Журнал «Безнең мирас»

Фәтхи Бурнаш (1898-1942)

«Яңалиф» журналының 1929 елгы 12 һәм 15 нче саннарында Фәтхи Бурнашның бөтен иҗат эшчәнлеген колачлаган «Сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре»



 дигән күләмле мәкалә басылып чыга (авторы – Фатих Сәйфи-Казанлы).Шул ук вакытта башка матбугат басмаларында да әдипне ачы тәнкыйтьләп язган материаллар күренә башлый. 1930 елның 17 июнендә Бурнашны, «уң тайпылышта, буржуаз милләтчелектә» гаепләп, партиядән чыгаралар. ВКП(б)ның Үзәк Контроль комиссиясенә апелляция язып, шул елның көзендә үк партия сафына кире кайтарылуына ирешсә дә, «солтангалиевче» ярлыгы аның исеменә мәңгелеккә ябышып кала.


Утызынчы еллар ахырында аеруча кызу темп белән барган репрессия чаралары золымына дучар ителгән татар язучылары арасында Фәтхи Бурнаш соңгы корбан булган, дияргә мөмкин. Аны 1940 елның 24 августында Югары Осландагы җәйге дачасында язып-эшләп утырган җиреннән алып китәләр. Тикшерүләр, сорау алулар 1941 елның гыйнварына кадәр дәвам итә. Әдипне шул ук, моннан ун ел элек энәсеннән җебенә кадәр тикшерелеп, җәзасы күрелгән «гөнаһлар»да – милләтчелектә, әсәрләре белән «солтангалиевчелек» идеяләрен таратуда, «солтангалиевчеләр»гә матди ярдәм күрсәтүдә гаеплиләр. Матди ярдәм шул: әдип хөкем ителгән наркомпросс хезмәткәре Борындыковның эшсез, ач калган хатынына 50 сум акча бирә. Бу хәл... 1929 елда ук була.


Дуслар арасында. 1930 нчы еллар

Җинаять эшен карарга тиешле Татарстан Югары мәхкәмәсе кушуы буенча Фәтхи Бурнаш әсәрләренә экспертиза ясала. Составына Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләреннән Н.Терентьев, А.Камалетдинов, И.Гази, Язучылар оешмасыннан X.Хәйри, Т.Имаметдиновлар кергән бу комиссия, кайбер кимчелекләрне күрсәтеп, «тулаем алганда, Фәтхи Бурнаш әсәрләрендә советка каршы тенденцияләр юк», дигән гомуми нәтиҗә ясый. Шуңа да карамастан, Югары мәхкәмәнең җинаять эшләре буенча Махсус коллегиясе 1941 елның 24 гыйнварында, ягъни әдипнең кулга алынуына нәкъ биш ай тулган көндә, Бурнашны «ун елга ирегеннән, шуннан соң өч елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә» дигән карар чыгара. Тоткынның кассация сорап язган гаризасы РСФСР Югары мәхкәмәсе тарафыннан кире кагыла, әдип этап белән Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсендәге «Безымянный» лагерена озатыла.Утызынчы еллар ахырында аеруча кызу темп белән барган репрессия чаралары золымына дучар ителгән татар язучылары арасында Фәтхи Бурнаш соңгы корбан булган, дияргә мөмкин. Аны 1940 елның 24 августында Югары Осландагы җәйге дачасында язып-эшләп утырган җиреннән алып китәләр. Тикшерүләр, сорау алулар 1941 елның гыйнварына кадәр дәвам итә. Әдипне шул ук, моннан ун ел элек энәсеннән җебенә кадәр тикшерелеп, җәзасы күрелгән «гөнаһлар»да – милләтчелектә, әсәрләре белән «солтангалиевчелек» идеяләрен таратуда, «солтангалиевчеләр»гә матди ярдәм күрсәтүдә гаеплиләр. Матди ярдәм шул: әдип хөкем ителгән наркомпросс хезмәткәре Борындыковның эшсез, ач калган хатынына 50 сум акча бирә. Бу хәл... 1929 елда ук була.


Биредә Фәтхи Бурнаш Ильенков фамилияле тоткын белән дуслаша. Шулкадәр төрле, шулкадәр үзгә ике кешене нәрсә якынайткандыр, әйтүе кыен, ләкин хакыйкать – хакыйкать булып кала: алар бергә ашый, бергә йоклый, сәясәткә кагылышлы мәсьәләләр, Бөек Ватан сугышы фронтындагы хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләшәләр. Күпмедер вакыттан соң, Ильенковны лагерь иерархиясе буенча күтәрәләр – ул төзү эшләре десятнигына әверелә. Ике «дус»ның арасы салкыная. Озакламый әдип гомеренең икенче – соңгы – фаҗигале акты уйнала...


1942 елның 12 гыйнварында «тоткын Бурнашев», саксызлык күрсәтеп, тоткын Свиридовның котелоктагы ашын түгеп җибәрә, ике арада низаг туа, болар янына башка тоткыннар йөгереп килә. Арада Ильенков та була. Шул ук көнне әдип отряд җитәкчесе урынбасарына «Ильенков белән Свиридов мине кыйнады» дигән эчтәлекле мөрәҗәгать тоттыра. Ләкин ул кәгазьнең могҗизалы рәвештә эзе югала. Аның урынына әллә кайдан гына 1941 елның 24 сентябрендә үк Ильенков тарафыннан язылган үзгә «документ» «йөзеп» чыга һәм «эш» папкасына теркәлә: анда Бурнашның «сугыш шартларында советка каршы коткы сүзләр таратуы» «фаш ителә».


Нәтиҗәдә, Махсус киңәшмә 1942 елның 15 июль утырышында язучыны атарга хөкем итә. «Карар алдан ул билгеләп куелган була инде. Гаепләү нәтиҗәсен раслаган кешеләр аны болай формалаштырып куялар: «Гаепләнүче Бурнашевка карата иң югары җәза чарасы – ату куллануны тиеш табабыз».


Судны көтеп, Ф.Бурнаш ярты елдан артык камерада интегә. Үзенә үлем карары чыгарылачагын ул, һичшиксез, сизгән. 1942 елның 15 июлендә – «Фәтхелислам Закирович Бурнашевны атарга» дигән хөкем карары чыгарыла һәм, әйткәнебезчә, ул 1 август көнне үтәлә...


Ике җинаять эшендә дә Ф. Бурнашның фотолары теркәлгән. Аның беренчесе язучы кулга алынгач ук төшерелгән. Икенче фото, күрәсең, җәза алдыннан алынган. Алар бер-берсеннән җир белән күк сыман аерылып торалар. 1940 елгы рәсемдә Ф.Бурнаш чигелгән чәчкәле ак күлмәктән, аны бик тиз танып була. Бөтен мәһабәт гәүдәсендә, йөз сызыкларында ниндидер сәер тынычлык: әйтерсең лә ул үзенә ташланган мәгънәсез гаепләрнең тиздән кире кагылачагына ышана. Ә 1942 елда төшерелгән фотода язучыны тануы бик авыр. Каткан телогрейкадагы, баш киемсез, битен сакал-мыек баскан бу кеше – кайчандыр танылган драматург һәм шагыйрь Фәтхи Бурнашмы соң?! Ләкин бу чынлап та ул: кайчандыр чибәр булган кеше бөтенләй беткән, йончыган, шешенгән күзләрдә тормыш нуры сүнеп килә, бөтен кыяфәтендә ниндидер битарафлык... Болар – физик һәм мораль яктан кыйналулар нәтиҗәсе.


Хәзер Фәтхи Бурнашның соңгы елларын каплап торган кара пәрдә алып ташланды. Ләкин сораулар тагын да кала әле. Бурнаш кебек кеше лагерьда да, төрмәдә дә язмыйча кала алмас, һич югында, аның кыска-кыска шигырьләре булырга тиеш. Кайда алар?


Бүген шунысы ачык: Ф.Бурнаш беркайчан да ханнар, сарайлар шагыйре булмады, ул бөтен иҗатын аларга түгел, ә туган халкына багышлады. Халкыннан күпме генә аерырга тырышсалар да, ул аңа кире әйләнеп кайтты. Бүген кат-кат басыла торган әсәрләре, күптомлы китаплары, сәхнәләрдә уйнала торган пьесалары, дәреслекләргә кергән шигырьләре булып әйләнеп кайтты ул...»*


Ике фото... Алар бер-берсеннән җир белән күк сыман аерылып тора

Ләкин репрессия органнары Фәтхи Бурнашның атып үтерелүе турындагы фактны да туганнарыннан озак еллар буе яшереп тоталар – энесе Вафа, улы Рөстәмнең 1956 елгы реабилитация вакытында сорап язган гаризаларына: «Хезмәт белән төзәтү лагеренда җәза срогын үткәндә Фәтхи Бурнаш 1942 елда икенче тапкыр ун елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 1946 елның 1 августында төрмәдә үпкә эмфиземасыннан үлде», – дигән ялган җавап бирәләр. Шул ялганны раслап рәсми хат тапшыралар. Бары 1988 елда гына, Фәтхи Бурнашның тууына 90 ел тулу уңае белән КГБ архивына керү мөмкинлеге туып, язучының язмышына бәйле төгәл фактлар ачыклана.


***


Югарыда, махсус комиссия Бурнашның иҗатын тикшерә һәм, кайбер ким­челекләрне санамаганда, әдипнең эшчәнлегенә сәяси күзлектән уңай бәя бирә, дидек. Бу урында шул «кимчелек»нең берсенә – «Чаян» журналының 1929 елгы 10 санында «Фәтхи Бурнаш» имзасы белән басылып чыккан һәм шагыйрьнең язмышын хәл итүдә аяныч роль уйнаган «Шанлы дәүләт» шигыренә тукталыйк.


Комиссия нәтиҗәсе буенча, бу әсәр нәкъ менә «контрреволюцион эчтәлекле» һәм «милләтчеләрне хуплап, большевикларга каршы язылган», дип табыла. Ләкин эш шунда ки, Бурнаш әлеге шигырьнең үзенеке булуын танымый, хәтта теше-тырнагы белән моңа каршы килә, ул миңа пародия рәвешендә язылган булырга тиеш, дип раслый. Мәхкәмә аптырап калмый, вазгыятьтән «тиешле» нәтиҗә чы­гара: «Шигырьнең контрреволюци­он эчтәлеген инкарь итмәгән хәлдә, Бурна­шев үзенең авторлыгын инкарь итә. Ләкин басылып чыккан әсәргә карата үз вакытында һичнинди мөнәсәбәт белдермәве аның шигырь эчтәлеге белән килешүен күрсәтә...» Тикшерүчеләр гонорар­ның кемгә күчерелүен тикшереп тормый. Фәтхи Бурнаш Гази Касыймнан шикләнүен белдерсә дә, ни аны, ни ул елларда «Чаян»да эшләгән Гадел Кутуйны, ни баш мөхәррир Сафа Борһанны сорау алуга чакырмыйлар.


Шигырь үзе дә, «Шәрык гөлләре» исеме белән оешып бетәргә тиешле поэма да, әдипнең бернинди китабында урын алмау­га карамастан, тарих өчен Фәтхи Бурнашныкы булып кала...


Шанлы дәүләт


(«Шәрык гөлләре» поэмасыннан кыйтга)


                                 1


Тузды Болгар иле, сынды ханлык,


Килде читләр Казан тәхтенә.


Тынды тыштан, эчтән янды халык


Тәкъдир биргән ачы бәхтенә.


                                  2


Әй Ходаем, безне читкә ташлама,


Бирмә көч Ислам диненнән башкага,


Большевиклардан бушансын таш кала,


Бирмә көч Ислам диненнән башкага.


                                  3


Рус җирендә данлы Чыңгыз әүлады


Урнашып ятырларны читкә каулады,


Большевиклар әйләнеп төште кире,


Селкетте бар Җир йөзен Чыңгыз иле,


Һәрбере куркып Туранга дан тулы


Мал белән кәрван йөридер көн-төне.


Әдәбият


*Ф.Баһаветдинов, А.Әхмәдуллин. Фәтхи Бурнашның соңгы еллары. «Сүнмәс утлар балкышы» китабыннан.
– Казан: Идел-Пресс, 2006. – Б.226-227.



  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төзүчеләре Рәис Даутов, Равил Рахмани. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – Б.223-224.

  2. Когда на сцене погас свет.../ Ф.Н.Багаутдинов, И.И.Илялова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С.92-96.

  3. Рафаэль Мостафин. Һәммәсен исемләп искә алыйк. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

  4. Фәтхи Бурнаш. Шанлы дәүләт. // Чаян ж., 1929. – №10.


Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

Теги: Рүзәл Мөхәммәтша Яңалыклар Редакция хәбәрләре Очты дөнья читлегеннән

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру