Журнал «Безнең мирас»

Киңәш




Күңел кошың канат җилпеп очмас борын,
Урман, таулар, диңгезләрне кичмәс борын,
Шатлан əле, сөй дөньяны, уйна да көл,
Күз яшьләрең төрелеп-төрелеп төшмәс борын.



Күкрәгеңдә тормыш уты капмас борын,
Йөрәк каның сыгылып-сыгылып акмас борын,
Болгар кызы кара күзен мөлдерәтеп,
Яшь күңелгә сүнмәс ялкын якмас борын.



Шатлан əле, сөй дөньяны, уйна да көл,
Тормыш тавы басып, кысып измәс борын,
Чык сәхрага, рәхәт тормыш көен көйлә,
Сандугачың күкрәгеңдән бизмәс борын.



Киң диңгездә колач салып бер йөзеп кал,
Дулкынлары тау-тау булып купмас борын,
Каек белән әйләнмәдә әйләнеп кал,
Упкынлары мәңгелеккә упмас борын.





Зыя Ярмәки
Фото: pixabay

Теги: Зыя Ярмәки Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру