Журнал «Безнең мирас»

Исле гөл (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

- Саумы, кызылбаш!


«Кызылбаш» - минем иң теңкәгә тигән урам кушаматы. Урам, диюем шул, өйдәгеләр миңа төрлечә эндәшә: чебеш, черәкәй, черек күкәй, койрык һ.б. Ә Кызылбаш дияргә өйдәгеләрдән беркем батырчылык итми, хәтта абыем да. Ачу килмәслек тә түгел, бөтен авылда бер минем чәч адәмнекенә охшамаган. Бу сүзнең миңа ничегрәк тәэсир иткәнен белсә дә, бер Алла белә. Шуңа да, килүчене күрмәс элек үк «энәләремне тырпайтып», еш-еш тын ала башладым. Ә инде каршымда ят киемле таныш түгел агай күргәч, беразга аптырап тордым: бәй, чит кеше минем зәһәр кушаматны кайдан белеп алды икән?


- Нигә шаккаттың? Мин шулай куркынычмы әллә?


Ул тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Ныклап карагач, аңардан ерак түгел машина туктап торганын күрдем. Эчендә шофёры утыра. Үзләре дә, машиналары да безнең якныкына охшамаган. Башка чак булса, ят кешегә ихтирам йөзеннән битeмә уч-уч булып салынып төшкән чәчләремне кулымның сырты белән булса да артка ташлар, рәтләр идем. Жиде ят алдында оятка каласы килми бит ул... Тик менә күрәләтә Кызылбаш дип торган бәндә алдында ни дип купшыланмак кирәк?


Чәч арасыннан гына тегеңә текәлдем: моңа миннән ни кирәк?


- Матуркай, әйт әле, Сандугач апаеңны белмисеңме?


- Белмәскә... Минем апай бит ул!


- Шулаймыни?! Агай кеше шатлыгыннан чак кычкырып җибәрмәде, тавышы күкле-яшелле булып чыкты. - Алайса, мин аны авыл бетереп эзләдем, кая киткәнен берәү дә белми.


«Белмәве гаҗәп түгел, - дип уйлап алдым. Менә «Кызылбаш»тан «Матуркай»га әйләнү гаҗәп. Үзеңә кирәккәндә сайрый беләсең болай. Тик «Кызылбаш»ны бу онытыр димә. Ул сүз өчен малай-шалай белән тиңсез алышка ташланган бар...»


Агай кеше, яныма чүгәләп, күзләремә карап (әле дә бәхет бар, күзләрне чәч каплаган), елмаерга итә:


- Бәлки, беләсеңдер, бәләкәй кеше барысын белеп-күреп тора бит ул.


«Баба белән куркытып башыңны урманга алып барып тыксалар белерсең, белми ни!» - Монысын да кычкырып әйтмәдем, эчтән генә уйладым.


- Нигә эндәшмисең? Телеңне йоттыңмы әллә?


«Әйе, йоттым, — дип уйладым. Кайнар пәрәмәчкә кушып, сиңа да шундый бәхет язсын, Кызылбаш өчен».


Агай кеше əрсез адәм булып чыкты, ахрысы, һаман үҗәтләнә:


- Белсәң, әйдә, янына алып бар мине. Ерак булса, ул машинага ымлады, — ат җигүле!


— Атың җигүле дә, аяк тышаулы.


- Ничек?


- Шулай. - Үзем «әле генә нәрсә дигәнеңне оныттыңмы?» дигән төсле тегеңә акаям. Каршыга башта ук исем тагып, кара ягып кил дә ахырдан ялынып утыр. Әкәмәт адәм...


- Алай булгач, туганым, кайда икәнен әйт кенә син, әйт кенә?!


Ваемсыз бер кыяфәттә учыма вак таш чүпләп алып күккә чөйдем.


- Ансат... Белсәм дә әйтмим. Сиңа кирәк бит ул, үзең тап.


Агай кеше каршыма чүгәләде. Ул да кулына вак таш алган булды. Шунда гына мин аның йөзенә игътибар иттем: кәкре борынлы, кара-кучкыл йөзле, борын астында, бармак уемы җирдә, мыек ишарәсе бар. Тапкан үстерер урын! Үзебезнең борын асты еш кына пөхтәлек белән мактанырлык булмаса да, яхшыдан шакшыны аера беләбез азрак. Ә менә күзләре - ачык яшел төстәге киң ачылган күзләре жәлләтә. Баштук Кызылбаш дип ычкындырмаса, әллә...


- Йә, әйт инде. Ни сорасаң, шул алдыңда булыр. Беләсеңме, хәзер үк магазиннан бер итәк кәгазьле кəнфит алып бирәм үзеңә? - Монысы нәкъ тә теге «Әйтче, дустым, кәнфит бирәм, апаең кемгә бара?» дигән кәмит такмактагы сымак яңгырады. Кәнфит әйбәт нәрсә инде ул, сүз дә юк. Шулай да нәфсене тыя беләбез. Тәм-том дип болай да чамалы абруйны юкка чыгарып булмый да инде!.. Шуңа күрә дә исем китмәгән бер кыяфәттә:


- Кәнфит ашаган ба-ар, - дип суздым.


- Алайса купшы күлмәк алып бирәм, кирәкме?


Мин апаемның кечерәйгән күлмәген бозып тегелгән кыска итәгемне тарткалаштырып куйдым:


- Өйдә күлмәк — бер сандык.


Агай кеше тагы, иелеп, минем күзгә карап көрсенде. Үзе көлгән була:


- Кара әле, кызыкай, нигә әйтергә теләмисең? Мин карак, угры түгел.


- Шулай да бик үк тугры түгел, - дип җавапладым, тегеңә тишәрдәй итеп карап. Чи надан түгел икәнне белсен, әкият ишене кышкы төннәрдә әти белән ишәбез генә...


- Юк, чын, апаеңны урлап алып китмәм. Аңа бик ашыгыч сүзем бар... Апаең кая эшкә китә?


- Белмим, - бер ташым агайның борын очын тырнап ук очты, - эшли торган җирен әти белән барып күреп килде. E-ра-а-ак, ди.


- Менә бит, - агай ашыгып арлы-бирле йөрештереп алды, — еракка китә, дисең, күрергә иде бит үзен. Юлым бик ашыгыч. Хәрби кеше мин. Бу якларга инде тиз генә килә алмам...


«Сүзеңә куәт» дигәндәй, машина кычкыртты. Агай ялт итеп борылып карады. «Хәзер, хәзер!» дигәнне аңлатып, кул болгaды.


- Әйт инде, туганым. Киләсе ел үзеңне калага алып барырмын, матур бакчаларга алып йөрермен.


Болай ялынгач, апаемның бер бик кадерле кешесе - сере шулдыр әле, дип уйлап алдым. Апаемны хәтерләү «кызлар бабасы» вакыйгасын да кылт итеп искә төшерде, күңел рәнҗүләремне өр-яңадан яңартты.


- Йә инде, туганым, әйт инде?! - Ят агайның тавышында чиксез ялвару чагылды.


- Нәрсәне?


- Соң, апаеңны?


- Әйтмим, дидем бит.


- Ни-гә-ә?


- Тик!


Агай, капыл омтылып, кып-кызыл ялкын булып битемне каплаган чәч көлтәләремне сыпырып, күземә карады:


- Гомер буе рәхмәт әйтермен үзеңә, яхшылыгыңны мәңге онытмам. Бары ике авыз сүз әйтергә кирәк аңа, бары ике авыз...


Бер минутка икеләнеп каушап калдым. Әйтсәм, монысын да, тегесен дә җиңел генә гафу иттем дигән сүз. Моннан соң эте дә, бете дә мине «Кызылбаш» дип кимсетер, «баба» белән өркетер.


- Юк, әйтмим.


- Ah! - Агай кеше, кулларын тезенә шапылдатып, капыл җиргә чүгәләде. - Ни тиклем тискәрелек! Кайсы җиреңә сыя диген... - Ул, гәүдәмне аркылыга-буйга үлчәгәндәй, үтәли тишеп карады. - Соңгы тапкыр үтенәм: әйтәсеңме, юкмы?


Мине ниндидер тупас, битараф һәм гамьсез тойгы биләп алды. Үземнең искиткеч арыганымны, ачыкканымны тойдым пгунда. Нигә бөтенесе бергә җәһәннәмнең үзенә олакмый? Инде бернәрсә дә уйламыйм, иреннәр генә үзләреннән-үзләре:


- Юк, юк, юк, юк, юк... - дип кыймылдый.


«Би-ип! Би-и-ип!» - Агай кеше, күзләреннән ачулы очкыннар чәчеп, кулындагы ташларны атып бәрде:


- Каһәр генә төшсен сиңа. Кадал, күземнән югал!..


Шуны гына көткәндәй, бөтен көчкә авылга атылдым, аяк астындагы очлы ташның ялантәпиләргә аяусыз кадалуы да туктата алмый.


- Тукта! Китмә! - Көчле тавыш мине каерылып карарга мәҗбүр итте. - Әйт апаена: исле гөлне сулдырмасын! Зинһар, әйт, сулдырмасын!


Машина китте, артында тузан бураны гына уйнап калды. Мин кинәт хәлсезләнеп җиргә чүгәләдем, аннан, юлга сузылып ятып, сулкылдап елап җибәрдем, ахмакка калу, үч алу, ахыр килеп, жәлләү һәм үкенү тойгылары күз яше булып битeм буйлап актылар да, тузанлы юлга төшеп, кара борчак булып, төергә әйләнделәр. Шушы минутта Җир шарында миннән дә бәхетсез, миннән дә юньсез, миннән дә көчсез кеше бар идеме икән?!


- Кем булды ул? Кем белән сөйләшә идең?


Туфрак белән яшькә буялган йөземне күтәреп карасам, миңа түгел, кызгылт тузан өермәсе калдырып күздән югалган машина юлына карап, Сандугач апаем тора. Теләр-теләмәс кенә урынымнан тордым. Минем кайгы һаман төштән соң икән әле - апаем күбенгән йөземә күз дә төшермәде. Әле генә үз-үземне йолкыр чиккә җитеп үкенсәм дә, апаемның миңа карата битараф булуы яңадан отыры ярсытты: кешене көнозын интeктepүе җитмәгән, жəлли дә белми бит, ичмасам!..


- Сиңа әйтәм, кем ул?


- Шофёр. Юл сораша.


- Өйрәттеңме? Әйттеңме соң? — Күренеп тора: бер юлаучы миңа караганда мең тапкыр кадерлерәк.


- Әйттем. Әйтми ни...


Апаем, күзен юлдан аермыйча, иреннәрен кыймылдата:


- Нәрсә дидең? Нәрсә дидең әле?..


- Урманга кызлар бабасы килгән, ипле генә йөре, дидем.


Әйттем дә оныттым, һәр яңа көн өр-яңа куанычлары, үкенечләре һәм язык-казыклары белән килгәндә, бер урында таптанып, тик бер нәрсәне уйлап йөреп буламы икән? Җитмәсә, Сандугач апаем да тәгаенләнгән җиренә эшкә китте. Кәкре борынлы хәрби егет шул гомер эчендә тик бер тапкыр гына үзен хәтерләргә мәҗбүр итте.


Машина безнең өй янына туктаганда, әтием белән өйтүр бакчада рәшәткә төзәтеп, мәш килеп йөри идек. Машинаны таныгач, песи җитезлеге белән койма аша урамга сикердем. Нигә? Теге хәлне агай кеше онытмаган булса? Ул чагында әтиемнең киң аркасы да саклап кала алмас. Әлбәттә, ул чактан бирле тоташ бер көз, бер кыш, бер яз үтте. Тагы бер җәй инде көзгә авыша. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый... Койма ярыгыннан тегеләрне күзәтәм: агай кеше һич тә үзгәрмәгән, шул киемнән. Менә ул киң атлап әтием каршына килеп басты, күреште. Күңеле көрдер, йөзе якты күренә. Нидер әйтте. Әтием җавап кайтарды. Агай кешенең капыл төсе бозылды, таянырга терәк эзләгәндәй, тирә-ягына каранды. Әтием тагын нидер әйтте. Ят агай, ашыгыч кына хушлашып, кабинага кереп утырды.


Куркыныч бетте. Иркен тын алып кире урамга чыкканда, машинадан җилләр искән иде...


Әтием шул якка озак кына карап торды.


- Да-а-а... - Нигәдер тирән көрсенде.


Безнең янга, биләүдәге курчактай кызын күтәреп, кунакка кайткан Сандугач апаем чыкты. Ул да карашын машина киткән якка төбәгән, тик теге чакта мин төпченмәде. Әтием, ул сорамаса да, читкә карап кына:


- Читтән килгән кешеләр. Юл өйрәтеп җибәрдем, - дип мыгырдады.


Сандугач апаемның киң ачылган ачык соры күзләрендә көз илчесе - сары яфраклар шәүләсе уйный. Миңа калса, дөньяда аннан да бәхетле кеше юк кебек: ни дисәң дә, аның бәләкәч кенә, алсу гына кызы бар. Нәкъ җанлы курчак! Шушы бәби аркасында үземнең дә абруй күтәрелеп китүен сөйләп тә тормыйм. Сабыйның булган һәм булмаган кыланышларын сөйләгәндә, безнең урам кызлары авызыма карап шаккаталар, кабатлап күрсәтүемне үтенәләр. Анысы инде һәркемгә тәтеми, кемгә күрсәтәм, кемгә юк - форсат минем кулда. Ә теге хәрби кешене мин тагы шундук оныттым...

Офык аллана, алара да башлады - җәйге кыска төн үтеп тә киткән икән. Әмма яңа көн килүе бүген мине куандырмый. Әйтелмәгән сәлам - тапшырылмаган әманәт яткан бит йөрәктә! Апаемның тынлык, чәчкәләр һәм башаклар исе тулы, җанны-тәнне тоташ сафландырыр, иркәләр төндә китек күңел белән гармун моңы тыңлавына мин, минем бала чактагы әнә шул гамьсезлегем сәбәп булмады микән? Шулай булса, төзәтә алмаслык хата - язмыш-ялгыш ясаганмын түгелме? Бәлки, соңлап булса да шул сәламне тапшырырга, сүнгән учак төбендә җемәлдәгән кечкенә кузга җан өрергәдер? Әллә дәшмәү хәерле булырмы? Бетәшкән, тик җөe калган яраны нигә кабат ярсытырга?! Бала чактагы шикелле үкенечләремне тузанлы юлга кара борчак итеп сибеп кенә бетерә дә, җәзадан койма артына посып котыла да алмыйм. Вакыты да башка, үзем дә бүтән. Хаталар да, яра-җәзалар да үзем белән...


Кабаттан төпсез гөмбәз күккә багам. Анда йолдызлар күпкә сирәгәйгән. Иң яктылары гына калган. Күрәсең, таң каршылау бәхете бәгъзеләренә генә, иң яктыларына язгандыр. Ә андыйлары, төнне көнгә ялгаганнары сирәк, бик сирәк. Кеше дә бит шулай: истәлекләрнең иң изгеләрен йә иң үкенечләләрен генә гомер ахырынача саклый.


...Тәрәзә төбендә исле гөл. Ул таң каршылый.


Таңчулпан Гарипова


Фото: pixabay 

Теги: Таңчулпан Гарипова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру