шул эштә кала».
Ипле генә булсын — шундый табылсын —
Шул булыр илбиккә лаек табынчы.
Аннары сакыйга ярдәмчеләр дә
Сакалсыз һәм матур булсыннар бар да.
Бу эштә егетнең шундые кирәк —
Аның эшен күреп шатлансын йөрәк.
Чырае ачык, саф йөзе — тулган ай,
Чәче кара, буе коеп куйгандай.
Билен кысып буган һәм яурыны киң,
Тән төсе ак, йөзе алсурак, ләкин.
Яшел, күк, сары, ал киемнәр киеп
Йөгерешсен яшьләр аш-су китереп.
Сакый да сакалсыз саф йөзле булсын.
Табынга төшмәсен һичбер чүп, кылчык.
Савытта чүп булса, ашы яраксыз,
Аш-суга төк төшсә ничек ашарсың?
Шуңа күрә галим сүзе хаклы сүз:
«Көрәгәче булсын сакалсыз-төксез».
Көрәгәче ару, саф йөзле булсын,
Шул чакта, ничектер, тәмлерәк сусын.
Матур йөзле ипле кеше ни эшли
— Бары үрнәк була, бары килешле.
Ни ди бер атаклы бәйтләр әйтүче
(Юсык белим дисәң, хәтергә күчер):
«Йөзе матур, сүзе ягымлы булсын,
Ни китерсә, шуннан бал татып торсын.
Ачыкканга сүзе гүя, аш кебек,
Чаңкаганга булсын, гүя ки, сусын».
Көрәгәченең нәкъ шундые кирәк,
Ярдәмчеләре дә булсын шундыйрак.
Шулай булса, аңар инаныр бәк, бий
Якын тотар тәмам, мотлак кирәк дип.
Мөһим эшкә, илбик, сайланмыш ирләр,
Тугры һәм әдәпле кешеләр телә:
Берсе ялавач һәм берсе бетекче,
Берсе сакый, тагын берсе пешекче.
Боларның һәрберсен бик сайлап ал да,
Соңыннан һичкемгә үпкәдә калма.
Юньсезрәк бетекче, ялавач килсә,
Болар кәсәфәте төшәдер илгә.
Пешекче-ашчылар начар булганы
Кәефкә, саулыкка сала зыянын.
Каты тот, и, илбик, кайбер затларны.
Талымлап, сайлап ал эшкә аларны.
Янә дә Үгделмеш әйтте: — И, илбик,
Бөекләрнең аты да, эше дә бөек.
Бөек эштә була баш катырулар,
Шулай итмәгән бий бийлектән колар [5].
Ни ди, әнә, бийнең киңәшче бәге
(Һәр сүзе — акылның саф энҗеләре):
«Айә, теләмә наз, азап телә бий!
Назлар һәрчак азап белән йөри бит.
И, бий, рәхәт түгел, михнәт теләгел,
Михнәт белән чын-чын рәхәт килә гел».
Бий тырышса, тыныч булыр ил, баер,
Ил баеса бийгә бәхет елмаер.
Рәхәтлектә гафил булма, и, кеше,
Кыенлыклар тиз үк килеп җитешер.
Ничәмә-ничә бу ашчы-киңәшче
Хезмәт итсәләр дә, и, дус бий кеше,
Хаҗәтеңне синең белүче — үзең,
Үзеңнән яхшырак белмәс, шул сүзем.
Ни ди, әнә, күпне күргән боерыкчы [6]
(Син аны язып ал, соңынан укы):
«Газиз җаның өчен чынлап көрәшкән
Беркем дә табылмас үзеңнән башка.
Сакла син үзеңне ахырга кадәр,
Һичбер җай калмаса гына маташма».
Әйтәсемне әйттем, и, котлы бийем,
Очраучан чирләрнең утын һәм имен.
Шул –мәзкүр кешеләр баетыр илне,
Бий данын күтәреп, дошманны җиңер.
Моны сөйләдем менә бу бабта,
Тагын сүзләрем бар тагын бер хакта.
Илбик тыңлар булса, мин сөйләп бирәм,
Югыйсә һичкемгә әйтмим — яшерәм.
Җавап бирде илбик: — Сөйлә, и, идез [7]
Нәрсә турында син әйтмәкче идең.
Кирәкле була ул син әйткән һәр сүз,
Фәһемдә дәрья син, гыйлемдә — диңгез.
Һәм Үгделмеш әйтте: — И, котлы илбик,
Сездән тияр илгә — халыкка белек.
Сөйләдем илбиккә хезмәтлек юлын,
Ягьни ничек эшли нинди төр колы.
Бийләр дә белергә тиеш кол хәлен,
Бигрәк тә елларча хезмәт иткәнен.
Бийләр хөкем йөртсә коллар өстеннән,
Бий дә азат түгел коллар хөкменнән.
Коллар бийне күпме хөрмәт итсәләр,
Бий дә колны хөрмәт итсен шулкадәр.
Хезмәтче мал өчен хезмәт итәдер,
Әгәр мал тапмаса шунда, үртәлер.
Илбик әйтте: — Сөйләп бирче ипләбрәк,
Хезмәтченең хаккы нидән гыйбарәт?
Үгделмеш илбиккә хезмәтчеләрнең бий алдындагы хокук-хаклары турында сөйли
Һәм Үгделмеш әйтте: — Бийләр каршында
Хезмәткәрнең эшенә күрә хаккы бар.
Тәүдә бий туйдырсын аның тамагын,
Соңра булдырырга кирәк-ярагын.
Эш булдыру имгәк, азап, михнәтле,
Шуңа бәкләр эшче колны хөрмәтли.
Җан-тән илә эшли тырыш кол кеше,
Аңар кыйммәт төшә бий сөенече.
Тирләп-туңып, ач-тук, җәяү - сыбайлы,
Кылыч, балта һәм ук тәнен яралый.
Чирү-теземдә уң-сулдан, йә алдан
Атлый ул «бийгә тисен, дип, файдам».
Яуда барса алдан — үзе бер калкан,
Бие тере кала, ул үлеп калса.
Шулай ул бийенә сөенеч теләп,
Михнәтендә ялгый көннәрен төнгә.
Бу хезмәтләр өчен, бий, үтә хакын:
Түләп тор акчасын, изге бел атын.
Ни ди, әнә, данлы Өч урдага хан [8]
— Халыктан сайланмыш гадел, чын инсан.
И, холкына олуг бий булган кемсә!
Бөек бел яугирне, ул хезмәт итсә.
Бий кулын озайта тугры хезмәткәр,
Нәкъ ул бийгә төзи авыл һәм шәһәр.
Бий никадәр булса бөек вә көчле,
Хезмәткәрләренә тик ул бурычлы.
И, илбик, кешегә хөрмәт — кешелек,
Кеше күңленә юл тап иң элек.
Кеше күңеленә юл табу нидә?
Аның кыйммәтен һәм хакын белүдә.
Хезмәткәр хезмәтнең әҗерен көтә,
Әҗерен бирмәсәң кешелек китә.
Хезмәтче кыйммәтен билгели бийләр:
Никадәр файдалы икәнен үлчәр.
Һиммәтенә күрә кыйммәте, диләр,
Бәяне чамала хезмәткә тиңләп.
Кеше терлек кебек, бер яктан, илбик,
Боларны тиңләргә дә мөмкин кебек.
Тамагын туйдырсаң әгәр елкының,
Аласың файдасын тиздән үк аның.
Бәге әҗер бирсә һәм мактап алса,
Хезмәтче аңар җан фида кылачак,
Ул инде тугры һәм тыңлаучан булыр,
Бәкне сөендерим дип хезмәт кылыр.
Тәҗрибәле берәү әйткән, ди, моны:
«Белемеңә күрә кул озынлыгы».
Кешегә иге бул — ул җанын бирер,
Аңар берне бирсәң, ул унын бирер.
Кеше аслам күрсә, шуңа кол булыр,
Азапка атылыр, биакыл булыр.
Кирәк хезмәтчегә эш хакын бирү,
Ярлыны кидерү, ачны туйдыру.
Нинди бий була ул, и, котлы бийем,
Чыгармаса ярлы хәлдән үз илен.
Ни диләр, ишет син карыйлар сүзен
(Карыйлар сүзе ул — егетләр күзе):
«Азапласа да бер имгәк күршесе,
Кешелекле җавап бирә чын кеше,
Кешенең хезмәтен хөрмәт кылмаган
Кеше дип аталмый, ул инде хайван.
Хезмәт итүчеләр ике төр булыр:
Бере азат, бере кулдагы колдыр.
Кол ул хезмәтендә ирексез була:
Аны, тыңламаса, таяклый хуҗа.
Азат үзен үзе хезмәт кылдыра,
Аны кирәк авыр хәлдән йолырга.
Бар азат — буш [9] кеше — игелек колы,
Боларга ачып бир игелек юлын.
Азат һәм кол тиңдәш булу шәп түгел.
Азатны динчә тот, колны кол дип бел.
Бийләрнең сәрае — тынычлык җире,
Сәрай тоту сиңа файда китерер.
Хезмәткәр баеса, данлый бий атын,
Бий исеме мәңге калыр шуннан соң.
Бий белән хезмәтче, ялчы арасы
—Нәкъ менә сатасы — сатлык аласы.
Сатучы саткан шәй алучы өчен
Бер мая-теләгән нәрсә эшлисең.
Аны кая, нинди эшкә бүләсең —
Ел, ай, көннәр узгач файда күрәсең.
Шуның кебек уңар ялчы кеше дә,
Хуҗа белән бердәм булса эшендә.
Бәге колга йомшак әйтеп эш бирер,
Ялчы җан-тән белән эшләр күп гомер.
Ялчы, яугир фида кылыр җанын да,
Кылыч орып алыр шәһәр-авыллар,
Дошман муенын кисәр, хәзинә яулар.
Бий теләгәнен табар — нигъмәтләр явар.
Болар, бийем, синең мәнфәгатеңә.
Ялчыга тиешле мәрхәмәт кенә
Әнә сәүдәгәрләр башлыгы әйткән
(Табыш өчен дөнья гизгән базаркян):
«Үз углыңнан якын файдалырак кол;
Дошман була сиңа инсафсыз угыл».
Бар хәрәкәтлеләр табыш эзлиләр;
Табышсыз калган карт аучы тиз үлә.
Яугирләр бийләрнең канат каурые,
Канатсыз кош очмас, и, бийләр бийе.
Бий кодрәткә ират белән ирешә;
Ират илә бийләр төеннәр чишә.
Җыелса батырлар бий тирәсенә,
Бар дөнья керер бий идарәсенә.
Җыйса бий галим һәм һөнәрлеләрне,
Ул хәл итәлмәгән мәсьәлә бармы?
Җиһангиргә галим кирәк мең төмән,
Шулай булса карар аңар бар җиһан.
Арзанлама гыйлем-һөнәрне угыл:
Гыйлем-һөнәр гүя аккош кебек ул.
Аккош сүрәтендә фән-гыйлем коты,
Ягъни аның аккош буладыр аты.
Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Дәвамы. 2013 елның 10 нчы саныннан басылып килә.
1.  Күрәсең, шундый мәкаль булган.
2. Изге ат – «изге булу даны».
3.  Утның — шифалы үләннең.
4. Кола-у — «гөрселдәп авып төшү».
5. Боерыкчы, боер, боерык — барча борыңгы төрки дәүләтләрдә вәзир һәм баш судья.
6. Идез — «югары акыл иясе» (татар сүзлекләрендә очрый).
7. Сыбайлы – атлы (гаскәри). Татар сөйләшләрендә дә актив кулланылыштагы сүз.
8.  Хан сүзе КБ-тә монда беренче тапкыр килә, бәлки ул соңынтын өстәлгәндер.
9. Буш монда «ирекле».

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру