Журнал «Безнең мирас»

Гамил Афзал. Ташландык авыл

Мал таптап бетергән каберләр.
Зираты коймасыз, киртәсез.
Өметсез кешеләр яшәгән,
Кадерсез авыл, дип китәсез.
Изелгән урамнар чирәмсез,
Авышкан, кыйшайган ямьсезлек.
Бүртенгән борыннар, күремсез,
Йөзләрдә кыргыйлык, гамьсезлек.
Монда да ал таңнар аттылар,
Тирбәлде каены, нараты.
Кибеттә аракы саттылар,
Йөз шешә, мең шешә аракы.
Тирбәлә зирәкләр, юкәләр,
Күңелләр эчүдә, этлектә.
Кешеләр шәһәргә китәләр,
Ни көтеп яшәсен чүплектә!
Гәҗиттә язалар: “Алдынгы...
Яңалык... Баһадир... Культура... ”
Кемгәдер ышанып, алданган
Кешеләр бу, дигән уй тора.

Теги: Гамил Афзал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру