Журнал «Безнең мирас»

Исәнме, әни! (Хикәя)

Картаймыш көнендә Зөләйха əби япа-ялгыз калды. Балалары төрле якларга таралышып беттеләр, күптән инде башлы-күзле булып, чит-ят җирләрдә тамыр жибәрделәр. Карты исә сырхаулап йөрде-йөрде дә узган
көзнең караңгы бер төнендә мәңгегә күзләрен йомды. Шулай итеп Зөләйха әби берүзе яшәп ята. 
Ялгыз башына гомер кичерүләре җиңел түгел аңа. Бигрәк тә эч пошу һәм сагыштан, картын, балалары
белән оныкларын сагынудан бәгъре өзгәләнә. Төннәр буена күзенә йокы кермәгән чаклар еш була. Берәр баласыннан озаграк хат-хәбәр килми торса, күңеленә әллә нинди уйлар тула, ямансулый башлый.
Юк, балалары аны онытып бетермиләр. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчен, акчасын җибәргәлиләр. Сирәк кенә хатын да язып салалар.
Зөләйха карчык, хат килгән саен, аны башта бик кадерләп өстәл тартмасына салып куя. Аннары шул өстәл
тирәсендә әйләнгәләп йөри дә, хатны яңадан алып, конвертны ача, аннан язулы кәгазьне чыгара һәм әкрен генә пышылдый:
- Исәнме, әни! Сиңа кайнар сәламнәр белән...
Балаларының һәммәсе хатны шулай башлый. Шуңа күрә әби, язу танымаса да, беренче сүзләрнең ни аңлатканын яхшы белә. «Исәнме, әни...»
Үзе өчен үтә кадерле булган әлеге сүзләрдән соң, кош теледәй кәгазьдә тагын да җылырак, тагын да
йомшаграк сүзләр язылгандыр күк тоела аңа. Карчык, шуларны тизрәк ишетер өчен, вак-вак атлап, күршесенә йөгерә (хатларны ахирәте Бибинурның кызыннан укыта ул). Хат укылганда, һәр сүзен отып калырга теләгәндәй, йотлыгып тыңлый, аннары яңадан укыта. Тик күпме генә укытмасын, Зөләйха карчыкка ул хатлар бернинди яңалык та, шатлык та китермиләр, киресенчә, аның күңелендә ризасызлык һәм үпкә хисләре туа. Чөнки аларда һәрвакыт гел бер үк саран сүзләр кабатлана. Кайсы гына баласыннан килмәсен, хатлар, ике тамчы судай, бер-берсенә охшаш була. Шулай итеп, Зөләйха әбиrә ул хатлар әллә ни юаныч бирми иде.
Ә бер көнне карчык, иртәнге чәен эчәргә дип, өстәл янына утырган гына иде, ишек кинәт төбенә кадәр
ачылды һәм өйгә шәһәрчә зәвык белән киенгән таза гәүдәле ир кеше килеп керде.
- Исәнме, әни!
Кергән кеше карчыкның олы улы Нәгыйм иде.
- Менә кайттым да, әни. — Чәй янында ул берөзлексез сөйләде дә сөйләде. - Минем Мәскәүгә командировкага барышым. Көннәр бездә дә әйбәт түгел. Самолетлар очмый. Поездга утырырга туры килде. Туган яклар аша узасы булыр, тукта, мин әйтәм, әни-карчык янына сугылып, хәлләрен белеп чыгыйм әле. Күптән кайтканым юк бит инде, күптән. Өч ел буламы? Шулайдыр. Онытмадык, әни. Һич вакыт табып булмый. Эшләр, тормыш мәшәкатьләре. Балалармы? Үсәләр. Олысы сигездә укый быел. Әйбәт укыйлар. Гөлсем дә бер көе эшләп йөри. Сау-сәламәт. Кайтырбыз, әни. Киләсе елга балалар белән бер кайтып әйләнербез. Сөендерербез үзеңне. Җае чыкса, билгеле. Безнең хатны алгансыңдыр бит? Юкмыни әле? Моннан өч-дүрт көн элек үзем язып салган идем. Кызык. Алайса бүген булмаса, иртәгә килеп җитәр. Хәер, ул хатның кирәге дә юк хәзер. Аның урынына мин үзем кайттым ич.
Чәйдән соң Нәгыйм киенеп чыгып китте. Колхоз председателе Фоат белән бик дуслар иде, аны күрергә теләгәндер. Кайткан саен дусты янына бармый калмый ул.
Карчык озак итеп улының урамнан барганын тәрәзәдән карап торды. Аның колагында һаман Нәгыймнең
көр, көчле тавышы яңгырый иде. «Бер көе... исән-сау... әйбәт...» Аннары ул өстәлен җыештырды да, утын алып кереп, учак астына ут салды. Йөгереп кенә күрше кызын чакырып чыкты (рәхмәт төшкере, ярдәмнәреннән бер дә калдырмыйлар үзләре), һәм алар икәүләшеп пәрәмәч пешерергә керештеләр. Олы улы пәрәмәч бик ярата иде. Бер генә көнгә кайткан тансык кунакны яраткан ашы белән сыйламый буламы соң?
Карчык көнозын улын көтте. Әллә ничә кат самоварын яңартты, ничәмә тапкыр мич капкачын ачып, суынмыйлар микән дип, андагы сый-ризыкны алып карады.
Нәгыйм, колхоз председателе Фоатны ияртеп, кич җиткәч кенә кайтып керде һәм керә-керешкә үк китү турында сүз башлады.
— Әни, миңа китәргә вакыт. Юк-юк, чәй эчеп тормыйбыз. Алтыдагы поездга өлгерәсе бар. Болай да соңга калам бугай. Юллары да начар. Куну буламы соң? Миңа соңга калырга һич тә ярамый. Хуш иттек, сау бул,
әни! Мин менә Фоат белән сөйләштем. Бу көннәрдә утын китерергә вәгъдә итте.
- Китерербез, әби. Утыны да булыр, печәне дә килер, — дип, председатель дә сүзгә кушылды.
Карчыкның уйлары чуалды, хәтере качты. Нәрсәдер әйтергә теләгән иде улына. Нидер биреп җибәрәсе иткән иде. Берсен дә исенә төшерә алмады. Нәгыймнең шулай тиз генә китәргә җыенуы аны тәмам аптырашта калдырды.
Улын озатып, өйгә кергәч кенә, Зөләйха карчык кадерле кунагын яраткан ризыгы белән сыйлый алмавын
исенә төшерде. Хәтта юлга күчтәнәч итеп тә биреп җибәрмәде бит ул. Оныкларына атап бәйләнгән җылы оекбашлар бар иде, алары да калды.
– Әй, ходаем. Бер генә дә юк шул хәтерләрем.
Карчык авыр итеп көрсенеп куйды, нәрсә эшләгәнен үзе дә белештермәстән, яңадан мич капкачын ачты да,
суынмаганнармы икән дип, пәрәмәчләрен карады.
Фото: pixabay

Теги: Альберт Сафин Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру