Журнал «Безнең мирас»

Исемнәр бакчасы

Сара
Кашың кара, күзең кара,  Сара туташ!
Күтәрелеп бичараңа кара, туташ!...
Синең өчен өзелә эчем көнен-кичен
Ач үзәктә гыйшык уты яна, туташ!
Нәфисә 
Нәфисәгә сәлам нәфис җил аркылы,
Беләсез - уңган туташ, һөнәр колы.
Шагыйрьләрнең күбесенә илһам килә
Сезнең кеби назлы, нәфис бил аркылы.
Мәгърифә 
Мәгърифәкәй, синең төсең сокланырлык,
Нинди генә күңелгә дә тукланырлык.
Бик аз гына шадралык бар, булса булсын,
Зарары юк, керәшен яксаң, ипләнерлек.
Асия
Асиянең күңел бәхете көзгедән дә,
Син дә шулай булыйм дисәң, изге бәндә,
Туксан тугыз мәртәбә "Алла" дигәч,
"Асия" дип кычкырып куй йөз дигәндә.
Шәехзадә Бабич
Фото: pixabay

Теги: Шәехзадә Бабич Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру