Журнал «Безнең мирас»

Гариф Ахунов конференциясе

“Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул – адәм баласының киләчәк буынга васыяте”, – дигән Гариф Ахунов.
“Әдәбият елы” уңаеннанАрча районының “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Г.Ахунов тууына 90 ел тулу уңаеннан,әдипнең бай иҗади мирасын өйрәнү, әсәрләрен мәктәптә укыту мәсьәләләре буенча республика фәнни-гамәли конференциясен оештырды.
Фәнни-әдәби чарага башкалабыз Казаннан хөрмәтле һәм гыйззәтле каләм әһелләре – Рәмис Әймәт, Лирон Хәмидуллин, Ләбиб Лерон, Фәрит Яхин, Наилә Ахунова, Әгъзәм Фәйзрахманов кайтты. Конференцияне район башлыгы урынбасары Любовь Осина ачып җибәрде. Арча педагогия көллиятендә узган пленар утырышта могтәбәран кунаклар Г.Ахуновның иҗаты турында сөйләделәр, истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Конференциянең икенче өлеше Г.Ахунов шәхесенә нисбәтле башка урын – Казанбаш мәктәбендә дәвам итүе, биредә укытучыларның, мәктәп укучыларының, музей белгечләренең фәнни-гамәли чыгышлары нур өстенә нур булды.
Конференция материаллары нигезендә “Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән җыентык басылып чыкты. Фоторепортаж:


Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Фото

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру