Журнал «Безнең мирас»

Иңнәргә канат куйган еллар...

Моннан нәкъ илле ел элек Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарихында, бигрәк тә эстрада өлкәсендә, заманасына күрә бик мөһим вакыйга була: оешма җитәкчелеге бер төркем артистларны Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә укырга җибәрә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов аларны Мәскәүдә укыту өчен бөтен тырышлыгын куя, татар эстрадасын яңа исемнәр белән баета. Студиядә белем алган һәм аны уңышлы тәмамлаган яшьләр яңа репертуар, заманча алымнар, алар өчен махсус тегелгән заманча сәхнә киемнәре белән кайтып, эстрада бүлегендә уңышлы эшли башлыйлар.


Өстәмә белем бирүче әлеге оешма 1961 елда артистларның профессиональ осталык­ларын камилләштерү, яңа концерт программалары, номерлары әзерләү җәһәтеннән Мәскәүдәге «Яшел театр» бинасында оештырыла. Иҗат остаханәсен озак еллар буе цирк һәм эстрада сәнгате остасы, режиссер Л.С.Маслюков җитәкли. Шулай ук бирегә укыту өчен Г.П.Виноградов, И.П.Яунзем, Н.П.Смирнов-Сокольский, Л.О.Утесов, К.И.Шульженко, Л.А.Русланова кебек сәхнә осталары, режиссерлар җәлеп ителә.
Биредә ике ел уку чорында эстрада сәнгатенең барлык жанрлары колачланып, нәфис сүз, вокал, вокал-инструменталь, хореография, оригиналь жанр юнәлешендә кадрлар әзерләнгән. Остаханә, артистларның кайсы бүлектә укуына карап, алар өчен әдәби һәм музыкаль әсәрләр, сәхнә костюмы, реквизит, декорация, бутафория, музыка уен кораллары җитештергән, шул рәвешле эстрада сәнгате традицияләре буенча да теоретик мәгълүмат биргән.
Туксанынчы елларның башына кадәр артистлар бирегә дәүләт концерт оешмаларында уздырылган конкурс нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән.
Ошбу уку үзәгенә укырга җибәрү өчен, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дә 1969 елда зур конкурс үткәрелә. Жюри рәисе булып Мәскәүдән Леонид Семенович Маслюков үзе килә. Бәйгедә 400гә якын кеше катнашып, арадан бары тик 14е генә укуга сайлап алына.
1969 елның 18 февралендә филармония директоры Михаил Юрьевич Первин имзалаган 27 нче фәрманга күз салыйк: «24 февральдә Мәскәүгә, Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә түбәндәге артистлар укырга җибәрелә: сөйләм жанры буенча – Нәзифә Кашапова, Виктор Шәрәфетдинов, Надия Низамиева, Мәрзия Вәлиева, Зәйтүнә Яруллина; вокал жанрына – Зиннур Нурмөхәммәтов, Клара Хәйретдинова, Рабига Сибгатуллина, Римма Ибраһимова; бию һәм оригиналь жанрларга – Мөнир Мөхәммәтдинов, Эльба Закирова, Рөстәм Юнысов, Татьяна Романова, Галина Васильева. Әзерлек мәсьәләләре буенча филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов биш көнгә Мәскәүгә юллана»...


Филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов. 1970 нче еллар

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Нигъмәтҗанов 2002 елның 18 октябрендә «Ватаным Татарстан» гәҗитендә бастырган «Еллар һәм юллар» мәкаләсендә әлеге вакыйга турында болай дип бәян итә: «Инде 20-30 нчы елларда ук татар артистлары Урта Азиядән алып Себер якларына кадәр гастрольләрдә йөргәләде. 60 нчы елларда татар эстрадасы шактый таптала башлаган иде – бригадада бер-ике баян, баян белән гармун, 2-3 җырчы, 1-2 биюче, бер үк биюче 2-3 биюне костюмнар алыштырып бии... Һәм гадәттә, конферансье. Бездә беренчеләрдән булып Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова вокал-инструменталь ансамбльләр белән чыгыш ясый башладылар... Татар эстрадасын баетырга, үзгәртергә, заманча алымнар файдаланырга кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Шул максат белән, әле күптән түгел Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада студиясе ачылудан файдаланып, бер төркем яшьләрне туплый башладык. Кызганыч ки, Казанда консерватория, берничә музыка училищесы булуга кармастан, республикага кирәк кадрларны кайгырту юк иде (сүз милли ансамбль, эстрада турында бара). Безгә саф татарча сөйләрлек, җырларлык, биерлек яшьләр кирәк иде. Газеталарда игъланнар биреп, берничә йөз кешене тыңлап чыкканнан соң, 14 кешене сайлап алдык, алар арасында музыка әлифбасын белгәннәре дә юк иде... Яшьләрне сайлаганда Айрат Арсланов, Әдһәм Нарыков даими катнашты. Студиядә уку программаларын андагы педагоглар белән сайлый идек. Безнең булачак җырчылар илнең иң күренекле артист-педагоглары Ирма Яунзем, Георгий Виноградов кебек шәхесләрдә белем алды...»
Мәхмүт Нигъмәтҗанов җырчыларга һәм музыкантларга һәрдаим бик нык ярдәм итә. Тора-бара аларның күбесе халкыбызның яраткан артистларына әверелә.
Уку еллары турында сөйләүләрен сорап, әлеге сәхнә осталарының кайберләренә мөрәҗәгать иттек.


Рабига Сибгатуллина, Казанга килгәч, Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри башлый. Композиторның киңәшенә колак салып, 1969 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. 1970 елга кадәр Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсендә (Россиянең халык артисты И.П.Яунзем классында) белем алып, халыкчан пландагы эстрада җырчысы булып өлгерә.
Рабига Сибгатуллина халкыбызның сөекле композиторы Сара Садыйкова белән. 1968 ел

Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина: «Мин Казанга килеп Теплоконтроль заводында эшләгән чакта Горький клубында (ул Бауман урамында урнашкан иде) Сара апа Садыйкова җитәкләгән хорга йөрдем. Беркөнне Сара апа миңа: «Мәскәүгә конкурс нигезендә укырга җыялар икән, әйдә, син дә бар», – диде. «Минем андый ерак җиргә барасым, артист буласым килми», – дидем. Шунда Сара апа, өстәл сугып: «Ул нинди сүз, иртәгә үк филармониягә барасың, шушы талантың белән бармыйча калырга хакың юк!» – диде. Без анда Рәйсә исемле кыз белән бардык. Жюри алдында Мансур Мозаффаровның Мөнир Мазунов сүзләренә язылган «Туган як», Сара Садыйкованың Мостафа Ногман сүзләренә иҗат ителгән «Актаныш таңнары» җырларын башкардым. Мине шунда ук сайлап алдылар. Шулай итеп, заводтан китеп, тиз арада Мәскәүгә юл тотарга туры килде. Сара апа вокзалдан кул изәп озатып калды.


Әйтергә кирәк, Мәскәүдә уку – иҗатыма зур этәргеч булды, иңнәремә канат үскәндәй хис иттем үземне. Җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов белән без филармониягә башкалардан алдарак кайттык һәм, яшьләр бригадасына оешып, бергә эшли башладык. Калганнар да кайткач, мин Габдулла Рәхимкулов төркеменә күчтем...»


Зәйтүнә Яруллина. 1969 ел

Зәйтүнә Яруллина, Казан театр училищесын тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Мәскәү остаханәсендә белем эстәп кайткач та, эстрада бүлегендә утыз елга якын төрле концертлар алып бара.
Татарстанның атказанган артисты Зәйтүнә Яруллина: «Мәктәпне тәмамлагач, театр училищесының кичке бүлегенә кереп, анда дүрт ел укыдым. Көндезен Теплоконтроль заводында эшләдем. Рәшидә Җиһаншина, Асия Хәйруллина кебек күренекле сәхнә осталарында укып, ирек­ле диплом алып чыктым һәм Татар дәүләт филармониясенә эшкә килдем. Мине җырчы Габделхак Шаһиев бригадасына алып баручы итеп билгеләделәр. Тик, авырып китү сәбәпле, сәхнәгә чыгуым кичектерелде. Филармониядән китеп, Бөтенроссия иҗат оешмасына инструктор булып эшкә урнаштым. Өч ай эшләгәнмендер, Габделхак абый Шаһиев килеп кермәсенме! «Качкын кыз, нәрсә эшлисең монда? – диде ул, гаҗәпләнеп. – Дүрт стенага карап торасыңмы? Иртәгә үк филармониягә кил, Мәскәүгә укырга җибәрер өчен конкурс үткәрәләр». Мин әлеге конкурстан үттем.
Укучылар арасында Зиннур белән иң өлкәне без идек. Анда миңа, асылда, урысча проза әсәрләре, мәсәлләр укырга бирделәр. Сәхнә телен театр училищесында өйрәнгән кеше буларак, ул өлкәдә әллә ни яңалык алмадым. Кызганычка, миңа татарча концерт программасы әзерләнмәде. Шулай да, Мәскәүдә укуның тәэсире булгандырмы, әдәби әсәрләр сөйләгәндә, төрле образлар табып, аларны музыкаль элементлар, җырлар, хәрәкәтләр белән баета башладым. Тамашачы матур кабул итә иде...»


Клара Хәйретдинова. 1969 ел

Клара Хәйретдинова да 1969 елда филармония оештырган конкурстан үтеп, Мәскәүгә, Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә укырга китә.


Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова: «Мин ул конкурс хакында гәҗиттә басылган игъланнан укып белдем. Вертолет заводы клубында үзешчән сәнгатьтә актив катнашканлыктан, үземне сынап карарга булдым. Конкурстан үткәч, Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов, үз балаларыдай якын итеп, безне Мәскәүгә кадәр озата барды. Уку елларында да, Мәскәүгә килә калса, хәлебезне белми китми иде.
Безнең татар булуыбызны белгәч, халык шакката иде: «Татарлар мондый буламыни?» Алар безне чыңгызый кыяфәтле, кысык күзле итеп уйлаган, күрәсең. Бу елларда яныбызга Айрат абый Арсланов ешлады. Гаять чибәр, мәһабәт гәүдәле Айрат абыйны күргәч, безнең белән укучылар барысы да таң калды. Ул төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, иҗаты белән һәрчак соклану уятты.
Остаханәдә иртәнге якта бию, пантомима, нәфис сүз, сәхнә теле дәресләре бирелә иде. Төштән соң Г.П.Виноградовта вокал буенча шөгыльләнә идем. Бу елларда Людмила Зыкина, Юрий Левитан кебек мәшһүр артистларның чыгышларын карау миңа искиткеч мәктәп булды...»


Римма Ибраһимова 1967 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казанга килә һәм Горький исемендәге Мәдәният сарае каршында Сара Садыйкова җитәкләгән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Ул, күренекле композитор киңәшенә колак салып, Мәхмүт Нигъмәтҗанов хозурына килә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе аны бер төркем артистлар белән Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада остаханәсенә укырга җибәрә. Римма Ибраһимова студиядә вокал буенча Георгий Павлович Виноградовта белем ала.
Аның булачак ире, оригиналь жанр остасы Равил Таишев та 1969-1970 елларда Мәскәүдә укый.


Римма Ибраһимова, Эльба Закирова. 1971 ел

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова: «Казанга килеп, университетның тарих бүлегенә керермен, дип, тәүге имтиханны уңышлы гына биргән идем. Анда билге куелган кенәгәне югалттылар, китәргә мәҗбүр булдым. Ул арада, бәхетемә, күрәсең, бу конкурс турында белеп алдым. Жюрига Алмаз Монасыйповның Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Кояшларың белән кил син миңа» җырын башкардым. Ничектер, үттем.
Мәскәүнең без урнашкан «Северный» кунакханәсендә төрле халыклар яши иде. Иртә китәбез, кич кайтабыз, әйбәт, күңелле яшибез. Укудан соң төрле концертларга йөрибез, безне бушлай үткәрәләр. Без инде, билгеле, мөмкин кадәр күбрәк, ешрак йөрергә тырыштык.
Мине вокал буенча атаклы җырчы Георгий Павлович Виноградов укытты. Безгә махсус программа әзерләделәр. Клара Хәйретдинова белән бергә дуэт җырладык. Композитор Әгъзам Фәттах Сибгат Хәким сүзләренә «Бер тауда ун чишмә» җырын махсус безнең өчен иҗат итте. Шулай ук, «Ай, бормалы су буйлары» (Н.Исәнбәт сүзләре, З.Хәбибуллин музыкасы), татар халык, поляк җырларын да башкара идек.
Равил Таишев Украинада туган кеше, аның әти-әнисе Пенза ягыннан. 1964 елда ул Киевның «Сәхнәдә цирк» группасында артист-велофигурист булып эшли. Бер елдан цирк-эстрада студия­сен тәмамлый. Шунда укыган чакта «Омичи на эстраде» исемле эстрада-цирк төркеменә килеп эләгә һәм алар белән Мәскәүгә килә.
Безне күргәч, тамырларында татар каны уянып киткәндер, гел яныбыздан китмәде. Укулар ахырына якынлашкач, бригадасыннан китеп, безнең белән Казанга кайтты һәм филармониягә эшкә урнашты. Аның бик үзенчәлекле цирк номерлары бар иде. Самавыр өстенә тәлинкә, аның өстенә чәйнек куеп, аягы белән бер тәгәрмәчле велосипедны йөртеп, сәхнә буйлап әйләнә иде. Ник берсе төшеп китсен! Казанга кайтып бер ел узгач, өйләнештек...»


Акробатика буенча оригиналь жанр артисты Татьяна Романова да 1971 елда әлеге курсларны тәмамлап, танылган җырчы һәм тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтов иҗат төркемендә эшли башлый. Ул концертларда төрле пластик бию этюдлары, акробатик номерлар башкара.


Оригиналь жанр остасы Татьяна Романова: «Мин филармониядә Габделхак Шаһиев, Галия Гафиятуллина бригадасында 1967 елдан эшли башладым. Зәйтүнә Абдуллина, Наҗия Минкина, Әнвәр Латыйпов, Хәй Мушинскийларга рәхмәтлемен. Алар белән гастрольләрдә аралаша торгач, әкрен генә татарчага да өйрәндем. Тик ерак сәфәрләр ялыктыра иде. Ике елдан, бүтән эшләмәм инде, дип, китәргә булдым. Шулчак Мәхмүт Нигъмәтҗанов әлеге конкурска чакырып телеграмма җибәрде. Ул мине филармониядә эшләгәндә үк исендә калдырган икән.


Оригиналь жанр остасы Татьяна Романова. 1970 ел


Мәскәүдәге педагогым Глеб Борисович тумышы белән Казаннан иде. Сәхнәдә хәрәкәт итү, ритмика буенча Тамара Птицина укытты.
Һавада башкара торган берәр номер өйрәнәсе килде. Ул вакытта Мәскәү циркы түгәрәк кыршау эчендә чыгыш ясауга өстенлек бирә иде. Педагоглар бераз хәйләләргә булды: Татарстанда ярым ай символик мәгънәгә ия, дип, кыршауны ярым ай рәвешендә эшләделәр. Режиссерлар Т.Птицина, Л.Маслюков тарафыннан сәхнәгә куелган бу номер бик үзенчәлекле килеп чыкты.
Шулай итеп, «Яңа туган айда – татар кызы Зөһрә» исемле әдәби-хореографик номер минем төп чыгышыма әверелде. Композитор Алмаз Монасыйпов аңа махсус көй иҗат итте, күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов легендадан өзекләр укыды. Ул номерны Мәскәүдән кайткач та бик еш башкардым.
Мине Мәскәү циркы да, Москонцерт та эшкә чакырып карады. «Казан акча түләп укытты, ничек биредә калыйм, һичшиксез, Казанга кайтам!» – дидем.
Мәхмүт абый Мәскәүгә килгән саен педагоглар аны: «Главный татарин приехал!» – дип, хөрмәт белән каршы алалар иде. Ул һәрвакыт безнең турыда кайгыртып торды.
Казанга кайтып төшүебез фейерверк атуга тиң иде. Чөнки аңарчы эстрада сәхнәсендә гадилек, бертөрлелек хөкем сөрә иде сыман.
Зиннур Нурмөхәммәтов белән безне сәхнә һәм гастрольләр бәйләде. Аның чыгышы һәрвакыт концертларның кульминациясе була иде. Ул сәхнәгә очып, биеп чыга, үзенең җиңеллеге, күркәмлеге, моңлы тавышы белән тамашачыны әсир итә иде. 1970 елда Мәскәүдә, Бөтенсоюз конкурсында «Песняры», «Воронежские девчата» төркемнәре, Лев Лещенко, Рита Суварова, Аида Ведещева кебек башкаручылар белән беррәттән катнашып, җиңү яулады, дипломант исеменә лаек булды. Шуннан соң аны «Юность» радиосына чыгыш ясарга чакырдылар. Ул анда «Идел» вокал-инструменталь ансамбленә кушылып җырлады...
Казанга кайтуга, без Идел буе төбәкләренә чыгып киттек. Әле дә хәтерлим: Әстерханга килгәч, безне атлы милиция саклады, чөнки концерт залына керергә теләүчеләрнең иге-чиге юк иде. Пыяла ишекләрне ватып та керделәр хәтта...»


Студиядә укучылар арасында Виктор Шәрәфетдинов иң яше була. Ул анда нәфис сүз, пантомима, жонглерлык, фокус серләрен үзләштерә.


Виктор Шәрәфетдинов, Эльба Закирова «Цирк килде» номеры белән. 1970 нче еллар

Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдинов: «Конкурсның йомгаклау турында дулкынланып кына Һади Такташның «Мокамай» поэмасыннан өзек, «Кырмыска футбол уйный» (авторын хәтерләмим) дигән шаян шигырь сөйләдем. Леонид Семенович Маслюков һәм башка жюри әгъзалары, яшь булуыма карамастан, чыгышымны уңышлы дип таптылар, күрәсең – мине нәфис сүз төркеменә керттеләр...
Остаханәнең бер ягында – акробатика, икенче ягында бию заллары иде. Җәен биредә ачык сәхнәдә цирк программалары күрсәтелде. Көннең беренче яртысында безгә бию дәресләре керә, аннары үз педагогларыбызда шөгыльләнә идек. Сөйләм техникасы буенча педагог-актриса Александра Алексеевна Харламова классында һәм Алла Юрьевна Шапоринада укыдым.
Иҗатыма карата иң беренче киңәшләрен биргән, миңа, гомумән, юл күрсәткән олуг шәхесне – филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт ага Нигъмәтҗановны хөрмәт белән искә алам. Ул ярты елга бер мәртәбә безнең янга килеп китә, филармония директоры Михаил Юрьевич Первинны да үгетләп китерә иде кайчакта. Шөкер, без әле дә аның белән аралашып торабыз...»


1968 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлаганда биюче Эльба Закировага 17 яшь була. Иҗатташлары Рузалия һәм Рәшит Мостафиннар аны конкурста катнашып карарга үгетлиләр. Ул, филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗановтан фатиха алып, бәхетен сынап карарга була, татар һәм урыс биюләрен башкара. Нәтиҗәдә, Эльба Закирова да бер төркем яшьләр белән Мәскәүгә укырга китә.
Татарстанның атказанган артисты Эльба Закирова: «Укучылар арасында биючеләр дүртәү идек: Рөстәм Юнысов, Мөнир Мөхәммәтдинов, Галина Васильева һәм мин. Педагогларыбыз – танылган бию осталары, РСФСРның атказанган артистлары Анна Аркадьевна Редель, Михаил Михайлович Хрусталев булды. Безне парларга бүлделәр һәм биюләрне өйрәнү, сәхнәгә кую эше башланды. Мөнир белән икебезгә үзенчәлекле «Татар биюе» һәм акробатика алымнары кергән «Көтелмәгән очрашу» дигән бию куйдылар.
Аннары мин «Катюша» җырына нигезләнгән «Казачок» исемле шаян бию өйрәндем. Барлык номерлар өчен дә үзенчәлекле, заманча киемнәр һәм матур аяк киемнәре тегелде. Без, Мәскәүнең төрле оешмаларында концертлар куеп, Казанга кайттык, татар эстрадасына яңа сулыш өреп, матур гына эшли башладык.
Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсе белән элемтәбез әле аннары да дәвам итте. Филармония җитәкчелеге мине Виктор Шәрәфетдинов белән яңа дуэт итеп, янә Мәскәүгә җибәрде. Режиссерыбыз – Алексей Карпенко, хореограф Ирина Дагаева булды. Безгә өч өлештән торган «Цирк килде» дигән эстрада номеры куйдылар. Бу биюдә дөнья гизүче артистлар ролендә «тәгәрмәч», «шпагат»лар ясадык, кечкенә туплар белән жонглерлык иттек... Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Өзелгән җыр» исемле героик пантомима репертуарыбызда төп номер булып китте. Шул репертуар белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыктык, чит илләрдә чыгыш ясадык...»



Язманы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова әзерләде.

Теги: Алсу Хәкимова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру