Журнал «Безнең мирас»

Горурлык

Яшел үлән өстендә, ике-өч көн генә элек дөнья яктысын күргән яшел йонлы каз бәбкәләре аяк терәп чирәм йолкырга азаплана. Кояш та бераз күтәрелергә өлгергән икән инде. Вак төркемнәргә бүленгән чебен гаскәрләре күренә башлады. Тиздән авыл читендәге яланның аргы башы халык белән тулачак. Тиздән... Бүген бит Сабан туе.Яшел үлән өстендә, ике-өч көн генә элек дөнья яктысын күргән яшел йонлы каз бәбкәләре аяк терәп чирәм йолкырга азаплана.


Без чишмә буена килдек. Рафак бәйрәмгә дип тегелгән сатин күлмәген пычратып та өлгергән. Ул, лайга буялган җиңен җилфердәтеп, кул болгады да яр астына төшеп югалды.


Мин дә яр астына төштем. Таҗи бабай, изүләрен ычкындырып, битен, муенын чишмә суы белән чылатып алды. Малайлар аның әйләнәсендә бөтереләләр. Кайсыдыр бабайга сөртенергә дип майкасын сузмакчы була. Рафак кружка белән су алган да, гадәтенчә, әллә нинди сүзләр сөйләп, үзен күрсәтмәкче.


Таҗи бабайның безгә әллә ни исе китми. Түбәтәен киде дә ипләп кенә салкын үги ана яфраклары өстенә барып утырды.


– Нәрсә минем тирәдә черкиләр кебек бөтереләсез әле. Мәйданга барыгыз. Сабан туе сездән башка ничек башланыр?!


– Кара әле, Таҗи бабай, әллә нинди матур чәчәк. Яна сорттыр инде бу.


– Һи, сез үзегез яңа сурт. Җиргә лап-лоп басып йөрисез, җимеше белән туенасыз. Ә үзегез, ачуым килмәсә әйтмәс идем, шуның берничә генә чәчәк исемен дә белмисез. Туң йөрәкләр сез.


– Белербез әле, бабай. Әле бит...


Рафак, боргаланып торырга вакыт юк, дигәндәй, сүзне мәсьәләнең асылына күчерде:


– Бабакай, быел ярышка Акбәкәл барамы соң?


– Һе, ансыз безнең авылдашларга җыенның яме буламы соң инде?— Күктә икенче кояш чыктымыни! Бабакаебыз шундук ачылып китте.— Бара, әлбәттә. Малкайны чабышка үзем әзерләдем.


Кәеф күтәрелде. Теләгебезгә ирештек. Хәзер «ат җене кагылган» бабакаебыз кыстатып тормаячак, тик аны бүлдермә генә.


– Нәселләре белән яхшы атлар шул алар. Мин әле аларның әниләренең әнисен — Тамчыны хәтерлим. Шушылай ак кашкалы, сумала кебек елкылдап торган кара бия иде. Ул, сөлек шикелле сузылып, башка атларны җир буе калдырып мәйданга килгәндә, бөтен халык сокланудан «аһ» итә иде. Ә безнең ише ыбыр-чыбыр малай халкы, шатлыгыбыздан кичкә кадәр өйгә кайтып кермичә, кайда туры килә, шунда җил куып йөрибез.


Тик бер тапкыр рәнҗеттеләр хайванкайны. Ай, бик каты рәнҗеттеләр, һич күз алдымнан китми. Бүгенге кебек чалт аяз, кояшлы иртә иде. Егетләр-кызлар тезелешеп утырган озын арбаларның тәгәрмәчләре күтәргән тузанны йота-йота, зурлардан калышмаска тырышып, күрше Яңа Сәет авылына җыен карарга киттек. Без мәйданга барып җиткәндә, төрле тамашаларның иң кызган чагы иде. Күрше малае Гайнетдиннең бер бакыр тәңкәсенә читтәрәк тезелешеп утырган түтәйләрнең берсеннән ике калай кружка кәбестә суы эчтек тә, халык төркеменә ияреп, ат чабышы карарга чыктык. Күңелемнән генә бер кызык уйлап чыгармакчымын. Малайларны куып җиткәч, егетләр, Тамчы минеке, калганнарын үзегез бүлешегез, дип кычкырып җибәрдем. Ниятемне аңлатып биргәч, Тамчының үзләренә эләкмәвенә пошынып, борыннарын салындырган малайлар берәм-берәм үзебезнең авыл атларын атый башладылар.


Берникадәр вакыттан дөньяда иң бәхетле кеше мин булачакмын. Минем тәкъдим буенча, без бүлешкән атларның кайсы беренче килә – шул ат иясе җирдәге иң бәхетле кеше булачак.


Кешеләрне этә-төртә үтеп, биегрәк урынга, читән өстенә атланып утырдык. Кемдер шунда: «Кузгалалар!» – дип кычкырып җибәрде. Әйтерсең, йөрәгемнең пәрдәсе өзелеп китте. Чүт егылып төшмәдем.


Еракта, урман ягында, калын булып тузан сызыгы күтәрелде. Капка түбәсенә кунаклаган агай, кулын бинокль итеп карап торган җиреннән, бөтен көченә акырып җибәрде:


— Байсарныкылар алдыра, кара бияләре беренче килә!


Тамчы беренче килә! Юк, Тамчы түгел, атка әверелеп, мин үзем бәхетемә очам! Киң күкрәкләрем белән эссе һаваны ярып, аяк асларымда ут уйната-уйната очам! Ә атлар, бер җепкә тезелеп, яшен утыдай сузылалар. Менә-менә килеп җитәчәкләр. Әмма... нәрсә бу! Гайнетдиннең кечкенә җирән чаптары Тамчыкаемны куып җитте. Янәшә баралар! Узып та китте! Минем атымны ниндидер ак чабышкы да артта калдырды. Инде Тамчыкаем бөтенләй чапмый. Күз алдымда нәрсәгәдер кул изәп кычкыручы кешеләр дә, тәмам якынайган атлар да буталып бетте. Мәйданның асты-өскә килгәндәй булды. Күкрәгемдә нәрсәдер тартыша. Чигәмне әллә халык кыса, әллә туктап калган бәхетем. Бераз айнып киткәч, авылдашларым артыннан Тамчы янына чаптым. Без барып җиткәндә, җайдак малай Габдулла атыннан төшкән дә колагына җил кертмәс өчен башына ураган ак яулыгы белән ат аягының бәкәленнән югарырак урынын бәйләп маташа. Ак яулык аша кып-кызыл кан саркып тора. Нәрсә булган? Ник туктаган? Бөтен халыкның күзендә шул сораулар. Тамчының коңгырт күзләре нәкъ мөлдерәмә тулган тамчылар инде. Атның борын тишекләре киң ачылган, бөтен гәүдәсе белән көчәнеп сулыш ала. Миңа ул шулай бөтен гәүдәсе белән күзләрен тамызмас өчен тырыша кебек. Габдулла янында булашкан агай кинәт кычкырып җибәрде:


– Җәмәгать! Атның аягын нечкә тимер чыбык белән буып куйганнар бит!


Халык шаулаша, дулый башлады:


– Атка суларга ирек бирегез!


– Мал каргышы төшсен аңа!


– Малай ни караган?!


Габдулла, атны тезгененнән җитәкләп, алдан атлый. Авылдашлар башларын иеп аңа ияргәннәр.


Ул арада, ак сөлгесен болгап, чигүле кәләпүш кигән бер бабай йөгерә-йөгерә безнең төркемгә якынлашты да, Тамчыны сыйпый-сыйпый, аның муенына сөлгесен урап куйды.


– Атны мәйдан эченә алып барыгыз. Да, хайваннардан да түбәнрәк кешеләр бар бит әле дөньяда. Җан кебек атны харап иткәннәр.


Габдулла, бик җиңел генә сикереп, ат өстенә менеп утырды да Тамчыны мәйдан уртасына, башка чабышкылар янына бора башлады.


Тик нихәл бу! Тамчы түгәрәк уртасындагы башка атларны күрүгә туктап калды. Кинәт кенә борылды да, өстендәге малайга игътибар да итмичә, аксаклый-аксак- лый, кире кыр ягына таба чабып китте. Минем авылдашлар ат артыннан чапмакчы булып караганнар иде, кәләпүшле бабай, кулын югары күтәреп, аларны туктатты:


– Борчымагыз хайванны, җәмәгать. Сөенегез генә. Горурлыгын югалтмаган ул. Горурлыгын!


Р.Якупов фотосы

Шул урында Таҗи бабай туктап калырга мәҗбүр булды: алар өе янына кайтып җиткәнбез икән ич. Йорт баскычында бабайның килене күренде.


– Әткәй, авыр булмаса, олан янында гына калып тор әле. Мин суга барып килим.


Таҗи бабай, сагышлы елмаеп, безгә таба борылды:


– Йә, оланнар, хәзер мәйданга барыгыз. Соңыннан сөйләп бетерермен. Озакламый үзем дә барып җитәрмен. Соңга кала күрмәгез.


* * *


Без, аның елмаюын күңел түренә бикләгән хәлдә, Сабан туе булачак яланга чаптык. Ә анда халык. Чабыш атлары киткән икән. Яше-карты басу капкасы янына өелгән. Акбәкәлне уйлап, елмаеп куябыз. Тик күңелләргә бераз шом да йөгерә. Кыргыз далаларыннан, күрше башкорт авылларыннан килгән бик көчле толпарлар да ярышачак бит хәзер. Акбәкәл сынатмасмы?


Менә атлар килүгә әзерлек тә башланды. Авыл капкасы каерып ачылган. Ачык авызларга кыр җиле тула. Ә йөрәкләр – йөрәкләр, дулкынланудан, урыннарыннан купкан...


______________________
Фәрит Гыйльми - Язучы-прозаик Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1947 елның 14 апрелендә
хәзерге Татарстан Республикасының Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа. 1993 елның 16 октябрендә
кинәттән вафат була. Кабере – Зәй районының Бигеш авылы зиратында.

Теги: Фәрит Гыйльми Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру