Журнал «Безнең мирас»

Исле гөл (хикәя)

Ачык тәрәзә аша кергән төнге салкынча һава сулышны киңәйтеп җибәрде. Түр бакчада үскән куаклар, дымлы һавада сафланып, тагы да көчлерәк аңкый; юл буе сузылган колхоз басуында бытбылдыкларның юк булдык» дип качышлы уйнаганы, басу башындагы күл буенда бакалар бакылдаганы ишетелә. Мин, көлемсерәп, ялангач йомры беләкләрен кушырып, йолдыз яуган күккә караган Сандугач апама карыйм. Бала чакта апамнан (ул чакта да икәү бергә шулай тын төнне тамаша кылган мәлләр булгандыр инде) бакаларның ни турында гәпләшкәнен төпченгәнем искә төште. Ул бөтен кош-кортлар, киек-хайваннарның телен белә торган иде. Бу юлы да аптырап калмады.


- Әни бака, — диде ул, күзләре белән көлеп. «Кәкре-бөкре ботыма читек кидермисең», - дип такмаклый, ə ата бака: «Саб-ы-ы-ыр ит...» - ди. Әнисе: «Ялпак-йолпак башыма калфак алып бирмисең», — дип үпкәли. Атасы тагы: «Саб-ы-ы-ыр», – дип юата.


Мескен әни баканы жәлләп тә куям: берәр нәрсәне бик булдырасың килеп тә булдыра алмасаң, кыен бит ул. Мондый хәлләр минем белән дә булгалады. Мондый айлы төннәрдә күк капусы ачылып-фәлән китсә дип, теләгән теләкләремне пышылдап, аз бактыммы бу күпне вәгъдә иткән серле күккә? Күпме генә көтсәм дә, күк кабыгы ярылмады, чынга ашмаган теләк-хыялларым шул килеш кала, вакыт кояшында уңа-кибә торды, алмашка яңалары килде, көйдерә-яндыра бирде...


Шулчак күл буйлап бер рәт кенә булып сузылган авылның аргы очында кемдер гармун телләренә басты. Башта кыюсыз гына агылган моң көчәя төште. Төнге hаваны, күңелне шул моң телгәләде.


- Менә шулай гел уйный ул. «Исле гөл»... - Мин онытылып торган җиремнән ни дисең дигән сымак, Сандугач апаема карадым. - Гармунчыны әйтәм. Хатыны үлгәч, читкә чыгып киткән иде, ел да отпускага кайта. Һәр елның шушы мәлендә шушы көйне тыңлап... юанам.


Мин төбәлебрәк апаема карап куйдым. Чәчләренә еллар көмеш ука тарткан, йөзенә тамга-җыерчыклар салган, гәүдәгә дә калынаеп, авыраеп киткән. Иллене куа шул апаем. Яшь чагында бик сөйкемле, ягымлы булды, җитез. Минем хәтердә аның шаянлыгы, чаялыгы калган. Апаема текәлеп карап, башта аның әйткәннәрен искәрми тордым. Аннан кинәт шундый сорау туды башта: нигә «юанам» диде әле ул? Кинәнәм, рәхәтләнәм, сокланам йә тагы шулар ише сүз беткәнме? Юанам... Миннән байтакка олы, аралар ерак булгач (ул яшь кенә көе эшкә киткән җиреннән кайтмады, шунда кияүгә чыкты), апаемның тормышы белән бигүк кызыксынмаганмын, күрәсең. Янына әллә нигә бер генә килеп кителә, тормыш мәшәкатьләре сагынудан да көчлерәк була бит кайчак... Биш бала тәрбияләп үстерде ул. Ире, безнең олы җизни, абруйлы, күркәм холыклы кеше. Бу йортка кайчан килеп кермә, якты йөз, өстәл тулы сый булды. Килгән-киткән арада, Сандугач апамның тормышыннан зарланганын хәтерләмим.


...Көй әкренәя барып туктады. Апам әллә җил тузгыткан чәчләрен, әллә җилсенгән күзләрен сыпырды. Тәрәзәгә тагы күл җиләслеге сирпелде - борынга хуш ис бәрелде. Исле гөл менә шулай аңкый. Шунда мин бу исне түр бакчадагы куаклар түгел, тәрәзә төбендәге гөл — исле гөл таратуын төшендем.


«Шуны тыңлап юанам». «Исле гөл», - күңелем дертләп, йөрәк лепердəде. Әллә... мин теге, бала чакта...


Апам, тәрәзә яңагыннан аерылып, йокы бүлмәсенә үтте. Егерме елдан артык вакыт онытылып торган вакыйга кинәт кенә ап-ачык булып исемә төште. Күлдән искән дымлы, җиләс җил исле гөл яфракларын сыйламаса, билләһи, исемә кабат төшмәс иде. Вакыйга дисәң - вакыйга, мәзәк дисәң, мәзәк түгел. Ни булса да, уеннан - чынны, әкияттән — тормышны, зурдан - бәләкәйне, актан караны аера белмәгән гамьсез бер чак иде инде.


Әйтергә кирәк, ишле генә гаиләдә төпчек бала булып, иң иркәсе, иң үзсүзлесе мин идем. Хәзер мине күп кеше олы апама охшата. Сүзсез генә, күзләр белән аңлашкан чаклар бар. Ә ул мәлдә? Минем үзсүзлелек белән Сандугач апамның чаялыгы артык тынышып яши алмады шикелле. Бу юлы да...


Кыскасы, апам еракка эшкә китәр алдыннан аулак өйгә кызлар чакырырга әзерләнде. Көн кебек ачык: башта ул мине юмалап-юхалап йомыш-юлга йөртәчәк, аннан, кызлар килер мәл җиткәч кенә, ниндидер сихри көч белән миннән котылачак. Әле дә кырып юган идәннәр балавыздай җемелдәгәч, җиз поднос кояштай ялтырагач (анысын мин тырыштырдым), кызарып пешкән пәрәмәчләр мичтән алынгач, апам коты алынган бер кыяфәттә өйгә йөгереп килеп керде:


- Ой! Уй! Җәһәтрәк урманга кач! Пәрәмәч тот та ычкын!


- Ни булды?! - Мәгәр каты тормакчымын. Шул җыенның түрендә үк булмаса да урын, мич буенда утырып булса да, кызларның биегәнен, серләшкәнен тыңлар өчен күрше авылга киткән әнием артыннан иярмəдем түгелме соң? Юл йөрү, сәфәр чыгудан бизгән юк иде әле.


- Минем... баш авырта. Мин бүген... өйдән дә чыкмыйм, беләсең килсә! Валлаһи, билләһи, бер калак кан эчтем...


- Бә-әй! Әллә ишетмәдеңме?


- Нине? - Үзем борынны мышкылдата ук башладым, мондый очракта үкереп елауның бермә-бер файдасы тия торган иде, әле анысы запаста.


- Авылга кызлар сөннәтли торган баба килгән бит! Әллә белмисеңме?!


- Һе-е-е... Кем әйтте? - Елау кайгысы бетте, кикерик шиңде.


- Очтагы Кәбирәнең туганын утыртканнар да инде, әле Сабирага киттеләр.


Мин, өтәләнеп, абына-сөртенә киемнәремне эзли башладым. Уен эш түгел. Былтыр баба дигәннәре абыемны әнә нишләтеп чыгып китте! Атна буена малай башы белән апаемның күлмәген киеп йөргәне җитмәгән, Ходайның биргән ямьле көннәрендә урамга чыга алмый зар-интизар булып ятты...


Сандугач апаем юка кофтамны китереп тоттырды. Ызгышып кителсә дә, үз апаең үз апаең инде ул. Жәлли. Әнә, елап җибәрмәс өчен, авызын яулык очы белән каплаган. Юатып, бер-ике авыз җылы сүз әйтәсе килеп китте үзенә...


Кайнар пәрәмәчне (хәтта читләре көйгәнен түгел, әйбәтен) итәгемә салып, апаем ишекне ачты:


- Шәбрәк йөгер инде, акыллым. Килсәләр, күрше авылга кунакка китте, бүген кайтмый, диярмен.


- Шулай ди күр инде, апаем-әйбәтем. Әйтә генә күр...


Очтым гына. Апаемның:


- Китсәләр, үрдән кул болгармын, яме?! - дип кычкырган тавышы юлны аркылы чыгып барганда гына куып җитте.


...Каенлыкка килеп җиткәч, бөдрә каен төбенә утырып хәл алдым, аннан ашыкмый гына юмарт апаем биргән түп-түгәрәк пәрәмәчне «бөктем». Эш тә бетте шуның белән: үләнгә сузылып ятып, күкне күзәтә башладым, «Могҗиза җирдә» дигәннәре - буш сүз. Могҗиза күктә! Җирдәге бер затның, бер хайванның бертөрледән икенчегә әверелгәнен күргән юк әле. Әверелүен әверелә ул, тик... йомшак кына бәбкәләрнең кыртыш күзле ата казга, мөлдерәп торган күзле шаян бозау, бәрәннәрнең тискәре үгез, сөзгәк тәкәгә әверелүе кемгә кызык. Андый әверелүләрнең, ташка үлчим, булганыннан булмаганы хәерле. Ә күктә? Монда бөтенләй икенче дөнья! Серле дөнья...


Әнә әле уңда чыңгыр-чыңгыр чыңгырдап ат көтүе килә. Кинәт бер ажгыр айгыр, Акбүз аттыр, мөгаен, үрә торып каршыларына басты — тавышыннан күк йөзе дерелдәп, атлар калтырап китте. Менә ул, әйләнеп, тоягын алга сузып, җирне тырнады - әһә! Яннан һөҗүм итәргә торган алгыр бүрене каршы алырга - алышка әзерләнде, артындагы бияләр, өркеп, түгәрәк ясап укмашты. Шулчак ажгыр айгыр, җир тетрәтеп кешнәп, үрә басты, алтмыш колач ялын туздырып, күзләреннән ут бөркеп, дошманына ташланды. Бүре, янтаеп, төлкедәй шуышып кача башлады. Әкәмәт! Күзең талмаса, монда кызык бетмәячәк, тик нигәдер авырайта, йокы баса башлады.


Шулай да бирешмәскә тырышам, әвен базарына китеп, апаемның үрдән кул болгаганын күрми калуым бар. Кем белә, бәлки, мәҗлеснең ахырына булса да өлгерермен әле. Күккә карап яту ни тиклем мавыктыргыч булмасын, өйдә калган пәрәмәчләр, җиләк бәлешләре, уен-көлке аралаш сер сөйләп (сер дигәннәре егет сөйләү була аның) чыркылдашкан җиткән кызлар эчне тырный. Сер дигәннәре артык кызык та булмый аларның. Җае чыкканда посып тыңлап яткан да бар. Тик нигә шуны яшерми генә, сер итми генә сөйләмәскә?! Ул чагында якын да бармас, теңкәләрен дә корытмас идем. Алар яшерә, шуның белән минем җанга тия. Имеш, минем тeшeм сирәк, авызымда сүз тормый. Минемчә, монда эш минем тештә түгел, ә сөйләгән сүзләренең юне юкта. Юньле сүз кайда да, шул исәптән минем авызда да, үз урынын табар иде ул. Яңарак апаем ахирәтен кунарга чакырды. Тегеләр килгәнче үк чыбылдыклы карават түренә, стена буена сыенып яттым. Күрсәләр дә тимәсләр, изге бер кыяфәттә "йоклап ятам». Килделәр. Кулларына бәйләмнәрен алып, сер сандыгындагы хәзинәләрен барларга тотындылар. Шул чактагы аптырауларымны күрсәгез! Хәтта сикереп торып, бот чабып көләр хәлгә җитештем. Апаемның ахирәте былтыр бер шулай тыңлаганымда күршесе Насыйбулла агайдан «түтүт күз» дип көлә иде. Моны ишеткәч, Насыйбулла агайның эштән кайтуын көчкә көтеп алып, үзен күрү белән «түтүт күз», «түтүт күз» дип ычкындырган идем. «Кәм өйрәтте? Кем әйтте? » - дип җикеренде шунда бу миңа. «Кем әйткәнен әйтмим. Беләсең килсә (үзем ялт итеп Бану апайлар ягына карап алдым!), уң як күршеңнән сора», — дидем. Насыйбулла агаем бурлаттай кызарды да куйды, күзләре шардай булды. Шунда аның күзләренең, чынлап та, автомобиль фараларыдай янып торганын шәйләдем. Нигә? Рас әйткәннәр. Исеменә күрә самай. Кыз дип, кызыл теленнән кыркылмаска әйбәт булыр моннан ары. Менә шул хәлләрдән соң Бану апайның әле килеп: «Ах, Насыйбулла!» — дип өнсез калуларының шаһиты булып ятсаң, аптырамас идеңме? Шаккатарлык бу! Җитмәсә, күзеннән әллә чын, әллә юри (мин үзем апайларымны җиңә алмасам йә сораган нәрсәмне ала алмасам, юри елыйм) яшь агыза. Минем апай да... куйсаңчы! Бер хатны биш укып уфтана, аннан Бану апайга: «Исле гөл»не җырлачы?!» - дип ялына.


...Сагынганда шуңа карыйм
Ул синең төсле була...


Тапкан охшатыр нәрсә! Кешенең гөлгә охшый торганы бармы? Йә, шуннан, исәр димә боларны... Кайчак куркып китәм: әгәр бөтен кызлар да болар ише үскән саен тилерә торган булсалар, мине дә шундый ук киләчәк көтә түгелме? Юк, болар хәленә калганчы, мәңге шул килеш калырга риза булырсың, билләһи. Мин ул чакта, тегеләрне тыңлап та бетерми, урын ярыгына кысылган килеш, йоклап киткәнмен. Әле дә җиләстә изрәп, күзләремне кабат ачарга көч җитмәде...


- Нишләп ятасың монда, кызым?


Янымда гына ишетелгән тавышка сискәнеп, иләc-миләс булып торып утырдым. Каршымда чыбык-чабык күтәргән күрше карчыгы - Зөбәрҗәт инәй тора. Тамак кипкән, беләкләр оеган, баш та, тән дә авыр...


- Чирләп-фәлән киттеңме әллә, Зәлифә? - Зөбәрҗәт инәй, йөген җиргә куеп, яныма чүгәләде. - Тегеннән үк карап киләм. Елан-чаяннан курыкмый, кем баласы йоклап ята, дим. Чынлап, сырхап тормыйсыңмы?


- Юк ла. - Мин күңелсез генә авыл ягына ияк кактым.  - Бабадан качып ятам.


- ?!
- Әйе, кызлар сөннәтли торганы килгән.


Зөбәрҗәт инәй, арык гәүдәсен тоташ калтыратып, тешсез авызын яулык очы белән каплап, кычкырып көлеп җибәрде.


- Кем әйтте?


«Тычканга үлем, мәчегә көлке», - дип уйлап алдым эчтән.


- Көл-көлмә, килгән инде. Кәбирәнең туганын уже... - Мин кул гына селтәдем.


- Кит!.. Дөресен сөйлисеңме? Кем әйтте?


- Апаем! Сандугач апаем.


- Әниең беләме?


- Белергә... Күрше авылга сугырга биргән паласын алырга китте лә ул.


- Син ничек иярмәдең, койрык?


- Һe... Апаем кызлар чакырды ла минем! Аулак өйгә... (Монысы иң кызыгы, шуңа шым гына әйттем. Чәй мәҗлесендә биешү, уен-көлке булмый ул.)


- Шулаймыни? – Зөбәрҗәт инәйнең кысык күзләре хәйләкәр көлемсерəде. – Алайса апаең алдаган сине.


- Ничек «алдаган»? Үзе...


- Шулай. Тоткан да алдаган. Җиткән кызлар, үзең беләсең, бүрәнәнең башы артык булганны яратмый. - Зөбәрҗәт инәй торып чыбык-чабыгын җилкәсенә салды: - Әйдә, кызым, кайтыйк. Бала кешегә кырда йокларга ярамый. Йә берәр чир йогар. Кызларны бабага утыртмыйлар ул. Апаеңның кызлары да күптән таралышты. Үзе бая ук Бану белән елга буена кер чайкарга төште. Әйдә, кызым...


Мин Зөбәрҗәт инәй артыннан ук кузгалмадым. Юк, әтием дә, әнием дә ихтирам иткән күрше инәйгә ышанмаудан түгел, киресенчә, Сандугач апаемның алдаганына ачуым килә. Бу тиклем юләргә калган юк иде әле! «Тукта, — дидем, тешемне кысып, - без дә ата баласы! Юк, апакаем, сине дә төп башына утыртмасаммы, тамагыңа кайнар пәрәмәч булып тормасаммы!» Хәзер үк, шушы минутта шаккатарлык итеп үч аласы килә апайдан. Дөнья эшен дөньялыкта кайтарган яхшы! Бәлки, Бану апай белән пыш-пыш килеп чиккән яулык-янчыкларын җәһәннәмгә олактырыргадыр? Сикереп торам. Әле алар кер чайкаган җиреннән тиз генә кайтмаслар. Керләрен куакка элеп, кипкәнен көтеп ятарлар. Гадәтләрен беләм дә инде. Шулай да... Туктап калдым. Олактыруын олактырырмын... Әти белеп калса? Баштан да сыйпaмaслар, рәхмәт тә әйтмәсләр. Болай да апаем читкә китәргә уйлагач, «Сандугач балакаем» дип өзелеп торалар. Бер уйласаң, читкә китү дә начар түгел икән. Ни тексәләр дә, ни кузгатсалар да – апаеңа! Әллә миңа да тотарга да кайтмаскамы? Шушы уем тәүгесен шундук сүндерде. Юл уртасында туктап калдым: яланаякларны туфрак пешерә, йөрәкне канмаган үч, хурлык көйдерә... Әйдә эзләсеннәр! Алдап, качарга мәҗбүр иткән сөекле кызларын тиргәсеннәр. Апаем да, мине табудан тәмам өметен өзеп, ник алдаган көненә төшеп, терсәген тешләрдәй булсын... Үз уйларымның шәпләгенә хәйран булып, тезләрем калтырап, тузанлы юлга утырдым, аякларымны кочаклап, уйга калдым. Качуын качылыр, тик менә төнен урманда куркытмас микән? Шушы әрәмәлек эченнән аккан тар гына елгада ике кичү бар. Берсен - Озын Шүрәле, икенчесен Кыска Шүрәле диләр. Тикмәгә кушмаганнардыр мондый исемнәрне. Урманда ялгыз башың төн уздырганда каршыңа эреле-ваклы шүрәләләр килеп басмас димә! Әллә инде сиздерми генә үзебезнең өй башына менеп, алам-салам арасында кунаклыйсы?.. Үземне ничек эзләгәннәрен, кемнең ничек кайгырганын да белеп ятылыр... Таң атуга, өйдәгеләр йокыда чакта, кире урманга кителер дә ахырдан килеп чыгылыр...


Таңчулпан Гарипова


Фото: pixabay


Дәвамы бар

Теги: Таңчулпан Гарипова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру