Журнал «Безнең мирас»

Тапшырылмаган хатлар (ахыры)

Әсәрнең башын монда укый аласыз


Искәндәр!


Мин үземне яхшы ораторлардан санамыйм. Ләкин сөйләр әйберең булганда һәм сөйлисе килгән чагыңда сүз үзеннән-үзе агып тора икән. Мәфтуха апай «сөйлә» дигәч тә, мин миңа текәлгән йөздән артык күзне күрдем.


Бервакыт мин Мәфтуха апай белән утырганда, аңа йөрәк өзгеч бер документ укыган идем. Бу документ чит ил хатын-кызларының ачы фаҗигасе, күз яше турында. Менә ул:


Договор


Ошбу договор күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) һәм шул йортка эшкә керүче (исем, фамилия) арасында, (исем, фамилия)нең, матди хәле начарлану сәбәпле, ата-аналарының яки башка туганнарының рөхсәте белән төзелә.


Шушы договор нигезендә күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) фәлән тиен күләмендә (исем, фамилия)гә ссуда бирә. Бу ссуданы (исем, фамилия) фахишәлек итеп тапкан акчаларыннан һич тоткарсыз фәлән срокта түләп бетергә тиеш.


Фахишәлекнең һәрбер прием хакы фәлән күләмдә билгеләнә.


Япония үзенең фахишәлек «промышленностен» әнә шушындый договорлар белән үстерә. Мондый договорлар бер Аумари районында гына җиде мең крестьян кызы белән төзелгән. Буржуа матбугатында чыккан материалларга караганда, хәзер Япониядә регистрация аркылы узган илле мең өч йөз илле өч фахишә бар.


Германия фашистлары хатын-кызны моңарчы күрелмәгән хурлыкка калдырды. Анда хатын-кызларны университетлардан, институтлардан куалап чыгардылар да:


- Синең эшең хатын булырга, синең эшең ирләрне назларга, син милләтнең сөяркәсе, син эшләмә, укыма, синең урының кухня, чиркәү, кровать, — диделәр.


Искәндәр!


Миндә газета-журналлардан һәм үзем күргән вакыйгалардан җыелып барылган искиткеч документлар бар. Документлар папкасы үзенең бөтен гомерен эшчеләр сыйныфына, кешелек дөньясының иң якты киләчәгенә багышлаган Ленин белән бер сафта эшләгән Надежда Крупская, Клара Цеткин һәм башка кешеләрнең исемнәре белән башлана. Минем папкамда төрле милләт хатын-кызлары бар. Менә Софья Ковалевская — математика фәлсәфәсе буенча профессор, әнә гистология профессоры. Ә менә үзбәк кызы, күкрәгендә мактау ордены ялтырый, әнә парашютта дөнья рекорды ясаган орденлы Фёдорова, менә салкын Котыпны өйрәнүгә күп көч куйган һәм орден белән бүләкләнгән гыйльми эшче Русинова. Әнә инженер. Менә очучы, язучы.


Өч йөз битлек папка-журналым шушындый документлар белән тулган. Бу минем йомшак ягым. Кайберәүләр ташлар җыя, икенче берәүләр маркалар коллекциясе төзи. Ә мин совет хатын-кызлары турында документлар җыям.


Миңниса әби өендә мин менә шуларны сөйләдем. Бик гади итеп сөйләргә тырыштым. Аңладылар, ахрысы, чөнки япон крестьянкаларын кызганып елаучылар булды. Чөнки парашютта дөнья рекорды куйган Фёдоровалар турында сөйләгәндә, тыңлаучылар күккә карап тордылар. Колхоз председателе Мәфтуха апай турында сөйләгәндә, «Безнең арада нинди шәп кешеләр бар» дигән сыман, берничә тапкыр кул чаптылар.


Искәндәр!


Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында бу хат нәкъ 20 көн өзелеп торды. Шунлыктан Мәфтуха апай турында да яза алмый калдым. Мин сиңа байтак нәрсә турында язарга уйлаган идем. Ләкин көтмәгән бер вакыйга килеп чыгып, хатымны чуалтты. Шуның аркасында башта язылган өч хатымны да җибәрми калдым.


Беркөн амбулаториядә авыруларны карап бетереп китәргә җыенганда гына, ял йорты докторы кереп:


— Ирең безгә ял итәргә килде. Синең турыда сөйләгәч, бик шатланды. Бүген яныңа килә, — диде.


Кулымда градусник иде — төшеп ватылды. Бер-ике минутка телсез калдым. Нинди ирем? Кем? Искәндәрме? Вәлиме? Нәрсә уйларга да, кемне күрергә дә белмәдем. Ял йорты докторы гаҗәп культуралы кеше. Ул канлы ярага тоз салырга яратмый — минем нинди хәлдә калуымны аңлады, күрәсең:


— Шатлыгыңнан шаккаттың бит, Галия. Ярый, мин киттем. Иреңне каршы алырга комачауламыйм. Аннары ашыгыч эшләрем дә бар. Икәүләп безнең янга мороженое ашарга барыгыз, — дип чыгып китте.


Ял йорты докторы чыгып киткәч, ярты сәгать чамасы кабинетымда бикләнеп утырдым. «Искәндәр булмас, аның белән бөтен нәрсә өзелгән, беткән. Ул булса — күрешермен, сөйләшермен дә бетәр. Вәли булса нишләрмен? Романтикага бирелеп тудырылган хыялый ирем юкка чыккач, халыкка, балаларга нәрсә әйтермен?» — дип уйландым. Авыр уйлардан башым авырта башлады. Өйгә кайтырга җыенып, амбулатория ишеген ачтым. Ишек төбендә Вәли Сафиуллин иде.


— Мөмкинме? — диде.


— Рәхим итегез...


Без кабинетка кердек. Ул бик нык үзгәргән. Йокымсыравы беткән. Олылык төсе кергән. Тик аның күзләрендә генә элекке Сафиуллин билгеләре калган. Йөзендә — шатлык.


— Әдрәстә очрашырбыз дип кем уйлаган?!


— Әйе.


— Йә, ничек торасыз? Сез мине оныткансыздыр да инде. Хәер, белмим. Ә мин рабфакны, рабфак белән бергә сезне дә бик еш искә төшерәм, — дип сөйләп китеп, мине уңайсызлыктан чыгарырга тырышты.


Бер ярты сәгать сөйләшкәннән соң:


— Буш булсагыз, мине чәй белән сыйлар идегез. Ял йортында чәйне көнгә бер генә тапкыр бирәләр, ә мин яратып чәй эчәргә өйрәнгән кеше. Семьягыз белән дә таныштырырсыз, — диде дә урыныннан кузгалды.


Башта мин аны өемә чакырырга да, чакырмаска да белмәдем, чөнки балаларым әткәй дип Вәлинең муенына асылынулары мөмкин. Рәсемнәрне күреп, мине дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдырыр. Мин шулай уйладым. Ләкин шулхәтле озак күрешми торганнан соң, «вакытым юк», дип, Вәлине дә кайтарып җибәрергә теләмәдем. Тик амбулаториядән чыккач кына, башыма килгән фикерне әйтә алдым:


Әнә теге ак йортны күрәсезме? Мин шунда торам инде. Өс-башны алмаштырасы бар. Ун-унбиш минуттан соң шунда килергә булсагыз, миң сезне вареньелап чәй белән сыйлармын, — дидем.


Ул риза булды.


Мин, өйгә кайтып, балаларны урманга җиләккә җибәрдем. Самовар куеп, өстемне алмаштырдым һәм түземсезлек белән Вәлине көтә башладым. Стеналарга эленеп куелган рәсемнәрне күздән качырмаска булдым. Сер ачылгачтын ахырына кадәр ачылсын, дидем.


Самовар өстәлгә менү белән, Вәли килеп керде.


Сезнең квартирагыз шәһәр квартираларыннан бер дә ким түгел, дип, керүенә бүлмәләремне мактый-мактый, күзен стеналарга, рәсемнәргә төшерде.


Рәсемнәрдә үзен күрүгә гаҗәпсенде. Ләкин эндәшмәде. Тик чәй алдында гына, бер-беребезгә ияләшә төшкәч кенә, түбәндәгечә сөйләшүләр китте:


- Карагыз әле, Галия, — диде ул. — Мин ял йортына килеп төшкәннең икенче көнендә үк миңа: «Сезнең хатыныгыз биредә доктор булып эшли», — диделәр. Юлда йөргәндә, ял йортларында ятканда, кеше белән нинди кызык нәрсәләр булмый! Тиз танышасың. Шунда моңарчы берәүгә дә сөйләмәгән серләреңне сөйлисең. Моннан соң мәңге очрамаслык кешеләр белән дуслашасың. Бу юлы да: «Мине берәр кеше белән бутыйлар, күрәсең, әйдә, кызык булсын», — дип уйладым да «хатының монда» дип әйтүчеләргә: «Әйе шул, минем хатыным монда эшли», — дия башладым. Ләкин ял йорты докторы да шул ук сүзне әйткәч, «сезнең хатыныгыз Галия Сафиуллина» дигәнне дә ишеткәч, борчылырга тотындым һәм сезне күрәсем килде: «Фамилияләр бер булганга шулай әйтә торганнардыр», — дип уйласам да, «юк» дип җавап бирергә телем бармады. Чөнки рабфакта чакта мин хыял итеп йөргән алиһәмнең хәзер кешеләр тарафыннан «синең хатының Галия» дип йөртелүе минем өчен рәхәт иде. Инде үзегезне күрдем. Менә монда, сезнең өегездә утырам. Стенада үземнең рәсемнәремне күрәм. Ләкин бит минем сезнең белән бервакытта да рәсемгә төшкәнем юк. Миңа охшаган кеше кем ул? Ялгышмасам, сез артист Искәндәргә чыккан идегез. Аерылдыгызмы әллә? Искәндәрдән соң әнә шушы рәсемдәге кешегә чыктыгызмы? Нинди кәмит бу? Зинһар, аңлата күрегез.


— Искәндәр белән мин күптән аерылдым. Шуннан соң берәүгә дә чыкмадым, дияр идем, хата булыр. Чөнки рәсемдәге кеше «ирем» булып хисаплана. Балаларым аңа «әткәй» диләр.


— Кем соң ул?


— Ул — сез. Мин ул рәсемне рабфактан калган дәфтәрләрем арасыннан таптым.


— Димәк, сезне минем хатыным дип йөрүләре дөрес?


— Әйе, дөрес.


— Ләкин мин бернәрсә дә аңлый алмыйм. Бу эшкә сәбәп нәрсә?


— Әгәр дә бу эш сезне борчыса, мин хәзер үк рәсемнәрне алып яшерә алам һәм, телисез икән, ял йортына барып, «Бу Сафиуллин минем ирем түгел» дия алам. Ләкин сез монда күп булса тагын бер ай торырсыз. Авырсынмасагыз, мин сездән бу «кәмит»нең, «фаҗигале кәмит»нең дәвам итүен сорар идем.


— Ягъни?


— Ягъни семьягыз турында сүз чыкканда...


— Мин өйләнмәгән, минем семьям юк...


— Минем турыда сүз чыкканда, дим мин...


— Әйе...


— Галия — минем хатыным, иптәшем, дип әйтегез.


— Ни өчен? Нигә? Һич аңламыйм.


— Вәли, сез миңа бик авыр сораулар бирәсез. Курыкмагыз, мин сезгә ике баламны тагарга, сезгә кияүгә чыгарга уйламыйм. Бу бары сезне һәм үземне кешеләр алдында да кыен хәлдән чыгару өчен генә. Юкса йә сез, йә мин, икебезнең берсе хәзер үк моннан китәргә тиеш.


— Беребез дә китми. Мин риза. Тик үзем белмичә мин ничек итеп сезнең ирегез булганмын? Шуны беләсе килә.


— Анысын хәзергә сорамагыз. Мин аны сезгә... Димәк, риза?


— Риза.


— Рәхмәт, — дидем дә, кулымны суздым һәм аны балаларның яшьләре, исемнәре белән таныштырдым. Үз өенә килгән кебек миңа кереп йөрүен сорадым. Балалар белән әткәйләре шикелле сөйләшүен үтендем.


Шуннан соң ул көн саен безгә килеп йөри башлады. Балалар аңа бик тиз ияләштеләр. «Әткәй», «Әткәем», дип, артыннан калмыйча йөриләр. Бергә урманга, чиягә йөрдек. Шул вакытларны райздрав:


- Ирең дә кайткан, ашлык җыю вакыты да җитә. Син бер 15 көнгә отпускыга чыгар идең. Аннары кызу эш булыр, — дип, үземә отпуск бирде.


Без көн саен очраша торган булдык. Бергә төрле китаплар укылды. Студент чаклар искә төшерелде. Ләкин Вәли һичбер вакыт Галиуллин шикелле начар кыланмады. Мин үземнән курыктым. Чөнки Вәлине чын-чынлап ярата башлаганымны сиздем. Аның белән ничек саубуллашырмын, бергә кушылмас борын — ничек аерылырмын дип, йөрәгем сызлады.


Менә хәзер дә, шушы хатны язып утырганда да борчылам. Вәли көн саен миннән үземне аның хатыны дип халыкка белдерүемнең сәбәбен сорый. Мин «иртәгә», «иртәгә» дип сузып килдем. Соңгы соравына «китәр көнеңдә әйтермен», дидем. Иртәгә ул кич... Ничек аңлатырга! Кайчагында миңа ул мине элеккечә үк ярата кебек тоела. Хәтта шаярып утырганда:


- Галия, чынлап та, мин синең чын ирең — иптәшең булсам, ялгыш без бергә кушылсак, ни әйтер идең? — дип, сораулар да бирә.


Ләкин мин, мондый сораулар бирелгәндә, йә эндәшми калам, йә шаярып әйтелгән сүзгә борам. Чөнки мин аның мәхәббәтенә җавап бирә алмам төсле. Ике балалы булуым, рабфакта аңардан көлеп йөрүем — синең белән торуым аның исенә төшәр, ул борчылыр, борчылса да әйтмәс. Әйтми калуы аңа газап булыр. Ә мин газап күрүен теләмим.


Иртәгә Вәлинең китү көне. Мин бүген эшкә чыктым. Башым һич эшләми. Гел аның турында уйланам. Аның белән аерылу — каушап киткән минутларыма караганда да авыррак буласын беләм. Бу хатны шунда өзеп: «Вәли, мин сине яратам бит, ләкин без синең белән хыялда гына ир һәм хатын булып калырбыз», — дип, аңа барасы килә.


Берәү ишек шакый.


Вәли: «Иртәгә соңгы кич, озак утырырга килермен», — дигән иде.


- Ярыймы? — ди. Ул!


Искәндәр!


Күрше бүлмәдә Вәли утыра. Яза алмыйм, кулларым калтырый.


Вәли:


- Иртәгә китәм, Галия. Ләкин китәсе килми. Ияләштем. Шулай да китәм. «Хыялый ирең» булуымның сәбәбен беләсем килә. Тагын ярты айга калырга мөмкин иде. Калсам, бөтенләй китә алмам дип куркам. Серне ачыгыз, — ди.


Мин, «хәзер»,  дип икенче бүлмәгә керәм һәм шушы сүзләрне язам. Болай гына сөйләп, мин аңа барыбер аңлата алмам. Чөнки үземне бик начар хис итәм. Шуңа күрә дә сиңа язылган хатларны Вәлигә бирергә булдым. Укысын да теләсә ничек аңласын. Хәзер янына чыгам да:


— Мә, дустым, шуларны укып чык. Бу — минем тормышым. Шуннан барысын да аңларсың, — дим.


Хуш, Искәндәр. Сау бул! Хуш, Вәли! Синең белән саубуллашуы миңа бик авыр булыр.


Галия


Гадел Кутуй


Фото: pixabay

Теги: Гадел Кутуй Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру