Журнал «Безнең мирас»

«Җанда ул безнең, йөрәктә...»

Татар теленең сагы күгендә мәңге сүнмәс йолдызлык бар. Анда Кол Галиләр, Кандалыйлар, Акмуллалар, Тукайлар, Такташлар янәшәсендә көч-куәте аларныкыннан һич кенә дә ким булмаган Хәсән Туфан атлы йолдыз да балкый. Ул, буыннардан-буыннарга күчеп килгән телебез сафлыгын, матурлыгын без дә сакларга тырыштык, инде милләтне яшәтү, сәнгатен үстерү, Тукайлар иҗат иткән ана телен югалтмау – сезнең бурыч, дип әйтә һәм шуның юлларын да яктырта сыман.
Хәсән Туфан тәхәллүсе белән әдәбият сәхифәләренә теркәлгән Хисбулла Фәхри улы Хәзрәтев – татар поэзиясенең классигы, журналист, педагог, репрессияләнгән каләм әһеле. Аны без, беренче чиратта, Такташ мәктәбенә, берара шулай ук аңа охшаш язган Нәҗмиләргә, Кутуйларга, Җәлилләргә дә якын тора дип саныйбыз. Такташ белән ике арада булган дуслыгына сокланабыз, Җәлилгә булган мөнәсәбәтен үрнәккә куябыз. Шул ук вакытта, киләчәктә бихисап шәкертләр тәрбияләгән Хәсән Туфанның шигырь мәктәбе иясе дәрәҗәсен йөртергә дә хакы барлыгын таныйбыз.
Яшь Туфан... Зур әдәби мәйданга кыю адымнар белән атлап кергән талантлы Туфан. Иҗат лабораториясендә төрле экспериментлар белән мавыккан, Такташлар, Маяковскийлар шигъриятенә мөкиббән Туфан. Мин яраткан, еш укыган шагыйрь ул. Кызганыч, аның егерменче еллар иҗатын укучы аз белә, азрак укый, соңгы вакытта сәхнәләрдән ул әсәрләр бөтенләй яңгырамый. Язганнарының күләмлелеге дә тискәре эшен эшли торгандыр. Ләкин икенче сәбәп тә бар. Репрессияләнгән Туфан иҗаты ныграк пропагандалана. Укучы әсәрне авторның тормыш юлы белән бәйләргә күнеккәнне дә онытмыйк. Аны «корбанга китерелгән» кешенең авыр шартларда үзен ничек тотуы, югалтуларга ничек түзүе, кичерешләренең иҗатында ничек чагылуы күбрәк кызыксындыра. Ул кызганырга, лирик «мин» белән бергә яшь түгәргә ярата. Бу вакытта шагыйрь белән дә ныграк якыная сыман.
Кайбер татар галимнәре, Хәсән Туфан утызынчы еллар башыннан шигъриятендә лиризмны көчәйтә бара, халык җыр традицияләренә таба борыла, дип белдерсәләр дә, килешмим. Традицион калыпларны күпмедер куллануына карамастан, шигырьләренең рухы егерменче еллардагы әсәрләрдән әллә ни аерылмый әле. Хәсән Туфан шигъриятендә традициялелек, асылда, кырыгынчы еллар башыннан ныгый һәм Тукай мәктәбе чалымнары инде күзгә ташланырлык күләмдә күренә башлый. Хәсән Туфан үзенең рухына туры килгән һәм заман фикерен ирештерергә зуррак мөмкинлек биргән ирекле үлчәмнәрдә язудан да туктамый.
Хәсән Туфан һәм Габдулла Тукай иҗаты арасындагы якынлык теге яки бу фикерне чагылдыру өчен сайланган калыпларда түгел, аны образлар мәйданының тәңгәллеге, кисешүе дип тә билгеләп булмый. Хәсән Туфан шигъриятенә дә, Тукайныкына да, композиция бөтенлеге һәм эчтәлек тирәнлеге, идея ачыклыгы, актив гражданлык позициясе хас. Ахыр чиктә, Туфанның Тукайны үзенә үрнәккә куюы бу багланышларны раслый.
Әле әйдаман каләмдәшләре кебек, Маяковскийлар юл салган поэзия сукмакларыннан атлаган чакта да Хәсән Туфан Тукайны олылыклавын, аны укуын, аннан фикерләр алуын укучыга ирештерү юлларын таба. 1935 елны иҗат ителгән «Ант» поэмасының «Син басып торасың» бүлекчәсен Тукайның «...Ни сәбәптән жир йөзендә / Тәнгә – мунча, җанга – юк» дигән юлларын эпиграфка куеп башлый. Аның Сталин сүзләре («...Дөнья борын-борыннан шулай төзелеп килде...») белән ачылган бүлеккә урнаштырылуы чорның ике шәхесе арасында диалог тудыруга хезмәт итә, авторның Тукайны әлегә үзе иң табынган кеше – Сталин янәшәсендә торырлык зат итеп тануын да күрсәтә.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим: беренче курста укыганда, Хәсән Туфан архивын тәртипкә китерә башла әле дип, мине аның мирасы сакланган йортка җибәргәннәр иде. Шулчакта сөргендә ятканда да төсле кара белән саргайган кәгазь кисәкләренә шигырь сырлап, Сталинга дан җырлаган Туфан мине таң калдырды. Кулъязмаларда укыган шигырьләремнең барысы да әле бүгенгә кадәр чыккан китапларда күренмәде шикелле, һәрхәлдә ул әсәрләрнең минем күзгә чалынганы юк. Гаҗәпләнеп булмый. Архив белән күпләр шөгыльләнде. Бу эш башланды да ташланды. Башланды да ташланды. Беренче курс студентына хуҗабикә бик ышанып карамагандыр инде, мине яңадан чакырмады.
Хәсән Туфан сугышкача язылган икенче бер күләмле әсәрендә – «Тукайның туганы»нда да рухи остазы темасына кагылып уза. Сугыштан соң да бу затлы исем шигырьләрендә әледән-әле күренгәли. Бигрәк тә туган тел, аның бүгенге язмышы хакында язганда, ул аны искә төшермичә кала алмый.
Хәсән Туфан совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары (1970, 1980), ә «Сайланма әсәрләр»е өчен (1964) 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Хәсән Туфанның бу мәртәбәле бүләкне йөртергә хаклылыгын иҗатында Тукай темасы зур урын алып тору да күрсәтә. Шагыйрьнең аңа карата бәясе һәрчак зур, ул йөрәгендә Тукайны йөртүе турында башкаларга да ишеттерергә тели, аны «алтын» дип атый:
Түшемдә генәмени ул –
Мәңгелек өлкән Тукай?!
Җанда ул безнең, йөрәктә,
Бәгырьдә – алтын Тукай!
(«Түшемдә Тукай»)
Хәсән Туфанның Тукай турындагы әсәрләреннән халыкка иң билгелесе, мәктәп программасына да кертелгәне – «Чәчәкләр китерегез Тукайга». Шигырьне Фоат Галимуллин укуында «Шигърият бакчасында» фонохрестоматиясеннән һәм 5-11 сыйныфлар өчен чыккан «Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия»нең икенче дискыннан тыңларга мөмкин. Әлеге әсәрдә автор Тукайга «туган ил ихтирамын» һәйкәленә китерелгән гөлләр аша чагылдырырга чакыра, бу мөнәсәбәтнең ел әйләнә булуын тели:
Без чәчәкләр аша тапшырырга
Тиеш тә бит сиңа сәламне...
Ел буена тик бер генә тапкыр
Күрәсең син, Тукай, аларны.
«Тукайга һәйкәл...»дә лирик «мин» чәчәкләрне Тукайның Зәйтүнәсе исе­меннән китерә:
...Синең күк нәфис
Чәчкәне бирдем.
Чәчкәне биреп
Әйттем эчемнән:
«Зәйтүнәң кебек
Гүзәл сеңелдән!..»
Тукайның «Бар иде ялгыз калып җырлап утырган чакларым...» юлларына нигезләнеп язылган «Тукай тавышын эзләгәндә» әсәрендә, асылда, шагыйрь илнең чын талантларга, сәнгать әсәрләренә карата гаделсез мөнәсәбәтенә, чор җәүһәрләрен киләчәк буыннарга тапшыру эшенә салкын каравына борчыла. Шул ук вакытта ул тудырган лирик герой Тукай исеменең халык күңелендә мәңге сакланачагына да ышана:
«Халык гомере – мәңгелек», –
                                              диләр,
Бу – сыналган, тугры сүз бугай.
Килер гасырларның аръягын да
Илең белән бергә уз, Тукай!
(«Һаман шулай, даһи егет хәлдә...»)
«Без һаман бергә» шигырендә дә шушы фикер башкачарак кабатлана:
Халык гомере мәңгелек, диләр,
Ә син, Тукай, халык куенында;
Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында!
Вафатыннан соң басылган «Гүзәл гамь» китабы Хәсән Туфанның Тукай турындагы шигырьләре янына яңаларын өстәде. Бу җыентыкта Тукай исеме бигрәк тә сәяси темаларны («Гасыр үтәр, бәлки, чорлар үтәр...») ачканда килеп керә. Әлбәттә, аларда милләт фаҗигасе, әдәбият югалтулары янәшәсендә, шәхси трагедия дә бар («Тукай залы»). Хәсән Туфанның совет чорында басылмаган әсәрләренең шактыена, шул исәптән, Тукай турындагыларына да («Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар...») фикерне асмәгънә рәвешендә җиткерү хас. Мәсәлән, «Тукай» (1949) дүртьюллыгы:
Яшь иде: утыз җиденче
Елларда әле бары
Илле бер яшьтә генә ил
Каршылар иде аны...
Без тексттан милләт өчен янган Шагыйрь утызынчы еллар репрессияләренә барыбер эләгер иде, чөнки әле актив тормыш алып барган ир булыр иде, дигән мәгънә аңлыйбыз. Шул ук вакытта Хәсән Туфан, бәлки, утыз җиденче ел аның гомеренә барыбер чик куяр иде, ди кебек.
Югарыда аталган әсәргә аваздаш 1934 елны язган «Исән булсаң...»да Тукайның ил сайлаган юлдан канәгать булачагына шулай ук асмәгънә, күпнокта белән шик белдергән була. Бу вакытта башка шигырьләрендә Хәсән Туфан ил сәясәтенә дан җырлый, аның ирешкәннәре белән горурлана югыйсә! Без инде канлы елларда Тукайның да фикерен ым, керфек кагып кына ирештерә алачагын күрәбез.
Туфан Тукайны үзенә якын булган Такташ янәшәсендә еш искә ала. Шуннан чыгып, күңеле белән Тукайны да ни дәрәҗәдә рухи дусты, остазы санаганлыгын аңларга мөмкин. «Гүзәл гамь» җыентыгындагы «Син үзең әйт»тә «бер карт» «исән улларыннан» – «мәрхүм»нәренә (Тукайга, Такташка) гөлләр илтә. «Матәм»дәге лирик «мин» Тукайны ил картының «олы улы» дип атый. Монда сүз гомумиләштерелгән «ил уллары» һәм шул көрәшчеләрдән булган шагыйрьләргә халык мәхәббәте турында бара.
Хәсән Туфан кайберәүләрнең милләт язмышына, ана теле язмышына («Тукай абый туган телне...», «Алмаз») битарафлыгын тәнкыйтьләгәндә, шул телне яшәтергә тиешле каләмдәшләрен дә шигырь белән кәсеп итүне алга куйганнары өчен чеметеп узганда («Дене өчен генә яши торган...», «Кемгә дә, тиенгә дә...»), гыйльми сукырлыкны, битарафлыкны фаш иткәндә («Альенделар үтерелгән көндә») Тукай сүзләрен, аның яшәү мәсләген искә төшерә.
Шагыйрь шигъри сүзнең ана телебез сагында торуына, үзенең иҗатта уникум булуына гомер бакый ышана. Юкка гына болай дип язмый:
Тукайлар, Ямашевларның
Дәвамы итеп санап,
Тик шундый иман нурында
Яшәве безгә ансат.
Безне дә халык яратыр,
Сөйгәндәй Ямашларын,
Кимендә теле, сүзе бар,
Үзлеге бар ич аның.
Ред.: Мәкаләнең журналдагы исеме «Җанда ул безнең, йөрәктә, бәгырьдә...»

Теги: Рифә Рахман Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру