Журнал «Безнең мирас»

Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укый аласыз

Менә шушындый хатларны укып, мин семья эчендә тупаслана башлаган хисләремне матур кешеләрнең тойгылары белән бизәргә, Ольгалар өчен дә Кадриямне сөяргә, иркәләргә тырыштым. Мин баламның «Көндәлек» дәфтәрен язудан, язылганын укудан рәхәтлек таба идем. Дәфтәрне язган чагында, бик еш Ольга хаты тәэсире астында Ирочканы уйлый идем. Менә хәзер дә, күзләремне йомып, күз алдыма аны, Ирочканы бастырырга, матур итеп күрергә тырышам. Хәзер 34 нче ел. Димәк, хатның язылуына 15 ел вакыт үткән. Ирочка әнкәсеннән 4-5 яшьтә калган булса, хәзер аңа, аз дигәндә, 19-20 яшь булырга кирәк. Әнкәсенең хаты аның өчен иң яхшы дәрес китабы булгандыр. Бу хат Ирочкада илебезгә, илебездәге эшкә — әйтеп бетергесез мәхәббәт, дошманга — ачу тойгысы тудыргандыр.


Ирочка Делевская, син хәзер кайда? Сине күрәсем, синең белән сөйләшәсем килә.


Ирочка турында уйлау баламның көндәлеген баетты. Ләкин син, Искәндәр, бу дәфтәргә бер генә тапкыр да күз төшермәдең.


— Андый мещанлык белән шөгыльләнергә минем вакытым юк, — дип кырт кистең.


Соңга калып булса да, «Көндәлек»нең кайбер урыннары белән таныш. Безнең арабыз ерак хәзер. Ләкин Кадрия синең дә балаң бит. «Көндәлек»нең кайбер өземтәләрен уку файда китерүе мөмкин. Менә алар:


2 ай, 20 көн.


Кадриям аңлырак була башлады. Үзенә эндәшкәндә, тулы елмаю белән җавап кайтара. Әле күптән түгел генә бер тавышлы итеп елый иде. Хәзер төрле авазлар чыгарып елый. Аның сәламәт елавы мине куандыра. Тик Искәндәр генә бу елауга ачулана.


3 ай, 10 көн.


Кадриям мине һәм миңа еш килеп йөрүче иптәшләрне таный, таныш булмаган кешене күрсә — кашларын җыера, ачулана. Нинди шатлык! Димәк, кызымның башы эшли. Тик Искәндәргә ияләшмәве генә мине борчый. Хәер, монда бала гаепле түгел. Искәндәр үзе гаепле. Ул әле һаман да кулына алып баланы сөйгәне юк. «Егармын дип куркам», — ди.


4 ай, 24 көн.


Бүген ял көне. Көн буе балам белән сөйләшеп утырдым. Кич белән Галиәкбәр абзыйларга барып кайттым. Әнкәм семьясындамыни! Шундый күңелле булып китте.


Бүген Кадриягә бер букет чәчәкләр алдым. Кадрия ачык, якты, ялтыравыклы әйберләр ярата, «бым-бым» авазларын әйтә. Шатлануын шулай белдерәме? Әллә: «Әнкәем, сиңа бик авыр, — әткәй аңламаса да, мин аңлыйм... Түз, мин тиз үсәрмен һәм сиңа җиңел булыр», — дип әйтүеме?


6 ай, 20 көн.


Мин биегән чагында, Кадриям кычкырып көлә. Башын күкрәгемә куеп, өйдәге кешеләр белән качып уйнарга ярата. Яследә дә үзен бик яраталар. «Бер дә еламый, тик уйнап утыра», — диләр. Мескенем. Исән үссен.


7 ай, 18 көн.


Кадрия «Әннә» дип әйтә башлады. Бүген (ял көне) көн буе кочагымда шаярып утырды. Мин стена газетасына килгән мәкаләләрне төзәттем, ул, кечкенә көзге алып, көзге артыннан үзен табарга тырышып, бертуктаусыз сөйләнеп утырды.


10 ай, 20 көн.


Кадриягә тешләр чыга. Яследә калдырганда, мине моңаеп озата. Алырга баргач, кочагыма керә, күкрәгемә кысыла. Куллары белән битләремнән сыйпый: «Әннәү-ү», — ди. Уенчыклар белән аңлы рәвештә уйный. Күбрәк кәгазьләр белән уйнарга ярата.


Искәндәр бүген беренче тапкыр Кадрияне кулына алды. Ләкин нишләргә белмәгәнгә: «Улым... улым... ә, улым түгел лә, кызым... ә... син бит кызым», — сүзләреннән башка бернәрсә әйтә ачмады. Нишләп улым дип ялгышты икән? Әллә берәр җирдә улы бармы? Йөрәк сызлый.


11 ай, 18 көн.


Бүген көн буе Ирочканы уйлап йөрдем. Кем белә? Бәлки, Ольга өчен дә теләгән бер кешеңне табып сөйләшергә мөмкин булачак. Ирочка турында мин сиңа үземнең уйларымны яздым. Әгәр дә мин үлеп китсәм, Ирочканы эзләп тап. Минем урыныма ул син булырсың.


Бер яшь.


Советлар иленең кечкенә гражданкасына бүген бер яшь тулды. Тазалыгына сокланмаган кеше юк. Чисталык һәм сәламәтлек ярышында бүләкләделәр үзен. Бүген мин аңар яңа күлмәкләр илттем. Күчтәнәчләр китердем. Иптәшләр дә котларга килделәр. Тик Искәндәр генә Кадриянең туган көнен оныткан. Ул бүген дә төнге икедә кайтты. Күптән елаганым юк иде. Бүген еладым.


Бер яшь, 2 ай.


Кадрия йөри башлады. Бик матур итеп ладошки уйный. Минем китап алып утырганымны күрсә, ул да китап сорап йөдәтә. Ачып, рәсемнәрен карарга тотына, сөйләвемне сорый. Шырпы савыты белән уйнарга ярата: бер бушата, бер тутыра. Шырпыга охшашлы уенчыклар сатмыйлармы икән — карарга кирәк.


Бер яшь, 4 ай.


Кадриям кызамык белән авырый. Ләкин куркыныч тугел — җиңел уздыра. Шулай да больницага салдым, һәр көн янына барып йөрим. Өйдә шундый күңелсез...


Бер яшь, 5 ай.


Баламны больницадан алдым. Хәле яхшы. Бик көчләнеп кенә качыш уенын уйнады. Шундый сагынган үземне: көн буе итәгемдә утырды. Ләкин Искәндәр Кадрия авырган чагында һич пошынмады төсле. Ул, артык мәшәкатьтән котылу өчен, ихтимал, баласының үлүен дә теләгәндер. Бар бит шундый аталар. Китегез, таралыгыз, юләр фикерләр!


Тагын Ирочканы уйладым. Аны да сөясе килде.


Бер яшь, 9 ай.


Кичә Кадрияне демонстрациягә алып чыктым. Кулына кечкенә кызыл флаг тоттырдым. Башта халыкның күплегенә, музыка тавышына аптырады булса кирәк — дәшми йөрде. Тора-бара ияләште. Флагын кутәреп кычкырырга, уйнарга тотынды. Өйгә кайткач, бик озак «шулай, шулай» дип, урамдагыча маршлап йөрде.


Искәндәр!


Бергә торган чагында син бу «Көндәлек»не укырга теләмәдең. Ә хәзер хатыңда балаларның көндәлек тормышлары, ничек тәрбияләнүләре турында язуымны сорыйсың. «Миндә дә аталык хисе кузгалды», — дисең. Эч пошканнан гына әйтелгән сүз түгелме бу?


Балаларым яхшы үсә. Атасыз үсүләреннән башка зарланырлык нәрсәләре юк. Авыл дигәч тә, ала торган тәрбияләре шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Кадриям МТС янындагы балалар бакчасына йөри. Көз көне укырга башлый. Ләкин хәзер дә бик шәп укый, яза, рәсем ясый. Бик күп җырлар белә.


Кичләрен без аның белән икәүләп җырлыйбыз. Безгә карап Рафаэль дә җырлаган булып кылана.


Үткән ел радио куйдырдым. Бу радио балаларга гына түгел, үземә дә, күршеләргә дә зур шатлык булды. Райздрав үземә ашлык җыю вакытында медицина эшләрен яхшы куюым өчен патефон бүләк итте. Ул хәзер тулысынча Кадрия иркендә. Көзгә пианино алырга уйлыйм.


Гадел Кутуй


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Гадел Кутуй Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру