Журнал «Безнең мирас»

Хатын сабагы

— Ничек акылга утырырга бу Хәлләне? – диде Гөлйөзем ахирәте Нәфисәгә. – Эчеп, тәмам үзәгемә үтте бит. Синеке менә ташлады. Әллә берәр әфсенең бармы?
— И-и, ахирәткәем, нинди әфсене булсын ди аның. Барысы да үзеңнән тора.
— Көлмә әле. Әллә мин тырышмыйммы?!
— Тырышмыйсың, димим. Рәтен белергә кирәк дип кенә әйтүем. Ярый, тыңла алайса. Син аны болай ит...
Шактый кызмача кайтып кергән Хәллә, хатынының өйдә юклыгын күреп, гаҗәпкә калды: “Кайда булыр бу? Өйдән чыкканы да юк иде бит. Әй, чуртым булсынмы аңа! Кайтыр әле”.
Ул, чишенеп тә тормыйча, диванга менеп ятты. Тик күзенә йокы кермәде. Күңелен шик кимерә башлады: “Әллә теге ни, ахирәте Нәфисәнең ире белән чуаламы? Тегесе дә әле кичә генә аның Гөлйөземен мактап торган иде: уңган-булган, төскә-биткә дә чибәрлеге бар, янәсе. Булыр аннан, яшьлегендә мутлыгы белән дан алган иде бит Гали”.
Икенче көнне авызына бер тамчы да капмады ул. Ахириләре күреп, өченчегә чакырмасыннар өчен, кибетне бер урам аша уратып үтте. Чолан ишеген саклык белән генә ачып, аяк киемен яшереп куйды да кәҗәнкәгә узды. Озак та үтми, Гөлйөзем күренде. Чолан ишеген йозакка бикләп алды да капкага юнәлде хатыны. Хәллә, тәрәзәдән җәһәт кенә чыгып, кача-поса аның артыннан китте. “Менә сиңа мә. Нәфисәләргә бара бит бу!”
Гөлйөзем керүгә, өйдә ут кабыздылар. Хәллә, мүкәләп барып, тәрәзәгә үрелде. Гөлйөземе Гали белән чәй эчеп утыра түгелме соң?!. Шул, үзе. Арт белән утырса да, эшләпәсе дә, кәчтүме дә аныкы. Күр әле, мутланып, эшләпәсен кыңгыр салган. Әллә өстәлгә аракы да куйдылар инде! Ике кат тәрәзә булганга, күпме генә тырышса да, сөйләшүләрен ишетмәде Хәллә. Ул да түгел, Гөлйөзем, торып, тәрәзә пәрдәсен корып куйды. Хәллә, биш минутлап түзде дә, ишеккә ташланды.
— Оятсызлар, ишекне дә бикләп тормаганнар! – дип ярсыды ул.
Тукта, чү, әллә күзенә генә күренәме? Өстәл артында Гөлйөземе Нәфисә белән чәй эчеп утыра түгелме соң?!
— Нәрсә булды, картым? – диде Гөлйөзем аптыраулы кыяфәт белән.
— Сорап торган була тагын! Гали кайда? Кая яшердең?
Гөлйөзем өчен Нәфисә җавап бирде:
— Гали иртүк Казанга киткән иде. “Иртәгә генә кайтам, кичкә каршы юлда йөрмәм”, – диде.
“Барып җиттем! Хатыннар күзгә ир кеше булып күренә башлады” дип уйлап куйды Хәллә. Шул көннән ул эчүне ташлады.


Фото: pixabay

Теги: Фирдәвес Зариф Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру