Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Юлдаш эзләгәндә

Мәшһүр татар әдибе, тарих фәне буенча татарлар арасында беренче профессор Газиз Гобәйдуллинның әлеге хикәясе «Аң» журналының 1916 елгы 18 нче санында басыла. Әсәрнең жанрын автор үзе «кыйтга» дип билгели. Хикәя сызлану, хакыйкатьне эзләү белән сугарылган. Язманы журналга әзерләгәндә, тел-стиль үзенчәлекләре хәзерге татар әдәби теленә якынайтылды. Ихтыяр Кыямов

 

 

Казан император университеты студенты Газиз Гобәйдуллин (1887-1937).

 

I


Күктәге «Каз юлы» агарып күренде… Ерактан-ерактан ишетелә торган тартарлар да катырак кычкыралар күк тоела башлады…


Ун елдан бирле «югалган Аллалы» Ильяс яр буенда суның акрын-акрын гына ташлы-комлы якка бәрелгәнен карап утыра иде…


Ни сөйлиләр иде бу шыкырдаган вак ташлар? Чынлап та, алар бернәрсә дә әйтмиләрме? Әллә аларның әсрар әнгиз1 шыкырдавы бер-бер нәрсә сөйлиме? Әллә алар ниндидер бер әйбер турысында җырлыйлармы? Нигә бу ак «Каз юлы», нигә бу Зөһрә йолдызы, нигә бу Иделнең теге ягындагы биек тау, нигә андагы табигый мәкамнар2? Бу тартарлар ник кычкыралар, ник бу Ильяс янындагы сандугач сайрый, нәрсә әйтмәкче була? Нигә атылды бу йолдыз, нәрсә куа ул? Нәрсәгә Ильясның йөрәге тырный, нәрсәгә аның башын әллә ниткән бер хис вата? Нигә аның йөрәге тиз тибә, хәтта үзенә ишетелгән күк була?..


Курыкты Ильяс бу киң каргылт3 күкнең астында утырырга... Җимерелер күк булды аңа бу көбә... Әллә ул хата, юкка, һич кирәкмәскә туганмы?..


Аның өчен олуг хәсрәт ул югалган кыйбла... Ун елдан бирле рәхәт бирми аңа югалган Алласы... Ул югалганнан бирле аның күңелендә сөю, рәхәт, җирдә һәм күктә бәхет югалды…

 

Ильяс яр буенда утырып, озак югалган Алласын эзләде; үз рухын үзе чеметеп тә карады; сандугачның да рухын тырмавыннан бернәрсә килеп чыкмады…


Ифрат күңелсез булып китте аңа…


Үксез бала күк кара күк астында калды ул, Ильяс…


Менә төшер, басар; басар да тынын бетерер; шул каралык үзенә керер дә, калебенә кара буяу сеңдерер күк булды…


Ялгыз калды ул атылап уйнашкан йолдызлар астында…


Ильяс бик каты кычкырды:


– Кайда син, кайда син?!. Кая киттең син, әүвәл заманнарда йокламаганда – йокы биргән, үлемнән курыкканда – тынычлык биргән йомшак аһәң?!


Шул ук сүзләр белән Иделнең теге, урманлы ягы җавап бирде…


Ильяс үзенең рухының төбендә әллә нинди бернәрсә сизде. Аның рухына әнә шул яр буенда тауга терәлеп үскән каенда, үзенең шушы матур төндә аңа карап торуында бер хикмәт бар төсле тоелды; аның акрын гына шыпырдавы да Ильясның рухына бер сер әйтергә теләгән күк булды…

 


II


Сәгать чылтырдап сукты:


– Чак, чак, чак!


Ильяс яткан җиреннән сикереп торды. Бүлмә тын, бүлмә ярым караңгы иде. Тәрәзәдән офыкта тау шикелле зураеп батып килә торган ай күренде.


Ильясның йөрәгендә әллә ниткән бер авырлык сизелде, әллә нинди бер авырту күк нәрсә тоелды... Башы әйләнде... Үзенең зур креслосына барып утырды.


Аңа үлем якын күк тоелды. Үзен ялгыз хис итте. Урынында яткан хатыны аңа бу вакытта иптәш түгел, бары дөнья иптәше генә күк күренде… Ару беткән күк булды, ләкин ялгызлык калды. Сәгатьнең чеңелдәп сугуы үлемне якынлаштырган күк була иде…


Хатыны, Зөһрә, ифрат рәхәттә, ифрат бер тынычлыкта, мәңгегә килгән күк, йоклый иде... Каты куллар белән, кәфенгә төрелгән килеш үлем аның күз алдына килде…


Ильяс үзенең бик ялгыз икәнен сизде. Аңа әллә ниткән бер маһиять4, әллә нинди бер юлдаш, мәгънәви бер ярдәм кирәк булды…


Бер көнне кичтәге агачлардан, сулардан, күлләрдән эзләп тә таба алмаган нәрсә бу вакытта аңа ифрат кирәк булды…


– Үлгәч нәрсә булачак? Мин шулай югалырмын да бетәрменмени? Әллә нинди бер караңгылыкка батармынмыни? Юлны белмим... – дип уйлады ул. Бу мәҗһүлият5 аның күңеленә бер күңелсезлек, хәтәр, хәвефле бер аһәң салды. Рух елый, рух теге юл күрсәтүчене, теге караңгылыктагы юлдашны эзли башлады…


Ул мөкаддәс бер китапны кулына алды. Ләкин андагы сүзләр Ильяска аңлашылмас булганнар иде инде.
Әүвәл һәр хәрефе бер мәгънә биреп торган китап хәзер бөтенләй кодсиятен6 югалткан күк тоелды... Менә ул хәзер тагын артыграк ялгызлык сизде…


– Кайда син, минем мөкаддәс Тәңрем? – диде ул... – Кайда син, бабаларымның рухы белән буташып, Чыңгыз рухына манылып, безне кытай чигеннән Адриатиккә кадәр илткән Тәңре? Кайда син, кодсиятнең, зурлыкның, мәрхәмәтнең мөбһәм7 бер кисәге булып, безне дошманнар өстенә ыргытканда куркытмаган, гайрәт биргән мәгъбүд8? Кайда син, ташлар эченә кереп, безнең рухыбызга дога биргән мәгъбүд?..


Таң яктысында, кабинетның шкафында тезелеп яткан калын китапларга карады да, аларга ләгънәт әйтте, чөнки бу китапларны актара-актара Ильясның башы арып, күзләре каныгып беткән иде инде.


Ильяс китаплары арасыннан бик мәшһүр философлардан берсенең китабын кулына алды. Ачып бер урыннан укырга тотынды. Анда тәкърибән9 шушы сүзләр язылган иде: «...Дөрес, бу вакытта һәр инсанның башына Аллаһ эзләү фикере төшә. Ләкин без моны иң элек гыйлем әхвәл рух җәһәтеннән, аннан соң «Аллаһ»ны ничә төрле итеп эзләү, Аллаһны нинди хасиятләргә малик итеп теләүне тикшерербез. Без моны нәкъ кимиягер10 гонсырларыны11 ничек эзләсә, шул ук метод белән эшләячәкбез, гыйлем әхвәл рухта... Илх12».


Шундый озын язылган фикерләр, шундый нәрсәләр Ильясның фикеренчә мәсьәләдән бик ерак торалар иде, чөнки мондый мәсьәләләрне, тикшерүдән бигрәк, хис итәргә кирәк иде. Мондый мәсьәләне кимия гонсырларын тикшергән ысул белән түгел, бәлки, адәмнең эченә авыру кергәч, шул авыруны ничек тоя, ничек турыдан-туры хис итә, шулай гына хис итәргә мөмкин иде. Сөйгәнен югалткач, кеше нинди бер караңгылыкта кала, шул кешенең рухы белән генә бу мәсьәләгә килергә мөмкин иде. Дикъкать итегез: анда да мәсьәләгә килергә генә, хәл итәргә түгел, чөнки аны хәл итү өчен, тагы үзенә махсус хис кирәк…


Бу мәсьәләгә философларның «вак мәсьәлә»гә караган күк караулары Ильяска бик зур бер хәкарәт13 күк тоелды. Ул бу мәсьәләне, әгәр хәл итә алса да, бары үзе генә һәрбер аерым кеше үзе өчен генә хәл итәчәген аңлады. Гомеренә бу мәсьәләдә хис итмәгән, итсә дә, үзенә махсус бер хис белән бу мәсьәләгә килгән бер кешенең гакыллы башлыгыннан бернәрсә дә чыкмаслыгын Ильяс сизде, тойды…


Ильяс кулындагы китабын ташлады да:


– Рәхәтемне югалттыгыз, күңелемә бер шөбһә ташы ыргыттыгыз, үзегез бернәрсә дә бирмәдегез! – диде.


«Мин зәгыйфь йөрәккә, тегендә, мәҗһүл14 җиргә алып барырга бу китаплардан укыган нәрсәләрем берсе дә иптәш табып бирмәделәр, хәтта булганын юлдашымнан да мине аердылар...» – дип уйлады.


Басмага Ихтыяр Кыямов әзерләде.

 


1 Яшерен (серле) уйлар, серләр уята торган.
2 Урын.
3 Карага тартым, каралҗым.

4 Нәрсәнең табигый хәле, табигый сыйфаты. Нәрсәнең (эшнең) төбе, чыны, үзлеге, асылы.
5 Билгесез, беленмәгән, танылмаган, мәгълүм булмаган.
6 Изгелек; Аллаһка бәйләнеш.

7 Аңлаешсыз, билгесез, ачык түгел.
8 Гыйбадәт кылынган зат.
9 Чамалап әйткәндә, якынча алганда, якынча.
10 Химик.
11 Катлаулы нәрсәнең аерым бер состав өлеше; элемент.
12 «Һәм башкалар», «ахырына чаклы» (ила ахириһи дигән сүздән кыскартылган).
13 Хурлау, кимсетү; мыскыл, хурлык.
14 Билгесез, беленмәгән, танылмаган, мәгълүм булмаган.

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи