Журнал «Безнең мирас»

Газинур Морат. Төнге әверелеш

Икәү яккан учакмыни -
Чатыр-чытыр төн яна.
"Кемнәр ярын кемнәр сөймәс
Бу вафасыз дөньяда", -
Дип җырлаган җилле чаклар
Бар иде бит безнең дә...
Бүген менә кискә дә күк
Ята башым тезеңдә.
Керфекләрең йомылганда
Дертләп куям, сискәнеп.
Сулышыңнан ишетелә
Җилбәзәк җил искәне.
Күкрәкләрең гүя гөрзи,
Кулың гүя айбалта.
Шүрәледәй шәрә шәүләң
Йөри дивар буйлата.
Таш диварга сеңә бара,
Сыза бара сүрәтең.
Икәү яккан учак кебек
Шыпырт кына сүнә төн.
Карашыңда - таң салкыны,
Өши барам, өшәнә...
Һәрчак шулай: шом баса, әй,
Яшьлек искә төшә дә.
Җилле чаклар, тиле чаклар
Бар иде бит безнең дә.
Бүген менә кискә дә күк
Ята башым тезеңдә...

Теги: Газинур Морат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру