Журнал «Безнең мирас»

Холык киләчәккә йогынты ясыймы?

 Холык-табигатьне фәл­сәфи яктан кеше рухының, кеше күңеленең ике төп сыйфатының берсе була­рак билгелиләр. Рухның икенче төп сыйфаты – акыл. Нәкъ менә шушы ике сыйфатның намус кушуы буенча ярашулы үсеше рух үсешенә китерә дә инде.


Холыкка килгәндә, ты­ныч, сабыр-түземле, ба­сынкы, кайнар-котырынкы, кискен, көйсез холык­ны аерып күрсәтергә мөмкин. Аның нәселдән күчкән сыйфатларына яшәү барышында форма­лашканнары да өстәлә. Би­редә тирәлекнең һәм җәм­гыятьнең йогынтысы да зур роль уйный. Ул теге яки бу характер сыйфаты­ның үсешенә китерә.


Холыкны тәрбияләп, характерны үзгәртеп бул­мый бит, дияр кай­берәүләр. Бу фикердә дә өлешчә хаклык бар. Әгәр кеше үзе теләмәсә, холык-характерны үзгәртеп бул­мый, ул бары тик тирә­леккә, җәмгыять тәртиплә­ренә җайлаша гына. Хикмәт шунда ки, кешедә ике — уңай һәм тискәре башлангыч бар, аларның кайсына өстенлек бирсәң – холык-характер, яшәү рәвеше, эш-гамәлләр дә шул юнәлештә китә. Яхшы кеше башкаларга иге­лек эшләүдән рәхәтлек татыса, явызлык сазлыгына кереп чумган кеше исә на­чарлык кылудан канә­гатьләнү, ләззәт ала. «Ә намус?» – диярсез. Намус ул баштарак кына борчый, тик кеше ул очракта яра­маган эш-гамәлләренө ак­ланыр сәбәп таба һәм ул, гадәттә, гаеплене эзләүгә кайтып кала. Янәсе, ул кеше аңа дәрәҗәгә, бай­лыкка, башка максатлары­на ирешүгә комачаулаган һәм аңа теге начар эш-гамәлен дә бары тик сакла­ныр өчен генә кылган.


Татар халкына нәрсә хас?


Беренче карашка сәеррәк тоелса да, холык-табигать тулаем халыкка да хас. Милли идея дә халык­ның холык-табигатенә, уртак максатка ярашлы рәвештә туа.


«Ни өчен милли дәү­ләтләр озак яши, ә импе­рияләр тиз таркала?» дигән сорауга да халык­ның холык-табигатен, го­реф-гадәтләрен анализлау аша җавап табарга була. Тик анализ барышында халыкның холык-табигатенең, гореф-гадәтләренең гасырлар дәвамында формалашуын истән чыгармаска кирәк. Халкыбыз холкына игътибар итсәк, татар ке­шесенә индивидуальлек-шәхсилек, ягъни шәхси мәнфәгатьләрен алга кую хас булуын күрербез. Рус халкына исә община пси­хологиясе, ягъни күмәклек хас. Бу хәтта мәкаль һәм әйтемнәрдә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, рус бае­са – чиркәү сала, татар баеса – яшь хатын ала; та­тар түрә булса – чабата­сын түргә элә һ.б.


Татар халкына хас ку­накчыллык, әйткән сүзендә торучанлык, дустанәлек, ярдәмчеллек, эшне күмәк­ләшеп башкару, өлкән­нәргә, укымышлы яисә ерак сәфәрдә йөреп кайт­кан кешеләргә ихтирам белән карау кебек сыйфат­лар һәм күркәм гореф-гадәтләр үз дәүләтчелеге булган, мул тормышта яшәгән чорларга барып тоташа. Кызганыч ки, яраклашу аркасында инди­видуальлек сыйфаты үсеш кичереп, элек аңа хас бул­маган кайбер тискәре сый­фатлар формалашуга ки­тергән.


Дин һәм холык


Әлбәттә, кешенең хол­кын тәрбияләүдә, аны шәхес итеп үстерүдә дин­нең әһәмияте искиткеч зур. Әмма капиталистик җәмгыятькә аяк баскач, динне шәхси мәнфә­гатьләрдә файдалануга омтылыш күзәтелә башла­ды. Дөрес, мәчетләр күп салына анысы, аларга күбесенчә аны салуда башлап йөргән яки зур суммада акча күчергән шәхесләрнең яисә әти-әниләренең исеме бирелә. Гадәттә имам итеп тә шул тирәлек кешесе куела. Сүз дә юк, алар моңа, һичшик­сез, лаек. Әмма ислам динеңдә игелекле гамәлләрне үзеңне күрсәтмичә, яшер­тенрәк, ягъни Аллаһы ри­залыгы өчен кылу савап­лырак санала бит. Тагын да аянычрагы – татар дөньясында аерым мәчет­ләрне шәхси милек итәргә омтылыш та күзәтелә. Ярый ла аларны: «Бән­дәдән курыкмасаң да, Аллаһыдан курык!» – дип оялтып булса. Нәфес – шайтан, диләр бит... Ә ха­лык боларның барысын да күреп-белеп тора. Югый­сә сүз гамәлдән аерыл-маса, нинди зур тәрбия бирә алыр иде алар.


Тәрбияләргә иде дә бит...


Холык-табигать һәм акыл рухның ике төп сый­фаты дигән идек. Ә рух үзе нәрсә соң ул? Аны тоеп буламы? Рух ул – җанның тышкы чагылышы. Җан белән бәйләнеш рухның төрле халәте аша урнаша. Ә намус исә җаныңа кар­шы гамәлләр кылудан тыеп торучы кыса. Кырын гамәлләр кылып та наму­сың борчымый башласа, бу – җаның белән бәй­ләнешне югалткансың дигән сүз. Әгәр ул вакыт­лыча гына икән, күңелеңдә кылганнарың өчен үкенү хисе туа. Бәйләнеш ныг­рак булса, күңел газаплана башлый һәм кеше иртәме-соңмы тәүбәгә килә.


Холкыңны тәрбияләү аша гына күңел тынычлыгына ирешергә мөмкин. Тәрбияләүнең исә бер генә юлы бар — игелекле гамәлләр кылу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу. Бу очракта инде син нәфесең белән конфликтка кер­әсең. Ә аның йогынтысын­нан, коткысыннан котылу, ай-һай, авыр. Әмма башка­ларга яхшылык эшләү исә­бенә алган канәгатьләнү тойгысын бернинди бай­лыкка һәм дәрәҗәгә дә алыштырып булмый. Ул гада сөенеч кенә түгел, ә җан  һәм  тән  берлеген, аларның тәңгәллеген тою­дан туган олы хис, рухи тигезлек.


Алар – үз балаларыбыз!


Җәмгыять бүген шәхес тәрбияләүгә шулайрак ка­рый. Нәтиҗәсе – урам тәрбиясе алган буын үсеп килә. Ә урамның нинди тәрбия биргәнлеге һәрберебезнең күз алдында. Моңа җиңел-рәхәт тор­мышны, акча һәм көч культын, бозыклыкны пропа­гандалаган телетапшыруларны, кинофильмнарны да өстәсәң, баланың кем булып формалашачагын фаразларга да куркыныч. Бала күңеле – ул чиста кәгазь бите түгел, ә киптергеч. Ул көннәр, айлар һәм еллар дәвамында ба­рысын да үзенә сеңдерә бара. Әгәр бала көне буе үз иркендә, кара­учысыз икән, тирәлекнең тискәре йогынтысында тәрбияләнә.


Совет чорын күпме генә каралтып күрсәтсәләр дә, анда тәрбия дәүләт сәя­сәте дәрәҗәсендә куелган иде. Октябрят, пионер һәм комсомол оешмалары биргән тәрбия эзлекле то­таш бер буынны тәшкил итте. Өйгә кайткач, балага әби-бабай күз-колак булды. Инкыйлабка кадәр исә бала гаилә – ата-ана, әби-бабай тәрбиясен күреп үсте. Тәрбиянең нигезенә гасырлар дәвамында кил­гән халык педагогикасы ысуллары, күркәм гореф-гадәтләр салынган иде. Шуңа күрә тәрбия җиме­ше дә агачыннан ерак төшмәде.


Эчкечелек, наркома­ния, бозыклык һәм җина­ятьчелек чәчәк аткан үз чорыбызга әйләнеп кай­тыйк. Моңа җәмгыятьтәге башка проблемаларны да өстик. Хәзер инде баланы шуларның күчермәсе итеп күз алдына китерергә ты­рышып карыйк. Куркы­ныч булып киткәндер, мөгаен. Ә бит болар без­нең үз балаларыбыз, әлеге җәмгыятьтә аларга яшисе. Алар – безнең киләчәгебез. Нәрсә көтә безне? Шул ту­рыда уйлансак иде.

Теги: Фирдәвес Зариф Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру