Журнал «Безнең мирас»

Кеше кичерешләренең рәссамы

Элекке Пенза губернасы Инсар өязе (Мордва Республикасының Рузаев­ка районы) Пешлә (Татар Пешләсе) авылында мулла гаи­лә­сендә туып, кадим мәдрәсәдә укыган, төплерәк гыйлем җыю нияте белән башта Төркиягә, аннары Мисырга барган, ләкин матди як кысынкы булу сәбәпле, ике елдан кире Россиягә әйләнеп кайтып, Украинадагы күмер шахталарында, Каспий диңгезе буендагы балык промыселларында эшләгән Ш.Камал 1905 елгы революция чорында үз урынын татар милләтенә хезмәт итүдә дип таба. Инкыйлаби вакыйгаларны Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылап, ул «Нур» исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен – мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм пуб­лицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның «Сада» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.


Туган авылы Пешләгә кайтып, мәдрәсәдә балалар укытырга керешүе Ш.Камалга актив иҗат белән шөгыльләнә башларга мөмкинлек бирә. Ул күп укый, аеруча проза, М.Горький, А.П.Чехов иҗатлары белән кызыксына. Эпик жанрдагы беренче әсәрен – «Уяну» (1909) исемле хикәясен яза һәм аны Оренбургта чыга торган «Шура» журналына җибәрә. Озакламый хикәя басылып та чыга, укучылар арасында уңыш казана. Әдәбият мәйданында чын-чынлап каләм сынарга теләп, 1910 елда Ш.Камал гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә, «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшриятында хисапчы, соңга таба редакция хезмәткәре булып эшли, үзен проза остасы итеп таныта.


Ш.Камал татар әдәбиятында ХХ йөз башы мәдәни яңарышын башлап җибәргән, психологик прозага нигез салган язучыларның берсе буларак күренекле. Бер яктан, үз чоры татар җәмгыятендәге төрле катлау, бигрәк тә хезмәт кешеләренең (сезонлы эшчеләр, балыкчылар, шахтёрлар), интеллигенция вәкилләренең яшәешен тормышчан картиналарда һәм образларда тасвирлап, язучы милли әдәбиятка өр-яңа темалар алып килә: татар кешеләренең читтә бәхет эзләве, сукбайлык, иҗти­магый авырлыкларның кеше язмышларын җимерүе шундыйлардан. Икенче яктан, татар прозасының формасы өлкәсендә башланган үзгәрешләр дә Ш.Камалның 1909-1910 елларда иҗат ителгән кыска хикәяләренә барып тоташа. Ул ХХ йөз башы татар әдәбиятына сәнгатьнең гади кешеләр күңелендәге матурлыкны, рухи байлыкның танып бетерү мөмкин булмаган тирәнлеген, кешенең тормыштагы һәр мизгелгә җылы мөнәсәбәт белдерә, ягъни бәхет кичерә алуын сурәтләргә тиешлеге хакындагы карашны алып килә, кешеләрнең катлаулы психологиясен, эчке дөньясын, рухи үзгәрешләрне, хәтта аң төпкелендә барган процесс­ларны сурәтләү объектына әйләндерә. Эмоциональ-лирик моң, аз сүз белән бирелгән тирән мәгънә, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык – әдипнең хикәяләренә әнә шул сыйфатлар хас. Тормышны тышкы детальләр, әйберләр, эш-хәрәкәт яссылыгында сурәтләүдән – кешенең эчке дөньясын, хис-фикер үсеш-үзгәрешен тасвирлау­га күчү, шәхесне эш-гамәл һәм уй-омтылыш берлеге булган катлаулы характер итеп күрсәтә башлау милли сүз сәнгате өчен яңа мөмкинлекләр ача. Моны без шулай ук Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан кебек әдип­ләр иҗатында да күрәбез.


Хикәяләрендә кешеләрнең фаҗи­гасе яки күңел матурлыгы, рухи байлыгы яки бушлыгы хакында сөйләп, Ш.Камал һәр әсәрендә яшәешнең бер ягын ача. Аның геройлары – гади кешеләр, ләкин характер бирелеше ягыннан автор аларга бер төркемгә, сыйныф-катлау вәкилләренә хас сыйфатларны туплый, тормыш сынаула­рының иң авырларын үткәргән бу кешеләр хәлиткеч мизгелдә – тагын да җаваплырак сынауны кичкән мәлдә сурәтләнәләр. Әйтик, «Уяну» (1909) хикәясе тегермәндә эшләүче Муса һәм аның хатыны Гафифә образлары, аларның язмышы аша тормыш китергән авырлыкларны күтәрә алмауның ике моделен тергезә. Элек бай баласы булган Муса хәзер «шәһәрнең читендә иң сәләмә, иң ярлы мәхәлләдә» яши. Язучы аның ни сәбәпләр белән бу хәлгә төшүен күрсәтми. Ләкин әлеге сынау Мусаны үзгәртә: ул эчүгә бирелә, язмышка үчен сөеп өйләнгән хатыныннан ала башлый, нишләгәнен белмәс дәрәҗәгә җиткән ерткычка әверелә. Иң соңгы сынау – үзе өчен бердәнбер кадерле кеше булган хатынын кыйнап үтергәнен белү – Мусаны акылдан яздыра. Гафифә исә сынауларны сабырлык белән кабул итә. Ире кыйнаганнан соң, елгага ташланырга җыенуы да аның хакына булып чыга («Ах, үләм инде, тынычланырсың...»). Язучы бу вакыйганы Мусаның да, Гафифәнең дә фаҗигасе итеп сурәтли. Хикәяләү әле Муса хисләрен, әле Гафифә кичерешләрен тергезә һәм тормышның башкача булу мөмкинлеген искәртә. Хикәянең исеме Мусаның үзе кылган хаталарны аңлавы, мәхәббәтен югалтканлыгына төшенүе турында сөйли. «Уянган» Муса, үзенең вәхшилеге нәтиҗәләрен күтәрә алмыйча, акылдан яза. Г.Халит мондый финалны «гади кеше намусының явызлыктан, кыргыйлыктан өстенлегенә, аның вөҗдан уты сүнмәвенә, рухи матурлыгына ышаныч» уятучы дип бәяли.


Ретроспекция ясап, язучы Муса һәм Гафифәнең яшь вакытларын, мәхәббәтләрен искә төшерә. Егет уйларында мәхәббәтне саклау мөһимлеге искә алына: «Ниһаять, гыйшык... өйләнү... мәхәббәт... ух! Нихәтле зәвык, нихәтле сәгадәт иде! Әүвәлге икесе инде үткән... соңгысын гына кайтарып булмасмы икән?» . Хикәядә әһәмиятле символ буларак бирелгән, Гафифәнең якасыннан өзелгән сәдәф-төймә дә мәхәббәтнең өзелгән булуын искәртеп килә. Егетнең: «Югалмасын, үзе килгәч, үзенә бирермен...» – дип уйлавы мөнәсәбәтләрне тергезергә омтылыш булып аңлашыла. «Муса, үбеп-үбеп, җан сулышы белән аның кулларын җылытмакчы була иде. Әмма куллар инде җылынмый иделәр», – дигән өлештә дә Мусаның күңелендә хатынына карата хисләрнең исән булуы белдерелә. Әмма төймә, яшьле күзгә охшап, Мусага гаебен искәртә, «Мусаның аңына фаҗигане бөтен тулылыгында җиткерә» . Мәхәббәтен, иң якын кешесен, бәхетен, киләчәген югалтуы хакында сөйли. Шулай мәхәббәт категориясе хикәяне аерым кеше тормышы тарихыннан гомумән яшәеш кануны хакындагы тарихка әйләндерә. Кеше өчен иң кадерле хис – мәхәббәтнең бик нәфис һәм нәзберек икәнлеген, тормыш авырлыкларын күтәрә алмыйча, аны югалтуның кешегә фаҗига булып чыгуын сөйли. Бер ясалган ялгышның, хатаның төзәтелә алмаганын укучы сызлануы объектына әйләндерә.


Шулай ук «уяну» халәтендәге геройлар язучының башка хикәяләрендә дә тасвирлана. «Буранда» (1909) хикәясендә, әтисенең коткысына бирелеп, әнисен рәнҗеткән Мостафаның, ялгышын аңлап, аны төзәтергә ашкынуы, ләкин улы ишектән кергән мизгелдә ананың бакыйга күчүе кебек үсә барган вакыйгалар, егет күңелендә кайнаган каршылыклы уй-кичерешләрнең тышта котырган буран белән янәшәлектә бирелүе сәбәпле, шулай ук фәлсәфи гомумиләшә. Ялгышлар кеше күңелендә тынычсызлык уята, аны кайгыга сала, диюче язучы шушы халәтне психологик анализ ярдәмендә барлык ваклыкларында укучыга җиткерә. Ялгышны аңлау – хәтер категориясе, үткәндәге аерым мизгелләрне искә төшергәндә хасил була. Ш.Камал геройларының матур омтылышлары да, хисләре дә искә төшерүләрдә күрсәтелә. Шулар аша язучы ясалган ялгышларның сәбәпләрен дә укучыга җиткерә. Хикәядә ул, һичшиксез, Мостафаның үзенә бәйле: әтисе исән вакытта кылган дорфалыкларыннан тыш, ул үлгәч тә, егет әнисе янына килеп гафу үтенми. Әлеге ялгышы Мостафаның холкына тәэсир итә, ана мәхәббәтеннән мәхрүмлек аның салкын, башкаларга ышанмый, аларга мыскыл итеп карый торган кеше булып формалашуына китерә. Андагы үзгәрү ноктасын тасвирлаганда, язучы иптәше Хөсәен исеменнән мондый бәя бирә: «Һәрнәрсәгә мыскыл күзе белән карый, бер сүзгә дә инанмый, кеше сөйләгәнне тыңламый, үзе сөйләсә, кешедән көлә торган салкын һәм ян-елымсыз бер кешенең аптырау һәм оялуы чынлап кызык иде» .


Шуның белән янәшә, язучы бу ситуацияне татар җәмгыятендә еш очрый торган әхлаксыз күренеш кебек шәрехли («Атаң мине сөрә...»). Символ буларак та, янәшәлек кебек тә урынлы кулланылган буран мондый күренешләрнең кешеләр күңелен дә, җәмгыятьне дә хаоска, куркыныч салкынлыкка, билгесезлеккә китерүче булуын ассызыклый. Хикәя ахырында әнисеннән исән вакытта гафу үтенеп кала алмаган, ләкин ялгышын аңлаган Мостафа шул халәттә кала. Соңгы җөмлә – «Тышта буран һаман дулый иде» – ялгышны аңлауның, уянуның тормышны үзгәртү өчен беренче адым гына булуын искәртә.


Аерым бер хикәяләрдә тормыш сынаулары кешенең аларны кабул итүенә бәйләп куелмый. Язучы яшәешнең кешеләргә зур авырлыклар китерүен күрсәтеп, татар җәмгыятендәге бәхетсезлекләрне милли проблема буларак аңлата. «Сулган гөл»дә (1909) 19 яшьлек Камәрнең ялгызлыгы көндәш өстенә карт ирләргә кияүгә бирелгән татар кызлары фаҗигасе кебек шәрехләнә. «Кычкырыш»та (1910) киленнәрнең – хатын-кызларның татар гаиләсендәге хокуксызлыгы игътибар үзәгенә куела. Фаҗигале күренеш белән янәшә, геройлар күзаллаган, хыялланган бәхет тә кечкенә детальләрдә сиземләнә. Әйтик, «Сулган гөл»дә Камәрнең рухи ялгызлыгына 13 яшькә кадәрге балачагы һәм шул вакыттагы өмет-хыяллары каршы куела, бәхеткә омтылыш, рухи яктан үзенә якын кеше белән аралашу ихтыяҗы кичерешләр агышы кебек сурәтләнеп, Г.Халит бик дөрес билгеләгәнчә, «бу кичерешләрдә үзен бәхеткә хаклы санаган олы җанлы герой дөньясының якты бер чите, тәрәзәчәге ачылып киткән кебек» . Гади бер татар кызының рухи дөньясы, аның табигать, күкләр белән аралашу гүзәллеге язучы сурәтләгән фаҗигане тагын да көчәйтергә ярдәм итә. Шундый ук алым башка хикәяләрдә дә күзәтелә. «Ата» (1910) хикәясендәге картаеп кына әти булган, ашлык абзарында эшләүче Корбангалинең улы туу белән бәйле хыяллары гади кешеләр яшәгән тормышның авырлыгын тасвирлауда катнаша, бер үк вакытта кешеләрнең, нинди генә кыенлыклар килүгә карамастан, бәхет кичерә алу мөмкинлеге турында сөйли.


«Сукбай»да (1910) читкә акча эшләргә китеп, авылдагы анасын, хатыны белән баласын, апасының гаиләсен бәхетсезлек чигендә калдырган Гали фаҗигасендә язучы, бер яктан, аның үзен гаепли: «Яткачтан бераз вакытка кадәр төрле кешеләр вә манзаралар аның күз алдына берәм-берәм генә килеп торалар да ахырда һәммәсе буталып китә... Менә заводлар, трактирлар, пивнойлар, ночлежный домнар, койма аслары, төрмәләр – һәммәсе бергә капма-каршык! Әнә аның иптәшләре җырлыйлар, көлешәләр, кычкырышалар, кыйнашалар, исереп, койма асларында ауныйлар...» . Шушы фикерне ныгытыр өчен, автор төкерек детале куллана: «Бервакыт Гали, югары караган көе: –Тфү! – дип төкереп җибәрде. Авыз суының вак бөртекләреннән беразы үз битенә кайтып төште... Шуннан соң ул җиңе белән битен сөртте дә, йөз өстенә капланды вә үксеп-үксеп елый башлады...» . Аның ярдәмендә кешегә үзе кылганнарның нәтиҗәсен күрергә, кичерергә туры киләчәген сөйли.


Икенче яктан, язучы иҗтимагый сәбәпләрне дә ассызыклап үтә: «Ул үзен җиңелгән, алданган кебек күрә вә әллә нинди генә катгый берәр сүз әйтәсе килә, кемнәрнедер бик кычкырып сүгәсе, орышасы, аларның залим икәнлекләрен күрсәтәсе килә иде. Тик кемнәрне сүгәргә кирәклекне билгеләп очына чыга алмый иде. Кемне сүгәргә?.. Ул җир азлыктан авылны ташлап китте. Заводка эшкә керде... Забас­товка вакытында мастерны кыйнарга теләгән өчен аны ябып куйдылар. Менә төрмәдән чыкканнан бирле инде ул эш таба алмый йөри. Өс-баш ертык, тамак ач...» . Әлеге өзек, туган җирләреннән китеп, башка мохиттә яшәү шартларына яраклаша алмаган татарлар бәхетсезлегенә дәлил булып яңгырый. Шуңа күрә дә хикәянең ахырында язучының оста каләме белән тудырылган табигать сурәте («Гали кояш чыгышына таба китеп бара... Тик, кояш чыгар алдыннан күренергә тиешле матур манзараны буран каплаган иде...»). Галинең караңгы язмышына гына түгел, татар җәмгыятенең караң­гылыктагы, билгесезлектәге килә­чә­­генә проекцияләнә.


Шушы юнәлештәге иң аяныч, фаҗигале хикәяләрнең берсе – «Козгын­нар оясында» (1910) шулай ук туган җирләреннән аерылып, шахтада эшләүче татарлар көнитешеннән алып язылган. Эчүчелек, юктан кызык табып, мәгънәсез көлке оештырып яшәүче «козгыннар» Мәрьям белән Госманның – «бер-берсенә бик якынлык хис итә» торган ир белән ха­тын­ның – тормышын, бәхетен, өмет­ләрен җимерә: Мәрьям суга батып үлә, бәхетсез Госман үзенең гаебен аңлаган хәлдә, билгесез тарафка юл тота. Язучы әлеге вакыйга ярдәмендә читтә акча эзләүче татарларның үз тормышларын да, башкалар тормышын да әрәм итүе хакында сөйли, бу юлның татарлар өчен мәгънәсез икәнлегенә укучының игътибарын юнәлтә.


Ш.Камалның гасыр башында, бигрәк тә 1910-1913 елларда иҗат ителгән юмористик һәм сатирик хикәяләре шулай ук милли җәмгыятьтәге аерым күренешләр, характерлар, ситуацияләр хакында уйланырга мәҗбүр итә. Сыра эчеп, үз гомере өчен борчылудан башканы белмәгән Гайнетдин бай («Холера вакытында», 1910), мөгаллимдә үзенә көндәш күреп, әхлакка сыймас адымнар ясый торган икейөзле мулла («Авыл мөгаллиме», 1910), үзенең вазифасын да төшенмәгән депутат («Депутат», 1910) – көлү катыш фаҗигалелек ярдәмендә иҗат ителгән булулары белән әһәмиятле.


Ш.Камалның аерым бер хикәяләре кеше психологиясен яшәеш хакында гомуми нәтиҗә ясарлык итеп файдалана, язучы «мәгълүм бер халәте рухияне (психологик момент) эләктереп алып, шунда казыну, эзләнү юлы» сайлый. Шундыйларның берсе – «Ике яхшы» (1910) хикәясе. «Бер хатирә дәфтәреннән» дип куелган әсәр мәхәббәт һәм хыянәт, гафу итү тарихын сөйли. Хикәяләүче-мин Зөһрә исемле кызга гашыйк була. Ләкин кыз башканы сөя, егетне мыскыл итә. Сөйгәне ташлап киткәнне белгәч, егет Зөһрә янына килә. Шунда кыз аңа: «Син бик яхшы күңелле», – ди. Бу очракта егетнең яхшылыгы гафу итә алу сыйфаты булып аңлашыла. Яшьләр өйләнешәләр, кызның «яхшы»лыгы яратмаган кешесен бәхетле итү рәвешендә төгәлләшә.


Хикәя бер гаилә булып гомер уздыргач, картайган кеше авызыннан сөйләнелә. Ул картның фикер агышы кебек оештырылган. Шушы фикер агышы: «Менә хәзер икебез дә картайдык, чәчләребез агарды, һаман бер-беребезгә иң сөйгән вә иң якын кешеләр булып гомер итәбез» , – дигән җөмләгә кадәр килә, шушы фикерне расларга яки кире кагарга омтылып сөйләнә. Картның хәтеренә уелып калган, димәк, иң әһәмиятле берничә вакыйгага мөнәсәбәт, шул мизгелләрдәге кичерешләре бәян ителә. Балачакта кызның кулын учына алып, уңайсызлык кичерүе; гашыйк булу, кызга табыну, бәхетле чак; кызның кире кагуы – «хәрабә», аңсызлык вакыты; яратканын башка белән күреп, аннан мыскыл ителү – «ярым үлек» хәлдә булу; ташланган кыз янына барып, аны гафу итү. Ләкин кызны гафу иткәннән соң, яңадан ярату хакында сүз бармый: мәхәббәт инде «үлгән». Егет бары тик кызның үзен «яхшы» дип атавы хакында гына сөйли, киң күңеллелек күрсәтүе белән горурлана. Өйләнешү яки гаилә булып яшәү хакында да «хәтер»дә берни юк.


Шул рәвешле, хикәя мәхәббәт үлгәннән соң гафу итү, ике кешенең, ярату булмаган килеш, гомерләрен бер-берсенә багышлавы хакында булып чыга. Аның моңсу интонация белән сөйләнүе, хикәяләүченең берничә урында калкытып куелган эчке каршылыгы, һаман да «дөрес эшләдемме», дигән үкенечле сорау куя килүе, шул сорауга үзенең «сентименталь вә хыялый» булуын сәбәп итеп, аклану эзләве дә – шуңа дәлил. Кешенең хәтерендәге иң мөһим күренешләрнең үз хәтерләве тәртибендә, үзенең мөнәсәбәт белдерүе кебек язылып, хикәя укучыны аның язмышына фаҗига итеп карау баскычына күтәрә, фикер агышын күзәтеп бару шул фаҗигане аңлау ноктасына алып килә. «Аң агышы» хикәяләүче-кешегә хакыйкать булып тоелган нәр­сә­ләрнең шартлылыгын ассызык­лый һәм укучыны фәлсәфи нәтиҗә чыгарырга этәрә: бер үк бәхетне ике тапкыр кичерү мөмкин түгел!
«Эч пошулы» (1912) хикәясе нәкъ шул схемада иҗат ителгән. Узганны хәтергә төшерү бүгенге халәт турында башламда һәм ахырда сөйләү белән каймалап алынган. Биредә төзек сюжет та юк: әсәр, мозаика кебек, аерым бер күренешләрдән җыелган. Биш ел элек яшәгән шәһәргә кайтып, фатирда торган хуҗа картны очрату. Шул чакны хәтерләп, кечкенә кызлары Мәрьямнең яланаяк йөрүе һәм скрипка уйнаганны тыңларга керүен искә төшерү. Мәрьямнең хәзерге хәлен сорау. Шушы күренешләр хикәянең буеннан-буена тормышның пычрак, караңгы, күңелсез, түбән булуы хакында сөйләү белән үрелеп бара. Хәтта фатир хуҗасының гаилә тормышы, андагы үзара мөнәсәбәтләр дә тискәре бәяләнә: «Мәгълүм вә туфрагыбызга ук сеңгән эчпошыргыч эшләр... Әлхасыйл, инеше, тавы, елгасы, чокыры билгеле иске бер басу...» Язучы шулай вакыйгаларны татар җәмгыятенә хас күренешләр итеп карарга юл күрсәтә.


Хикәядә егетнең Мәрьямгә гашыйк­лыгы, мәхәббәт хакында сүз бармый. Мәрьям – матурлык һәм сафлык символы. Беренче бәя болай яңгырый: «Ул гүзәллеккә чумган мәгъсум бер бала иде әле». Яланаяк йөрү күренешен искә төшергәндә, хикәяләүче аны «хикәяләр галәменнән килгән бер пәри кызы», дип атый. Скрипка уйнаган кичтә, хикәяләүче үзенең йоклап китүен һәм төшен искә төшерә. Төштә канатлы, очып йөрүче Мәрьям «тереклекне мактый». Моңа хикәядә шактый урын бирелгән. «Кояш вә айны, чәчәкләр вә гөлләрне, таулар вә урманнарны, кошлар вә былбылларны, елга вә диңгезләрне, кичә вә йолдызларны, тагын әллә ниләр, әллә ниләрне, очсыз-кырыйсыз мактый...» . Мәрьям – матурлыкның үзе, хыял, тормышның матур якларын күрергә мәҗбүр итүче идеал кебек тәкъдим ителә. Бу фикер хикәянең ахырында бирелгән фикер агышында тагын ике тапкыр калкып чыга: «Ул» күкләрдә оча, ул – мәңгелек, ул – сер», «Мәрьям – мәгъсум, мөкатдәс рух ул» .


Хикәянең ахырында «Бу язу бер гостиницаның 13 нче номер бүлмәсендә табылган иде», дигән автор искәрмәсе бар. Әсәрнең исеме, «Эч пошулы» гыйбарәсе белән кушылып, ул тирән депрессиядәге кешенең башына килгән уйларын кәгазьгә төшереп баруы кебек уйланылган. Хикәягә салынган фәлсәфи фикер текстта да күпмедер чагылыш таба. Беренче ике җөмлә болай яңгырый: «Күңел тели: бир куәт! Шул мең кат тапталып беткән чиркин тар кабыкны тишеп чыгыйм...»


Фәлсәфи планда, кеше үзе уйлап тапкан матурлык һәм изгелек идеалы кайберәүләр, яшәүдән өмет өзгәннәр өчен яшәешнең матур якларын күрергә, шәхесне томалап алган тар кабыкны ватарга ярдәм итә ала, диелә.


Шул ук вакытта хикәяне милли проблема яктылыгында уку мөмкинлеге бар. Хикәяләүче сафлык идеалы итеп сурәтләгән кызны, әтисе сүзләре белән әйткәндә, «аздырдылар, мескенне». Әйтелеш рәвеше Мәрьям фаҗигасендә тирәлекне, җәмгыятьне гаепләрлек итеп уйланылган. «Чиркин таш кабыкны тишеп чыгу» – җәмгыятьтә билгеләнгән рамкаларны, кешелексез тәртипләрне җимереп, сафлыкка, чисталыкка омтылыш төсен ала. Хикәянең исеме – «Эч пошулы» – Ш.Камалның башка әсәрләрендә дә татар яшьләрендәге халәт кебек кабатлана. «Шәкерт» (1910) хикәясендә мәдрәсә тормышының мәгънәсезлеген, һөнәрсезлеге сәбәпле киләчәгенең томанлы булуын аңлаган Гомәрнең дә «күңелендә шулхәтле шигъриятсез бер эч пошу» оялаган. Бу үзенчәлеккә Г.Нигъмәти игътибар итә: «Ш.Камал әсәрләрендә яратып бирелгән колли­зия­ләрнең берсе – хыял белән хакыйкатьнең бәрелеше булып, моның нәтиҗәсендә матур, тәмле хыял һәм өметләр һәрвакыт җимерелеп, алар уры­нын эчпошыргыч, күңелне сык­раткыч, омтылышларны буучан чын­барлык ала» . Әлеге гыйбарә ал­га таба татар прозасында тотрыклы төс алып, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Ә.Тан­гатаров, М.Хәнәфи һ.б. әсәр­­ләрендә күзәтелә һәм татар җәм­гыя­тенең кимчелекле якларын күреп тә, шуны үзгәртә алмау чарасызлыгын ас­сызыклый.


Ш.Камал тормышны төрле яклап, төрле төркем кешеләр очрашкан психологик әһәмиятле мизгелләр сәхифәсе кебек тергезә. «Курай тавышы» (1912) хикәяләүченең балачагындагы кайбер истәлекләрне яңартуы кебек язылган. «Ике яхшы»дагы кебек үк, биредә «яхшы» һәм «начар» сүзләре уйнатыла: «Дәдәм мине яратмый иде. Аның берничә мәртәбә: «Син, малай, яхшы булмассың!» – дигән сүзләре хәтеремдә. Мин моңа бик борчыла идем. Аулакка китеп елыйдыр идем. Башкаларның яхшы булып та, үземнең начар булачагыма күңелем әрни иде. Минем яхшы буласым килә иде. «Яхшы» булыр өчен нишләргә кирәк икәнлеген төрлечә уйлый вә аңларга тырыша идем.


Хезмәтче Фәйзулла агайны дәдәм бер дә орышмый иде. Мин аны «Яхшыдыр ахрысы...» дип уйлыйм, ләкин нәрсәсе яхшы икәнлеген белә алмый аптырыйдыр идем» . Аннары чәчүдәге бер көнне сурәтләп, язучы хезмәтченең «яхшы» булуын, кай ягы белән яхшы икәнлеген укучыга җиткерә: Фәйзулла иртә таңнан эшкә йөрергә мәҗбүр ятим баланы кызгана, аның хәлен җиңеләйтергә омтыла.


Ләкин, күп тә үтми, Фәйзулла үлеп китә. Нәтиҗәдә, Хәсән исемле кечкенә бу малай хезмәтчене үз хыялында әти-әнисе белән янәшә куя. Шулай итеп, хикәя кешедәге яхшылык турында, автор жәлли белү һәм мәрхәмәт күрсәтүнең яхшы кешегә хас сыйфатлар булуын ассызыклый.


Хәлиткеч мизгелләрне кичерүче, үз хәлләрен аңлау-төшенү халәтендә сурәтләнгән геройлар Ш.Камалга укучыны да «ачыш ясау бусагасына» бастырырга мөмкинлек бирә. Хакыйкатькә күзләре ачылган геройлар тормыш ситуациясен чишү юлларын таба алмый: морза улы Әсфәндиар Мохтаров, матди кысынкылыктан котылу юлы таба алмыйча, үзенә кул сала («Җимерелгән звонок», 1911), балаларына кирәксез икәнлеген төшенгән карт үлемне өмет итә («Бер картның тойгылары», 1910), кызы Газизәнең алданганын белгән ана йөрәге чыдамый – ул үлеп китә («Күңелсез эш», 1910), атасының үги ана җәбереннән үзен яклый алмавына төшенгән Нәфисә чыгып югала («Нәфисә», 1912). Язучы чарасызлык чигенә килеп җиткән кешене сурәтли, гадәти булмаган күренешләр ярдәмендә яшәеш кануннарын билгели. Шул ук вакытта гадәти булмаган ситуацияләр ХХ йөз башы татар җәмгыятенә бәя булып яңгырый. Җәмгыятьтәге торышны күп кешеләр язмышлары мисалында, төрле яклап сурәтләп, Ш.Камал аны чарасызлык чигенә җитү, дип белдерә.
Ш.Камал 1914 елны күләмле әсәр – «Акчарлаклар» повестен төгәлли. Ул язучы хикәяләрендә очраган күп кенә мотивларны мөстәкыйль сюжет сызыклары дәрәҗәсенә үстереп язылган. Вакыт ягыннан, Каспий диңгезенә эшкә килгән кешеләрнең бер сезон – җәй башыннан көзгә кадәр тормышларын колачлап алган повесть күп язмышлар, ялланып эшкә килергә мәҗбүр иткән сәбәпләр хакында җентекләп сөйләп, татарларның читкә эшкә йөрү хәрәкәтен тулы яктырта. Автор сурәтләгән геройлар – ярлылыкка түзә алмыйча, акча эшләргә килүчеләр. Ләкин алар арасында солдаттан кайтыр җире булмаганнар да (Хөснетдин), эчү аркасында гаиләсен җимергән мулланың балалары да (Гариф), бөлгән бай малайлары да (Фёдор Лашкарев) бар. Җир азлык акча эшләргә читкә куа, диюче автор бу кешеләрнең асылда бераз мая туплап, яңадан туган якларына кайтып дөнья көтәргә хыяллануын ачыклый. Ләкин повестьта сурәтләнгән сезон да, эшчеләрнең искә төшереп – рестроспекция ясап тәкъдим ителгән алдагы еллар вакыйгалары да бу хыялның тормышка ашарлык түгеллеген күрсәтә. Шул ук вакытта язучы читтә йөрүнең татар гореф-гадәтенә, әхлагына тискәре йогынты ясавы турында да сөйли: аракы эчү, карта уйнау, сугышу-талашу, пасха бәйрәмнәрен билгеләп үтү күренешләре шулай мотивлаштырылган. Бу яктан, Сафа җыры әлеге эшчеләрнең дөньяга карашын җыеп бәяләве белән әһәмиятле:


«Без эчәбез дә җырлыйбыз,
Акча бетсә, урлыйбыз.
Ходаем безгә шушылай язган,
Мулласыннан курыкмыйбыз...» .


Гариф белән Газизә мәхәббәте турындагы сюжет сызыгы да ялланып эшләүчеләрнең кабат татар авылларына кайта алмаячагына, шушы алдавыч тормыш белән яшәү дәвам итәчәгенә мисал булып килә. Газизәгә карата күңелендә җылы хисләр уянган Гариф, шулар иркенә буйсынып, кызга вәгъдә бирсә дә, әлеге вәгъдәнең тормышка ашмаячагы табигать сурәте аша сиздерелә. Бер тапкыр бу юлга бастыңмы – моннан котылу юк. Язучы читтә ялланып эшләүчеләрнең йортсыз-җирсез, өметсез, киләчәксез булуын ачынып сөйли. Бүгенге табыш хакында уйлау ераккарак күз ташларга мөмкинлек бирми. Газизәнең авылга кайтып эшләргә, дөнья көтәргә теләге булса да, Гариф гаилә корырга әзер түгел. Ш.Камал читтә бәхет эзләүнең милләтне инкыйразга китерә торган хәрәкәт булуын идея итеп күтәрә. Шушы фикерне ассызыклау өчен кертелгән канатсыз акчарлаклар метафорасы, аларның «тонык һәм эчпошыргыч тавыш белән елаганга да, көлгәнгә дә охшашлы гыйгылдап-гыйгылдап» кычкырынулары автор сызлануы, экзистенциясе төсен ала.


Гариф һәм Газизә язмышына Ш.Камал «Таң атканда» романында әйләнеп кайта. Роман 1917 елның 6 октябре вакыйгалары белән башланып китә. Солдатларның Беренче Бөтендөнья сугышыннан качып кайтулары, вакытлы хөкүмәткә мөнәсәбәт, большевиклар идеяләренең таралуы хакында сөйләп, язучы аны власть Советлар кулына күчкән вакытка кадәр алып килә. Шушы кечкенә аралыкта карашлар бәрелешен, омтылышлар төрлелеген сурәтләп, Ш.Камал халык арасындагы таркаулыкны ассызыклый, большевиклар партиясенең системалы, максатчан эш алып баруын үзәккә куя. Читтә ялланып эшләүчеләрнең – Гарифның, Мохтарның – иң беренче чиратта, большевиклар идеясен эләктереп алуы билгеләнә. Алар чарасызлык чигенә җиткән үз тормышларын үзгәртү юлын бары тик шушы идеядә генә күрәләр.


Шәрәфи картка һәм Газизәгә терәк – большевик Мохтар Булатов романда үзәк герой буларак тәкъдим ителә. Язучы Мохтарның фикри өлгерүен күзәтә, моның сәбәпләрен тарихи ихтыяҗ белән генә аңлатмыйча, татар җәмгыятендәге патриархаль күренешләргә дә тоташтыра. Әйтик, Мохтарның ире кыйнап үтергән апасы Хәлимәнең, аның кызы Фатыйманың язмышы шундыйлардан. Моннан тыш, язучы татар җәмгыятендә революция тудырган кайбер тарихи бәхәсләрне вакыйгалар тукымасына кертеп җибәрә. Шундыйлардан милли яки сыйнфый көрәш мәсьәләсенә кагылышлы дискуссия аеруча кызык. Җәмгыятьтәге бер төркем кешеләрнең фикерен белдерүче Нәгыйм Кәбиров болай сөйли: «Гомумән алганда, татар милләте – үзенең тарихы, үзенең кара язмышы белән, гомумән, дөнья йөзендәге бөтен милләтләргә караганда артыграк җәбер, җәфалар, хәсрәт һәм кысынкылыклар, пришанлык һәм фаҗигаләр күргән бер милләт. Гомумән алганда, шушы сәбәпләр аркасында, ул, наданлык, фәкыйрьлек чокырына батып, башка милләтләрдән бик күп артка калган. Иң элек татар милләтен гомуми икътисади һәм мәдәни яктан тәрәккый иттерү һәрбер татар баласының бурычы хисапланырга тиеш. Бу эш фәкать милли-мәдәни мохтарият аркасында гына гамәлгә куелырга мөмкин...» . Яки мөгаллим Фазлуллин шулай ук: «Иң элек милләт аякка басарга тиеш. Шуннан соң социализм турында уйларбыз», – дип белдерә. Аларга каршы Мохтар авызыннан әйттерелгән сорау («Ул кысынкылык, ул җәфалар, ул наданлыклар милләт дигән нәрсәнең бөтен катлаулары өлешенә тигез төшкән бәхетсезлекме?» ), милли-дини мәсьәләне «мигрень» дип атау исә капма-каршы як позициясе буларак яңгырый.


Шәхси сюжет сызыклары шулай ук билгесезлектә төгәлләнә. Большевик Гариф сугыштан Петроградка китеп бара. Газизәнең сугыштан яраланып кайткан ире Төхфәт үлеп китә. Ләкин романның исеме – «Таң атканда», символик мәгънәгә ия булып, киләчәкнең якты булачагына өмет уята.


Шулай итеп, Ш.Камал иҗаты гасыр башы татар прозасына бик зур йогынты ясый, реалистик яки романтик сурәт тукымасына психологик анализ үтеп керүне тәэмин итә. Татар прозасының шәрыктан кил­гән форма үзенчәлекләрен – ли­рик­лыкны, табигать белән кешене янә­шә­лектә сурәтләүне, кешенең хис-кичерешләрен, омтылышларын, хыялларын, фикер үсеш-үзгәрешен тасвирлау аша тормышка бәя бирүне, символик һәм метафорик сурәт тудыруны, тирәлектәге үзгәрешләрдә кәеф-халәт күчешен тергезүне үстереп, бу иҗат аларның ХХ гасыр буе милли әдәбиятта кулланылышын тәэмин итә.


Ш.Камал татар әдәбиятына яңа темалар, милли мәдәният моңа кадәр игътибар итмәгән катлаулар тормышын алып килә. Кеше концепциясе ягыннан иң авыр сынауны кичү мәлендә сурәтләнгән геройлар шәхес күңеленең чиктән тыш матурлыгын яки түбәнлеген тасвирлап сискәнергә мәҗбүр итә. Тормыш-көнитеш күренешләре Ш.Ка­мал әсәрләрендә һәрчак яшәеш, кешенең хата-ялгышлары, аларның кеше холкына, киләчәгенә, язмышына тәэсире хакындагы гомумиләштерүләргә алып килерлек итеп сайлана. Мондый тирәнлеккә ирешү өчен, психологик анализ, символлар, ишарәләр ярдәмгә килә. Автор идеалны геройларның хыял-өметләрендә генә таба, тормышны исә шул өметләрне җимерүче, иҗтимагый һәм мәдәни чикләүләр белән шәхеснең олы җанын вакларга әзер авырлык, шулай ук сынау кебек аңларга юл күрсәтә. Шушы сынау язучыга кеше җанының, аңының, күңеленең чиктән тыш тирән, фаҗигаләргә дә, матурлыкка да сизгер, нәзберек, бай булуын тасвирлау мөмкинлеге бирә.


1. Шәриф Камал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат., 1954. – Б.7.
2. Халит Г. Шәриф Камал. // Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т.3: ХХ йөз башы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. – Б.321.
3. Шәриф Камал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – Б.7.
4. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002. – Б.153.
5. Шәриф Камал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат., 1954. – Б.12.
6. Халит Г. Шәриф Камал. // Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т.3: ХХ йөз башы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. – Б.321.
7. Шәриф Камал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат., 1954. – Б.40.
8. Шунда ук. Б.40-41.
9. Шунда ук. Б.40.
10. Вәлиди Җ. Матбугат галәмендә // Вакыт. – 1914. – 2 ноябрь.
11. Шәриф Камал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат., 1954. – Б.36.
12. Шунда ук. Б.116.
13. Шунда ук. Б.119.
14. Шунда ук. Б.120.
15. Шунда ук. Б.115.
16. Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат., 1958. – Б.148.
17. Шәриф Камал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат., 1954. – Б.109.
18. Шунда ук. Б.233.
19. Шунда ук. Б.241.
20. Шунда ук. Б.325.
21. Шунда ук. Б.326.


Теги: Дания Заһидуллина Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру