Журнал «Безнең мирас»

Сау бул, сөю, исәнме, тормыш! (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Сиңа туфлине тоту азарты кергән иде. Менә тотам, менә тотам дип бара торгач, миннән шактый ераклаштың. Ә мин салкын суны ерып, елганың теге ягына чыгып киттем. Агымсу уртасында бастырып калдыруың өчен мин сиңа үпкәләдем. Дөнья үзе шушындый агымсу бит, Айрат. Ул агымсуның берсен кичеп чыгып, әз-мәз тын алуга, икенчесе юлыңа аркылы төшә. Бөтенесе мондый сай булмаска мөмкин. Басам гына диярсең — аякларың җитмәс. Көчле агым сине түбәнгә өстерәр. Ярый ла йөзә белсәң! Йөзә белмәвең дә мөмкин бит. Хәер, ул чакта мин нәкъ шушындый уйлар кичердем дип рaслый алмыйм. Мондый уйлар күңелемә соңрак килгәндер, мөгаен. Ә ул көнне һәммәсе ничектер артык тиз булды сыман. Әллә ни арада Хәлил кызларны һәм әйберләрне елганың икенче ягына чыгарып куйды. Син, туфлине тота алмавыңа гарьләнепме, безнең янга килми йөрдең. Хәлил яр буенда учак ягып җибәрде. Озак кына кипшендек. Мин сары оекбашларымны чыбык башына элеп утка суздым. Күлмәк чыланып тәнгә ябышкан иде, бер куак артына кереп, сәхнәдә «һинд кызы» биюен башкарганда кия торган күлмәгемне һәм туфлиемне кидем.


- О-о, — диделәр дусларым, — чын һинд кызы булгансың бит син. Әйдә, бер биеп җибәр. Башкортстан урманнары шаккатсын.


Дусларымның мактавы минем күңелемне күтәрә алмады. Чөнки син, үзеңне минем алда гаепле санапмы, балаларча турсайган идең. Озак кына сөйләшми бардык.


- Шул сыңар туфлигә исең китмәсен лә, менә бит әле берсе калган, икесе дә агып киткән булса нишләр идең, - дип, мин сүзне шаяруга борырга тырыштым.


Күпме шулай сөйләшми барган булыр идек, белмим, ләкин безнең телләребезне ачарга бу якларның табигате ярдәм итте. Тирә-якта катлам-катлам таулар. Таулар өстендә зәңгәр урман. Таулар күкрәгеннән чишмәләр бәреп чыккан. Аларның күбесе шарлама ясап котырып-котырып түбәнгә ташлана. Шарламада чәчрәгән йөзләрчә-миллионнарча тамчыларга кояш нурлары кереп тула да тирә-юньне сихри төсләргә күмә. Без синең белән салават күпере башланган җирдә туктап калдык. Бер үк күренешкә соклану, бер үк хисләр кичерү безне якынайтып җибәрде. Син минем кулларымнан алып: «Энҗе, — дидең, — әйдә, менә шушы салават күпереннән офыкның теге ягына чыгабыз. Офык артында ниләр бар икән?!»


Шарламадан тәгәрәп төшкән төсле тамчыларга сокланып озак карап тордык. Иптәшләр каядыр китеп бардылар. Бөтен дөньяда синең белән икәү генә калдык. Агачта өздереп-өздереп кошлар сайрый, җилләр тәмле чәчәк исе китерә.



- Энҗе, — дидең син, - әгәр дә син чәчәк булсаң, нинди чәчәк булыр идең?



- Мин болай да чәчәк бит инде. Энҗе чәчәге начармыни?



- Юк, начар түгел, — дидең син. — Ә агач булсаң?



- Ак каен! — дидем, һич икеләнеп тормыйча.



- Шəп! — дидең син. — Каеннар бик матур булу өстенә, бик чыдам да алар. Бер кышны безнең як урманнарында имәннәргә салкын тигән иде. Өшегән имәннәр җәй буе яфрак яра алмыйча кара көеп утырдылар. Ə алар янәшәсендәге каеннар яз җитүгә ямь-яшел яфракка күмелде. Мин менә шуннан бирле каеннарга гашыйк.



— Ә беләсеңме, Айрат, — дидем мин, — ул каеннарны бит имәннәр саклап калган. Әйе, әйе, гаҗәпләнмә. Имәннәрне ирләр белән юкка гына чагыштырмыйлар. Авырлык килгәндә, ирләр һәрвакыт хатын-кызның, йорт-илнең сакчысы.



Без бераз сөйләшми бардык. Аннары тагын син болай дидең:
— Ә кош булсаң, син нинди кош булыр идең?



- Акчарлак.



- Ни өчен акчарлак?



- Акчарлак матур кош бит, Айрат.



— Матурын матур да, миңа акчарлакның тавышы ошамый. Синең бит тавышың йомшак, ягымлы. Кеше җанының матурлыгы тавышта чагыла, минемчә.



— Алайса җырчыларның барсының да җаны матурдыр, - дидем, синең белән бәхәсләшергә теләп, ләкин син бәхәсләшмәдең, сүзеңне дәвам иттең:
- Син карлыгач булыр идең, Энҗе. Әнә күккә күтәрелеп кара әле – алар нинди биектә очалар. Алар чыпчыклар кебек тирес өстеннән җим чүпләми. Алар горур. Миңа калса, алар яшеннәр белән тукланадыр, ә ояны йолдызларга корадыр кебек.



Мин күккә карадым. Анда өере белән карлыгачлар оча иде. Чынлап та, алар шундый биектә, озаграк карап торсаң, муеннарың талырлык. Шундый горур, мәһабәт кошка охшатуыңа күңелем булды, Айрат, әмма мин үземне карлыгачка тиңли алмадым. Юк, дидем, мин карлыгач кебек горур түгел. Сине күргәннән бирле әллә нишләдем: син упкынга төш дисәң, упкынга төшәрмен төсле. Акыл белән уйлап карасаң, Айрат, безнең арада бит биш ел гомер ята. Ул биш елны бит берничек тә алып ташлап булмый.



- Була! — дидең син катгый итеп. — Ул биш ел арабызга тау булып ятса, мин ул тауны ишәчәкмен. Елга булып акса, киптерәчәкмен. Юл булып сине алгарак алып китсә, куып җитәчәкмен.



Синең шулай кайнарланып мәхәббәтне яклавыңа бик сөендем. Дөресен әйткәндә, яшь аермасы турында сүзне кузгатканда нәкъ менә синең шулай кайнарланып кире кагуыңа ышанган идем.



Уфадан кайткач та гел очынып йөрдем. Диплом яклар көннәр килеп җиткән иде, әмма кулга китап тотып карамадым. Хәер, диплом эшем күптән әзер. Яклый алачагыма нык ышана идем.



Иртәгә диплом якларга барырга дип торганда, кичен безнең бүлмәгә Айтуган килеп керде. «Сиңа Уфадан канат куеп җибәргәннәр, ахры, гел һавада очасың. Җирдәге бәндәләрне күрмисең», — дип үпкәсен белгертте. Синең белән очраша башлагач, Айтуганны бөтенләй онытканмын икән, ул миңа кая барсам да тигәнәктәй ябышырга гына тора. Хәтта мин аның шулай гел артымнан тагылып йөрүенә күнегеп беттем инде. Ул тагылып йөрмәсә, нидер җитми башлар сыман иде.



- Бүген безнең бүлмәгә кил әле, Энҗе, — диде ул. — Кечкенә генә бәйрәм ясамакчы идек.



— Нәрсә, туган көнеңме әллә? — дидем.



— Әйе. Бер-ике бик якын дус белән генә утырмакчы идек. Ләкин, Энҗе, мөмкин булса, үзең генә кил. Мине яратмавыңны беләм, әмма бер генә көнгә үз-үзеңне җиң инде. Дусларым каршында минем яраткан кызым булып кылан. Бу миңа бик кирәк, Энҗе.



Мин Айтуганны, ничектер, жәлләп куйдым. Минем артымнан йөреп, башка кызларга күз салмый. Гомерен заяга уздыра. Ул да быел соңгы курста бит инде.



— Ярар, — дидем, — барырмын. Шулай да кая киткәнемне Йолдызга әйтеп калдырдым.



Мин Айтуганнар бүлмәсенә барып кергәндә, аларда беркем юк иде. Тыйнак кына табын әзерләнгән. Анда бер шешә шампан шәрабы белән бер шешә ак аракы. Тәлинкәдә бер өем өчпочмак. Аларның ашханәдән алынганлыгы күренеп тора, чөнки формасы бөтенләй өчпочмакка охшамаган.



- Нәрсә, кунакларың килмәдемени әле? - дидем.



- Юк, — диде Айтуган һәм, ишекне бикләп, ачкычын кесәсенә тыгып куйды. - Бернинди кунаклар килмәячәк. Бүген син дә мин генә булачакбыз.



— Син нишлисең, Айтуган? Ач хәзер үк ишекне. Юкса бөтен тулай торакка ишетелерлек итеп кычкырачакмын.



- Кычкыр, барыбер беркем ишетмәячәк. Күрше бүлмәдәге егетләр кинога китеп беттеләр.



Айтуган тумбочка өстендәге магнитофонны кабызды. Аннан әллә нинди чиелдау, акыру, тимергә тимер бәргән тавышлар яңгырады. Бәлки, бу берәр рок-группаның язмасы булгандыр, әмма мин андый кыргый тавышларны үз итә алмыйм. Миңа салмак кына классик музыка якын. Мин, шундый музыка тыңлап, хыялга бирелергә яратам.



- Энҗе! — диде Айтуган, катгый карарга килгән кешедәй кискен итеп. - Бүген безнең язмышлар хәл ителергә тиеш. Яки син миңа кияүгә чыгарга ризалык бирәсең, яки ризалык бирмичә генә минеке буласың. Шунсыз бу бүлмәдән чыктым юк сина.



Эшләр шаярудан үтеп бара иде. Айтуганның сүзләрен уенга борырга маташсам да, ул үзенекен итте. Башта ялынып-ялварып карады, ялынып эш чыкмагач, янарга тотынды. «Ул маңка малайны дөньядан юк итәчәкмен мин», — дип, синең тарафка яман сүзләр яудырды. Мин, Айтуганның сизгерлеген җуйдырырлык берәр мизгел чыкмасмы дип өметләнеп, ишеккә карадым.



— Көтмә, беркем килеп коткармаячак сине, — диде ул. Һәм шампан шәрабын ачты. Магнитофон акыра бирде. Мин ул сузган бокалны идәнгә бәреп төшердем. Ул үзе генә эчеп куйды. Болай гына моңардан котылу мөмкин түгеллеге ачык иде, бер якка барып утырдым. Пинжәген салып куйса-нитсә, ачкычны чәлдерергә иде исәп. Шулвакыт, минем бәхетемә, ишек шакыдылар. Мин ишеккә бара башлаган идем, ләкин Айтуган, корбанына ташланган арысландай, мине күтәреп алды да караватка ыргытты:



- Ят, тыныңны чыгарма!



Кабыргам белән карават башына барып бәрелдем, авыртудан уаланып ятканда, ишек ачылып китте һәм шунда синең башың күренде: «Айрат!» - дип кычкырдым. «Кирәкмәгән чакта эшне бозып йөрисең!» — диде Айтуган һәм яны белән тышка этәрде. Мин караваттан торырга өлгермәдем, ишек теге яктан шартлап ябылды. «Айрат, бу мин, - синең Энжең", -  дип кычкырмакчы булдым, тавышым чыкмады. Ишекнең теге ягында Айтуган сиңа кызып-кызып нидер аңлатты. Мин сугышып китмәсәләр ярар иде болар дип куркып тордым. Бераздан Айтуган үзе генә килеп керде. Синең, минем нинди хәлдә икәнемне күрә торып, шушылай тыныч рәвештә ерткыч авызына биреп китеп баруыңны һич кичерә алмадым.
- Бозавың китте, - диде Айтуган, - бүтән синең яныңа килеп йөрмәячәк ул. Әгәр килә икән, үзенә үпкәләсен.



Магнитофон бар көченә акырды. Мин читлектәге коштай бәргәләндем. Айтуган рюмка арты рюмканы җибәрә торды.



- Качармын дип уйлама, кызыкай, — диде үзе, усал елмаеп. Мин исереп егылыр дип тә көтмә. Бүген син минеке булачаксың. Әйдә, аннан соң мине теләсә нишләтсеннәр: консерваториядән кусыннар, төрмәгә утыртсыннар. Иң матур кызны үземнеке итәр өчен мин барсына да әзер.



Фәнис Яруллин


Ахыры бар


Фото: pixabay


Теги: Фәнис Яруллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру