Журнал «Безнең мирас»

Каенана такмаклары

Бисмиллаһи, җаннарымны
Бер җиңеләйтим әле.
Күңел рәнҗешләрем салып,
Бер такмак әйтим әле.
Улым килен алып кайтты,
Бәхетем чәчәк атты.
Бәхетем чәчәк атмады,
Йөрәгемә ут капты.
Әйтте ул: - Бергә торырбыз,
Күңелемә ярар булсаң,
Пенсияңне миңа биреп,
Баламны карар булсаң.
Кухняда гына торсаң,
Тып-тын гына утырсаң,
Ачуымны чыгармасаң,
Телеңне тыяр булсаң!
Гомерем авыр үтте,
Беләгемдә көч бетте.
Инде тагын, җиң сызганып,
Хезмәт итәр чак җитте.
Аннан әйтте: - Караватың
Түр башында тормасын.
Самаварың модный түгел,
Кухняда утырмасын!
- Инде ни хәл итим, - дим, -
Кая чыгып китим, - дим.
Көн-төн хезмәт итәмен,
Бар дөньясын көтәмен.
Базарга барып киләм,
Керләрен юып эләм.
Ә ул һаман, сәбәп табып,
Әрләшә минем белән.
Торышың килешсез, — ди, —
Авызың ямьсез, тешсез, — ди.
Кайчан кайтсам, чәй янында
Утырасың эшсез! — ди.
Бар дөньясын баксаң да,
Баласын карасаң да,
Ярап булмый бит киленгә,
Табанын яласаң да.
Үпкәләп бер сүз әйтмим,
Каргашып та йөдәтмим.
Үзе каенана булганчы
Яшәсен иде ләкин!..
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay

Теги: Резеда Вәлиева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру